Буада һәр таш тарихны хәтерләтә

№ 112

Рәмзия ИБРАҺИМОВА,

Буа районы мәгариф идарәсенең милли мәсьәләләр буенча методисты

Гүзәл СӘЛАХЕТДИНОВА,

Буадагы 2 нче лицейның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Һәр кешенең үз йөзе, холык-фигыле, гомер юлы булган кебек, һәрбер шәһәрнең үз урамнары, үткәне һәм бүгенгесе бар. Бу җәһәттән, безнең Буа шәһәренең дә тарихы шактый үзенчәлекле.

Буа җирләре Казан ханлыгы составына кергән (1691 елда ул беренче тапкыр Архангельск исеме белән телгә алына). 1780 елның 15 сентябрендә Екатерина II указы нигезендә Буага шәһәр статусы бирелә. Бу – административ реформа рамкаларында башкарыла. Шәһәрләрнең санын арттыру сәүдә, һөнәрчелек, сәнәгать эшчәнлекне үстерү өчен кирәк була. 1780 елның декабрендә шәһәргә герб бирелә («Яшел кырда көмеш сарык»). Бу – әлеге җирләрдә сарык көтүләренең күп булуын искәртә.

1918 елның 19 февралендә Совет власте игълан ителгәннән соң, большевиклар партиясе ячейкасы төзелә, аны элеккеге укытучы Иван Сергеевич Космовский җитәкли.

Ул заманда шәһәребез нигездә бер катлы агач йортлардан тора. Соңрак шәһәр өчен яңа төзелеш планнары эшләнә һәм кабул ителә. XIX гасыр ахырында Буа каласының төп урамнарында кызыл кирпечтән төзелгән биналар күренә башлый. Бүгенге көндә архитектура үрнәге булган 14 бина сакланып калган:

Аптека (1874 елда ачыла).

Һөнәрчелек мәктәбе (1898 елгы). Бүген әлеге бинада ветеринария техникумы урнашкан.

Троицк чиркәве (1810 елда төзелгән). Совет заманында чиркәү катлаулы чор кичерә, ул талана, ябыла, фабрика итеп файдаланыла. Хәзер ул яңадан торгызылган.

Ул заманда җирле халыкның күбесе православие динендә булса да, Буада ике агач мәчет, хатын-кызлар гимназиясе, дүрт сыйныфлы башлангыч ирләр училищесы булуы да мәгълүм. Гимназия үз ишекләрен 1911 елда ача, 1889 елда нигез салынган түбән һөнәрчелек мәктәбе, ике мәдрәсә эшли. Мәдрәсәдә төрле елларда шагыйрь, журналист Зариф Бәшири белем ала, тарихчы һәм җәмәгать эшлеклесе Һади Атласи 1898 елда Буаның беренче мәхәлләсендә сабак бирә.

1888 елда төзелгән Җирле идарә бинасы. Бүгенге көндә әлеге бинада  район мәгариф идарәсе урнашкан.

1880 елда төзелгән Дәүләт учреждениеләре бинасында хәзер Буа төбәгенең Туган якны өйрәнү музее эшли.

Шәһәребезнең Роза Люксембург урамында архитектура үрнәкләреннән булган 1908 елда салынган училище бинасы бар. Хәзер анда район хәрби комиссариаты урнашкан.

Үзәктә – ике катлы сәүдәгәр Бурундуковлар йорты. Бүгенге көндә ул – Шәһәр советы бинасы.

Дүрт сыйныфлы башлангыч ирләр училищесы. Бүгенге көндә анда Буа драма театры урнашкан.

Ул чактагы хатын-кызлар гимназиясе бүгенге көндәге Р.Сәгъдиев исемендәге урта мәктәп урынында булган.

Төп юллардан, зур елгалардан ерак урнашкан шәһәрләрнең барысына да хас булганча, Буа каласы да бай шәһәр булмый. Шәһәр тормышын җанландыру һәм доходны арттыру өчен, дәүләт күрсәтмәсе нигезендә 1830  елдан ел саен көзге Покрау ярминкәсе үткәрелә башлый. Ярминкәгә Казан, Сембер, Алатыр, Тәтеш, Цивильск, Чабаксар сәүдәгәрләре товарлар алып килгән.

Акрын гына татар үзешчән сәнгате дә үсә башлый, татар халкының күренекле актерлары Камал I, Камал II, С.Сәйдәшев, безнең Буага килеп, спектакльләр куялар, яшьләрне музыкага өйрәтәләр.

1924 елда театрның беренче бинасы төзелә.

Буада Бөек Ватан сугышында, халыкның иминлеге сагында торганда һәлак булучыларның исемнәрен мәңгеләштереп, Үзәк паркта Мемориал ачылды.

Шулай ук шәһәребездә укытучыларга, табибларга да һәйкәлләр бар.

Шәһәребез көннән-көн үсә, матурлана. Буа үзенең биографиясен меңгә якын кеше белән башласа, 1917 елда 6 меңгә якын кеше исәпләнә. бүген исә 22 меңнән артык кеше – төрле милләт вәкилләре дус, тату яши. Аларның 71 проценты – татарлар, 19 проценты – рус, 8 проценты – чуваш, 2 проценты – башка милләт кешелщре.

Авыл хуҗалыгы район икътисадының төп өлешен тәшкил итсә дә, шәһәребездә сәнәгать предприятиеләреннән шикәр заводы, машина төзү заводы, спирт заводы, төзелеш һәм юл төзү оешмалары уңышлы эшли. Шәһәребездә 6 (районда 32) гомуми белем бирү учреждениесе, 2 сәнгать мәктәбе, мәктәптәш тыш эшләр үзәге, медицина училищесы, ветеринария техникумы, югары уку йортлары филиаллары бар. Шулай ук драма театры, мәдәният йорты, мәдәни үзәк, ял үзәге, үзәк китапханә, Туган як музее эшли.

Буа районы үзенең спорт традицияләре белән дә данлыклы. Яшьләребезгә төрле юнәлешләрдә шөгыльләнү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган: Буа шәһәрендә туып, җиңел атлетика буенча спортчы, СССР, Европа чемпионы булган Владимир Иванович Трусенев исемен йөртүче үзәк стадион, «Арктика» боз сарае, «Дельфин» йөзү бассейны, Буа ипподромының ат спорты мәктәбе, яктыртылган юллары булган чаңгы базасы һәр теләгән кешене кабул итә.

Буа җире – бик күп танылган шәхесләрне дөньяга биргән төбәк: рәссам-скульптор Баки Урманче, язучылар Гомәр Толымбай, Гомәр Гали, Шәрәф Хөсәенов, Ренат Харис, галимнәр Вахит Хаков, Фоат Гарифуллин, композитор Фирзәр Мортазин, җырчылар Динә һәм Рафаэль Латыйповлар һ.б.

Буалар тырышып эшли дә, матур итеп ял да итә белә. Халкыбызның йолаларын, гореф-гадәтләрен киләчәк буыннарга җиткерүдә дә актив эшчәнлек алып бара алар.