Бөек Ватан сугышында татар әдипләре

№ 106

(«Йолдызлы сәгать» уены)

Илсөяр ШӘРӘПОВА,

Лаеш районы Россия Федерациясе Герое М.Әхмәтшин исемендәге Атабай урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат. «Бөек Ватан сугышы чоры татар әдәбияты» темасы буенча алган белемнәрне камилләштерү, укучыларның фикерләү сәләтләрен, сөйләм телләрен үстерү, Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучылары иҗатына кызыксыну һәм горурлык, әдипләребез мисалында Ватанны сөю хисләрен тәрбияләү.

Җиһазлау. «Бөек Ватан сугышы чоры татар әдәбияты» темасына презентация, фронтовик әдипләрнең портретлары, фоторәсемнәр, йолдызчыклар, проектор, компьютер.

Уен барышы

Укытучы. Хөрмәтле укучылар, жюри әгъзалары! Бүген без Бөек Ватан сугышында катнашкан татар язучыларына багышланган әдәби бәйгегә җыелдык. Бөек Ватан сугышы елларында татар шагыйрьләре, Советлар Союзының барлык әдипләре белән бергә, немец басып алучыларына каршы көрәште, кулларына корал тотып та, каләмнәре белән дә актив катнашты, явыз дошманны Ватаныбыздан куып чыгаруда батырлыклар күрсәтте. Без, яшь буын, милләтебезнең батырларын белергә, алар язган әсәрләрне укып, пуля яңгыры астында язган шигырьләрен ятларга, фашист төрмәләренең таш стеналарын ватып, илгә кайткан әдәби мирасларын алдагы буынга тапшырырга тиешбез. Бу бәйге сугышта башларын салган каһарманнарны истә тотуыбызга бер дәлил булыр. Уен-бәйгедә ике команда катнаша. Беренче төркем – «Кызыл ромашка», икенчесе – «Патриот» командалары. Жюри  командаларга һәр сорау өчен йолдызчыклар биреп барыр. Димәк, «Бөек Ватан сугышы чорында татар язучылары» темасы буенча «Йолдызлы сәгать» уенын башлыйбыз.

I тур. Җавапны сайлап алырга

1 нче сорау. Бөек Ватан сугышында ничә татар язучысы һәлак була?

30, 40, 50, 60, 70.

2 нче сорау. Төрле фронтларда ничә татар газетасы чыгарыла?

9, 16, 25.

3 нче сорау. Бу язучыларның кайсысы фронтовик түгел?

Нур Баян, Шәриф Камал, Хәбра Рахман.

4 нче сорау. Бу шагыйрьләрнең кайсысы бу исемлектә артык?

М.Җәлил, А.Алиш, Г.Кутуй, Р.Саттар, Х.Мөҗәй.

5 нче сорау. Муса Җәлил эшләгән фронт газетасы.

«Отвага», «Ватан өчен», «Кызыл байрак».

6 нчы сорау. Муса Җәлил сугышкан фронт.

Сталинград, Волхов, Украина.

7 нче сорау. Муса Җәлил кайсы елда әсирлеккә эләгә?

1941, 1942, 1943.

8 нче сорау. Җәлилчеләр кайсы елда җәзалап үтерелә?

1943, 1944, 1945.

9 нчы сорау. Җәлилчеләр кайсы лагерьда поляк партизаннары белән бергә восстание күтәрергә хәзерләнәләр?

Вустрау, Радом, Крушино.

10 нчы сорау. Болардан кайсысының, Җәлил белән бер камерада утырса да, «Моабит дәфтәрләре»н саклап калуда катнашы юк?

Андре Тиммерманс, Рениеро Ланфредени, Габбас Шәрипов, Нигъмәт Терегулов.

11 нче сорау. Бу исемлектә кем артык?

Фуат Булатов, Гайнан Кормаш, Рәхим Саттар, Габдулла Батталов, Зиннәт Хәсәнов.

12 нче сорау. Җәлилчеләр җәзалап үтерелгән төрмә.

Моабит, Плетцензее, Бухенвальд, Дахау.

13 нче сорау. Репрессияләнгәч, Бөек Ватан сугышы башлануга фронтка киткән һәм штраф батальонында рядовой солдаттан разведка взводы командиры дәрәҗәсенә күтәрелгән шагыйрь.

Нур Баян, Фатих Кәрим, Хәйретдин Мөҗәй.

14 нче сорау. «Без – сталинградчылар!» нәсеренең, «Тетрә, Берлин!» очеркының авторы.

Сибгат Хәким, Шәйхи Маннур, Гадел Кутуй.

15 нче сорау. Курск дугасында сугышып, соңыннан «Курск дугасы», «Дуга», «Дала җыры» кебек поэмалар язган шагыйрь.

Әнвәр Давыдов, Шәрәф Мөдәррис, Сибгат Хәким.

16 нчы сорау. Фронтовик шагыйрь, «Тупчы Ваһап» китабының авторы, Ләбибә Ихсанованың ире, татар поэзиясен сонет жанры белән баеткан шагыйрь.

Әхмәт Исхак, Нури Арсланов, Шәрәф Мөдәррис.

17 нче сорау. Атаклы Заслонов партизан отрядында командир булган фронтовик шагыйрь, «Үлгәннәр дә үч алды» китабының авторы.

Әдип Маликов, Зәки Нури, Нури Арсланов.

18 нче сорау. Крематорийда яндырып үтерелгән татар шагыйре, Илдар Юзеевның «Язылмаган поэма»сының төп герое, прототибы.

Нур Баян, Хәйретдин Мөҗәй, Рәхим Саттар.

19 нчы сорау. «Язгы төндә», «Разведчик язмалары» повестьларының, «Гөлсем», «Идел егете», «Партизан хатыны» кебек поэмаларның авторы, Ләйлә һәм Ада исемле кызларның әтисе.

Гадел Кутуй, Атилла Расих, Фатих Кәрим.

20 нче сорау. «Кем җырлады?», «Ялгыз каз», «Бер генә сәгатькә», «Ана һәм кыз» хикәяләрен кем язган?

Ибраһим Гази, Әмирхан Еники, Фатих Хөсни.

II тур. Сорауларга җавап бирергә

1. Габдрахман Әпсәләмовның сугыш турында нинди романнары бар? («Алтын йолдыз», «Газинур», «Мәңгелек кеше», «Агыла болыт»)

2. Г.Әпсәләмовның кайсы әсәрендә өч парның мәхәббәте сурәтләнә? («Алтын йолдыз»)

3. Шамил Рәкыйповның очучы кызларга багышланган нинди әсәрләре бар? Башка геройларга багышланган әсәрләрен дә атый аласыз. («Кызлар-йолдызлар», «Кипарислар җыры»)

4. «Муса» романын кем язган? Муса Җәлил турында тагын нинди әсәрләр язылган? (Шәйхи Маннур)

5. Разведчиклар турындагы «Алар өчәү иде» хикәясенең авторы кем? Аның сугыш турында тагын нинди хикәяләрен беләсез? (Ибраһим Гази)

6. Фронтовик язучы Әмирхан Еникинең «Бала» хикәясендә төп герой кем исемле? (Зариф)

7. Бу өзек кайсы шагыйрьнең шигыреннән, ул ничек атала?

Бер минут та башка тынгы бирми,

Окоп почмагында утырам.

Аламын да куен дәфтәремне,

Янып, җыр язарга тотынам. (Фатих Кәрим «Кереш җыр»)

8. Сугышта катнашкан язучылар арасында бер хатын-кыз язучы да бар. Кем ул? (Рәисә Ишморатова)

9. Әсирлек турында нинди әсәрләр бар? (Нәби Дәүли «Яшәү белән үлем арасында», «Җимерелгән бастион», Г.Әпсәләмов «Мәңгелек кеше» һ.б.)

10. Кайсы язучы-шагыйрь батыр очучы була, Ерак Көнчыгышта хезмәт итә? Аның энесе –җәлилче. Ул кем? (Салих Баттал. Энесе – Абдулла Баттал.)

(Жюри нәтиҗә ясарга хәзерләнгәндә, ике укучы Фатих Кәримнең «Теләк» һәм Муса Җәлилнең «Батырлык турында» дигән шигырьләрен сөйли.)

Укытучы. Укучылар, күргәнебезчә, Бөек Ватан сугышында җиңүгә татар әдипләре үзләреннән зур өлеш керткән. Сугыш кырларында искиткеч батырлыклар эшләү белән бергә, каләмнәре белән дә фашистларны тукмаганнар, никадәр ялкынлы шигырьләр, фашизмның явызлыгын күрсәткән «Йолдызлы малай» кебек тетрәндергеч хикәяләр язып калдырганнар. Без каһарман әдипләребезне онытмаска тиеш. Бу бәйге сезнең алар иҗатын әйбәт белүегезгә бер дәлил булды. Ә хәзер сүзне, нәтиҗә ясар өчен, жюрига бирәбез.

(Жюри һәр команданың эшенә нәтиҗә ясый, бүләкләр тапшыра.)