Болытлар каян килә?

№69

Айгөл ИДИЯТУЛЛИНА,

Казандагы 415 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат. Балаларны табигатьтәге су әйләнеше белән таныштыру; суның өч төрле (сыек, каты, пар) халәте турында аңлату; кеше тормышында суның әһәмиятен аңлауларына ирешү; эксперимент эшчәнлеге аша мөстәкыйль рәвештә гади нәтиҗәләр ясый белүләрен камилләштерү.

Җиһазлар. Зур банка белән кайнар су,т имер стакан, «По дороги с облаками дигән мульфильм, «Облака» дигән җыр, термос, көзге, пакет, мамык, җилем.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче.

Хәерле иртә кояшка,

Хәерле иртә кошларга.

Хәерле иртә дусларга,

Хәерле иртә кунакларга.

Балалар, игътибар белән тыңлагыз әле, мин сезгә бер табышмак әйтәм, әгәр дә табышмакка дөрес җавап бирсәгез, сезгә кечкенә генә сюрприз булачак.

Йөзәм, ләкин суда түгел,

Йөзәм сезнең өстә мин.

Шат чагымда ап-ак булам,

Кайчак кара төстә мин. Ул нәрсә?

Балалар. Болыт.

(Экранда болыт сурәте чыга.)

Тәрбияче. Балалар, бик дөрес җавап бирдегез. Хәзер сюрпризны карап китик.

(«По дороге с облаками» дигән мультфильм тәкъдим ителә.)

Тәрбияче. Балалар, нәрсә ул болыт? Ул каян килә? Хәзер мин сезгә «Тылсымлы шәһәр»гә барырга тәкъдим итәм. Анда без болытларның кайдан килеп чыгуын белербез.

Балалар, карагыз әле, нәрсә бу? Бу бит болыт, безгә кунакка килгән. Әйдәгез әле, аны да үзебез белән сәяхәткә алабыз.

(«Облака» дигән җыр яңгырый.)

Тәрбияче. Менә без тылсымлы шәһәргә дә килеп җиттек. Балалар, анда сез нәрсәләр күрәсез?

Балалар. Банка.

Тәрбияче. Ә банкада нәрсә?

Балалар. Су.

Тәрбияче. Су турында нәрсәләр беләсез? Су нинди була? Ул нәрсә өчен кирәк? (Балаларның җавабы тыңлана.)

Балалар әйдәгез, кулларыгызны банкага куеп карагыз әле, сез нәрсә тоясыз?

Балалар. Салкынлыкны һәм кайнарлыкны.

Тәрбияче. Ә хәзер «Яхшы һәм начар» дигән уен уйнап алабыз. Сез ризамы?

Балалар. Риза!

Тәрбияче. Җылы су кай ягы белән яхшы?

Балалар. Кайнар чәйне эчәргә була, аш пешерәбез, коенабыз.

Тәрбияче. Ә кайсы ягы белән начар?

Балалар. Пешүең бар, аңарда коенып булмый.

Тәрбияче. Әйе, бик дөрес. Хәзер шушы су ярдәмендә без болытларнын кайдан килеп чыгуы турында белербез. Урындыкларга утырабыз. Бик игътибарлы булыгыз.

Балалар, карагыз әле, тимер стакан эчендә боз тутырылган стаканны кайнар су салынган банка өстенә куябыз. Сез нәрсә күрәсез, су нишли?

Балалар. Парга әйләнә.

Тәрбияче. Пар банка өстенә күтәреләме әллә аска төшәме?

Балалар. Өскә күтәрелә.

Тәрбияче. Сез банка стенасында нәрсә күрәсез?

Балалар. Су тамчылары.

Тәрбияче. Игътибар белән карагыз әле: һава су тамчылары белән өскә күтәрелә, салкын бозга тиеп суына һәм бер-берсенә тиеп кысылып, болыт хасил була. Ә күктә болытлар бер-берсе белән очрашып, зураялар, авыраялар һәм яңгыр булып җиргә явалар.

Физкультминут. «Шаян тамчылар».

Без, без җыелдык.

Нәни тамчылар булдык. (Тамчы формасы ясау.)

Елгада дулкынландык, (Кулларны ян-якка сузып дулкын ясау.)

Диңгезләрдә чайкалдык. (Куллар билдә, ян-якка чайкалу.)

Кояш кызу кыздыргач, (Кулларны баш очына күтәрү.)

Зәңгәр күккә үрелдек. (Сикерү хәрәкәте ясау.)

Болытларда тирбәлдек, (Кулларны өскә күтәреп селкетү.)

Өстән җирне күзләдек. (Билгә таянып иелеп аска карау.)

Җилләр безне кудылар, (Ике кулны алга чыгарып этү.)

Бер болытка җыйдылар. (Кулга-кул тотынышып, түгәрәк ясау.)

Бергә-бергә җыелдык,

Бик зур бер болыт булдык. (Түгәрәкне зурайту.)

Яңгыр тамчылары булып, (Тамчы формасы ясау.)

Кабат җиргә коелдык. (Сикереп чүгәләү.)

(1 – 2 укучы су, болытлар турында шигырь укый.)

Тәрбияче. Балалар, ял итеп алдык, ә хәзер үзебезнең тәҗрибәләр үткәрә торган лабораториябезгә рәхим итегез.

Экспериментлар

1. Термосны ачабыз. Балалар пар чыкканын күрергә тиешләр. Парнын су икәнен исбатлап күрсәтәбез. Пар өстенә көзге куябыз, су тамчылары барлыкка килә.

Нәтиҗә: пар ул – су.

2. Гөлнең яфрагын, пакет белән әйләндереп, җеп белән бәйлибез. Берничә көннән пакет эчендә су тамчылары барлыкка килә. Нәтиҗәдә үсемлекләрдә дә су бар икәнлеген ачыклыйбыз, димәк,  пар ул – су.

Тәрбияче. Балалар, болыт нәрсәдән тора?

Балалар. Судан.

Тәрбияче. Болыт нинди була?

Балалар. Ак, йомшак, җиңел.

Тәрбияче. Бүгенге дәресебезне истә калдырыр өчен үзебезгә болытлар ясыйк.

Өстәл янына килегез әле. Нәрсәләр күрәсез?

Балалар. Мамык, җилем, болыт силуэты.

Тәрбияче. Мамык кисәкләре алып, ашыкмыйча гына җилемгә манабыз да болытка ябыштырабыз, мамыкны бөтен җиренә ябыштырабыз. Безнең болыт җиңел һәм йомшак булырга тиеш.

Җилемне аз-азлап кына алабыз, салфетка белән пөхтә эш итәбез.

Эшне башладык.

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез, искә төшерик әле, нәрсә соң ул болыт? Ул ничек барлыкка килә?

Балалар. Болыт ул – су. Ул җирдән һавага күтәрелә.

(Экранда болыт рәсемнәре чыга.)

Тәрбияче. Балалар, сезгә бүгенге эшчәнлек ошадымы?

Балалар. Әйе, без суның кеше тормышындагы әһәмиятен, болытның  ничек килеп чыгуын белдек.

Тәрбияче. Бүгенге эшчәнлектә катнашуыгыз өчен рәхмәт сезгә, балалар!