Биологик КВН

№ 103

Фидүс ГЫЙЛЬФАНОВ,

Актаныш районы Яңа Әлем төп мәктәбенең I квалификация категорияле биология укытучысы

Дәрестән тыш вакытларда укучыларның биология фәне белән кызыксынуларын арттыру өчен төрле чаралар үткәрергә мөмкин. Шундыйларның  берсе – «Биологик КВН». Әлеге КВНда VII – VIII сыйныф укучыларыннан ике команда төзелә, һәм алтышар укучы әлеге уенда катнашу хокукы ала.

Һәр команда үзенә исем, девиз сайлый, капитаннар билгеләнә. КВН өч турдан тора.

Һәр тур музыкаль пауза белән аралаштырып алып барыла. Һәр командага сораулар экранда күрсәтелә.

КВНның максаты: укучыларның биология фәненнән белемнәрен тирәнәйтү, сыйныфтан тыш чара аша фәнгә кызыксыну уяту, командада бердәмлек, җиңүгә омтылыш хисләре тәрбияләү.

I тур. Командаларга унар сорау тәкъдим ителә. Һәр дөрес җавап өчен 1 балл куела.

VII сыйныф командасы өчен сораулар

1. Нинди шәһәрләрне балык исемнәре белән атап йөртәләр? (Судак, Елец)

2. Җир-су хайваны исемен йөртүче танылган фирма. (Саламандра)

3. Кайсы агачтан активлаштырылган күмер алалар? (Каен)

4. Австралиянең кыргый эте. (Динго)

5. Кайсы куакның яфраклары көннәр салкынайткач та яшел килеш кала? (Сирень)

6. Төссез пластидларны ничек атыйлар? (Лейкопластлар)

7. Тләнең төп дошманы. (Камка)

8. Энәтирелеләр – голотурияләрнең киң кулланылыштагы исеме  ничек? (Диңгез кыярлары)

9. Нинди ерткыч үсемлек бөҗәкләр белән туклана? (Чыклы  үлән)

10. Индеецлар яраларны «яшел күгәрек» белән дәвалаганнар. Әлеге күгәрек гөмбәнең исеме ничек? (Пеницилл)

VIII сыйныф командасы өчен сораулар

1. Кайсы үсемлекнең сыекчасы кан агуны туктата? (Көтүче сумкасы)

2. Кайсы балыклар вертикаль юнәлештә йөзәргә сәләтле? (Диңгез атчыклары)

3. Кайсы кошның каурыеннан җылы киемнәр әзерлиләр? (Диңгез үрдәге – гага)

4. Йод һәм мамык урынына нинди сазлык үсемлеген кулланалар? (Торф мүге – сфагнум)

5. Тиренең төсен нинди пигмент билгели? (Меланин)

6. Үсемлекләрнең һавадан туклануын ничек атыйлар? (Фотосинтез)

7. Кайсы иң гади төзелешле организмны зоологлар – хайванга, ә ботаниклар үсемлеккә кертә? (Яшел эвглена)

8. Имезүчеләрне өйрәнә торган фән. (Териология)

9. Иң ерткыч дип саналучы бер күзәнәкле организм. (Инфузория- башмакчык)

10. Болан мүген русча ничек атыйлар? (Ягель)

II тур сораулары

VII сыйныф  командасы өчен сораулар

1. Кайсы кошның селәгәй бизе иң яхшы үскән? (Карлыгач)

2. Җир йөзендәге иң зур чәчәк. (Раффлезия Арнольди чәчәге. Аның диаметры – 1 м га, авырлыгы 5 кг га җитә.)

3. Берүк вакытта нәрсә җиләк- җимеш һәм кош исеме белән атала? (Киви)

4. Ике организмның үзара ярдәмләшеп яшәвен ничек атыйлар? (Симбиоз)

5. Кашкарыйның җимеш тибы нинди? (Орлыкча)

6. Аксымга иң бай үсемлек. (Борчак)

7. Тюльпанның туган җире. (Иран)

8. Кайсы үсемлек үз орлыкларын иң еракка чәчә? (Тиле кыяр – 12 м ераклыкка кадәр)

9. Яшькелт-зәңгәр суүсемнәрне ничек атыйлар? (Цианобактерияләр)

10. Җиләк-җимешләрдән кайсысы витаминнарга иң бае? (Авокадо)

VIII сыйныф өчен сораулар

1. Гепатит нәрсә ул ? (Боткин авыруы, бавыр авыруы)

2. Япониянең гербында һәм акчаларында нинди чәчәк төшерелгән? (Хризантема)

3. Селәгәй ферментлары нәрсәгә тәэсир итә? (Углеводларга)

4. Иң авыр орлыклар кайсы үсемлектә? (Сейшель пальмасы – 25 кг га кадәр)

5. Кайсы кош белән Венгриядә балык тоталар? (Баклан)

6. Иң кечкенә чәчәкле үсемлек. (Ряска волффиа аррхиза)

7. Нинди моллюсклар фильтрлаучы булып санала? (Ике капкачлы моллюсклар)

8. «Биология» терминын фәнгә керткән галим. (Ж.Б.Ламарк)

9. Бетулин нәрсә ул? (Бетулин – каен кайрысында була торган ак төстәге сумаласыман матдә)

10. Кайсы үсемлекне мәшһүр композитор П.И.Чайковский «патшалар чәчәге» дип  атаган? (Энҗе чәчәк)

III тур. Капитаннар бәйгесе

Һәр команда капитанына «Серле тартма» бирелә. Аның эчендә нәрсә ятканын капитаннар сорауларга җавап биргәннән соң белә ала.

1 нче команда капитанына сорау. Италиядә бу яшелчәне «алтын алма» дип атаганнар. Бу үсемлек пасленчалар семьялыгына керә. Аның туган җире – Көньяк Америка. Бу  үсемлекнең  исемен әйтегез. (Помидор)

2 нче команда капитанына сорау. Бөек математик Пифагор бу яшелчә турында болай дип язып калдырган: «Ул кешене тынычландыра, кәефен күтәрә. Әвернә чәчәклеләр семьялыгына керүче, иң зур бөресе булган үсемлекнең исемен әйтегез. (Кәбестә)

(КВН ахырында җиңүче команда һәм иң зирәк уенчылар билгеләнә. Жюри аларга истәлекле бүләкләр һәм Дипломнар тапшыра.)