Бүгенгедәй минем хәтеремдә…

№60

Гөлчәчәк ӘХМӘДУЛЛИНА,

Әтнә районы Олы Әтнә урта мәктәбенең башлангыч сыйныфлар укытучысы

Бүгенгедәй, минем хәтеремдә,

Иң беренче Белем бәйрәме.

Бер кулымда әни кулы иде,

Ә берсендә – чәчәк бәйләме.

Тәүге звонок шылтырады,

Ачты олы белем юлларын.

«Мәктәп дөньясына рәхим ит», – дип,

Укытучым сузды кулларын.

Тәүге укытучым каршы алды,

Үзе җитди, үзе ягымлы.

Белем дөньясына юллар салды,

Яраттырды туган ягымны.

Укытучы – кеше гомеренең иң матур мизгелендә – балачакта һәркемнең күңелендә иң якын, иң матур, иң гүзәл булып истә кала торган олуг зат ул. Кемнән генә сорасаң да, гади эшчеме, академикмы, олы абый яки нәни кызчыкмы, яшь егет яки   үсмер кызмы – алар иң якын кешесе итеп әнисен һәм укытучысын атый. Әйе, безне беренче мәртәбә олы тормыш юлына чыгаручы, дөнья белән таныштыручы, туган илгә, туган җиргә, тормышка мәхәббәт уятучы укытучы бит.

Укытучы – иң изге, иң кирәкле һөнәр иясе. Күренекле татар язучысы Фәнис Яруллин укытучылар турында: «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» – дип язган. Чыннан да, кирәк чакта безне мактаучы, яклаучы, киңәшче дә – укытучылар, минем коллегаларым. Аларның урынлы киңәшләрен тыңлап, төпле фикерләрен үземә үрнәк итеп алып, эчкерсез игътибарларын, ярдәмнәрен тоеп эшлим. «Укытучы булып туарга кирәк», – дип әйтә татар халкы. Әйе, бу сүзләрдә хаклык зур. Сабырлык, шәфкатьлелек, җыйнаклык, әдәплелек, тәртип һәм тагын шундый бик күп күркәм сыйфатларга ия булу кирәк. Гомереңне балаларга багышлау, аларга үрнәк булу, аларны аңлау һәм дөрес аралашу  бу һөнәр кешесеннән күп көч таләп итә. Һөнәри осталыгыңны күтәрү, белемеңне арттыру, иҗади эзләнү, һөнәри яктан камилләшү укытучы өчен бик әһәмиятле.

«Кешенең иң бәхетле көне – үз эшенең нәтиҗәсен күргән көнедер, мөгаен», – дип язган Фәнис Яруллин. Минемчә, әлеге юлларда тырышлык, хезмәт сөючәнлек кебек яхшы сыйфатларга басым ясала. Тырыш кеше бәхетле була ала. Үз эшеңне яратып башкару – ничек кенә авыр булмасын, ул үзе зур бәхет бит. Бу тарафтан үземне бәхетле кеше итеп саныйм. Узган уку елында мин I сыйныф укучыларын кабул итеп алган идем. Сыйныфта 22 бала: 10 малай, 12 кыз. Укучыларым минем яраткан балаларыма әйләнде. Алар белән бергә эшләү дәверендә уңышларга да ирештем.

2016 елның 4 февралендә районыбызда узган «Ел укытучысы» бәйгесендә катнаштым. Узган бәйгенең үзенчәлеге шунда:  «Педагогик дебют» өлешендә яшь укытучыларның катнашуы. Мин, бу бәйгедә катнашып, үз районыбызда беренчелекне алдым. «Педагогик дебют»ның Кукмарада узган зона бәйгесендә уңышлы чыгыш ясадым. Яшь белгечләрнең бу бәйгесендә катнашу миңа мөһим хезмәтемдә алга таба бару өчен зур көч һәм омтылыш уятты. Бу – чыннан да шулай, чөнки тырыш хезмәтеңнең уңай нәтиҗәсен күрү кешегә куаныч китерә. Фәнис Яруллин әйткәнчә, яраткан эшең, шөгылең булу һәм аның уңай нәтиҗәсен күрү – кеше өчен бәхет ул.