Бик кадерле дә, серле дә сандык

№163

(Уртанчылар төркемендә сөйләм телен үстерү буенча шөгыль)

Рушания АМЕРХАНОВА,

Чүпрәле районы 1 нче “Кояшкай” балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат: Балалар бакчасында балаларны татар халкының көнкүреш һәм гореф-гадәтләре, йолалары, уеннары белән таныштыру, балаларның зәвыгын үстерү, халкыбызның рухи байлыгына ихтирам, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләү зур максат булып тора.

Шул максатка ирешү өчен,мин үз эшемдә менә шундый шөгыльләр үткәрергә тырышам. Шуларның берсен сезгә дә тәкъдим итәм.

Җиһазлау: татар халык киемнәре – түбәтәй, калфак, алъяпкыч, читек.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Балалар, бүген безгә көтеп алган кунагыбыз – әбиебез килә!Сез шатмы? (Әби керә.)

Әби. Исәнмесез, балалар! (Балалар беләнкүрешә.) Мин сезгә, үзем пешереп, күчтәнәчләр алып килдем. Ягез әле, кем белә нәрсәләр монда?(Татар халкынын камыр ризыклары–чәк-чәк, өчпочмак, бәлеш.)

Тәрбияче. Рәхмәт бик зур, әбекәй!

Әби. Әле күчтәнәчем болар гына түгел. Менә минем сандыгым,ул сандыкта байлыгым!  Ул сандык бик борынгыинде.Аны әбиемә әтисе ясап бүләк иткән булган. Ә эчендә шундый матур әйберләр бар. Күрәсегезкиләме?

Тәрбияче.Балалар, карыйбызмы?

Балалар. Әлбәттә!

Әби.Алай булгач, күрсәтми булмый инде. (Сандыкны ача, аннан күлмәкне ала.) Бу күлмәк, балалар, миңа әбиемнән калган. Әлегрәккызлар шундый күлмәкләр кигәннәр. Карагыз алар ниндиматур, түшләречигүле, бала итәкле. Мондый матур күлмәкләрне киеп, башларына калфаклар тагып татар кызлары кунакка, кичәләргә барганнар (калфакны карыйлар). Ә инде эш эшләгәндә, күлмәкләре пычранмасын өчен, алъяпкычлар бәйләгәннәр (алъяпкыч ала). Менә бит алъяпкычны ничек матур итеп чигеп бизәгәннәр!Электән үк, татар кызлары бик уңган, кул эшенәдә оста булганнар. Кичләренбәйләгәннәр, чигү чиккәннәр. Менә болары Сабантуй батырлары өчен әзерләнгән матур сөлгеләр (аларны күрсәтә). Ә монысы чигелгән кулъяулыклар (кулъяулык ала).

Тәрбияче.Әйе, бу сандык бик кадерле дә, серле дә икән!

Әби. Әле сандыгымда сезнең өчен бүләкләрем бар! Нәрсәләр дип уйлыйсыз? Малайларга – чигүле түбәтәйләрем (аларны ала һәм  малайларга кидерә). Киеп карагыз әле. Шундый чигүле түбәтәйләрне борынгы бабаларыгыз да кигән бит.

Кызлар өчен дә бүләгем бар минем. Аларга татар калфаклары алып килдем (кызларга калфаклар алып кидерәләр).

Балалар. Бик зур рәхмәт!

Тәрбияче.Балалар, бу киемнәр сезгә бик килешә. Сез шундый матурлар. Бәлки әбине шатландырып, үзегезнең берәр һөнәрегезне дә күрсәтерсез? Биисезме?

Балалар. Әйе, әлбәттә!

(Балалар татар халык биюен башкаралар,»Су агышы» уены уйнала).

Әби.Менә бит, булдырдыгыз. Рәхмәт бик зур үзегезгә! Күңелемне күрдегез, яшь чакларыма кайткандай булдым.

Тәрбияче. Сиңа рәхмәт, әби!Тәмле күчтәнәчләр, бүләкләр алып килгән өчен. Безгә синең белән бик кызык һәм күңелле булды. Килүеңә бик шатбыз! Без дә татар халкының яраткан камыр ризыгы – бавырсак пешергән идек, әйдәгез, бергәләп чәй эчеп алыйк!