«Чәчәк бәйрәме»

 №79

(Мәктәпкә әзерлек төркеме өчен дәрес эшкәртмәсе)

 Гөлинә ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА,

Казан шәһәре 366 нчы номерлы балалар бакчасының беренче квалификацион категорияле татар теле тәрбиячесе

Рәмзидә ГАЛИМОВА,

Казан шәһәре 366 нчы номерлы балалар бакчасының беренче  квалификацион категорияле тәрбиячесе

 Максат. Язгы чәчәкләр турында белгәннәрне гомумиләштереп ныгыту; кеше тормышында чәчәкләрнең һәм урманның әһәмиятен чагылдыру, дару үләннәре белән таныштыру, табигать байлыклары турында төшенчә бирү, табигатькә карата сакчыл караш тәрбияләү.

(Балалар музыка астында залга кереп, урындыкка утыралар.)

(Ширма артында тәрбиячеләр “Язгы авазлар” дигән кыска әкият күрсәтәләр.)

Алып баручы. Каеннар ялангач утыра, сыерчык оялары да буш әле. Шәрә ботаклар гына җил белән тирбәлә. Ботакларда бөреләр әле бик кечкенә, ләкин аларның үсәсе килә иде.

1 нче бөре. Үсәргә ярый микән?

2 нче бөре. Ярамый әле. Әле җирдән кар китмәгән, һава торышы да салкын.

1 нче бөре. Кайчан үсәргә ярый соң?

2 нче бөре. Җил әйтер.

Алып баручы. Җир әле туң, елга өстен зәңгәр-су калын боз каплаган. Балыклар су төбендә ләмгә чумып йоклый. Ләкин аларның су өстендә чыгып йөриселәре,  уйныйсылары, вак бөҗәкләрне аулыйсылары килә иде инде.

1 нче балык. Су өстенә чыгарга ярыймы?

2 нче балык. Ярамый. Су бик салкын әле, өстә дә тавыш-тын юк.

1 нче балык. Кайчан ярар соң?

2 нче балык. Боз әйтер.

Алып баручы. Кар астында – җирдә ике чәчәк янәшә бөреләнеп килә. Аларга да суык, ләкин аларның да җир өстендә чыгып үсәсе, кешеләрне шатландырасы килә.

1 нче чәчәк. Үсәргә ярымы?

2  нче чәчәк. Ярамый әле. Җир туң, өсте дә караңгы, салкын да.

1 нче чәчәк. Кайчан үсәргә ярар соң?

2  нче чәчәк. Җир, кояш, су әйтер.

Алып баручы. Менә ул көн килде: җылы якты кояш бөтен дөньяга елмайды. Сыерчыклар ерак илләрдән туган якларына кайттылар һәм ояларында яши башладылар.

Каен бөресе. Сизәсеңме? Нинди җылы җил исә! Хәзер үсәргә ярый.

Чәчәкләр. Ишетәсеңме? Елгалар шаулаша, җирләр җылына, карлар эри башлады. Хәзер чыксак та ярый. Көннәр җылына, кояшта безгә карап елмая.

Алып баручы. Исәнмесез, саумысыз һәрбарчагыз

Бездә бүген бәйрәм көн.

Уйнап көңел ачам дип

Бакчага килде һәркем.

Буген бездә Чәчәк бәйрәме. Чәчәкләр, гөлләр – тормыш яме дибез. Бүген шул карап туймаслык, төрледән – төрле матур сокландыргыч чәчәкләр турында иркенләп сөйләшик әле. Әйдәгез, беренче булып яфрак ярганчы ук кайсы агачлар чәчәк ата башлый, шуларны искә төшерик, кабатлап китик.

Чикләвек чәчәге.

Мин – чикләвек чәчәге,

Ботакларда бер яфрак юк,

Урман, кыр шәрә әле,

Менә шул чакта инде мин,

Чәчәк атып җибәрәм

Иртә – кичен калтыранып

Бөрешеп тора имән.

Мин чәчәк атып утырам

Салкынга башым имәм.

Усак чәчәге.

 Кар эри. Сулар җәелә.

Агачлар тора тездән.

Усак агачы бөреләре уяна

Яз килүен сизгән.

Алып баручы. Әйе шул. Бу агачлар яфрак ярганчы ук чәчәкләр аталар. Бу вакытта әле кар бетеп тә җитмәгән була. Ә хәзер “Тал песие” турында Регина башкаруында җыр тыңлыйк. (Җыр башкарыла.)

Алып баручы. Балалар, ямьле май айларында тагын нинди агач – куаклар чәчәккә күмелә соң?

Алма агачы. Алмагачым чәчәк ата,

Майның унбишләрендә.

Алмагач чәчәге кебек

Минем дус-ишләремдә.

(“Әйлән-бәйлән” биюе башкарыла.)

Канәфер.

Гөрләвекләр ага гөрләп

Тутырып ермакларны.

Ата ак, шәмәхә чәчәкләрен

Канәфер куаклары.

Шомырт.

Шомырт үскән урын

Нинди киң әнә.

Һәм җиргә ямьне

Бирәм мин генә.

Миләш чәчәге.

Мин – миләш чәчәге,

Мине бар дип тә белмиләр

Чәчәк атып торганда

Әмма аңа исем китми,

Үсәм бакча, урманда.

(Сөенеч җыры.)

Алып баручы.

Апрель инеш, елгаларның бозын,

Каера-каера ватып агызды.

Яңа гына туган саф чәчәкләр

Җырлап яшәргә хокук алды.

Елга-инеш буйларында, кар эрегән, кояш җылыткан урыннарда беренче чәчәкләр күренде.

Үги ана яфрагы.

Су буйлары кардан арчылгач

Беренче булып мин –

Үги ана яфрагы

Кечкенә, сары матур чәчәк атам.

Каз юасы. Казлар мине яраткангамы?

Чәчәкләрем кояш кебек янган өченме?

Әллә төсем сарыгамы?

Мине каз юасы дип атаганнар.

Йолдызак. Йолдызак кебек вак-вак

Ә үзләре ап-ак

Шуңа минем исемем дә – Йолдызак.

Алып баручы.

1. Иртә язда чәчәк атсын өчен, бу үсемлекләргә нинди шартлар кирәк?

2. Ә туфрак нинди булырга тиеш?

Язын ямь бирә,

Көзен тәм бирә,

Җәй салкын бирә,

Кышын тун бирә.

Нәрсә ул? (Урман)

Әйе, дөрес. Хәзер сөйләшүне урманда дәвам итик. Тик урманга барганчы төп кагыйдәләрне ныклап искә төшереп китик.

– Шаулама, кош-кортларны, бөҗәкләрне куркытма!

– Урманны чүпләп,пычыратып китмә. Ул чисталыкны ярата!

– Җан ияләрен рәнҗетмә, вак бөҗәкләргә дә тимә!

– Агач ботакларын, куакларны сондырма, чәчәкләрне таптама, өзмә!

Алып баручы.  Кагыдәләрне бик төгәл беләсез. Хәзер урманга барыйк. Карагыз, нинди беренче чәчәкләр каршы алалар безне?!

1 нче бала.

Чәчәкләрем баш игәннәр

Мине өз дип торалар.

Ә мин өзәргә кызганам,

Бик тә матур бит алар.

– Чәчәкләрне кирәккә — кирәкмәскә өзәргә ярамый;

– Чәчәк бәйләмен дә дөрес итеп ясый белергә кирәк. Хикмәт аның зурлыгында түгел, чын күңелдән ясалуда.

Алып баручы. Бик дөрес сөйлисез, балалар. Әйдәгез шушы аланда “Тәкыя үрәм” уенын уйнап алыйк.

(Балалар түгәрәк ясап басалар. Алып баручы чәчәк исемнәрен балаларга куша. Ә балалар әйләнеп җырлыйлар.)

Без йөрибез болында

Чәчәкләр бик күп монда

Матур чәчәк җыябыз

Тәкыялар үрәбез. (Туктыйлар.)

Алып баручы.

Ак кирәк, гөл кирәк

Безгә нәфис гөл кирәк.

Энҗе чәчәк кил әле.

Бер елмаеп көл әле.

Энҗе чәчәк.

Энҗедәй чәчәк атам мин,

Яз көнендә урманда.

Миңа берни дә кирәкми,

Күләгәлек булганда.

Умырзая.

Боз катлавы эргәч,

Җир өстенә карагыз.

Мин – умырзая,

Анда сезне сәламлим.

Миләүшә чәчәге.

Миләүшә чәчәге мин,

Күгәрчен түше кебек

Төрле төсләргә керәм

Төс белән генә мактанмыйм

Тәмле исләр дә бирәм.

(Уен башка чәчәкләр исемен кушып дәвам итә, шулай тәкыя үрелә.)

Бал үләне.

Бал кортлары һәрчак үз итәләр,

Чәчәкләрем зәп-зәңгәр төстә

Бал үләне һәм күке баш

Исемем матур бигрәк тә.

Кыргый нәүрүз.

Нәүрүз – яз хуҗабикәсе

Җиһанга аяк баскач.

Мик кыргый нәүрүз

Сары, вак чәчәкләремне

Дусларым сезгә бүләк итәм.

Җилдәк.

Куак төпләрен яратам

Яратам дымлы җирне.

Эссе кояш нурларында

Мин җилдәк

Әлсерәп бөгәм билне.

(Җыр “Язгы гөлләр”)

Алып баручы.

Балалар, чәчәкләр берсеннән-берсе күз явын алырлык матурлар. Ә аларны өзәргә ярыймы соң?

1 нче бала.

Әгәр мин чәчәк өзсәм,

Әгәр син чәчәк өзсәң,

Әгәр бергә: син һәм мин,

Матур чәчәкләр  өзсәк,

Бушап калыр бу алан,

Бетәр шушы матурлык.

Алып баручы. Гөлләр матур, алар төрле. Әмма аларның матурлыгы хезмәт куймасаң тиз бетә. Үсемлекләрне саклау өчен тагы нәрсәләр эшләп була?

– Үсемлекләрне, чәчәкләрне өзмәскә кирәк.

– Киләсе елга да чыксын, үссен өчен орлыклар булдырырга кирәк.

– Чүп үләннәрдән чистартырга кирәк.

Алып баручы. Чәчәкләрне без генә түгел, бөҗәкләрдә яраталар әле.

Бал кортлары чәчәктән бал җыялар.Калган бөҗәкләр  тәмле су эчәләр һәм чәчәкләрне серкәләндерәләр һәм соңыннан орлыклар барлыкка килә.

Күбәләк.

Бар белгәнем канат җилпү,

Уйнау һәм ял да гына.

Ә шулай да, ә шулай да

Ашаганым бал гына.

Чәчәкләрдән-чәчәкләргә

Оча бирәм җай гына.

Бал корты.

Күз яуларын ала сары төс –

Яз гөлләре чәчәк атканнар.

Бал кортлары, белмим, ул гөлләрне

Ни арада эзләп тапканнар.

(Сиздермичә генә уенчык табып, алып баручы, балалар белән җанландыралар. Шуннан соң, Урман бабае керә.)

Урман бабае. Бу мин, Урман бабае, балалар, дусларым белән сезгә кунакка килдем. Беләсезме үләннәрнең

Күпме дару биргәнен?

Дәшмисезме? Шулар инде

Яшел дару дигәне. Менә тыңлагыз әле.

Тузганак.

Яратам мин таң нурын

Дару минем тамырым.

Шикәре дә җитәрлек,

Чәй ясасаң кыздырып

Тәмле исең китәрлек.

Мин йокысызлыктан дәвалыйм, ашкайнату әгъзаларына уңай йогынты ясыйм, үпкәләрне тазартам, кан басымын төшерәм.

Энҗе чәчәк. Мин – кыммәтле үсемлек. Миннән ясалган дарулар белән кешеләрне сары су, йөрәк авыруларыннан, бизгәктән дәвалый. Чәчәгемдә дә, яфрагымда да,  җимешемдә дә файдалы матдәләр бик күп.

Ак энҗеләр төсле мин,

Исле гөлдән исле мин.

Аңкып торам урманда,

Дарулы да, агулы да –

Сак була күп җыйганда.

Гөлҗимеш.

Конфетка да яхшы мин

Компотка да яхшы мин

Беләсеңме ни өчен:

Витаминнар хәзинәсе

Минем һәрбер җимешем.

Витаминнар күп миндә, ашказаны, тын юллары авыруларына файда мин.

Үги ана яфрагы.

Кешеләр нигә соң миңа

“Үги ана” дигәннәр?

Үзләре йөткерсәләр дә

Мине эзләп киләләр.

Мине салкын тигәндә, тамак авыртканда кайнатып эчәләр.

Урман бабае. Мин сезне яшел даруханә белән таныштырдым, дару үләннәренең файдасы турында белдегез.

Йөресәгез калын урманда

Елга буе, болында

Очратырсыз һәр җирдә

Дарулы үләннәрне.

Бака яфрагы, кычыткан,

Тузганак һәм әремне.

Кирәкми дип ташлама:

Бу файдалы үләннәрдән

Күп дарулар ясала.

Алып баручы. Урман бабае, дару үләннәре килүегез өчен рәхмәт сезгә.

Урман бабае. Без сезгә менә дару үләннәрен дә алып килдек. Бәйрәмнән соң тәмле итеп, кайнатып чәй эчәрсез.

Алып баручы. Бик зур рәхмәт. Сез дә безнең белән калыгыз. Балалар без сезнең белән белгәннәрне кабатдадык, күп яңалыклар белдек. Бу сөйләшүдән соң чәчәкләрне, бөтен табигатьне сакларсыз дип ышанабыз!

(Җыр “Кояшлы ил!”)