“Без – Ватан балалары!”

№45

(Беренче кечкенә балалар тљркеменә йөрүче балалар белән әзерләнгән кичә үрнәге)

Фәридә ӘХМӘТҖАНОВА,

Наилә СӘГЪДИЕВА,

Казандагы 236 нчы балалар бакчасы тәрбиячеләре

Максат: әти-әниләр белән балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да якынайту, алар арасында үзара гармония булдыру.

Бурычлар:

          1. Ватанны саклаучылар көне турында балаларда күзаллау булдыру.

          2. Кагыйдәләргә нигезләнеп, балалар белән төрле хәрәкәтле уеннар уйнауны дәвам итү.

          3. Тизлек, җитезлек, төгәллек, аңлылык сыйфатларын булдыру.

          4. Балаларны интонация белән, матур, дөрес итеп, ашыкмыйча шигырь сөйләргә өйрәтү, җырлар җырлау.

          5. Ватанга, әти-абыйларга, бабайларга карата балаларда горурлык уяту, дуслык хисен тәрбияләү.

Җиһазлау: “Солдатлар” маршы яздырылган (Т.Волгина сүзләре, А.Филлипенко көе) аудеокассетасы, магнитофон; флаглар, кызыл, яшел, сары, зәңгәр төсләрдәге 4 кыршау; кызыл, яшел, сары, зәңгәр төсләрдәге җыелма конструктор; туплар, кубиклар, кеглиләр, кызыл, яшел, сары, зәңгәр төсләрдәге А 4 форматында төсле битләр.

Бәйрәмгә әзерлек. Уен-дәрес барышында армия, солдатлар турында  солдат киеме киендерелгән курчак малай ярдәмендә аңлату, күзаллау булдыру. Шигырьләр өйрәнү, җырлар җырлау; музыка барышында солдатлар кебек бер рәт булып атлап йөрергә өйрәнү; әтиләргә бүләккә медаль әзерләү, бүлмәне бәйрәмчә бизәү.

           Тәрбияче. Кадерле, балалар! Кадерле, кунаклар! Без бүген Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм итәргә җыелдык. Кадерле әтиләребезне, дәү әтиләребезне, бабайларны һәм безнең булачак Ватанны саклаучы солдатларыбыз – малайларны да бәйрәм белән чын күңелдән котлыйбыз! Аларга корычтай нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе һәм ак бәхетләр телибез! Сезнең хөрмәткә без бүген җырлар, шигырьләр һәм бүләкләр әзерләдек. Рәхим итеп кабул итеп алыгыз.

         (Балалар зал уртасына чыгып басалар.)

Рәт, рәт булып тезелдек,

Без парадка җыелдык.

Без бит илнең горурлыгы,

Ватанның балалары!

(Ватанны саклаучылар көненә багышланган бәйрәм парады ачык дип игълан ителә. “Солдатлар” маршы (Т.Волгина сүзләре, А.Филлипенко көе) яңгырый. Балалар залда флаглар тотып, рәт-рәт булып атлап йөриләр. Марш төгәлләнгәч, флагларны өскә күтәреп “ур-ра” кычкыралар. Сафта басып торган көйгә кунаклар хөрмәтенә шигырь сөйли башлыйлар.)

1 нче бала.

          Әтием, син җир шарында

Иң яхшы әти!

Синең белән горурлана,

Туган ил халкы!

2 нче бала.

Рәхмәт сиңа, әтием,

Син булган өчен!

Һәр көн миңа, әниемә

Елмаю биргән өчен!

Бәхетле бул, әтием.

Яшь һәм сәламәт бул!

Син бит минем дөньяда

Иң-иң яхшы әтием!

3 нче бала.

Футбол да без уйныйбыз,

Китап та без укыйбыз,

Мультик та без карыйбыз!

Бар эшне без икәүләп,

Бик яхшылап эшлибез!

4 нче бала.

Шашка утырып уйныйбыз,

Чынаяк та юабыз,

Машина да ясыйбыз,

Рәсемнәр дә җыябыз,

Синең белән без, дәү әти,

Минем кадерле дәү эти!

5 нче бала.

Көн дә атта сикертә,

Уйната да, көлдертә,

Бар нәрсәне төзәтә,

Минем булдыклы әти,

Алтын куллы син, әти!

          Тәрбияче. Балалар, сезнең дә әтиләрегез кебек акыллы, көчле буласыгыз киләме?

          – Әйе, бик килә!

– Алайса, мин сезгә тизлектә, җитезлектә һәм көчлелектә кљч сынашырга тәкъдим итәм. Хәзер дүрт командага бүленәбез һәм һәр команда бер “әти”не капитан итеп сайлый. Беренче командага – кызыл, икенчесенә – зәңгәр, өченчесенә – сары, дүртенчесенә яшел йолдызчыклар өләшәм. Шулай итеп безнең беренче команда – “Кызыл йолдызчыклар”, икенче команда “Зәңгәр йолдызчыклар”, өченче команда “Сары йолдызчыклар”, дүртенче команда “Яшел йолдызчыклар” исемен ала. Командалар, сез әзерме? Димәк, бүгенге ярышыбызны башлыйбыз.

– Балалар, безнең беренче бирем “Кем җитезрәк” дип атала. Һәр команда үз йолдызчыгы төсендәге шарны үз кыршавына җыеп бетерергә тиеш.

(Тәрбияче зал уртасына зур кыршау куя. Кыршау эченә кызыл, сары, зәңгәр, яшел төсле шарларны тезә. Һәр команда каршына йолдызчык төсендә кечкенә кыршау куела. Командадан һәр бала чыгып, зур кыршау эченнән үз йолдызчыклары төсендәге шарларны алып кечкенә кыршауга китереп салырга тиеш була. Уен башлана. Командалардагы һәр бала чыгып зур кыршаудан төрле төсләрдәге шарларны җыялар.)  

          Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Ә хәзер икенче биремгә күчик, ул “Төз укчылар” дип атала. Биремнең шарты түбәндәгедән гыйбәрәт: командалар алдына ун кегли куела. Һәр командадан берәр уенчы чакырыла һәм туп бирелә. Һәр уенчы бер атудан күбрәк кегли аударырга тиеш була. Аның өчен төз басырга, тупны нык тотарга һәм кеглиләргә таба чөеп җибәрергә кирәк. Күбрәк егылган кеглиләр саныннан баллар җыела.

(Командадан һәр бала чыгып, кегели аударуда үзен сыный. Уен бик күңелле үтә. Балалар бик канәгать калалар.)

Тәрбияче. Без бүген бер дә сынатмыйбыз. Үзебезне бары тик уңай яктан гына күрсәтәбез. Булдырасыз, балалар!

–Әйдәгез хәзер өченче биремгә күчик. Ул “Башня төзим” дип атала. Шартлары белән таныштырып үтим: мин сезнең алдыгызга төрле төсләрдәге алтышар кубик куям. Һәр командадан икешәр уенчы чыга һәм шул алты кубиктан беренче булып башня төзеп чыгарга тиеш була. Кем беренче һәм төз итеп төзеп бетерә – шул җиңүче була. Уенны башладык, уңышлар сезгә!

(Уенда џәр командадан икешәр бала катнаша. Рөхсәт биргәч, алар тиз генә башня төзү ярышына керешә. Төз һәм беренче итеп төзеп бетергән команда – җиңүче дип табыла.)

         Тәрбияче. Чираттагы ярыш – капитаннар ярышы. Әйдәгез алар да җитезлектә үзләрен күрсәтсеннәр әле. Рәхим итеп, капитаннарны үз яныма чакырам. Биремнең исеме “Иң җитез әти” дип атала. Ә шарты болай: дүрт капитан алдына дүрт өстәл, џәр љстәлгә төсле кәгазь битләре куела. Алар шул кәгазьләрдән  беренче булып очкыч ясарга, џәм үз командасындагы бер балага биреп, очыртып җибәрергә тиеш була. Бирем бик гади. Ярышны башладык, капитаннар!

 Тәрбияче. Менә, балалар, без бүген ничек күңелле итеп Ватанны саклаучылар көнен бәйрәм иттек. Үзегезне әтиләр, дәү әтиләр, бабайлар һәм килгән кунаклар каршында бик матур күрсәттегез, сынатмадыгыз. Дустанә  уйнадык, үзебезне чын Ватанны саклаучылар итеп күрсәттек. Әйдәгез бергәләшеп әтиләргә, уенчыларга, килгән кунакларга кул чабып алыйк әле. Безнең бүген һәр уенда дуслык җиңде. Рәхмәт сезгә, командалар. Кадерле капитаннар, сезгә дә уенда катнашканыгыз өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез.

Кичәбезнең иң күңелле мизгеленә – бүләкләү өлешенә килеп җиттек . Кадерле әтиләр, килгән икунаклар, безнең балалар сезгә үз куллары белән кечкенә генә бүләкләр әзерләделәр. Рәхим итеп кабул итегез.

(Балалар әтиләргә үз куллары белән ясаган медальләрен өләшәләр.)

 – Кадерле малайлар! Безнең кызларыбыз да сезгә бүләкләр әзерләде. Алар сезгә бүләк итеп открыткалар ясады.

(Музыка астында бүләкләр өләшенә.)

Тәрбияче. Кадерле әтиләр, килгән кунаклар, малайлар! Без сезне чын күңелебездән бәйрәм белән тәбрик итәбез. Гаилә бәхете, сәламәтлек, уңышлар һәм яхшы кәеф телибез!