Чәчәкләр патшалыгында

 № 210

(Мәктәпкә әзерлек төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Регина ХӨСНЕТДИНОВА,

Саба районы Шәмәрдән авылындагы 2 нче «Теремок» балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: балаларны үсеп утыручы чәчәкләргә карап соклана, аларныӊ матурлагын күрә, табигать тудырган матурлыкны саклый белергә өйрәтү.

Җиһазлау: залның бер почмагында ясалма чәчәкләр.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Табышмак әйтәм, җавабы ни икән?

Патша түгелмен – таҗым бар,

Кешеләргә бирер назым бар.

Балалар. Чәчәк.

Тәрбияче. Әйе, балалар, бу табышмакның җавабы – чәчәк. Бүген сезнең белән чәчәкләр турында сөйләшербез.

Менә минем каршымда да гөлләр бар. Балалар, бүлмә гөлләре урман, кыр һәм бакча чәчәкләреннән нәрсәләре белән аерыла?

Балалар. Бүлмә гөлләре чүлмәктә тәрәзә төпләрендә үсә, кыр чәчәкләре урманнарда, кырларда.

Тәрбияче. Әйе, балалар, бүлмә гөлләрен чүлмәкләргә утыртып тәрәзә төпләрендә үстерәләр.

Балалар, без сезнең белән бүген сәяхәткә чыгарбыз. Мин сезгә табышмак әйтәм. Әгәр җавабын дөрес әйтсәгез, кая сәяхәт кылуыбызны белерсез.

Кызарып җиләк пешә,

Чикләвекләр өлгерә.

Санап та бетереп булмый,

Нәрсә соң ул, кем белә?

Балалар. Урман.

Тәрбияче. Дөрес, без урманның бер аланына юл тотачакбыз. Юлга кузгалганчы, сезнең белән физкультминутка ясап алыйк. Сез әзерме?

Балалар. Әйе.

Физкультминутка. “Урман җәңлекләре” уены

Яңгыр ява коеп, утыра куян боегып,

Колаклары тырпайган, аяклары чыланган.

Аю белән бүре дә яңгыр астында калган,

Кача-кача яңгырдан аяклары бик арыган.

Ә төлке бик хәйләкәр, куак астына качкан,

Көчле яуган яңгырдан шулай качып котылган.

Без дә качыйк яңгырдан, йөгереп кайтыйк урманнан. (Шигырь сүзләре буенча балалар төрле хәрәкәтләр ясый.)

Тәрбияче. Нинди җитез сез, балалар! Ә урманга нәрсә белән барып була?

Балалар. Автобуска утырып. Машинага утырып. Җәяү. Поезд белән.

Тәрбияче. Әйдәгез әле, балалар, без сезнең белән урманга автобуска утырып барыйк. (Балалар, бер-берсенә тотынып, автобуста урманга китәләр.)

Автобуска утырдык,

Сәяхәткә җыендык.

Пип-пип-пип, пип-пип-пип!

Сәяхәткә җыендык.

Барабыз урман аша,

Безгә кояш елмая.

Пип-пип-пип, пип-пип-пип!

Безгә кояш елмая.

(“Агачлар” яныннан үтеп, урман төшерелгән рәсем каршында туктыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле, урман аланында уен уйнап алыйк. (“Җиләк җыям, как коям” дигән уенны уйныйлар.)

Чәчәкләр елыйлар

Тәрбияче. Сөйкемле чәчәкләр, сезгә нәрсә булды? Нигә елыйсыз? Кем сезне рәнҗетте?

Чәчәкләр. Белмәмеш! Ул һәрвакыт монда килә дә безне таптый, йолкып ала.

Тәрбияче. Ә нигә ул болай эшли? (Кинәт агачлар арасыннан күпләп чәчәкләр өзеп, Белмәмеш чыгып килә.)

Белмәмеш.

Уздым калын урманны,

Болынны, үзәннәрне.

Очраттым мин һәр җирдә

Матур чәчәкләрне.

Тәрбияче. Белмәмеш, син бу матур чәчәкләрне болыннан өздеңме?

Белмәмеш. Әйе, бик тә дөрес.

Тәрбияче. Балалар, сез дә хәзер Белмәмеш кебек болынга чәчәк җыярга барыр идегезме?

Балалар. Юк, чәчәкләрне тамыры белән йолкырга ярамый. Алар бөтенләй юкка чыгарга мөмкиннәр.

Тәрбияче. Белденме, Белмәмеш,чәчәкләрне күпләп өзүдән табигатькә никадәр зыян килә.

Белмәмеш. Абау, бик куркыныч булып китте миңа. Мин күп нәрсәне белмәгәнмен икән.

Тәрбияче. Балалар, Белмәмешне коткарыйк. Без ана урманда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшереп үтик. «Ярый-ярамый» дигән уен уйнап алыйк. Балалар, сез Белмәмешкә булышырга әзерме?

Балалар. Әйе.

  • Агачларны һәм ботакларны сындырырга… (ярамый).
  • Күбрәк агачлар утыртырга… (ярый).
  • Болында чәчәкләрне таптарга… (ярамый).
  • Сукмактан гына йөрергә… (ярый).
  • Күп итеп чәчәк бәйләме җыярга… (ярамый).
  • Чәчәкләрне өзмичә генә аларга сокланырга… (ярый).
  • Урманда чүп калдырырга… (ярамый).
  • Чүпне чокыр казып күмәргә… (ярый).
  • Урманда учак ягарга… (ярамый).
  • Урманда шауларга… (ярамый).

Белмәмеш. Нишләргә инде миңа, дусларым? Коткарыгыз мине бу бәладән. Аландагы матур өзелгән чәчәкләрем хәзер бөтенләй юкка чыгачаклар бит?

Тәрбияче. Бик теләп, Белмәмеш. Балалар, Белмәмешкә нишләргә кирәк хәзер?

Балалар. Чәчәкләрне суга утыртырга кирәк.

Тәрбияче. Әйдәле, Белмәмеш, балалар белән берлектә чәчәкләрне суга утыртыйк. Алар сиңа үзләренең рәхмәтләрен белдерер.

Белмәмеш.

Әгәр мин чәчәк өзсәм,

Әгәр син чәчәк өзсәң,

Бергә.

Әгәр син һәм мин

Матур чәчәкләр өзсәк,

Бушап калыр бу алан,

Бетәр шушы матурлык.

Белмәмеш. Балалар, киңәшләрегез өчен рәхмәт.

Чәчәкләр. Рәхмәт сезгә, дусларым! Безне коткардыгыз.

1 нче бала.

Ярый, ярый, без һәрвакыт

Сиңа дус булырбыз.

Үзебез дә матур-матур

Чәчәкләр утыртырбыз.

Тәрбияче. Балалар, урман бездән ярдәм көтә. Аның матурлыгы безнең кулда. Әйдәгез, бергәләп урманнарны саклыйк!

Урман күп икән – бетермә,

Урман аз икән – сакла,

Урман юк икән – утырт!

Бу сүзләрне берегез дә онытмагыз!