«Бу дөньяда яшәү фәнен тора-тора өйрәнәсең…»

№ 186

(Татарстанның халык язучысы Марсель ГАЛИЕВкә 75 яшь тулу уңаеннан иҗатына бер караш)

Халидә САБИРОВА, 

Азнакайдагы 4 нче лицейның югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Марсель Баян улы Галиев – шагыйрь, прозаик, драматург, Татарстан Республикасының халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, республикабызның атказанган сәнгать эшлеклесе.

Ул 1946 елның 8 октябрендә Азнакай районының Балтач авылында колхозчы гаиләсендә туа. Үзенең гаҗәеп бай теле һәм язу стиле, саф фикере, ярсу да, акыллы да, моңсу да, чәнечкеле дә, ягымлы да таланты белән укучыларны таңга калдырган якташыбыз быел үзенең юбилеен билгеләп үтә.

Марсель Галиев шигърият һәм проза жанрында иҗат итә, балалар әдәбияты өлкәсендә дә актив яза. Бала күңеленең бар нечкәлекләрен тоеп иҗат ителгән кайбер әсәрләре мәктәптә укучылар тарафыннан өйрәнелә. аның «Балачак әсирлегендә», «Җиңәсем килде», «Уйна әле» хикәяләре, «Нигез» повесте әдәбият дәреслекләрендә урын алган.

Язучының халык тәҗрибәсенә нигезләнгән иҗтимагый-фәлсәфи карашлары безне яхшыны яманнан, дөреслекне ялганнан аерырга өйрәтә. М.Галиевнең омтылышлары, идеяләре, фикерләре бик актуаль, алар бүгенге көннең проблемалары, әһәмиятле мәсьәләләре белән аваздаш. Авылның катлаулы пробелмалары, кешеләр күңелендәге каршылыклы уйлар, бер — береңә тугрылык саклау, өлкән буынны хөрмәт итү, әхлаклылык сыйфатларының кайбер кешеләрдә югала баруы – менә шундый проблемалар борчый аны.

Кеше күңелендә уелып кала торган иң якты, иң гүзәл вакыт – балачак чоры. Балачактагы уеннар – иң кызыклысы, дуслар – җан дуслар, хыяллар – иң татлылары. Язучының «Балачак әсирлегендә» хикәясе нәкъ менә шушы гүзәл чор турында.

Хикәянең төп герое – Илшат. Ул туган авылын сагынып кайткан. Яшь, чибәр, җитез. Хикәя башында ук без аны нечкә күңелле, табигатькә сокланучан итеп күрәбез. Аның сөйләменнән сабырлыгы, олыларны хөрмәтләве күренеп тора. Барлык эшләрне дә уйлап эшли, беркайчан да кызып китми. Илшат – дуслыкны онытмый, бәяли белә торган егет. Күп еллар үтсә дә, ул Мансурны һаман исендә тота. Моннан аның нечкә күңелле булуы да күренә. Илшат Мансур үлемендә үзен дә гаепле саный. Агачка менгәндә, аны тыеп кала алмавына гомере буе үкенә.

Илшат – хикәяләүче дә. Хикәяләүче буларак, ул әсәрдәге вакыйгалар һәм анда катнашучылар турында сөйли, ягъни барысына да бәя бирә. Ул бала булып та, балачагын искә төшерүче өлкән кеше буларак та бәя бирә. Без әсәрдәге вакыйгаларны хикәяләүченең бәясе һәм кичерешләре аркылы кабул итәбез. Бу – бик матур сәнгать алымы булып тора. Илшат өчен Мансур – дус, көчле ихтыярлы, җиңүгә омтылучы, тәвәккәл малай. Мансурга бирелгән бу бәягә горурлык хисе дә өстәлгән. Илшат дустының үлемен, тормышка ашмаган хыялларын сөйли. Үткән заман вакыйгаларының нәтиҗәләре, бүгенге көн вакыйгасы булып, Илшат хәтерендә яши.

Хикәя бер тормыш вакыйгасын сурәтли. Анда образлар күп түгел. Аларның холкына аеруча игътибар бирелә, чөнки характер үзенчәлекләре аркылы образның кичерешләрен күрәбез. Холык күп вакытта хиснең сәбәбе була. Шәфкатьле кеше елаган баланы күрсә, кызгана, ә усал кешенең ачуы килә. Тормыштагы бер вакыйга төрле холыклы кешеләрдә төрле хис тудыра. Хикәя авторы хис белән холыкны сәбәп-нәтиҗә итеп ялгый. Бу хикәядә Илшат ак болытны дусты ясарга өлгермәгән очырткыч итеп күрә. Бу күренеш аңа дустын исенә төшерә. Мансур кебек, кыю фикерле, акыллы малайлар булуына ышандыра. Тормышта да нәкъ менә шул Мансур кебек юкны бар итү, хәрәкәтсезне хәрәкәткә китерү нияте белән янып йөрүчеләр кирәк. Яшәеш шунда гына алга бара.

VII сыйныфта  «Туган җир ул була бер генә, туган җирнең кадерен бел генә!» бүлегендә бирелгән Марсель Галиевнең «Нигез» повесте – минимумга кертелгән әсәр.

Бу әсәрдә сюжет сызыгы – Өянкенең кичерешләре. Аңа ел саен боҗралар өстәлә бара, ягъни һәркемнең күңел кичерешләрен, бар яңалыкны үзенә җыя. «Авылдашлар»ы авырлык килсә дә, шатлыклары булса да, Өянке янына килә. Кайтканны каршылаучы да, киткәнне озатучы да – Өянке. Башкалар белмәгәнне дә белә, ул – тарих.

Өянке Тормыш агачы образында чыгыш ясый. Тере, җанлы, акыллы зат буларак, авыл тормышында, аның тарихында һәм баш герой Тәнзил язмышында «турыдан туры катнаша». Язучы Өянкенең тормыш юлын: «Өянкенең дә бала чагы, үткәне була. Кәүсәсенә еллар боҗрасы өстәлгән саен, аның хәтере дә байый-арта баруын кешеләр беләләр микән?» – дип сурәтли. Шул рәвешчә, автор Өянкенең тормыш юлын балачактан башлап сөйләп чыга. Нәтиҗәдә Өянке, безнең беребездән дә әллә ни аерылып тормаган җан иясе булып күз алдына килеп баса. Аның эчке рухи дөньясы әйтеп бетергесез бай. Чөнки ул гомере буе үзе торган очның гаме белән яши: кемнәрнедер соңгы юлга озаталар; икенчеләре, олы юлдан, сугыш кырына – беркайчан да әйләнеп кайтмаска, шактый гомер кичергән Өянкене дә яңадан күрә алмаска дип чыгып китәләр. Гашыйклар, аның кәүсәсенә сөялеп, бер-берсенә иң кадерле сүзләрен әйтәләр. «Яфракларым телендә барысын да сөйли алам, тыңлый белгәннәр йөрәгенә хәтерем күчәр…», – дип тәмамлый үзенең авыр уйларын Өянке. Алтын Болак авылыннан чыгып киткән йөз унике ир-егет кире әйләнеп кайтмаган. Әнә шул ир-егетләрнең хатыннары, сөйгән кызлары «үзләре чиккән кулъяулыкларны Өянке ботакларына» элә.

Безнең көннәрдә илдә барган тискәре күренешләр Алтын Болак һәм шунда үсеп утырган Өянке язмышына да кагылмый калмый: авыллар таркала, яшьләр авылда калмый, кемнәрдер каядыр күчеп китә. Ниһаять, безнең көннәр мәхшәре Өянкенең үзенә турыдан-туры килеп сугыла. Бу хакта Байтирәк Тәнзилгә сөйли: «… шәһәрдән кунакка кайткан мөртәт малайлар ут салып киткәннәр… тәмам черегән үзәге төпкә кадәр янып төшкән… Иртән генә күреп алдым. Кабыгында гына тора хәзер, җилле көннәрдә авыру кеше сыман ыңгырашып чыга, бичара».

Әсәр түбәндәге сүзләр белән тәмамлана: «Юлга аркылы ауган карт агач без белгән Өянке түгел иде. Өянкенең асылы, бу мәлдә, якты, чиксез биеклеккә ашып, дөнья хәтеренә кушылырга ашыга иде».

Димәк, Өянке агачы, гади агач кына булмыйча, Алтын Болак авылының, шул авылда яшәүче кешеләрнең язмышын «үз күңеленә сыйдырган», алар өчен борчылып-кайгырып, дөресен әйткәндә, шәһәрдән килгән тәртипсез малайлар җинаяте нәтиҗәсендә һәлак булган Тормыш агачы.

М.Галиевнең әдәбият дәреслекләрендә урын алган лирик шигырьләре:  «Су буеннан әнкәй кайтып килә», «Кабатланмас әкият», «Яшәү фәне».

«Су буеннан әнкәй кайтып килә» шигыре, халыкның күңел моңына әверелеп, бөтен татар галәменә таралган. Шигырьгә композитор Луиза Батыр-Болгари көй язган. М.Галиев иҗат иткән әнкәй образы туган як белән тыгыз бәйләнештә бирелә. Сукмак ананың кыз чагын хәтерләтә. «Каз каурые», «җылы карлар», «тал мамыгы», «чишмә суы» – һәммәсе газиз әнкәй белән бәйле матур күренешләр.

«Кабатланмас әкият» шигырендә әти һәм әни – лирик геройның хәтерендә мәңгегә сакланучы кадерле кешеләр. Малай яшәгән дөнья кабатланмас әкият икән! Ул шушы дөньяны сагына. Балачактан сакланып калган иң тәмле ризык – әнисе пешергән арыш икмәге! Сап-салкын сөт тәме малайның тәненә күчә! Менә шушы әкияти тормышны кире кайтару өчен, бөтен дөнья алтынын бирер иде ул. Әлбәттә, әлеге лирик шигырьләр укучы күңеленә бөтен нечкәлекләре белән үтеп керә. Кадерле әти-әнигә хөрмәт, газиз туган якны ярату һәм горурлык  хисләре тәрбияли.

«Яшәү фәне»ндә автор фәлсәфи фикер үткәрә. Лирик герой үзенең тормыш юлын күз алдына китерә. Егет чагы, чибәр кызга өйләнү вакыйгасы, гаилә тормышы, тамак ялын кайгыртып чиләнү, дөнья куу – барысы да лирик герой башыннан үткән. Ниһаять, күктә тәмуг газабына ияләнеп көйләнә ул. Күктән Җиргә карап, тагын бер тормыш әйләнәсен кабатлар иде. Ягъни яшәү фәнен яңабаштан өйрәнергә әзер. Тормыш ничек кенә авыр булмасын, яшәү рәхәт! Бу тормышта ялгышмыйча, авырлыкларга бирешмичә, сынмыйча-сыгылмыйча дөрес итеп яшәргә тырыш! Мәктәп укучыларына нәкъ менә шуны җиткерергә кирәк.

Язучының геройлары – тормышта шактый авырлыклар күргән, әмма кешеләргә, тирә-юньгә мәхәббәтләрен югалтмаган шәхесләр. Дуслыкны онытмый торган, бәяли белә торган, табигатькә сокланучан, нечкә күңелле кешеләр. Һәр туган көнгә куанып яшиләр. Хезмәтләрен, туган якларын яраталар.