Бөек Җиңү кайтавазы мәңге җуелмас!
Алфира ГАЛИУЛЛИНА,
Чаллыдагы 21 нче урта мәктәп укытучысы
Быел Бөек Җиңүнең 75 еллыгын билгеләп үттек. Һәркайсыбыз өчен иң зур бәйрәмнәрнең берсе ул. 75 ел вакыт узса да, 1945 елның 9 мае китергән җиңүнең үлемсез кайтавазы күңелләрдән күңелләргә, буыннардан буыннарга күчә. Шулай булмыйча! Күпме афәт, хәсрәт, ачлы-туклы көннәр, ачы күз яшьләре бәрабәренә яуланган җиңү бит бу! бу сузләрне әйтергә генэ җиңел. Без шушы көннәргә килеп җитсен өчен әти-әниләребезгә, әби-бабаларыбызга күпме көч кучрга. кан коярга туры килгән. Мин дәһшәтле сугыш еллары белән бәйле вакыйгаларны әнием сөйләгәннәрдән генә күзаллыйм.
Әнием – Мәүҗидә Кашапова 1921елда Мамадыш районының Арташ аылында туган, гомере буе шунда яшәде. Тыл ветераны. Сугыш башланганда әниемә 20 яшь булган. Ул үз апасы янында – Мамадыш районындагы “Берсут” совхозында эшләгән булган. Сугыш башлангач, әни һәм тагын берничә кыз үзләре теләп Алабугадагы механизаторлар мәктәбенә укырга киткәннәр. Аны тәмамлаганнан соң, әни 1945 елның көзенә кадәр – дүрт ел буена тракторчы булып эшләгән. “Көндез тракторда эшләсәк, кичен фронтка җибәрергә оекбашлар бәйли идек”, – дип сөйли иде әни. Ул трактор төзелешен шулкадәр яхшы белә иде. Әле дә исемдә: абыйның тракторы ватылган очракта, әни аңа ничек төзәтергә кирәк икәнлеген әйтеп, киңәшләрен биргәли иде.
Әнием сөйли иде: “Без басуда сукада идек. Яулыгын изи-изи, авыл ягыннан бер кыз йөгерә. (Ул анын исемен дә әйткән иде, хәзер онытканым инде.) Бу май ае иде. Ул безгә сөенечле хәбәр алып килде: “Жиңү, кызлар, җиңү! Сугыш туктаган!” – диде. Без кочаклашып елаштык”.
Әтием 1911 елгы иде. Ул, бер кулы гарип булу сәбәпле, сугыш узган җирләрдә төзекләндерү эшләрендә катнашкан. Ул да сугыш беткәч кенә авылга кайткан. 1945 елның көзендә әти белән әни өйләнешәләр.
Алар алты бала тәрбияләп үстерде: өч малай, өч кыз. Бүгенге көндә туганнарымның барысы да исән-имин. Әти белән әни генә бакыйлыкта инде. Аларның икесе дә колхозда эшләп гомер итте. Гомерләрен эшкә, балаларына багышладылар. Аларның бер-берсенә булган җылы, мәхәббәт тулы мөнәсәбәтләре барчабызга үрнәк булды. Әни безне догага, намазга өйрәтте. “Күпме еллар узса да, Мәүҗидә апа өйрәткән доганы укып кына конкурстан үттем”, – дип әйтүчеләр бар әнине искә алучы авылдашларым арасында. Безнең әнигә уку тигән булса, ул, һичшиксез, профессор булыр иде. Аның ятим балачагы, яшьлеге илебездәге иң авыр елларга туры килгән шул. Шулай булуга да карамастан әниебез җор күңелле, зирәк акыллы кеше иде. Авыл кешеләре һәрчак аңа киңәш сорап килә иде. Әти белән әни безнең яшәвебезнең гарантиясе булганнар. Алар үз бәхетләренә һәм балалары бәхетенә кавышканнар. Рухлары шат, җаннары тыныч булсын!
Әти-әниемнең 13 оныгы бар, алар әби-бабаларын көн дә сагынып искә ала.
Ә инде үземә килгәндә, укучыларымда да патриотик тәрбия бирүгә нык игътибар бирәм. Үзем – VIII сыйныфның класс житәкчесе. Алар белән җиңү көнен искә алып флэш-моб оештырдык. Укучылары мның һәркайсы сугышта катнашкан әби бабаларын тагын бер тапкыр искә алды. Әйтик, классымдагы Аскар Колесников бабасы истәлегенә әнә нинди плакат ясаган!
Үзем исә Бөек Җинүнең 75 елллыгына багышлап түбәндәге шигырьне иҗат иттем:
1941 елның ямьле жәе,
Сызылып таңы аткан иртәдә
Зур тынлыкны бозып, дошман явы
Басып керде безне кол итәргә.
Илем халкы бирешмәде –
Авыр корал алып кулына,
Яу кырына чыкты ир-егетләр
Чик куярга дошман юлына.
Үз-үзләрен аямыйча
Ил чикләрен алар саклады.
Яшь гомерен биреп бик күбесе
Туган якка кире кайтмады.
Алар тырыштылар киләчәге
Илебезнең тыныч булсынга.
Күктә янсын якты кояш
Нур сипсен дип киләчәк буынга.
Бу дәһшәтле авыр сугыш елы
Бик күпләрне жирдән юк итте,
Шәһәрләрне жиргә тигезләде,
Бик күпләрне ятим, хур итте.
Ә шулай да илем халкы
Тез чүкмәде дошман алдында –
Иртә таннан эшне эшкә бәйләп,
Хезмәт куйды колхоз кырында.
Ә без яшь буынга бу турыда
Кинолардан карап кына белергә,
Рәхмәтебезне белдереп, өлкәннәргә
Кирәк инде башны ияргә.
Алар өстен, барыбыздан өстен,
Рәхмәт яусын барысы өчен дә.
Мул ризык булсын алдыгызда,
Урыныгыз булсын гел түрдә!