Борынгы Греция. Греклар һәм критлылар

(5 нче сыйныфта тарих дәресе)

Изидә ХӨСНЕТДИНОВА,

Яңа Чишмә районы Зирекле лицееның югары квалификация категорияле тарих укытучысы

Максат: укучыларны Борынгы Грециянең табигате һәм климат шартлары белән таныштыру.

Бурычлар:

предметлы:

Борынгы Грециянең тарихы буенча белемнәр булдыру;

– географик урынының үзенчәлекләрен, табигый шартларны, халыкның шөгыльләрен белү;

регулятив: уку бурычын формалаштыру һәм тоту, куелган бурычны хәл иткәндә эш итү эзлеклелеген билгеләү;

танып-белү:

танып белү максатын мөстәкыйль рәвештә формалаштыру,

– мәгънәле укуны гамәлгә ашыру;

– сәбәп-нәтиҗә бәйләнешләрен ачыклау, фактларны һәм төшенчәләрне чагыштыру;

– төшенчәләргә билгеләмә бирү;

коммуникатив:

коммуникатив танып белү мәсьәләләрен хәл итү өчен үзара хезмәттәшлектә активлык күрсәтү;

– үз фикереңне һәм позицияңне формалаштыру;

шәхси:

– үз-үзеңне һәм үзара хөрмәтне тәрбияләү;

– парларда эшләгәндә хезмәттәшлекне үстерү;

– тарихка фән буларак кызыксыну тәрбияләү.

Укучыларның танып белү эшчәнлеген оештыру формалары: фронталь, индивидуаль, парларда эшләү.

Предметара бәйләнеш: география: Грециянең географик урыны, климаты һәм табигый шартлары.

Көтелгән нәтиҗәләр: укучылар крето-Микен цивилизациясенең үзенчәлекләрен күрсәтергә, төп географик объектларны атарга, Борынгы Грециянең табигате һәм шәһәрләре турында сөйләргә, яңа тарихи төшенчәләрне үзләштерергә, дәреслек тексты, уку һәм контур картасы белән эшләү күнекмәләрен үстерергә тиеш.

УМК: дәреслек (Вигасин А.А., Годер Г.И., Свеницка И.С. Борынгы дөнья тарихы. – Казан: Хәтер ,2015).

Дәрес төре: яңа белемнәрне үзләштерү дәресе.

Укыту ысуллары: дәрес төркем эше элементлары белән, технологияләр: ИКТ, дифференциаль өйрәнү, продуктив уку.

 

Дәрес этаплары Укытучы эшчәнлеге Укучы эшчәнлеге
I. Оештыру өлеше (2 мин.) – Исәнмесез, укучылар. Сез дәрескә әзерме? Дәрес өчен кирәк булган барлык нәрсәләрне дә карап чыгыгыз. Безгә дәрес өчен дәреслек, сүзлек һәм даталар дәфтәре, ручка, карандаш, линейка, эш дәфтәре кирәк булачак. Көндәлек тә парта өстендә торсын. Шуларның барысы да булса, дәресне башлыйбыз. (Парта өстендә атласлар тора.) Укучылар дәрескә кирәк булган әйберләрен барлыйлар.
II. Мотивация тудыру (1 мин.)

 

 

 

– Укучылар, борынгы заман тарихының “Борынгы Көнчыгыш” бүлеген өйрәнгәндә без сезнең белән берничә ил тарихы белән таныштык. Ләкин әле алда юлыбыз озын. Алга барыр өчен безгә үткәннәрне кабатларга кирәк.  

 

 

 

 

 

III. Белемнәрне актуальләштерү

“Чиста такта” уены (5 мин.)

– Сезнең каршыда – сүзләр. Бу сүзләр кайсы илгә туры килә? Шул илне картадан табып, беркетеп куясыз.

Cораулар:

– Нинди сүзләр артык калды?

– Нишләп сездә авырлык тудырды? Ни өчен?

Кәгазь, театр,пыяла, зәйтүн мае, цифрлар, компас, шикәр, чәй, шахмат, пирамида, олимпия уеннары, демократия

 

IV. Дәрес темасын билгеләү (3 мин.)

 

 

– Түбәндәге сүзләр сезгә бернәрсәне дә искә төшермиме?

Олимпия уеннары, театр тамашалары, спарта сугышчылары, 300 спарталы.

– Димәк, без сезнең белән бүген нинди ил турында сүз алып барырбыз? Аның өчен сезгә мин биргән сорауларга җавап бирергә һәм ул сүзләрнең беренче хәрефләреннән сүз төзергә  кирәк.

– Балык тоту җайланмас.

– Мисырда кояш алласы.

– Һинд, Ганг, Нил – болар нәрсәләр?

– Кытай хакиме.

– Мисырдагы язу ничек атала?

– Кытайдагы елга, тәрҗемәсе озын яисә зәңгәр елга.

 

 

– Борынгы Греция. Греклар һәм критлылар.

 

 

 

 

– Гарпун.

– Ра.

– Елгалар.

– Цин Шихуан.

– Иероглифлар.

– Янцзы. (Греция)

V. Максат кую (3 мин.) – Борынгы Греция буенча нәрсәләр белергә телисез?

 

– Грециянең географик урыны, климаты, табигый шартлары, шөгыльләре, Крит патшалыгы.
VI. Яңа белемнәрне үзләштерү (10 мин.)

Фронталь сорау

 

 

– Укучылар, ә без Борынгы Греция турында кайдан белә алабыз?

– Хәзер игътибар белән картаны карыйбыз, шартлы билгеләрен өйрәбез. Картадан нәрсә белә аласыз, бөтен мәгълүматны әйтәсез.

– Кайда урнашкан?

 

– Нинди диңгезләр юа?

 

– Ничә өлкәгә бүленгән?

– Нинди өлкәләрдән тора?

 

– Нинди зур шәһәрләре бар?

– Грециядән ерак түгел нинди зур утрау урнашкан?

– Нинди шөгыльләре бар?

 

 

 

 

 

 

 

 

– Хәзер дәреслекне ачабыз һәм укып, белемнәребезне тулыландырабыз. Нәрсәләрне әйтмичә калдыргансыз, шуларны гына әйтәсез. (Табигате нинди?)

– Укучылар, уйлап карыйк әле: шундый географик урнашуы, климаты, табигый шартлары грекларга нәрсә белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә?

Грекларның шөгыльләре нинди булган?

Чагыштырма таблица

– Дәреслектән, картадан.

 

 

 

– Балкан ярым утравында.

– Эгей, Ионик диңгезләре юа.

– Өч өлкәгә бүленгән.

– Төньяк, көньяк, урта Греция.

– Көньяк өлеше Пелопоннес дип атала.

 

– Диңгез сәүдәсе, игенчелек белән шөгыльләнер өчен шартлар юк (таулы  ташлы җирләр), балыкчылык, һөнәрчелек, бакчачылык, зәйтүн, йөзем үстергәннәр.

 

 

 

 

 

Укучыларның җаваплары тынланыла, слайдтагы белән тикшерелә.

Табигый шартлар Мисыр Греция
Елгалар Тулы сулы елгалар бар Тулы сулы елгалар юк
Туфрак Уңдырышлы йомшак туфрак Таулы-ташлы җирләр
Диңгез Юк Диңгезләр берничә

 

Таулар Юк Олимп тавы

 

Климат Җылы Җылы
Шөгыльләре Төп шөгыльләре: игенчелек Диңгезчелек,

балыкчылык, диңгез сәүдәсе

Мультфильм карау

(5 мин.) 

 

 

 

Тесей һәм Минотавр турында мультфильм карау.

(Укытучы кулында җеп йомгагы.)

Укучылар, татар халык әкиятләрендә “Тәгәри китте йомгагым…” дигән гыйбарә юл күрсәтү дигәнне аңлата. Ә сезнең “Ариадна җебе” дигән канатлы сүзләрне ишеткәнегез бармы? Аның нәрсә икәнен беләсезме? Беләсегез килсә, хәзер сезнең белән мультфильм карап алырбыз.  https://rutube.ru/video/df9e57700b443432f5c7d084a6cb72d9/

 
Физкульминут (2 мин.)

 

(Укучылар музыка астында күнегүләр ясыйлар. Музыка туктагач, сораулар бирелә.)

– Елгаара өлкәдә ничә елга ага? (2)

– Һиндстанда ничә каста бар? (4)

– Греция ничә өлкәгә бүленгән? (3)

– Мисырда ничә елга ага? (1)

– Һиндстанда ничә елга аг? (2)

– Мисыр ничәнче меңьеллыкта берләшә? (3)

Җавап санынча төркемнәргә берләшәләр.
VII. Төркем

нәрдә эш

(5 мин.)

– “Ариадна җебе”нең нәрсә икәнен белдегезме?

– Ә хәзер ничек анлаганыгызны тикшереп алабызз. Мин сезгә карточкалар бирәм, сез андагы биремнәрне

үтәрсез.

1. Вакыйгаларны хронологик тәртипткә куярга..

А) Эгейның үлеме

Б) Тесейның Критка китүе

В) Тесейның Минотавр белән сугышуы

Г) Афиналыларның  Миноска салым

түләүләре

2. Буш урыннарга тиешле сүзләрне язарга.

Крит патшасы_________ Афинага  илчеләр

җибәрә.  Ул  ____________ашатыр өчен 7 кыз

һәм 7 егет бирүне таләп итә. Афина патшасы

_________ халыкка мөрәҗәгать итә.  Бу юлы

патша улы __________ куркыныч жанвар  белән сугы

шырга барырга  була. Анарга бу көрәштә

___________булыша.

Ярдәмче сүзләр:  Аридна, Минос, Тесей, Эгей,

Минотавр

Сүзлек дәфтәренә яна термин язалар. Лабиринт – бик күп буталчык юллар һәм бүлмәләрдән торган бина.

 

Карточкалар белән эш

Барлыгы 9 балл булырга тиеш.

Биремнәрне эшлиләр һәм  иптәшләренекен  тикшерәләр. Билгеләрен куялар

“Бик яхшы” – 9 җавап

“яхшы” – 7 – 8 җавап

“канәгатьләнерлек” –

6 – 5 җавап

Рольле уен (5 мин.)

 

– Мифларны өйрәнүне дәвам иттерәбез. “Делал һәм Икар турындагы миф”.

– Бу мифны  рольләргә бүлеп укыйбыз.

– Бу мифта кешеләрнең нинди хыллары  чагылыш тапкан?

 

 

 

– Ирекле булу хыялы.

 

IV. Белемнәрне ныгыту

 

“Светофор” уены

(5 мин.)

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Өч яктан да диңгезләр юу сәбәпле,

Грециядә климат салкын

+ Грек шәһәрләренең барысы да диңгез

буенда урнашкан

Мисырда һәм Елгаара өлкәдәге кебек

үк,  Грециядә дә елгалар бар.

Ике ай буе тоташ яуган яңгырлар

аркасында, Грециядә елгалар ярларыннан   чыгалар.

+ Грециядә уңдырышлы җирләр аз.
Грециядә елгалар күп
+ Грециядә җәй коры, ә кышын җылы

яңгырлар ява

Греция  Пиреней  ярымутравында

урнашкан

 

+ Грециянең көньяк өлкәсе Пелопоннес

дип атала

Укучыларга  яшел, кызыл, сары  билгеләр  бирелә. Дөрес фикер булса, яшел карточканы, дөрес булмаса кызыл карточка, белмәсә сары карточканы күтәрә.
«Чиста такта» уены (4 мин.) – Тактада  лабиринт, Эгей, Минос, Минотавр, Тесей, Ариадна, Икар, Дедал  дигән сүзләр. Бу сүзләр нәрсәне аңлата? Укучылар  чыгып  тактадагы берәр сүзнең   аңлатмасын әйтәләр һәм шул сүзне сөртәләр
VIII. Өй эше

(2 мин.)

1.                 §24 өйрәнергә

2.                 “Ариадна җебе» дигән канатлы  сузне кайсы очракларда кулланырга була?

3.                 Тесей  һәм  Минотавр мифына рәсем

ясарга.

 

Өй эшен дневникларына язалар.
 

 

IX. Рефлексия (3 мин.)

 

– Дәрес кызык булды, миңа  барысы да аңлашылды.

– Кайсыбер биремнәрне эшләү  миңа авыррак   булды.

– Мин теманы аңлап бетермәдем.

 

 

X. Дәресне йомгаклау. Билгеләр кую