Бездә кышлаучы кошлар. Рәсем буенча җөмләләр төзү

№ 146 

Фәридә ӘХМӘТҖАНОВА,

Казан шәһәренең 132 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Наилә СӘГЪДИЕВА,

Казан шәһәренең 376 нчы балалар бакчасы тәрбиячесе

 

Максат:

—                     Темага кагылышлы сүзлек запасын активлаштыру.

—                     Рәсем буенча җөмлә төзергә өйрәтү.

—                     Җөмләдә сүзләр тәртибен ныгыту, логик фикерләуне үстерү.

Сүзлек: гәүдә, түш, койрык, томшык, тәпи, каурый, канат.

Җиһазлау: кош рәсемнәре, “Кошлар ашату” сюжетлы рәсеме.

Уен эшчәнлеге барышы:

Тәрбияче:

-Исәнмесез, балалар!

Балалар:

-Исәнмесез!

Тәрбияче:

-Балалар, бүген безнең уен – дәресенә кунаклар киләчәк. Әйдәгез, аларны каршы алабыз.

(Ишек шакыйлар. Тәрбияче ишекне ача. Бер кулына уенчык песи, икенчесенә эт күтәреп керә.)

-Исәнмесез, балалар!  Мин – йомшак  песи – Актәпи! Мияу!

-Һау-һау!  Исәнмесез, балалар!  Мин – батыр эт – Акбай!

Балалар:

-Исәнмесез, Актәпи һәм Акбай!

Тәрбияче:

-Исәнмесез, дусларым! Кунакларны без бик яратабыз, шулай бит, балалар?

(Балалар җавабы.)

-Без аларны чәй, тәм-томнар белән  өстәл артына дәшеп сыйлыйбыз.

Тәрбияче балаларны һәм кунакларны  өстәл артына сыйланырга дәшә. Барысы да өстәл артына чәй эчәргә утыралар.

Чәй эчеп сыйлангач, уен эшчәнлеге башлана.

Актәпи:

-Дусларым, зур рәхмәт мул табын, сый-хөрмәтегез өчен.

Без дә сезгә кунакка буш кул белән килмәдек.

Акбай:

-Һау-һау, без сезгә кош рәсемнәре һәм “Кошлар ашату” сюжетлы рәсем алып килдек. Бергәләшеп уйнарбыз, сезнең белемнәрне сынарбыз.

Тәрбияче:

-Дөрес, Акбай. Безнең балалар уйнарга һәм белемнәрен күрсәтергә бик яраталар. Без сынатмабыз, шулай бит, балалар?!

Балалар:

-Шулай. Әйдәгез уенны башлыйк.

Актәпи белән Акбай алып килгән рәсемнәрен тәрбиячегә тапшыралар.

Тәрбияче:

-Балалар, әлеге рәсемнәр белән бәйле миндә табышмаклар бар. Әйдәгез, аларга җаваплар табабыз.

Тәрбияче:

-Табышмакларны тыңлагыз, Актәпи белән Акбай алып килгән кош рәсемнәрен танырсыз. Җавапларны урыннан кул күтәреп берәмләп җавап бирәбез. “Табышмак әйтәм, син тыңла” уены башланды.

Тәрбияче беренче табышмакны яңгырата:

“Түшем кызыл, койрыгым кара.

Җылы якка китмим, монда калам.”

1 бала:

-Кызылтүш.

Тәрбияче:

-Дөрес.

Тәрбияче икенче табышмакны яңгырата:

“Гөлдер-гөлдер-гөлдергү,

Кызыл тәпи, кемдер бу?”

2 бала:

— Күгәрчен.

Тәрбияче:

-Бик яхшы.

Тәрбияче өченче табышмакны яңгырата:

“Ап-ак карга бассам да,

Мин үзем …

3 бала:

-Ала карга.

Тәрбияче:

-Афәрин. Булдырдыгыз.

(Кош рәсемнәре тактага тезеп барылды).

Актәпи һәм Акбай:

-Дусларым, сезнең белемнәрне күрдек. Бик яхшы җавап бирдегез. Әйдәгез, уен-викторина уйнап алабыз. Кем тапкыр һәм җитез булыр, күрербез. Без сораулар яңгыратабыз, ә сездән тапкыр һәм дөрес җаваплар көтәбез. Уенны башладык:

-Бу нинди кошлар?

1 Бала:

-Бездә кышлаучы кошлар.

-Кошларның гәүдәсе нинди формада?

2 Бала:

-Овал формасында.

-Кошларның тәне нәрсә белән капланган?

3 Бала:

-Каурый белән.

-Тагын нәрсәләре бар?

4 Бала:

-Томшык, канат, тәпиләре, түше.

-Күгәрченнең тәпие нинди?

5 бала:

-Кызыл читек кигән.

-Чыпчыкның томшыгы нинди?

6 бала:

-Кечкенэ.

-Кошларның тәпие ничә?

7 бала:

-Кошларның 2 тәпие бар.

-Хайваннарның?

8 бала:

-4 аягы бар.

-Кошларда ничә канат һәм алар нигә кирәк?

9 бала:

-Кошларда ике канат, алар очар өчен кирәк.

Тәрбияче:

-Уен тәмам, нәтиҗә чыгырыр вакыт җитте.

Актәпи белән Акбай бергәләп:

-Балалар!!!

Сез бик тапкыр, җитез, өлгер.

Тапкырлыкта сезгә тиңнәр юк.

Белем белән меңне егарсыз сез,

Белем белән илне данларсыз!

Тәрбияче:

-Ай, Актәпи-Акбай, шигъри юллар белән мактадыгыз. Рәхмәт сезгә.

Балалар:

-Уен-викторина бик мавыктыргыч узды. Узегезгә рәхмәт, Актәпи – Акбай.

Тәрбияче:

-Ә иң кызыгы алда. Игътибар белән карагыз әле. Нәрсәләр күрәсез рәсемдә?

Тәрбияче балалар һәм кунаклар каршына “Кошлар ашату” рәсемен чыгара.

Тәрбияче:

-Балалар, рәсемгә карап, тулы җөмлә белән хикәя төзибез. Җавапны урыннан кул күтәреп җавап бирәбез.

Балалар җавабы.

1 бала:

-Балалар кошларга җимлек ясап куйган.

2 бала:

-Җимлеккә песнәк очып килә.

3 бала:

-Кызылтүш җим чүпли.

4 бала:

-Җимлек агачка эленгән.

5 бала:

-Балалар җимлеккә ипи валчыклары, орлыклар сала.

6 бала:

-Бер песнәк ашап тукланган, очып китә.

Актәпи һәм Акбай:

-Дусларым, афәрин. Әйдәгез, үзегезгә гөрләтеп кул чабып алабыз.

Балалар кул чабалар.

Тәрбияче: Эш беткәч, уйнарга ярый.

Җитте ял итәр вакыт. Уйнап,шаярып алыйк.

Ял минуты. “Кошлар ашату” уены.

Балалар, Актәпи һәм Акбай түгәрәккә басалар.

Тәрбияче артыннан уен күнекмәләрен кабатлыйлар.

Песнәк җим ашарга диеп,

Җимлеккә килеп кунды.

(Балалар кош булып хәрәкәтләр ясыйлар)

Як-ягына каранды,

Томшыгына җим алды.

(Кулларның учларын бергә кушып томшык ясыйлар, җим чүплиләр)

Бер, ике, өч, дүрт, биш,

Канатларын кагынды.

(Кулларын як-якка җәеп, кош канатларын күрсәтәләр)

Алты, җиде, сигез, тугыз, ун,

Каурыйларын чистартты.

(Үзләрен куллары белән сыйпап, чистарталар)

“Җим белән сыйладың,- диеп,

Маратка рәхмәт әйтте”.

(Рәхмәт әйтәләр)

Тәрбияче:

-Балалар, бик күңелле уйнадыгыз, рәхәтләнеп ял иттек!

Актәпи һәм Акбай:

-Соңгы сынау-уенны уйнап алыйк, дусларым.

“Җөмлә төзеп әйт!” уены. Без сүзләр әйтәбез, сез алардан тулы җөмлә төзеп бирәсез.

Акбай:

1)Җимлеккә, килде, песнәк, очып.

Беренче бала:

-Песнәк җимлеккә очып килде.

Актәпи:

2)Җим, Рәсим, салды, кошларга.

Икенче бала:

-Рәсим кошларга җим салды.

Акбай:

3)Агачка, элде, Тимур, җимлекне.

Өченче бала:

-Тимур җимлекне агачка элде.

Актәпи һәм Акбай:

-Без бик шат. Сезнең белемнәр көчле һәм нык. Сынатмадыгыз. Күңелле уен эшчәнлеге күрсәттегез.

Тәрбияче:

-Сезгә рәхмәт, Актәпи һәм Акбай, безгә кунакка килгәнгә, уеннар, биремнәр алып килгәнгә. Сез безгә рәсемгә карап җөмлә төзү алымнарын ныгытырга, кышлаучы кошлар темасын кабатларга һәм күңелле уен күрсәтергә  булыштыгыз. Балалар вакытны күңелле һәм мавыктыргыч уздырдылар.

Актәпи белән Акбайга да ошагандыр дип уйлыйм.

Актәпи һәм Акбай:

-Бик ошады, бик. Без тагын сезгә кунакка килербез. Көтегез безне, дусларыбыз. Саубулыгыз, һау-һау, мияу-мияу.

Тәрбияче:

-Саубулыгыз! Киләсе очрашуларга кадәр.

Балалар:

-Саубулыгыз!

(Уен эшчәнлеге тәмам.)