«Чикләвек» уены

«Чикләвек» уены

 

Гөлназ АЕТОВА,

Азнакайдагы  18 нче балалар бакчасының

I квалификация категорияле тәрбиячесе

Мәктәпкә әзерлек  төркеме балалары өчен Туган тел көненә багышланган «Чикләвек» уены.

Максат:

  • балаларда туган телгә карата аңлы караш булдыру;
  • балаларның сөйләм телен, дөньяны танып–белү, күзаллауларын арттыру, баету;
  • тел культурасын үстерү;
  • балаларга үз мөмкинлекләрен тормышка ашыру, сәләтләрен үстерү өчен өстәмә мөмкинлекләр тудыру;
  • эзләнергә, мөстәкыйль эшләргә өйрәтү;
  • туган телгә, карата ихтирам, хөрмәт, горурлык, мәхәббәт хисләре тәрбияләү.
  • Уен тәртибе. Уенда 3 команда катнаша. Өй эшенә: визитка әзерләү, исем, девиз сайлау. Командалар исемнәренә туры китереп төрле костюмнар да әзерли ала.
  • Уен барышы.
  • Залда тыныч кына күңелле татар көе яңгырый. Бүлмәгә төрле плакатлар эленә. Уенчылар үз урыннарын алалар.
  • Алып баручы. Хәерле көн, балалар! Барлык  илләрдә дә 21 февраль туган тел көне буларак игълан ителгән.  Без дә шушы күркәм бәйрәмне билгеләп үтәргә җыелдык.

Һәр кешенең иле бер генә булган кебек, туган теле дә бер генә.Телгә баланы аның иң газиз кешесе – әнисе  өйрәтә, шул телдә аңа бишек җырлары җырлый, иркәли. Шуңа күрә аны ана теле дип атыйлар.

Туган тел

«Исәнмесез», – диде берәү килеп

Читтә йөргән чакта каңгырап,

Гүя шулчак баскан җирләреннән

Кайнар чишмә чыкты ургылып.

Бары бер сүз: «Исәнмесез,» – диде

Күпме моң ишетте колагым.

Ата-анам теле, туган телнең

Газизлеген шунда аңладым

 

Җыр булырлык матур сүзләр биргән

Матур телем. Туган телем.

Рәхмәт сиңа, Туган телем

Киңдер сиңа күңел түрем.

 

  • Без сезнең белән «Чикләвек» уенын башлап җибәрәбез. Бүгенге уеныбыз татар теленә, туган телгә багышлана. Анда катнашучы малайлар һәм кызлар татар телен чикләвек урынына вата алырлар микән?!
  • Әйдәгез әле, балалар, тел дигән дәрьяның хәзинәләрен барлыйк. Сүзнең тылсымлы көчен күзәтик, тапкырлыкта, зирәклектә көч сынашыйк. Туган ягыбызның байлыгына, иркенлегенә, матурлыгына тагын бер кат инаныйк. Сүз командаларга бирелә. 3 командага да өй эше итеп визитка, үзең белән таныштыру чыгышы бирелгән иде, әйдәгез алар белән танышыйк).
  • (3 команданың да исеме, девизы яңгырый. Һәркем үзе белән таныштыра, укучыларның шөгыльләләре турында әңгәмә корырга да мөмкин. Визиткада команда әгъзаларына аерым чыгыш ясарга да, күмәк эшләргә рөхсәт ителә).

Бәйгене башлап җибәрәбез һәм төркемнәргә сүз бирәбез.

  • Сәламләү :«Кояш»

Безнең девиз: «Без балкыйбыз, елмаябыз. Җир шарына            нур сибәбез»

 

2.Сәламләү : «Дуслык»

Безнең девиз: «Кош канаты белән, кеше дуслары белән көчле»

  1. Сәламләү: «Йолдыз»

Безнең девиз: «Йолдыз булып янабыз, дөрес юлны күрсәтәбез»

 

                 

I тур

Алып баручы. Уенга кереп китү, җылынып алу өчен җиңел сораулар.

(Командаларга чиратлап сораулар бирелә).

Беренче командага сораулар.

  1. Бер кулда ничә бармак (биш).
  2.  Көз көне агачтан нәрсә коела? (яфрак).
  3. Бер атнада ничә көн? (җиде).
  4. Машинада йөриләр,  самолетта? (очалар).
  5. Яңа ел бәйрәмендә бүлмәгә нинди агач куялар? (чыршы).

Икенче командага сораулар

  1. Бер башта ничә күз?(ике).
  2. Кыш көне нәрсә ява?(кар).
  3. Атнаның беренче көнен ничек атыйбыз әле? (дүшәмбе).
  4. Төлке йөри, куян? (сикерә).
  5. Кем Яңа елда безгә бүләкләр тарата? (кыш бабай).

   Өченче командага сораулар

  1. Кешедә ничә авыз бар? (бер).
  2. Җәй көне нәрсә ява? (яңгыр).
  3. Атнаның бишенче көне? (җомга).
  4. Көндез кояш чыга, төнлә? (ай).
  5. Кыш бабайга балалар нәрсә сөйләсә бүләк тарата? (шигырь).

II тур «Переведитәрҗемә ит»

Мин рус телендә сүзләр әйтәм, сез татарчага тәрҗемә итергә тиеш.

«Кояш» командасына сүз бирелә.

  1. Китап – книга
  2. Өстәл – стол
  3. Су – вода
  4. Кишер – морковь
  5. Кыш – зима
  6. Итек – валенки
  7. Чана – санки
  8. Күлмәк – платье
  9. Чәйнүк-чайник

10  Әти-папа

 

«Дуслык» командасына сүз бирелә

 

  1. Дәфтәр – тетрадь

2.Урындык – стул

  1. Машина – Машина

4.Кыяр – огурец

  1. Яз – весна
  2. Кул – рука

7.Чаңгы – лыжи

8.Чалбар – брюки

9.Тәлинкә – тарелка

  1. Әни – мама

 

«Йолдыз» командасына сүз бирелә

1.Каләм – карандаш

  1. Мендәр – подушка
  2. Качы – ножница

4.Бәрәңге – картошка.

5.Җәй – лето

  1. Баш – голова
  2. Тимераяк-коньки

8.Башлык-шапка

  1. Калак – ложка
  2. Әби – бабай

Концерт номеры

  Балалар «Әссәләммәгәләйкүм» җырына

флешмоб бии.

 

IV тур «Әдәби викторина»

«Кояш» командасына сораулар.

1.Шүрәле әкиятен кем язган? (Г.Тукай)

  1. Бу өзекләр кайсы әкияттән алынган?

– «Качма! Качма! Тукта! Тукта, и карак! //Ник аласың син аны, ул бит минем алтын тарак!» (Су анасы)

  1. Тукмар кем белән сугышырга яраткан? (Чукмар).

«Дуслык»  командасына сораулар

  1. Сертотмас үрдәк әкиятен кем язган? (Абдулла Алиш).
  2. Бу өзекләр кайсы әкияттән алынган?

–Аягың төзәлгәч, салкын көннәрдә итегеңне бер дә салма. Әниеңнең сүзен тыңла, тагын начар хәлгә калма! (Абдулла Алиш «Куян кызы»).

  1. Әби белән бабайга шалкан тартырга булышучы этнең исеме (Акбай)

«Йолдыз» командасына сораулар

1.«Карак песи» шигырен кем язган? (Муса Җәлил).

  1. Бу өзекләр кайсы әкияттән алынган?

– Хуҗабыз   белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, дусларым аларны чакырып кайтырга мине җибәрделәр, син аларны күрмәдеңме?

  1. Былтыр кемнең бармагын бүрәнә ярыгына кысып калдырган? (Шүрәле).

Концерт номеры Зурлар төркеме башкаруында «Чәчәкләр» биюе.

 

V тур. Капитаннар ярышы

Бу бәйгене оештыру өчен безгә QK кирәк булачак. QK ярдәмендә без сорауның җавабын укый алабыз.

1.Татарстанның флагында нинди төсләр бар?

  1. Татарстанның җитәкчесе кем?
  2. Татарстан гербында нәрсә сурәтләнгән?

Бүген безнең өч команда ярышты. Жюрига сүзне бирәсе килә. Командаларга нәтиҗә чыгару, бүләкләү.

Туган тел көненә багышланган бәйрәмне түбәндәге сүзләр белән төгәллисе килә:

Киләчәкнең башы – бүгенгедә.

Нинди шатлык картлык көнеңдә –

Оныкларың сиңа рәхмәт әйтсә,

Матур итеп туган телеңдә! (Р.Файзуллин)