Безнең кәҗә

(Икенче кечкенәләр төркеме өчен эшчәнлек)

Эльвира СӘМИГУЛЛИНА,

Казандагы 417 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Әлфия ЗИННӘТУЛЛИНА,

Казандагы 417 нче балалар бакчасының музыка җитәкчесе

Бурычлар:

– Г.Тукайның «Гали белән кәҗә» шигыре аша йорт хайваннары белән танышуны дәвам иттерү; сүз байлыгын арттыру, әсәрләрне яратырга өйрәтү, ягымлы сүзләр өйрәнү;

– кабул итү сәләтен, игътибарлылыкны, уңай эмоцияләрне үстерү;

– балаларда  бер-берсенә һәм хайваннарга карата кайгыртучанлык тәрбияләү.

Җиһазлау: йорт, кәҗә битлеге,чиләк, себерке, яшелчә битлекләре, Г.Тукай рәсеме, Г.Тукайның «Гали белән кәҗә» әсәренә иллюстрация.

Эшчәнлек барышы

(Балалар, талгын гына музыка астында матур итеп бизәлгән залга керәләр. Бизәлеш Г.Тукайга багышланган. Залның бер почмагында тәрәзәләре ачылган йорт.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле, бергә барабыз. (Балалар, тотынышып, матур басып йөриләр. Шулай йөри торгач, зал читендәге йортка килеп җитәләр.)

Тәрбияче. Балалар, бу нинди матур  йорт? Тәрәзәләре дә ачылган. Әйдәгез, сорыйк әле, кем яши икән монда? (Балалар  күзәтәләр.)

(«Кем ничек кычкыра» уены уйнатыла.)

Тәрбияче. Дөмбер-дөмбер! Бу өйдә кем яши? Ишегезне ачыгыз, безнең янга чыгыгыз. (Тынычлык. Балалар тыңлыйлар.)

Тәрбияче. Балалар, безне ишетмәделәр, ахры. Әйдәгез, яңадан шакылдатып карыйк. Дөмбер-дөмбер! Бу өйдә кем яши? Ишегезне ачыгыз, безнең янга чыгыгыз. (Балалар  кабатлыйлар. Өйдән кәҗә чыга.)

Кәҗә. Мәә-әә, мәә-әә! Бу мин – Кәҗә! Исәнмесез, балалар.

Балалар. Исәнмесез.

Тәрбияче. Балалар, кәҗә ничек кычкыра?

Балалар. Мәә-әә, мәә-әә!

(Г.Тукайның “Гали белән кәҗә” шигыре сәхнәләштерелә.)

Бала.

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән, (Гали белән кәҗә зал тирәли йөриләр.)

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән, (Гали белән кәҗә суга баралар.)

Безнең Гали бигрәк тату кәҗә белән, (Гали белән кәҗә урам себерәләр.)

Менә кәҗә карап тора тәрәзәдән. (Кәҗә тәрәзәдән карап тора.)

Гали аны чирәм белән кунак итә, (Гали чирәм ашата.)

Кәҗә рәхмәт укый: сакалын селкетә. (Кәҗә сакалын селкетә.)

(Гали чыгып китә, Кәҗә бакчага керергә омтыла. Аны тәрәзәдән кыз бала күзәтеп тора һәм аның янына чыга.)

Кыз бала.

Кәҗә, кәҗә, кәҗәкәй,

Кермә минем бакчага.

Нәрсә кирәк сиңа?

Кәҗә. Кәбестә.

Кыз бала. Матур итеп сора әле.

Кәҗә. Миңа кәбестә бирегезче, зинһар өчен.

Кыз бала. Менә шулай, дөрес. (Кыз бала, бакчадан кәбестә алып, кәҗәгә бирә.)

Кәҗә. Рәхмәт. (Кәҗә, кәбестә белән тотынышып, зал тирәли өйләнеп чыга.)

Тәрбияче. Балалар, без кәҗә белән таныштык, аны сыйладык, әйдәгез, кәҗә белән уйнап алыйк. (Кәҗә белән уен уйнала.)

(Ул йорт янына барып баса. Күңелле  музыка яңгырый, балалар зал буйлап  йөри  башлыйлар (җитәкләшеп яисә  берәм-берәм генә). Берникадәр йөргәннән соң, тәрбияче җырлый башлый.)

Тәрбияче.

Балаларны куып килә

Зур мөгезле бер кәҗә.

Сөт эчмәгән балаларны

Мөгезе белән сөзә.

(Җырның соңгы сүзләрен әйтеп бетерүгә, кәҗә балаларны куа башлый. Балалар, йөгерешеп, үз урыннарына качалар (урындыкларына барып  утыралар). Уен берничә тапкыр кабатлана.)

Тәрбияче. Балалар, әйдәгез әле, кәҗә белән якынрак танышыйк. Кәҗә ул – йорт хайваны. Ул кеше янында яши.  Кеше аның турында кайгырта. Карагыз әле, аның мөгезе бар. Ул аның белән дошманнарыннан, кыерсытучылардан саклана. Кәҗә чирәм  ашый.  Аның әле сакалы бар. Чирәм белән сыйлаучыга селкетеп, рәхмәт әйтә.

Тәрбияче. Балалар, әйтегез әле, бу йортта нинди  хайван яши?

Балалар. Кәҗә.

Тәрбияче. Без аның белән уйнадыкмы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Кәҗә син безгә дә кунакка кил, ярыймы? Тагын синең белән уйнарбыз.

Кәҗә. Чакырганыгыз өчен бик зур рәхмәт. Килермен, сез миңа бик ошадыгыз.

Тәрбияче. Балалар, кәҗә белән саубуллашыйк.Төркемгә кайтыр вакыт җитте.

Кәҗә. Сау булыгыз, балалар.

Балалар. Сау бул, кәҗә! (Балалар саубуллашып, музыка астында залдан чыгып китәләр.)