Безнең яшел дусларыбыз

№49

(Рус төркемендә әдәби уку дәресе. III сыйныф)

Рузилә ГАЙСИНА,

Алабугадагы 6 нчы гомуми урта белем бирү мәктәбенең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Максат: Х.Халиковның «Витаминлы аш» хикәясен сөйләргә өйрәнү; витаминлы үләннәр турында күбрәк белү, тирәнрәк сөйләшү.

Бурычлар:

1) витаминлы үләннәрне танырга һәм алар турында күбрәк белергә өйрәтү;

2) Сингапур алымнарын кулланып эшләүне дәвам итү;

3) туган якка, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләү.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья.

Универсаль уку гамәлләре формалаштыру:

Шәхси: иҗади эшчәнлеккә омтылыш булдыру;

Танып-белү: чагыштыру, гомумиләштерү;

Коммуникатив: тормыш тәҗрибәсен куллану.

Эш төрләре: индивидуаль, парталарда, күмәкләп.

Материал: дәреслек, 2 нче кисәк, 80–81 нче битләр.

Җиһазлау: слайдлар (хикәя эчтәлегенә туры килгән рәсемнәр, витаминлы үлән рәсемнәре).

Дәрес барышы

I. Оештыру өлеше (укучыларны уку эшчәнлегенә мотивилаштыру)

1 нче слайд

1. Исәнләшү. Уңай психологик халәт тудыру.

– Хәерле иртә, балалар! Кәефегез әйбәтме? «Көнне яхшы сүз белән башласаң, бөтен көнең яхшы үтәр», диләр. Әйдәгез әле бер-беребезгә карап, елмаеп яңа көн белән котлыйк.

2 нче слайд

Хәерле көн, миңа!

Хәерле көн, сиңа!

Хәерле көн, сезгә!

Хәерле көн, безгә!

II. Белемнәрне актуальләштерү (укучылар тарафыннан белгән күнекмәләрне узара бәйләү)

3 нче слайд

1. Фонетик зарядка.

– Прослушайте укажите слова, со звуком [к].

Кычыткан, кузгалак, бакча, мәтрүшкә.

– Прослушайте и укажите слова, отвечающие на вопрос кайдан?

Мәктәптән, болында, елгада, бакчадан, урманнан, даруханәдән.

3. Прослушайте и укажите, что изменено во втором предложении каждой пары.

1) Бүген әбием кычыткан ашы пешерде. / Бүген әбием борчак ашы пешерде.

2) Кыз кулын юды, өстәл янына утырды. / Кыз кулын юмады, өстәл янына утырды.

3) Сеңелем кибеттән сөт алып кайтты. / Сеңелем кибеттән сөт алып кайтмады.

2. Өй эшен тикшерү.

– Без сезнең белән узган дәрестә нинди хикәя укыдык? Әйдәгез, бергәләп хикәянең эчтәлеген искә төшереп алыйк әле?

(Укучылар, рәсемнәргә карап, хикәянең эчтәлеген сөйлиләр.)

4 нче слайд – «Әби аш пешерә»

5 нче слайд – «Кычыткан ашы рәсеме»

6 нчы слайд – «Даруханә рәсеме»

7 нче слайд – «Бакча рәсеме»

8 нче слайд – «Аш ашау рәсеме»

9 нче слайд – «Кызның рәхмәт әйтү рәсеме»

3. Иптәшеңә бәя бирү (укучы, янында утырган иптәшенә билге куя).

III. Дәреснең темасын, максатын, бурычларын билгеләү

1. Видеоязма карау.

– Укучылар, әйдәгез видео ролик карап алыйк әле. Аннары һәрбер укучы үзенең фикерен әйтер (витаминлы үләннәр турында кыскача мәгълүматтыңлау).

– Менә укучылар, Башкортстан якларында нинди витаминлы үсемлекләр үсә икән.

– Әйтегез әле, безнең Татарстанда нинди витаминлы үсемлекләр үсә соң?

2. Сингапур алымын куллану. МОДЕЛЬ ФРЕЙЕР (бер кәгазь битенә укучылар, чиратлап, үз фикерләрен рус телендә яза).

– Әйдәгез, һәр өстәлдән бер укучыга сүз бирәбез (һәр өстәлдән бер укучы җөмләләрен укый).

3. Иптәшеңә бәя бирү (укучы, каршыда утыручы иптәшенә билге куя).

– Сезнең бу витаминлы үләннәрнең татарчасын беләсегез киләме?

10 нчы слайд – «Кычыткан»

11 нче слайд – «Гөлҗимеш»

12 нче слайд – «Кузгалак»

13 нче слайд «Сырганак»

14 нче слайд «Мәтрүшкә»

15 нчеслайд – «Миләш»

Физминутка

4. Сүзлек эше.

16 нче слайд (Укучыларның витаминлы үләннәр турында белемнәрен ныгыту, тулыландыру.)

– Ә хәзер, яңа сүзләрне сүзлекләргә язып куябыз.

Кычыткан – крапива

Гөлҗимеш – шиповник

Кузгалак – щавель

Сырганак – облепиха

Мәтрүшә – дущица

Миләш – рябина

– Яхшы, укучылар.

IV. Алган материалны ныгыту

1. Шигырьләр уку.

– Һәрбер өстәлгә шигырьләр язылган битләр өләшәм (әзерләнергә биш минут вакыт бирелә). Һәр өстәлдән бер укучыга сүз бирәбез (укучылар сәнгатьле итеп укый торган укучыны үзләре сайлап алалар). Беренче өстәл. Кем укый? Игътибар белән тыңлыйбыз.

Кычыткан (крапива)

Мин кычыткан – зәһәр инде,

Чагамын кул тидерсәң.

Шаянрак балаларны

Үрле-кырлы сикертәм.

Тик барыбер шифалы мин,

Сызласа кул – буыннар.

Яфрагымда, сабагымда

Яшәү көче суым бар.

– Бик матур укыдың !

– Икенче өстәлне тыңлыйбыз. Кем укый?

– Сезнең шигырьнең исеме ничек?

Кузгалак (щавель)

Кузгалак аша, диләр,

Файдалы ич, ул диләр.

Аны кайдан табарга?

Аптырама син бер дә:

Ул бит минем яфракта.

– Бик яхшы, укучылар! Ә хәзер өченче өстәлгә сүз бирәбез. Кем укый?

Мәтрүшкә (душица)

Мин – мәтрүшкә, тыйнакмын,

Зәңгәр чәчәк атамын.

Җанга, тәнгә рәхәт биреп,

Хуш исләр таратамын

Дәвалыймын ютәлләрне

Татлы хуш исем белән

Авырудан арынуның

Мең төрле серен беләм.

– Рәхмәт!

– Дүртенче өстәлгә сүз бирәбез. Кайсыгыз укый?

Миләш (рябина)

Суымны эч авырсаң:

Йөткерсәң йә карлыксаң –

Шәп дару юк моннан да.

Кайнатма ясыйлар минем

Хәтта җимешемнән дә.

– Бик яхшы, укычылар. Бик матур һәм сәнгатьле итеп укып күрсәттегез.

2. Иптәшеңә бәя бирү (һәр өстәл бергәләп билге куя).

– Өстәлләргә витаминлы үләннәр төшерелгән рәсемнәр һәм сораулар язылган битләр таратам. Игътибар белән карагыз.

3. Сингапур алымын куллану. СИН-ФИНК-УАНДЭ (укучылар аерым битләргә җаваплар язалар).

– Һәрбер укучы  үзенең җөмләләрнен янында утырган иптәшенә укый.

V. Рефлексия

1. Дәрес нәтиҗәсе.

– Бүген дәрестә нәрсә турында сөйләштек? (Без бүген витаминлы үләннәр турында сөйләштек.)

– Иптәшегезгә нинди бәя бирер идегез (һәр укучыга билгеләр куела).

2. Өй эшен аңлату (язмача 81 нче биттәге 5 нче күнегүне башкарырга)

Дәрес «Мәтрүшкәләр» җырын тыңлау белән тәмамлана.

Презентация.