“Бүлмә гөлләрен тәрбияләү”

№ 160

(Зурлар төркемендә социаль-аралашу  үсеше (хезмәт) буенча йомгаклау  шөгыле)

Зөлфирә СУФИЕВА,

Түбән Кама шәһәрендәге 76 нчы балалар бакчасының I квалификациоя категорияле тәрбияче 

 

Эчтәлеге:  Балаларга бүлмә гөлләре өчен кирәкле шартлар тудыру турында мәгълүмат бирүне дәвам итү, аларга яктылык, җылылык, hава кирәклекне аңлату. Бүлмә гөлләрен тәрбияләргә өйрәтүне дәвам итү, бергәләп эшләү күнекмәләрен ныгыту. Хезмәткә уңай караш тәрбияләү. Гөлләр үстерүгә кызыксыну hәм теләк уяту.

Җиһазлаү: гөлләр, таякчыклар, су сибәргә ләйкеләр, алъяпкычлар, салфеткалар,гөлләр рәсемнәре,  схема, туп, интерактив такта.

Эшчәнлек барышы:

Табышмак:

Һаваны чистарта

Бүлмәне матурлый,

Тәрәзә төбендә үсә,

Кыш та чәчәк ата.

Т: Нәрсә бу, балалар?

Бүлмә гөле.

Т: Без сезнең белән  бүлмә гөлләре турында сөйләшербез, аларны тәрбияләргә өйрәнүне дәвам итәрбез.

   Бүлмә гөлләре.

Әни утыртты гөлләр,

Алар үсә зур булып.

Утыралар ямь биреп,

Бөтен өебез тулып.

Хуш исле нәфис гөлләр,

Үсәләр биек булып,

Утыралар ямь биреп,

Бөтен өебез тулып.         Нур Гайсин.

Т: Балалар, сез нинди бүлмә гөлләрен беләсез? (балалар җаваплары)

Гөлләр ни өчен кирәк?

Гөл нинди өлешләрдән тора? (гөлне күрсәтеп сөйләү)

Т: Уен “ Исемен дөрес әйт”. (  интерактив тактада рәсемнәр күрсәтү )

Бүлмә гөлләре урман, кыр һәм бакча чәчәкләреннән нәрсәләре белән аерылалар?

Б: Бүлмә гөлләре чүлмәктә тәрәзә төпләрендә үсә, кыр чәчәкләре урманнарда, кырларда, ә бакчаныкылар бакчада үсә.

Т: Әйе, балалар, бүлмә гөлләрен чүлмәкләргә утыртып тәрәзә төпләрендә үстерәләр.

Чөнки күп бүлмә гөлләренең туган яклары җылы яклар, ел буе җәй була торган яклар. Шуның өчен дә кешеләр бу гөлләрне өйдә җылыда үстерәләр. Әгәр дә гөлләрне урамга алып чыгып утыртсак, гөлләр көннәр салкынайгач үләрләр иде.

Дидактик уен “ Кайсы артык?”, (  интерактив тактада рәсемнәр белән)

Т: Балалар, гөлләр үссен өчен нинди шартларны үтәргә кирәк? (схема тәкъдим итү, схема буенча балалар сөйләве)

Б: Бүлмә гөлләрен иң беренче чүлмәккә утыртыр өчен балчык кирәк,  балчык йомшак, таралып торырга тиеш.

Гөлләр яктылык, җылылык hәм кояшны бик яраталар. Шуның өчен аларны тәрәзә төбендә үстерәләр.

Гөлләргә  даими рәвештә су сибеп торырга кирәк, алар сусыз үсә алмый.

Гөлләргә Һава да кирәк, һава булса алар яхшырак үсәләр.

Һава гөлләрнең тамырына кадәр үтсен өчен аларның төпләрен йомшартып торырга кирәк. Зур яфраклы гөлләрнең яфракларын юеш чүпрәк белән сөртеп торырга, ә бик кечкенә вак яфраклы гөлләрне су сиптерә торган җайланма белән сиптерергә кирәк.

Т: Әйе балалар, гөлләр яктылык, җылылык һәм кояшны яраталар, шуның өчен аларны тәрәзә төбендә үстерәләр. Сусыз гөлләр үсми, аларның авызы да, башы да юк. Үсемлек тамырлары белән җирдән су ала һәм дым сабак буенча яфракларга бара һәм ул үсеп китә. Гөлләргә су сипкәндә, ләйке борынын гөл савытына тияр — тимәс тотарга кирәк. Суны туфракка сибәбез, ә сабагына hәм яфракларына тидермәскә кирәк. Хәзер мин сезгә шигырь укып китәм, тыңлагыз. Гөлләр сусап утыра.

Сулы савыт янында

Гөлләр сусап утыра

Кулы юк шул, эчәлми

Суны, сузылып кына…        (Ш.Галиев.

Балалар, гөлгә су сибү генә җитми, аның яфракларының тузаннарын да сөртергә кирәк. Ул бит яфраклары белән сулый. Гөлләр безнең чисталыкны ярата. Аларның яфракларына тузан җыела. Ни өчен икәнен беләсезме?

Алар безнең бүлмәдәге начар һаваны йотып, безгә суларга һава бүлеп чыгара. Менә тагын ни өчен кирәк безгә гөлләр.

Һава гөлләрнең тамырына кадәр үтсен өчен аларның төпләрен йомшартып торырга кирәк, һәм һәрдаим зур яфраклы гөлләрнең яфракларын юеш чүпрәк белән сөртеп торырга, ә кечкенә яфраклы  гөлләрне коры чүпрәк белән, ә вак яфраклы гөлләрне су сиптерә торган җайланма белән сиптерергә кирәк. Гөлләрне су белән коендырганнан соң алар яшәреп матураеп китәләр. Гөлләр тора торган тәрәзә төпләрен юеш чүпрәк белән сөртеп торырга кирәк.

Менә шушы шартлар үтәлгәндә генә  гөлләребез безне сөендереп торыр.

Т: ХәзерАдилә безгә бегония төрләре турында сөйләр.

Бала: болар бегония гөлләре, беренчесе – чәчәк ата торган төре, икенчесе –  бегониябего “Рекс”, өченчесе – бөрчекле бегония.. Гөлләрнең яфраклары,сабаклары, тамырлары Чәч.

бар.( чагыштырып сөйләү )

Тәрбияче: Рәхмәт Адилә. Бегония гөленең файдалы яклары күп, аны нечкә күңелле кешеләргә үстерергә киңәш ителә, алар өйнең энергетикасын, бүлмәнең һавасын чистарталар. Медицинада да кулланылышы киң таралган: кызыл яфраклылары сулау юлларына файдасы бар, яфракларыннан ясалган төнәтмә пешкән урыннарга, үпкә чирләренә, ашказаны авыруларына дәва булып тора.Яфракларының төрле төсләре кешенең хәлен җиңеләйтергә булыша: кызыллары – аруны бетерә, эшчәнлекне үстерә, ал төсләре —  күңелләрне күтәрә, кызыл – сарысы —  депрессияне дәвалый, сары чәчәклесе – күзләр авыруын бетерә.

Ял минуты: “Без хәзер инде зурлар”

Без хәзер инде зурлар, (Кулларны өскә күтәрәбез)

Күп эшли безнең куллар.(Кул чабабыз.)

Без гөлләр яратабыз, (Уч төбе белән савыт ясыйбыз.)

Тузаннарны сөртәбез,(Кул аркасын ышкыйбыз.)

Аларга су сибәбез.(Су сибү хәрәкәте ясыйбыз)

Менә шундый уңган без !(Баш бармакны өскә күтәреп, алга сузабыз)

Менә шундый булган без!

Хәзер балалар әйдәгез, гөлләребез тагын да матурлансын өчен, без аларны тәрбиялик, кирәкле әйберләрне алыйк та бергәләп эшләп алыйк.( Эшләгәндә тыныч кына музыка куела.) 1 төркем – су сибә, 2 төркем – яфраклардан тузан сөртә. 3 төркем – гөл төпләре йомшарта. Хезмәт эшчәнлеге вакытында тәрбияче балалар эшен күзәтә, төгәлсезлек очракларын төзәтә, сораулар бирә.

Тәрбияче:

Балалар хезмәт турында нинди мәкальләр беләсез?

Кем эшләми, шул ашамый.

Калган эшкә кар ява.

Хезмәт төбе – хөрмәт.

Эш беткәч уйнарга ярый.

Хезмәт кешене бизи, ялкаулык боза.

Агач җимеше белән, кеше эше белән.

Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз.

Эш сөйгәнне ил сөяр.

Балалар карагыз әле гөлләргә, алар шундый чиста, матур, елмаеп торалар һәм  алар безгә рәхмәт әйтәләр.

Балалар әйдәгез без сезнең белән уен уйнап алабыз. “исемең матур кемнәр куйган” уены. Туп белән гөл сүзе кергән исемнәр әйтеп туп ыргыту.( Гөлнур, Гөлнара, Гөлсара, Гөлназ, Гөлсем, Гөлсинә, Гөлшат, Гөлсия, Гөлчәчәк, Гөлбану, Гөлчирә, Гөлсирин, Гөлгенә, Айгөл, Гөлсәрия, Гөлдания, Гөлфия.

Нәтиҗә ясау.

Т: Балалар, без бүген нәрсәләр эшләдек?

Т: Балалар сез бүген бик тырыштыгыз, рәхмәт сезгә. Менә , балалар, гөлләрне шулай карап, тәрбияләп торсаң гына алар матур булып үсәрләр, тирә — юньгә ямь биреп торырлар.