Бѳек җырчы  Илһам Шакировка багышланган сыйныф сәгате эшкәртмәсе

Бѳек җырчы  Илһам Шакировка багышланган

сыйныф сәгате эшкәртмәсе

 

Гөлчәчәк Курбиева, математика укытучысы,

Альберт Ахметшин информатика укытучысы,

Сарман районы Ләшәү-Тамак

төп гомумбелем бирү мәктәбе.

 

Сыйныф сəгате.

   Тема.      Халкыбызның моң иясе, бѳек җырчы

Илһам Шакиров

Максат.

  1. 1. Мəшһүр җырчы Илһам Шакировның тормышы һәм иҗаты белəн таныштыру.

2.Туган төбəккə мəхəббəт һəм күренекле якташыбыз белəн горурлану хислəре тəрбиялəү.

3 Җыр, моң турында белемнәрне тирәнәйту.

            Җиһазлау. И.Шакировның китаплары, шаҗəрəсе,

җырлары язылган пластинка,  тавыш уйнаткыч ,

карооке, видеофильм, компьютер, интерактив такта.

 

1.Кереш əңгəмə.

Укучылар, без бүген сезнең белəн татар халкын бѳтен дѳньяга таныткан бѳек җырчыбыз, якташыбыз И. Шакиров турында сөйлəшербез. Илһам Шакиров турында әңгәмәне башлаганчы сезгә шундый сорау бирәсе килә. Нәрсә соң ул җыр? Җыр дигәч күз алдыгызгы нәрсә килә? Нинди җырлар була? (шатлыклы, моңлы, шаян, кайгылы, җиңел җырлана торган, марш тѳрендә). Əйдәгез балалар, сез җырны ничек итеп күз алдына китерәсез, шуны сүрәтләп бирегез әле (тѳсле карандашлар, фломастерлар белән). Укучылар, сез рәсемнәрегездә җырны бик матур итеп күз аллагансыз. Чыннан да, аларга карагач җырның күңелгә мамыктай йомшак булуын, болындагы чәчәкләр кебек тѳрлелеген, кояш кебек җылытучы итеп тә, кошларның моңлы авазы булып сихерләүче итеп тә, аның ноталарга салынып күңелләргә онытылмаслык итеп кереп калуын да һәм инде борчылган вакытта күңел юатучы булуын да әйтә алгансыз. Рәхмәт сезгә!

Хәзер әйдәгез берничә табышмакка җавап биреп карагыз әле.

1.Теллəре бик күп булса да,

Һəркем аңлый үз итə.

Елата да, жырлата да,

Кирəк икəн биетə.

  1. Тартма өстендə таяк,

Таякта җиде җеп,

Җиде җептə җитмеш сайрар кош.

  1. Аягын – башын кистем,

Корсагын тиштем,

Эченə өрдем,

Моңайганын ишеттем.

  1. Эче буп – буш,

Тавышы дөньяга сыймый.

5 Җебенə тисəң елаган,

Колагын тотсаң чыңлаган.

Өстендə  эчəге,

Астында түшəге.

Җырны беренче булып уйлап тапкан кеше, мѳгаен, «менә мин җыр иҗат иттем әле» дип уйламагандыр да.

«Əни» дип теле ачылганчы ук, һәркем әнисенең бишек җырын ишетә, шулай итеп баланың күңел күзләре ачыла, матурлыкны, моңны таный башлый. Шуннан башлап кешене гомере буена җыр озатып йѳри, якын сердәш тә, ышанычлы дус та һәм киртәләрне-чикләрне үтә торган хәбәрче дә җыр.

Җыр ул башкарылуны сорый торган сәнгать. Аны башкаручылардан тыш аңлап булмый.   Башкаручылар, Ай янындагы йолдызлар кебек талантлары белəн төрле  яктылыкта җемелдəүче артистлар. Алар арасында күзне камаштырган аеруча якты нур чəчүче йолдызлар бар.

Сорау: сез бик танылган нинди татар җырчыларын беләсез? (Ə. Авзалова, С. Фәтхетдинов, З. Сәхәбиева, Ф. Сѳләйманова, З. Шәрифуллина, Г. Хәйруллина, А. Фәйзрахманов)

Шул йолдызның иң зурысы, иң яктысы безнең барыбызга да билгеле; ул – Илһам Шакиров.

Бу исемне татарлар яшəгəн һəр төбəктə яратып, хөрмəт белəн искə алалар, җырларын тыңлап хозурланалар. Безнең ѳчен бу исем бигрәк тә кадерле.Үзе турында язган истәлекләреннән ѳзек укып китәм: «Сарман районының  Яңа бүлəк дигəн авылында туганмын, 35 нче елда, мин əткəйне белмим  аны   алып китəлəр. 6 бала ятим калдык. Мин иң кече, иң төпчеге  – 2 яшьтә булганмын. Әнкəйнең тавышы бик моңлы иде, без күбрəк икəүлəп җырлый идек. Үземне белгəннəн бирле чабата үрдем. Мин чабатаны матур үрə идем, үргəндə гел җырлый идем. Биеп җырлаганнарым исемдə. Сугыш вакытында, мин 1 нче сыйныфта укыган елны, чыршы бəйрəмендə җырлаттылар. Соңыннан иптəш малайлар: «Син җырлаганда əнкəйлəр гел елап утырды» дип əйттелəр. Бу миңа шул кадəр авыр тоелды, үземне җинаять ясагандай хис иттем. Бер караганда əйбəт икəн лə ул  елату. Кешенең кайгысы җиңелəя, эче бушана.»

Илһам…

Бѳтен татар дѳньясының горурлыгына әверелгән бу исемне һәр тарафта яратып телгә алалар. Җырчы И. Шакиров турында күп язылган, кинолар тѳшерелгән, шигырьләр иҗат ителгән, җырлар чыгарылган. Аның шәҗәрәсен Дамир Гарифуллин тѳзегән. Илһам Шакировның үзе иҗат иткән кѳйләре дә бар «Очрашу җыры», «Син сазыңны уйнадың», «Идел буе каеннары», «Гѳлмәрьям» һ.б. Ə хәзер шул җырларның берсен тыңлап китәбез. (Корбыева «Идел буе каеннары»)

Йомгаклау.

Илһам Шакиров дидеңме, бу җыр! Кѳчле җыр! Матур җыр! Җыр шулкадәр тибрәтә сине, айга йолдызларга менәсең. Мәгърүр татар моңы менә нинди кѳчкә ия бит ул дип, гомерлеккә шатланасың. «Җыр!» диделәрме, иң беренче булып Илһам Шакиров күз алдына килә. Илһам – бѳтен дѳньядагы тау-тау алтын кѳмешләрдән дә кыйммәт булган моңлы җыр ул! Җыр хәзинәсе… (Пластинкада И. Шакировның җыры тыңланыла.)

Ил моңыннан ала җырчы илһамны

Үз җырчысы күбрәк булган ил ямьле

Бәхетле син Татарстан билләһи,

Җырчы Илһамың белән син илһамлы.

Хәзер укучылар сезнең белән И. Шакировның соңгы чорларда тѳшерелгән концертының видеоязмасыннан ѳзек карап китәрбез. (Видеофиьмнан ѳзек күрсәтелә)

Əңгәмәбезне тѳгәлләр алдыннан безнең гимныбызга әйләнгән «Туган тел» җырын башкарыйк.