Без яшибез дуслык илендә

(Зурлар төркеме өчен ачык чара)

Рания ХӘСӘНОВА,

Казандагы 402 нче балалар бакчасы тәрбиячесе

Чара барышы

(Залның бер башында глобус, телефон куелган өстәл тора. Өстәлдә күрсәткеч таяк. Икенче бер кырыйда – чәй өстәлләре (4 данә), өстәлләрдә – савыт-сабалар, милли ризыклар. Тәрбияче балаларны глобус куелган өстәл янына чакыра.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, өстәлдә нәрсә тора? (Глобус) Нәрсә ул глобус? Әйе, глобус – Җир шарының макеты. Игътибар белән карагыз әле: сез анда нинди төсләр күрәсез? (Зәңгәр, яшел, көрән төсләрне) Ул төсләр нәрсәне аңлата? (Зәңгәр төс – суны, яшел – урманнарны һ.б., көрән төс– җир өстен.) Балалар, Җир шарында ничә материк бар?

Балалар. 6 материк бар. Аларның һәркайсында төрле илләр урнашкан.

Тәрбияче. Глобуста бөтен илләрне дә күрергә мөмкин. Кем күрсәтә ала: безнең ил кайда урнашкан? (Бер бала глобуста Россия җирләрен күрсәтә.)

Тәрбияче. Безнең планетада бик күп кешеләр яши. Аларның барысы да төрле, ләкин кайбер яклары белән бер-берләренә охшаганнар да. Уйлап әйтегез әле: кешеләр бер-берләренә нәрсә белән охшаганнар?

Балалар. Барлык кешеләр дә сөйләшәләр.

– Уйлый, шатлана беләләр.

– Кайвакытта кайгыралар һәм елыйлар да.

– Аларның гәүдә төзелешләре дә охшаш.

Тәрбияче. Балалар, ә кешеләр бер-берсеннән нәрсә белән аерылалар?

Балалар. Кешеләр озын яисә тәбәнәк буйлы була.

– Юан яки ябык гәүдәле.

– Карт яисә яшь кеше.

– Ир кеше яисә хатын-кыз булулары белән аерылалар.

Тәрбияче. Ә тагын чәчләренең, кузләренең, тәннәренең нинди төстә, нинди телдә сөйләшә белүләре, кайда туулары һәм яшәүләре буенча да аерылалар, шулай бит? Әйтегез әле, безнең туган, яшәгән җиребез ничек дип атала?

Балалар. Без Татарстанда яшибез.

Тәрбияче. Татарстанда, татарлардан тыш, тагын нинди милләт вәкилләре яши?

Балалар. Руслар, яһүтләр, башкортлар, марилар, удмуртлар, чувашлар һ.б. халыклар яши.

Тәрбияче. Һәр халыкның үз теле, гореф-гадәтләре, бәйрәм һәм йолалары, милли киемнәре, яраткан ризыклары, милли уеннары, җырлары бар. Бүген без сезнең белән кайбер халыкларның чәй эчү йоласы турында сөйләшербез. (Телефон шалтырый. Тәрбияче телефоннан сөйләшә, трубканы куеп, балалар белән әңгәмәне дәвам иттерә.)

Тәрбияче. Балалар, халыкларның гореф-гадәт, йолалары белән таныштыру максатыннан, илебезнең төрле шәһәрләрендә күргәзмәләр оештырылып тора. Безгә Мәскәү шәһәреннән шалтыраталар. Анда “Халыклар дуслыгы” исемле халыкара күргәзмә оештырылган. Безне шул күргәзмәгә чакыралар. Барабызмы? Нәрсәгә утырып барыйк икән? Мәскәүгә Казаннан поезд, самолет белән барып була. (Балалар киңәшләшәләр.) Килештек, поездга утырып барыйк. (Поезд тавышы ишетелә. Балалар залның икенче башына баралар. Анда аларны рус милли костюмнары кигән кыз һәм малай каршылый.)

Рус кызы. Дорогие гости, добро пожаловать в столицу – Москву.

Рус малае. Приглашаем вас на Всемирную выставку “Дружбы народов”. (Күргәзмә янына киләләр. Әңгәмәне 2 нче тәрбияче (гид) дәвам иттерә.)

Тәрбияче. Бу күргәзмә – төрле халыкларның чәй эчү йоласы белән таныштыру. Чәйне күп халыклар ярата.

Гид. Чәй – кытай сүзе. Чәй турында кызыклы бер легенда йөри. Моннан 5000 еллап элек Кытай патшасы урманда ял итеп йөргән вакытта эчәргә су җылытып бирергә боера. Көтмәгәндә көчле җил чыга һәм патша чынаягына берничә чәй яфрагы төшә. Әлеге сыеклыкны эчкәннән соң, патшаның кәефе күтәрелә, ул үзен яхшырак хис итә. Менә шуннан чәй эчү гадәте кереп калган. (Барысы да рус халкының чәй эчү җиһазлары куелган өстәл янына килә.)

Гид. Рус халкында чәйне аерым чәй пешерә торган чәйнектә төнәтәләр, ә суны самавырда кайнаталар. Самавыр өстәл уртасына куела. Аны элегрәк “генерал” дип тә йөрткәннәр. Йорт хуҗасы чәйне төнәтә, ә хуҗабикә чәйне чокырларга салып бирә. Ничек уйлыйсыз, чәй янына нинди ризыклар куела?

Тәрбияче. Чәй янына прәннек куела. (Күрсәтә.)

Гид. Бу прәннекның камырына бал һәм исле тәмләткечләр салына. “Исле тәмләткечләр” сүзе рус телендә “пряности” була. Менә шуннан прәннек исеме килеп чыккан да инде. Прәннекләрне как, мармелад, кайнатма кушып та пешерәләр. Прәннекләрнең өстенә төрле рәсемнәр төшерелә яисә язулар язылган булырга мөмкин. Рус халкында чәй янына тагын нинди ризыклар куялар дип уйлыйсыз?

Балалар. Печенье, конфетлар, кайнатма.

– Торт та куялар.

Рус киемендәге кыз.

Самовар шумит, баранки

На скатерте – самобранке.

И конфеты, и печенье,

И душистое варенье.

Рус киемендәге малай.

Подходите, дети, чаем

Вас сердечно угощаем.

К чаю ароматному –

Пряники печатные,

Пейте чай и торт берите,

Чаще в гости приходите!

Рус кызы. А сейчас мы приглашаем вас поиграть в русскую хороводную игру “На горе-то калина”.

Гид. Ә хәзер үзбәк халык күргәзмәсенә рәхим итегез! (Балалар икенче өстәл янына киләләр.)

Үзбәк киеменнән ике бала. Әссәламегаләйкүм, михмоннар! Безнең кургәзмәгә рәхим итегез.

Гид. Үзбәкстанда бик эссе, шуңа күрә анда яшел чәй эчәләр, чөнки яшел чәй сусаганны баса. Чәй янына җиләк-җимешләр, тәм-томнар, киптерелгән җимешләр, шикәр куела. Чәйне, идәнгә җәелгән паласка утырып, касәдән эчәләр. Касәнең тоткасы юк, шунлыктан аңа чәйне тутырып агызмыйлар. Бик тә хөрмәтле кунакларга чәйне тагын да азрак салып бирәләр, хуҗа кеше чәйне касәгә өстәп тора. Үзбәкстанда кемгә генә кунак булып килсәң дә, тәмле яшел чәй белән сыйланасың. Чәйдән баш тартырга ярамый, чөнки өй хуҗаларын үпкәләтүең бар.

Үзбәк киеменнән бала.  Хәзер без сезгә “Чәйханәдә” исемле бию  күрсәтәбез. (Идәнгә нәни палас җәелә, чәйнек куела. “Чәйханә” җыры астында бию башкарыла.)

Гид. Инде башкорт халык күргәзмәсенә рәхим итегез!

Кыз (башкорт киеменнән).

Һаумыһыгыз! һаумы, һаумы!

Һаулашам – сәләм бирәм.

“Һаумы” тигән һәйбәт һүззе

Бар дөнъяга ебәрәм.

Гид. Башкорт халкы кара чәй эчәргә ярата. Чәйне зур таш чәйнектә пешерәләр һәм чынаяктан эчәләр. Чәй янына бавырсак, катлама, бал һәм башка тәм-томнар куела.

Башкорт киемендәге кыз. Безнең башкорт халкы җыр-моң ярата һәм бик матур итеп бии. Хәзер мин сезгә “Шәл бәйләдем” исемле башкорт халык җырын башкарам. (Җырлый.)

Гид. Әйдәгез, мари халкы күргәзмәсенә рәхим итегез. (Балалар өченче өстәл янына килә.)

Малай (мари киеменнән). Салам, лийже йолташ-влак! (Сәлам, кадерле туганнар!) Пагален ужыңа! (Рәхим итегез!)

Гид. Мари халкында чәйне бакчада, махсус чәй эчү йортында эчәләр. Чәй йорты янында төрле матур чәчәкләр үсә. Чәйне балчыктан эшләнгән махсус чәйнектә төнәтәләр, балчыктан эшләнгән чынаяклардан эчәләр. Чәй янына ит яки балык эчлеге белән пешерелгән сумсалар куела.

Мари киемендәге малай. Әйдәгез, бергәләп мари халкының яратып уйный торган уеннарының берсе – “ Туп тәгәрәтү” уенын уйныйбыз.

(Балаларны дүртенче өстәл янында татар милли киемнәре кигән малай белән кыз каршы ала.)

Малай.

Аралар ерак димәгез,

Килегез безгә, якын дус,

Киң Иделнең суы татлы,

Халкыбызның йөзе якты,

Йөзе якты, күңеле хуш.

Кыз. Безнең татар халкы кара чәй ярата. Махсус кечкенә чәйнеккә чәйне салып, өстенә кайнар су агызалар һәм өстен каплап төнәтәләр.Чәй кайнар булган очракта, чәйне чәй тәлинкәсенә салып эчәләр. Өстәлгә чәй янына чәк-чәк, гөбәдия, бәлеш, конфет, кайнатма куела. Килгән кунакның алдына җәю өчен тастымал бирелә.

Ә хәзер бергәләп  татар халык уены – “ Коймаклар” уенын уйныйбыз.

Тәрбияче. Балалар, без бүген төрле халыкларның чәй эчү йолаларын, җырларын, биюләрен, уеннарын күрдек. Алар төрле җирләрдә яшәсәләр дә, бер-берсеннән күп нәрсәләр белән аерылсалар да, Җир шарында дус, тату гомер итәләр. Сез дә туган җирегезне, аның табигатен саклагыз, халкыбызның матур йолаларын, гореф-гадәтләрен хөрмәт итегез, башка милләт халыклары белән дус яшәгез.

Кыз (татар киеменнән).

Барлык милләт балалары

Җирдә дус булып калсын.

Дуслык җыры күкләргә дә

Өзелмәс юллар салсын.

(Күргәзмәгә килгән төрле милләт кунаклары “Дуслык җыры”н (Л.Әмирханова сүзләре, А.Әхмәтшин көе) тыңлыйлар, кушылып җырлыйлар. Поезд тавышы астында залдан чыгалар.)