«Борынгы Мисыр» бүлеген кабатлау
(V сыйныфта тарих дәресе)
Ранил ГОБӘЙДУЛЛИН,
Балтач районы Бөрбаш урта мәктәбенең тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
Максат
– Укучыларның «Борынгы Мисыр» бүлеге буенча алган белемнәрен уен рәвешендә тулыландыру, узган материалларны кабатлау, белемнәрне ныгыту, гомумиләштерү.
– Тарихи терминнарны, билгеләмә вакыйга, фактларны, хронологияне өйрәнү, истә калдыруны активлаштыру, тәнкыйди фикерләр формалаштыру.
– Чыганаклар белән эшләү, сорауларга җавапларны дөрес формада һәм конкрет бирү, ситуацияләрдән чыгу, тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерү.
Укучыларда объективлык, ярышта җиңү рухы, үз-үзеңә ышану, сәләмәт яшәү омтылышы тәрбияләү.
Җиһазлау: биремнәр язылган карточкалар, сүзлек, дәреслек, карта, компьютер.
Дәрес барышы
I. Оештыру өлеше
Психологик уңай халәт булдыру.
Укытучы. Исәнмесез, хәерле иртә, укучылар! Барыгызга да күтәренке кәеф телим. Бүгенге көнегез файдалы һәм күңелле узсын!
II. Актуальләштерү
Укытучы. Без сезнең белән быел “Борынгы заман тарихы»н өйрәнә башладык. Инде Борынгы Мисыр дәүләте тарихы белән беркадәр танышып та өлгердек. Уен рәвешендә үтәчәк бүгенге дәрестә сез тарих дәресләрендә алган уку материалын гомумиләштерергә, шулай ук тарихи фактларны, билгеләмәләрне, даталарны кабатларга, хәтердә яңартырга тиеш. Шулай да мин сездән, дәрескә уен дип кенә карамыйча, чын күңелдән уйнавыгызны, ярышуыгызны сорыйм.
Сәяхәт барышында бик күп урыннарда булырбыз, тукталышлар ясарбыз.
Сәяхәткә бару өчен сез билетлар алырга тиеш буласыз, ә аңа ия булу өчен командалар сорауларга җавап бирергә тиеш була.
Сораулар
1. Хәзерге Мисыр территориясендә беренче дәүләтләр кайчан барлыкка килгән? (Якынча б.э.к IV меңьеллыкта.)
2. Мисырда беренче дәүләтләр нинди елга буенда барлыкка килә? (Нил елгасы янында.)
3. Дәүләт төзегән чакта Нил елгасының нинди роле булган? (Җир эшкәртергә шартлар булган, көнкүреш алып барырга иң беренче нәүбәттә су кирәк, товар алмашу өчен су юлы уңайлы булган.)
4. Мисыр дәүләтенең беренче башкаласы. (Мемфис)
5. Мисыр дәүләте белән кемнәр идарә иткән? (Фиргавеннәр)
Укытучы. Димәк, укучылар, Борынгы Мисыр дәүләте нинди җирдә барлыкка килгән? (Иң беренче патшалыклар Нил елгасы үзәнендә барлыкка килгән, игенчелек төп шөгыльгә әверелгән җирләрдә.) Сорауларга җавап биреп, сез билетларга ия булдыгыз, сәяхәткә рәхим итегез!
I тукталыш – «Аллалар исеме»
3 минут вакыт эчендә командалар Борынгы Мисыр аллалары турында мәгълүмат җиткерергә тиеш. (Җаваплар битләргә языла, кайсы команда күбрәк исемнәр атый, шуңа күбрәк балл бирелә.)
II тукталыш – «Беләсеңме икән син?..»
Дөрес җавапны әйтергә һәм аны картада күрсәтергә. (Бирем командаларга чиратлаштырылып бирелә. Әгәр дә команда җавап бирә алмаса, йөреш башка командага күчә.)
1. Мисыр дәүләте кайда һәм кайчан барлыкка килә? (Төньяк-Көнчыгыш Африкада, б.э.к 3000 ел элек.)
2. Мисырның төп елгасы. (Нил елгасы.)
3. Борынгы Мисырны нинди чүлләр чолгап алган була? (Гарәп, Нубия, Ливия чүлләре.)
4. Борынгы Мисыр территориясен нинди диңгезләр юа? (Урта һәм Кызыл диңгезләр.)
5. Борынгы Мисыр кайсы дәүләтләрне басып ала? (Палестина, Сүрия, Нубия дәүләтләрен.) 6. Борынгы Мисыр дәүләтенең иң эре шәһәрләрен әйтергә һәм күрсәтергә. (Мемфис, Ахетатон,Фивы, Асуан.)
III тукталыш – «Рәсемнәр галереясе»
Укучылар, сезнең каршыгызда өч рәсем. Аларның берсенә дә исем бирелмәгән. Сезгә, укучылар, әлеге рәсемнәрне исемләргә һәм алар турында белгәннәребезне сөйләп бирергә кирәк.
1. Сугыш арбасы. (Укучылар сөйләве.)
Арба бик кыйммәт торган. Шуңа күрә бары тик аксөякләр генә арбачы була алганнар. Сугыш алар өчен баю чыганагы булган.
2. Мисыр пирамидалары. (Укучылар сөйләве.)
Әлеге корылмаларны «дөнья могҗизалары» дип атаганнар. Чыннан да, бер тимер эш коралы булмаган заманда шундый биналар төзүне бары тик могҗиза дип кенә атап була.
3. Борынгы Мисыр аллалары – Амон-Ра, Сет, Осирис. (Укучылар сөйләве.)
Борынгы мисырлылар табигать һәм кешеләр тормышы белән аллалар идарә итә дип ышанганнар. Аллаларны гадәттә кешеләр кыяфәтендә, тик хайван башлы итеп күз алдына китергәннәр.
Физкультминут.
Укытучы. Укучылар, ардыгызмы? Бераз гына ял итеп алыйк.
Санап киткән азык һәм ризыкларның кайсылары Борынгы Мисырга кагыла?
(«Әйе» икән – кулларны күтәрәсе, «юк» икән – торып басасы,)
1. Виноград. (Әйе) 2. Кипкән балык. (Әйе) 3. Помидор. (Юк) 4. Финики. (Әйе) 5. Каен җиләге. ( Юк) 6. Бәрәнге. (Юк) 7. Кыяр. (Юк) 8. Сыра. (Әйе) 9. Кабак. (Юк)
IV тукталыш – «Сүзле тест»
Анаграмманы чишәргә. (Артык сүзне сызарга.)
и, у, с, П, а, р, п; ф, М, с, и, е, м; А, ь, т, а, м, л, и, р, а; с, р, М, и, ы; и, р, г, в, Ф, е, н, а.
Җавап. Папирус, Мемфис, Альтамира, Мисыр, Фиргавен.
Бу очракта «Альтамира» сүзе артык, чөнки ул – Испаниядәге мәгарә. Папирус, Мемфис, Мисыр, Фиргавен – Борынгы Мисыр тарихы белән бәйле сүзләр,
V тукталыш – «Тарихи алан» тукталышы
Текстны укыгыз һәм мәгънәсе буенча туры килгән, түбәндә бирелгән сүзләрне дөрес итеп куеп, таблицаны тутырыгыз.
Төньяк-Көнчыгыш … (А) чиксез зур чүлләр җәелгән. Кызгылт-сары комнар арасында бары тик кырыс кыя ташлар гына калкып тора. Шушы җирләр буйлап дөньяның иң зур елгаларыннан берсе – … (Б) ага.
Елганың түбән агымында – дельтада – … (В) Мисыр, ә үрге агымында … (Г) Мисыр урнашкан.
Ике патшалык арасында рәхимсез сугышлар барган. Б.э.к … (Д) еллар элек Көньяк Мисыр патшасы Төньяк Мисырны тулысынча буйсындырган һәм илне берләштергән. Мисырның хөкемдарларын … (Е) дип йөртәләр. Мисыр дәүләтенең беренче башкаласы … (Ж) шәһәре булган.
Мисырдан көньяктарак … (З) дигән ил булган. Ул алтын рудниклары белән дан тоткан.
Иң зур яулап алулар белән б.э.к 1500 еллар тирәсендә фиргавен … (И) танылган.
Мисырда мәһабәт таш пирамидалар калкып тора. Иң биек пирамида б.э.к … (К) еллар тирәсендә фиргавен Хеопс өчен төзелгән.
Иң кодрәтле мөһим алла дип мисырлылар кояшны санаган. Кояш алласын … (Л) дип йорткәннәр.
Файдалану өчен сүзләр һәм даталар: 1. Фиргавен. 2. Нут. 3. Ра. 4. Тутанхамон. 5. 2600. 6. Азия. 7. Тутмос. 8. Фива. 9. Идел. 10. 1600. 11. Нубия. 12. 6 мең. 13. Төньяк. 14. Нил. 15. Көньяк. 16. Патша. 17. Мемфис. 18. Африка. 19. 3 мең. 20. Ливия.
Түбәндә бирелгән таблицаның һәр хәрефе астына дөрес номер сайлап язарга.
Җавап:
А | Б | В | Г | Д | Е | Ж | З | И | К | Л |
- Йомгаклау.
Укытучы. Укучылар, менә без бүген сезнең белән Борынгы Мисырда булдык. Аның күп кенә үзенчәлекләрен тагында үзләштердек, кайберләрен кабатладык, ныгыттык.
- Өй эше
«Борынгы Мисырга сәяхәт» дигән темага эссе язарга.