Чемодандагы әкиятләр куллану аша балаларның сөйләм телен үстерәбез
Рания ХӘСӘНОВА,
Казандагы
402 нче балалар бакчасы
тәрбиячесе
Бүгенге кәрәзле телефоннар, гаджетлар йогынтысында көн кадагындаторган мәсьәлә ул – гаиләдә әти – әниләрнең балаларга әкият укымавы, гомумән, гаиләдә әти – әнинең бала белән сөйләшмәве тора.
Сөйләм үсеше җәмгыятебездә торган саен актуаль проблемага әверелә бара. Хәзерге вакытта балаларны укытуның һәм тәрбияләүнең яңа формаларын һәм ысулларын эзләү – актуаль мәсьәләләренең берсе булып тора. Үсешкә игътибарны арттырып, баланың шәхесен яңарту һәм сыйфат ягыннан яхшырту мөмкинлеге аның сөйләм үсешенә бәйле.
Әкиятнең үзенчәлеге шунда: мәктәпкәчә яшьтәге бала шәхесенең үсеше грамоталы белемнәрне уңышлы үзләштерү белән килешенгәнлек гармониясендә бәйләнешле сөйләм белән бара.
Әкият–хыялый ситуация гамәлләре булган интегратив эшчәнлек.
Әкиятләр сабыйның сүзлек запасын киңәйтә, дөрес диалог төзергә ярдәм итә, бәйләнешле логик сөйләмне үстерә. Бәйләнешле сөйләмне үстерү үз чиратында балаларны дөрес сөйләмдә тәрбияләүнең төп бурычы булып тора. Театральләштерелгән эшчәнлек балалар тормышына төрлелек кертә, аңа шатлык бүләк итә һәм иң нәтиҗәле ысулларның берсе булып тора. Әкиятләр балаларның логик фикерләү сәләтен үстерә, сүзлек запасын баета, балаларны чиста һәм дөрес сөйләмгә чыгара һәм туган телгә, татар әкиятләренә мәхәббәт тәрбияли.
Әкият тыңлаганда бала вакыйгаларны күз алдына китерә, геройларның гамәлләрен бәяли, сорауларга җавап бирә. Ә инде әкият эчтәлеге уен белән баетылса, сөйләм эшчәнлеге тагын да җанланып китә. Безнең балалар бакчасында да шундый кызыклы алымнарның берсе — “Чемодандагы әкиятләр” проекты гамәлгә ашырыла башлады.
“Чемодандагы әкиятләр” – әкияткә бәйле уенчыклар, рәсемнәр, предметлар һәм төрле материаллар салынган кечкенә генә чемодан. Ул балаларны әкият дөньясына чакыра һәм сөйләмгә этәргеч бирә. Чемоданны ачканчы ук балаларда кызыксыну туа: анда нәрсә яшерелгән, кайсы әкият геройлары очрар, вакыйгалар ничек дәвам итәр?
Чемоданга курчаклар, хайван фигуралары, уенчык өйләр, агачлар, киемнәр, рәсемле карточкалар, маскалар, табигый материаллар салырга мөмкин. Аларның эчтәлеге балаларның яшенә, сөйләм мөмкинлекләренә һәм өйрәнелә торган әкияткә карап сайлана.
Проектның асылы шунда:
– чемоданнар форматында әкиятләрне комплекслы дидактик ресурс итеп оештыру – балалар бакчасында һәм гаиләдә куллану өчен уңайлы, күчмә һәм күп функцияле булуы белән аерылып тора;
– әти‑әниләрне әкиятләр эшләүгә һәм сәхнәләштерүгә тулы катнаштыру аша туган телне саклау һәм сөйләм үсешендә гаилә ‑ балалар бакчасы партнерлыгын ныгыту;
– берничә төрле театр форматын (өстәл театры, бармак театры, курчак театры) берләштереп әкиятне уен ‑ интерактив форматта бирү – телне активлаштыруга инновацион караш булдыра.
“Чемодандагы әкиятләр” алымы – сөйләм үсешенә ярдәм булып тора.
Әлеге алым балаларга:
- яңа сүзләрне үзләштерергә һәм актив сөйләмдә кулланырга;
- геройларны, предметларны һәм вакыйгаларны тасвирларга;
- сорауларга тулы җөмләләр белән җавап бирергә;
- вакыйгаларны эзлекле итеп сөйләргә;
- диалогта катнашырга, иптәшен тыңларга;
- үзләренә таныш әкиятне яңадан сөйләргә яки аның ахырын уйлап табарга мөмкинлек бирә.
Чемодан эчендәге җиһазлар, геройлар белән уйнау сөйләмне табигый рәвештә уята. Бала геройны кулына алып, аның исемен әйтә, кем белән очрашуын сөйли, аңа сүзләр уйлап таба. Шулай итеп, сүз һәм гамәл бер–берсен тулыландыра.
Чемодандагы геройлар һәм предметлар әкиятне искә төшерү өчен таяныч булып тора. Балалар вакыйгаларны эзлекле итеп урнаштыралар һәм сөйлиләр: башта нәрсә булды, аннары кем очрады, әкият ничек тәмамланды?
Сөйләме әле җитәрлек булмаган балаларга рәсемнәр, ишарәләр һәм тәрбияченең ярдәмче сораулары булыша. Баланың җавабын ашыктырмыйча тыңлау, аның әйткәнен тулыландыру һәм дөрес сөйләм үрнәген күрсәтү мөһим чара булып тора.
Сөйләм телен үстерү өчен балаларга яңа вакыйга яки ахырын уйлап табарга бирем бирү аларның иҗадилыкларын үстерә, бәйләнешле сөйләмнәрен арттыра һәм фикерләү сәләтен баета :
- “Әкияткә яңа герой килсә, нәрсә булыр иде?”;
- “Әгәр төлке куянга ярдәм итсә, вакыйгалар ничек үзгәрер иде?”;
- “Әкиятнең ахырын уйлап тап”
“Чемодандагы әкиятләр” коры әкият сөйләүгә генә кайтып калмыйча, уеннар белән дә баетырга мөмкинлек бирә :
- “Кем яисә нәрсә югалды?” уены
Чемоданга берничә герой куела. Балалар күзләрен йома, тәрбияче бер геройны яисә предметны алып куя. Балалар кемнең югалуын әйтәләр һәм аны тасвирлыйлар.
- “Геройга хат” уены.
Бала үзе сайлаган геройга кыскача мөрәҗәгать итә: аны сәламли, сорау бирә яки киңәшен әйтә.
- “Нәрсә үзгәрде?” уены
Әкият күренеше төзелә. Балалар аны күзәтәләр, аннары бер предметның урыны яки геройның гамәле үзгәртелә. Балалар үзгәрешне җөмлә белән аңлаталар.
- “Әкиятне дәвам ит” уены
Тәрбияче вакыйганың башын сөйли, балалар чиратлап дәвам итәләр. Бер–берсен тыңлау һәм сөйләм чиратын саклау күнекмәләре дә ныгый.
“Чемодандагы әкиятләр” проектын кулланганда, балаларның яшь һәм шәхси үзенчәлекләрен исәпкә алынып эшләнә. Биремнәр бик катлаулы ителми, балаларга җавап уйларга вакыт бирелә һәм аларны сөйләмгә җәлеп итәргә тырышыла.
“Чемодандагы әкиятләр” – сөйләмне үстерү өчен кызыклы, күрсәтмәле һәм уенга нигезләнгән алым. Ул балаларны әкиятне тыңларга гына түгел, ә аның эчендә актив катнашырга, геройлар исеменнән сөйләшергә, вакыйгаларны сөйләргә һәм үзләре яңа хикәяләр иҗат итәргә өйрәтә.
Әкият балаларның күңеленә юл таба, ә уен шул юлны сөйләмгә алып килә. Тәрбияче чемодан эчендәге предметларны оста кулланганда, һәр очрашу балалар өчен кечкенә генә маҗарага, ә сөйләм үсеше өчен файдалы тәҗрибәгә әйләнә.
