Без яшибез дуслык илендә
(3 нче сыйныф. Рус төркеме. Татар теле дәресе)
Лилия ҖАМАЛИЕВА,
Яшел Үзәндәге 10 нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
(Дәрес якташыбыз Равил Сәйфетдинов шигырьләрен кулланып төзелде.)
Максат:
– “Туган җиремне яратам” темасына караган лексиканы ныгыту, сөйләмдә куллана белү;
– җөмлә төзү күнекмәләрен камилләштерү, диалогик сөйләмне ныгыту;
– туган якка мәхәббәт, горурлык хисе тәрбияләү
Дәрес тибы: белем һәм күнекмәләрне комплекслы куллану дәресе.
Планлаштырылган нәтиҗәләр
Предмет: таныш сүзләргә нигезләнеп бирелгән текстның эчтәлеген аңлау.
Шәхси: уку эшчәнлегендә үз-үзеңә дөрес бәя бирә алу, үзара дуслык хисен тәрбияләү.
Метапредмет:
Регулятив: дәреснең максатын таба һәм формалаштыра алу, үзеңнең эшчәнлегеңне куелган максатка игезләнеп төзи алу.
Коммуникатив: җибәрелгән хаталарны булган белемнәргә нигезләнеп төзәтә алу, башкаларның сөйләмен тыңлый, аңлый алу.
Танып белү: укучыларның укытучы һәм сыйныфташлары белән эшчәнлеккә йогынты ясау; проблемалы биремнәр ярдәмендә укучыларда телне өйрәнүгә кызыксыну уяту.
Тел күнекмәләре:
– сүзләрнең мәгънәсен белү;
– җөмләдә сүз тәртибен белү;
– сүзләр белән сүзтезмәләр, җөмләләр төзи белү;
– сорау формаларын куллана белү.
Предметара бәйләнеш: рус теле, әйләнә-тирә дөнья.
Эш форалары: индивидуаль, фронталь, парлап эшләү.
Дәреслек: Бәхтиев Р.Ф., Гаппасова Р.Ч., Карпухина Н.И., Кашафетдинова Г.В., Маркова Э.М., Хөснетдинова Х.Х., Якупов Р.Н. Сәлам! 3 нче сыйныф: рус телендә белем бирү оешмаларының татар телен өйрәнүче укучылары өчен уку әсбабы. – Казан: Мәгариф-Вакыт, 2018.
Җиһазлау: презентация, ноутбук, проектор, таратма карточкалар, “Сәлам” сайты.
Дәрес барышы
- Оештыру өлеше
- Исәнләшү.
– Исәнмесез, укучылар!
– Исәнмесез!
– Хәлләрегез ничек? (Җавап бирәләр.)
- Уңай психологик халәт тудыру.
– Бер-берегезгә елмаегыз. Хәерле көн теләгез.
(“Сәлам!” җырын җырлау.)
Сәлам, сәлам! Хәерле иртә!
Сәлам, сәлам! Хәерле иртә!
Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!
Сау бул, дустым! Хәерле көн!
Сәлам, сәлам! Хәерле көн!
Сәлам, сәлам! Хәерле көн!
Хәлләр ничек? Бик шәп, рәхмәт!
Сау бул, дустым! Хәерле кич!
– Рәхмәт, укучылар!
- Актуальләштерү. Уку мәсьәләсен кую
Укытучы. Әйдәгез, кроссворд чишәбез. Аның өчен күп кенә сүзләрнең тәрҗемәсен искә төшерәбез. (Красивый, дом, столица, улица, по-русски, язык, народ.)
– Уртада нинди сүз килеп чыкты? (Татарстан)
– Бүген нәрсә турында сөйләшербез? (Татарстан турында.)
Кайтаваз уены
Сүзләрнең әйтелеше өстендә эш. Йорт, зур, кечкенә, матур, шәһәр, Татарстан, халык, милләт, сөйләшәбез, яшибез, тел, кунак.
Кул колакка куелса, балалар кабатлыйлар.
“Серле тартма”уены.
Тартмада предметлар, карточкалар. Бер укучы килә, ала, бу рәсем турында сөйли.
Укытучы. Балалар, безгә кунаклар килгән. Алар сезне әнә теге экраннан карыйлар. Алар Татарстанны белмиләр икән. Сөйлибезме? Татарстан белән таныштырабызмы?
– Безгә сәяхәт маршрутын төзергә кирәк. Кайдан башлыйбыз? Мин сезгә үзебезнең мәктәптән башларга тәкъдим итәм. Беренче тукталыш – мәктәбебез.
Үзебез белән таныштырып үтик. (Укытучы укучыларга сорау бирә.)
– Син кем?
– Ничәнче сыйныфта укыйсың?
– Кайсы мәктәптә укыйсың?
2 нче укучыга
– Сәлам. Син кем?
– Мәктәбегез зурмы?
– Ничә катлы?
3 нче укучыга
– Сәлам.
– Мәктәбегез кайда урнашкан? Нинди урамда?
– Нинди шәһәрдә?
– Әйдәгез әле, балалар, кунакларга якташыбыз Равил Сәйфетдиновның мәктәп турындагы шигырен сөйләп күрсәтик. (Бер укучы сөйли.)
Мәктәп – гүя киләчәккә карап
Сәфәр чыккан заман корабы.
Шул корабта, ил өметен аклап,
Бертуктаусыз юлда барамын.
Рәхмәт, мәктәп, нурлы гыйлем йорты –
Балачакның алтын сарае!
Уйнатасың назлап һәм кадерләп
Халкыбызның милли сорнаен.
Синдә үсә илнең киләчәге –
Әткәй-әнкәйләрнең дәвамы –
Кешеләргә изгелекләр кылып,
Явызлыкны җиңә торганы.
Халкыбызның күз карашы, мәктәп,
Өмет белән сиңа төбәлгән.
Син бар чакта бәхет һәм тынычлык
Булыр, дибез, килер көннәргә.
III. Белем, күнекмәләрне системалаштыру, ныгыту
Укытучы. Икенче тукталыш – Яшел Үзән шәһәре. Хәзер парларда эшлибез. Шәһәребез турында диалоглар төзибез.
Партадашыңнан сора:
– Син кайсы урамда яшисең?
– Урамыгыз нинди?
– Анда нәрсәләр бар?
– Транспорт йөриме?
Укытучы. Әйдәгез, Яшел Үзән турында сөйлибез. (Текст төзиләр.)
– Балалар, Равил Сәйфетдиновның Яшел Үзән турында бик матур шигыре бар. Тыңлап китик. (Бер укучы шигырьдән өзек сөйли.)
Яшел Үзән гимны
Урамнарың алып бара якты таңга,
Алда Казан нурлар сибә киң Ватанга.
Уңда сине, данга күмеп, Идел ага,
Сулда сиңа моңнар тулы урман бага.
Идел җиле, урман шавы, рәхәт һава,
Ил күгеннән йортларыңа бәхет ява.
Бу бәхетне яуладың син зур хезмәттә,
Лаеклы син, Яшел Үзән, чын хөрмәткә.
Корабларың урап кайта океаннардан –
Дөнья сине таный бүген әллә кайдан.
Татарстан матурлыгын гел арттырып,
Бөтен җиргә маяк булып тор яктырып.
Физкультминут
(”Дөньяда телләр бик күп” җырын җырлыйлар.)
Укытучы. Балалар, Татарстанда нинди халыклар яши? (Саныйлар.) Ә безнең сыйныфта нинди милләт балалары бар икән? Үзегез белән таныштырып китегез әле. Татар, рус, чуваш , мари. (Балалар милли киемнәрдән. Һәр милләт үзе белән таныштыра, шул телдә исәнләшә, бер-ике куплет шигырь сөйли.)
Татар баласы (“Туган телем” шигырен сөйли).
Сүзләр, сүзләр, туган тел сүзләре,
Күңел бакчамдагы чәчәкләр
Мең-мең төсләр белән балкыйлар да
Мең-мең төрле хуш ис чәчәләр.
Юк җиһанда байлык моннан да зур –
Һәр чәчкәсе тора мең алтын.
Һәр чәчкәне миңа сөеп бирде
Гасырларны кичкән үз халкым.
Бишегемнән башлап гомрем буе
Миңа хезмәт иткән хәзинәм,
Бөтен хисләремә исем табып,
Синең белән атлыйм һәр җирдән.
Укытучы. Балалар, бу милләтләр ничек яши? (Дус, тату.)
– Балалар, Яшел Үзәннән тыш Татарстанда тагын нинди шәһәрләр бар? (Саныйлар.)
– Татарстанның башкаласы нинди шәһәр? (Казан)
– Кунакларга Казан турында сөйлибезме? Сәяхәтебезнең киләсе тукталышы – Казан. (Балалар Казан турында сөйлиләр. Бер укучы Равил Сәйфетдиновның “Авыл белән Казан арасы” шигыреннән өзек укый.)
Юл, ниһаять, төшеп түбәнгә,
Килеп чыга иркен Иделгә.
Аръяк ярдан Казан башлана –
Горур хисләр туа күңелдә.
Шәһәр чите матур булса да,
Чын Казанга күңел ашкына.
Казансудан чыккан чагында
Бөек тарих ачыла каршыда.
Биек үрдә балкый, зур булып,
Сөембикә белән Колшәриф.
Шулар аша якты нур сибә
Бүгенгегә безнең чал тарих.
Биек үрдә горур җилферди
Халкым улы Тукай байрагы.
Ул байракның нуры яктырта
Чиксез Россиянең бар ягын.
“Әйе, юк“ уены
– Татарстанның башкаласы – Казан. (Әйе)
– Яшел Үзәндә метро бар. (Юк)
– Казанда цирк бар. (Әйе)
– Татарстанда күп милләтләр яши. (Әйе)
– Әлмәт – Татарстандагы шәһәр. (Әйе)
– Яшел Үзәндә Кремль бар. (Юк)
– Татарстан зур. (Әйе)
– Татарстанда чувашлар яшәми. (Юк)
Синквейн төзү
Укытучы. Балалар, Татарстан сүзенә синквейн төзик әле. Татарстан нинди? (Зур, матур.)
– Без анда нишлибез? (Укыйбыз, сөйләшәбез, яшибез.)
– Бер җөмлә төзибез. (Татарстанда күп милләтләряши.)
– Татарстан сүзен нинди сүз белән алыштырып була? (Республика)
- Рефлексия
– Без бүген нишләдек? (Уйнадык, сөйләдек.)
– Нәрсә турында сөйләдек? (Татарстан турында.)
– Татарстанда нинди шәһәрләр бар?
– Нинди халыклар яши?
– Милләтләр ничек яши? (Дус.)
– Димәк, Татарстан –дуслык иле! Бергә шулай дус яшик, балалар!
- Бәяләү
– Сезгә дәрес ошадымы? Бәяләгез. (Яшел, сары, кызыл смайликлар ярдәмендә бәялиләр.)
– Үзегезне бәяләгез. Бер-берегезне бәяләгез. Бер-берегезне мактагыз. (Бәялиләр.)
– Cез бүген бик актив булдыгыз, афәрин! (Билгеләр куела.)
- Өй эше
- “Туган як” темасына рәсем ясарга.
- “Туган як” темасына рәсем ясарга һәм өч җөмлә язарга.
- “Туган як” темасына 5 – 6 җөмләдән торган кечкенә инша язарга.
Укытучы. Дәрес тәмам. Сау булыгыз!