Без – Тукайлы халык  

(Әдәби-музыкаль кичә)

Ләйлә ЗӘЙДУЛЛИНА, Эльвира АБДРАХМАНОВА,

Әлмәттәге 25 нче урта мәктәпнең I квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучылары

Максат:

– укучыларда Г.Тукай иҗатына кызыксыну уяту;

– аның әсәрләре аша балалар күңелендә шәфкатьлелек, түземлелек, батырлык, горурлык кебек сыйфатлар тәрбияләү, туган телгә кызыксыну уяту;

– матур сөйләм телен үстерү; сәхнәдә чыгыш ясау күнекмәләре булдыру.

Җиһазлау: язучының портреты, китаплар күргәзмәсе, плакатлар, рәсем күргәзмәсе, интерактив такта, презентация, урман күренеше өчен агачлар, куаклар, чәчәкләр.

Кичә барышы

(Көчле музыка, дөбердәгән тавыш ишетелә. Сәхнәгә заманча киенгән малай керә.)

Малай. Ай, кая килеп эләктем соң мин, менә сиңа мә! Кая эләктем мин? О, монда бөтен нәрсә дә бик сәер күренә. Кая соң мин? (Тирә-якны карап йөри, фотога төшерә, сәхнә уртасындагы кешене күреп сискәнеп китә).

Тукай.

Зур бәхетләр сызганып эшкә бирелгәннән килә,

Аһ! Оят, хурлык, түбәнлекләр иренгәннән килә.

Булса калдырмак берәү ушбу җиһанда изге ат,

Тир белән тапсын ашарын, итсен, әлбәт, иҗтиһад.

Һәр олугълар эшләгәнлектән олугълыклар таба,

«Уйнады» дип бирмиләр ушбу җиһанда мәртәбә.

И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә – эш,

Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш.

Тукай (малайны күреп сискәнеп китә). Сиңа ни кирәк, хезмәтче малай? Кайсы бай җибәрде? Әллә тагын “Шәрык клубы”на чакырасы иттеләрме үземне?

Малай (бераз аптырап, тамашачыларга карап шыпырт кына). Хезмәтче? Бу ни дигән сүз инде?.. Киемнәре дә бик сәер күренә моның. Артист халкына охшап тора үзе… Ай-яй, ролен бигрәк яхшы уйный бу абый.

Абый! Әйтегез әле, ә сез кайсы театр артисты? Ә, туктагыз, әйтмәгез, үзем беләм хәзер. Камал театрыннан, ә юк Тинчуриннан. Сез Габдулла Тукай ролен уйныйсызмы? (Янына килеп җентекләп карый.) Бигрәк яхшы грим салганнар үзегезгә! Нәкъ чын Тукай инде менә! Коеп куйган Тукай.

Тукай. Нинди театр артисты, нинди грим… Соң мин Габдулла Тукаев үзем бит инде.

Малай. Чын шагыйрь? Тукай үзе? Мин һич кенә дә берни аңламыйм?! Ничек була соң инде бу? (Тамашачыларга карап.) Өнемме бу, төшемме? Йоклыймдыр мин! Саташудыр бу! (Үзенең битенә суккалый, чеметеп ала. Авыртудан кычкырып җибәрә.) Ааааабый, әйтегез әле, ә хәзер ничәнче ел ул?

Тукай. 1910 ел.

Малай. 1910 ел!? Соң мин нәкъ 114 елга үткәнгә кайткан булып чыгам, лабаса. Ышана торган түгел. Төштер бу валлаһи! (Тамашачыларга гына ишетелерлек итеп.) Айрат дустым үткәнгә җибәрә ала торган җайланма уйлап таптым дигәч, ышанмыйча гына уйнап, шуның бер төймәсенә баскан идем… Менә сиңа тамаша!.. Ярый әле ул төймә минем кулда калган, димәк, кире өйгә кайтып булачак…

Тукай. Гел аптырашта калдырдың бит әле син мине, энем. Кем атлы буласың син? Каян килеп чыктың соң әле син?

Малай. Тукай абый, бик беләсең килсә, хәзер сөйлим. Мин бирегә 21 нче гасырдан килдем. Аңлыйсыңмы?. Төгәлрәк әйткәндә 2024 елдан.

Тукай. 2024 елдан? (Аптырап урындыкка утыра.) Гел аптырашта калдырдың бит әле син мине.

Малай. Мин үзем дә шаккатам әлеге хәлләргә. Мине каршымда татар халкының бөек шагыйре Тукай үзе торсын әле! Шаккатмалы хәл ич бу!

Тукай. Я, кечкенә дустым, сөйлә инде хәзер, киләчәктә мине беләләрме, шигырьләремне укыйлармы? Гомерем заяга узмаган дип ышанасым килә.

Малай. Кая ул, Тукай абый. Беләләр, бик яхшы беләләр. Бик күп шигырьләрегезне хәтта яттан өйрәнәләр. Менә мин сезнең “Пар ат” шигырен аеруча яратам. Сөйлимме үзегезгә?

Тукай: Рәхим ит, дустым!

Малай.

Җиктереп пар ат, Казанга туп-туры киттем карап;

Чаптыра атларны кучер, суккалап та тарткалап.

Кич иде. Шатлык белән нурлар чәчеп ай ялтырый;

Искән әкрен җил белән яфрак, агачлар калтырый.

Һәр тараф тын. Уй миңа тик әллә ни җырлый, укый;

Нәрсәдәндер күз эленгән һәм тәмам баскан йокы.

Бер заман ачсам күзем, бер төрле яп-ят кыр күрәм;

Аһ, бу нинди айрылу? Гомремдә бер тапкыр күрәм.

Тукай. Афәрин, булдырдың!

Малай. Ә беләсезме без хәзер сезнең белән нишлибез?! Киләчәккә барабыз! Үзегезнең мәңге үлмәс шагыйрь булуыгызны үз күзләрегез белән күрерсез. Сез ризамы?

Тукай (бераз уйланып). Риза!

Малай. Әйдәгез, кузгалыйк, алайса. (Чыгалар. Кара урман янына килеп чыгалар.)

Малай. Ай, без кая килеп чыктык соң әле? Тирә-якта бары тик кап-кара урман гына. Йөрәк яргыч урын бу! (Шикләнеп, куркынып кына баралар. “Шүрәле” әкияте яңгырый.)

Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,

Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.

Һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,

Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.

Бик куе булганга, монда җен-пәриләр бар, диләр,

Төрле албасты, убырлар, шүрәлеләр бар, диләр,

(Каршыларына Шүрәле килеп чыга. Куркып читкә сикерә.)

Шүрәле. Ай, харап булдым, кешеләр! Ничәмә дистә еллар үзләреннән качып йөрдем ич инде. Юк, барыбер таптылар үземне. Уууу!

Малай. Я, Шүрәле, курыкма инде бездән, без сиңа һич начарлык эшләмәбез.

Шүрәле. 100 елдан артык вакыт үтте, ә сез һаман миңа ышанасыз, шуннан берәр почмактан килеп чыгармын дип өметләнәсез. Мин күренмичә йөрим. Теге юлы Былтырыгыз кыскан бармагын әле һаман сыкрый. Ууууу! Исемә төшсә, йөрәкләрем сыкрап куя. Эһ, шундый кети-кети уйныйсы килә кайчак, ә мин түзәм! Нишлим, мин бит шундый ялгыз, шундый ялгыз.

Малай. Шүрәле дустым, чынлыкта кешеләр син уйлаганча ук явыз түгелләр. Ә телисеңме син моңа үзең дә инанырсың. Әйдә, безнең белән.

Шүрәле (башын кашып). Шулаймы? Алдамассызмы соң?

Малай. Сүз бирәм. Әйдә инде тизрәк кузгалыйк. (Чыгып китәләр. Сәхнә уртасына бәйрәмчә киенгән балалар чыга. Малай, Тукай, Шүрәле бәйрәмне читтән генә сәхнә читенә утырып күзәтеп торалар. “Бәйрәм белән” җыры башкарыла.)

Алып баручы. Исәнмесез, хөрмәтле кунаклар! Бүген без бөек шагыйребез Габдулла Тукайга багышланган кичәгә җыелдык. Ул 1886 елның 26 апрелендә туып, 1913 елның 15 апрелендә дөньядан китеп тә барган. Шулай да Тукай бүген дә безнең арабызда кебек. Аның иҗаты, аның геройлары мәңге безнең күңелләрдә!

1 нче укучы.

Бөек Тукай – татарларның

Иң кадерле баласы.

Уена да килмәгәндер

Шулай бөек буласы.

2 нче укучы.

Умырзая чәчәгедәй

Гомере кыска булган,

Әмма иҗат җимешләре

Гасырларга сузылган.

3 нче укучы.

Шигырьләрен яттан белә

Барлык татар баласы,

Бик яратып укыйлар

“Шүрәле”, “ Су анасы“н.

4 нче укучы.

«Әллүки» не, “Пар ат”ларын

Белми соң кемнәр генә?

Шигырьләре уйландыра,

Укыгыз әле менә.

5 нче укучы.

Укыган саен укыйсы

Килә әкиятләрен.

Сокландыргыч иҗатының

Бик татлы җимешләрен.

(“Шома бас” татар халык биюе.)

2 нче алып баручы. Г.Тукай 27 ел гына яшәп, бары 8 ел гына иҗат иткән. Шулай булса да, бәя биреп бетермәслек рухи байлык калдырган. Тормышы һәм иҗаты – халкыбыз тарихында иң якты, иң изге сәхифәләрнең берсе. Сабыйчактан күңелләребезгә кергән Тукай безне гомеребез буена озата бара. Бала чагыбызга кайтып, Тукай әкиятендә яшәп алыйк әле! (“Кәҗә белән Сарык” әкиятеннән өзек сәхнәләштерелә. Су анасы керә.)

Су анасы. Үзләре бәйрәмгә җыелганнар, сарык белән кәҗәне дә чакырганнар, ә мине чакырырга да онытканнар… Кемне диген әле, Тукайның иң танылган әкият героен онытканнар бит!

1 нче алып баручы. Онытабызмы соң инде, Су анасы. Юк ла инде. Сине онытырга һич мөмкин түгел!

2 нче алып баручы. Әйдә, түрдән уз, рәхим ит!

Су анасы. Карап-карап торам да иң зур кунагыгыз кая соң сезнең?

1 нче алып баручы. Кем турында әйтәсең син?

Су анасы. Әйдәгез әле, мин сезгә табышмак әйтәм, ә сез аның нәрсә икәнен белегез. Шайтан да, җен дә түгел түгелен, тик маңгаенда бардыр бер мөгезе. (Укучылар җавабы.)

Су анасы. Әлбәттә, Шүрәле бу. Ә Шүрәлебез үзе кайда соң безнең? Шүрәледән башка нинди Тукай бәйрәме үтсен, ди, инде?! (Тукай белән малай Шүрәлене сәхнәгә этеп кертеп җибәрәләр. Шикләнеп кенә керә. Соңрак батыраеп китә.)

Шүрәле (җырлый).

Бигрәк озын кулларым,

Күзләрем йөреп тора.

Килеш-килбәтемне күргәч,

Көләсең килеп тора.

Мин Шүрәле,Шүрәле,

Чакыргач килдем әле.

Онытып үпкәләрне

Көлдереп алыйм әле. (Кытыклый башлый.)

Әй, шаяртам гына ич инде, дусларым. Курыкмагыз сез миннән. Усал түгел лә мин. Кытыклыйсым килсә дә, түзәм бүгенгә мин.

1 нче алып баручы. Әй, Шүрәле, без сине күптән көтәбез ич инде, рәхим ит, түрдән уз!

2 нче алып баручы. Әдәгез, хөрмәтле кунаклар, укучылар белән бергә уен уйнап алабыз. (“Кәрия-Зәкәрия” уены уйнала.)

6 нчы укучы.

Бик еракта балкып аткан

Бер гүзәл апрель таңы.

Бирде сине бу җиһанга

Әй, шагыйрьләр солтаны!

7 нче укучы.

Саклый мәңге истәлегең

Син яшәп киткән урын.

Нур булып калды йөрәктә

Һәр синең язган җырың.

8 нче укучы.

Азмы какканны вә сукканны

Күтәрдең син, ятим?!

Җырладың шуңа халкыңның

Моң тулы хиссиятен!

2 нче алып баручы.

Тынмый сазың, моңлы сазың,

Кем тыя алсын аны!

Син яшәрсең, мең яшәрсең,

Син – шагыйрьләр солтаны!

Тукай (сәхнә читендә басып тора). Афәрин, яшьләр! Булдырдыгыз! Иманым камил, мондый талантлы балалар булганда киләчәгебез ышанычлы кулларда, ә безнең иҗатыбыз мәңге яшәр. Ә мин китәм, чын күңелемннән шатланып китәм. Хушыгыз!

2 нче алып баручы. Тукай – милли шагыйрь. Татар халкы бар җирдә Тукай бар, халкыбыз яшәгәндә Тукай яшәячәк.

1 нче алып баручы. «Татарда Тукай туган өчен куанам. Рухымның Тукай белән очрашуына куанам. «Шагыйрь кем?» дигән сорауга җавапны Тукайдан таптым. Тукай миндә үзенең милли рухы белән яши. Шул яздыра, шул эчке энергиягә әйләнде», – дип язган Сибгат ага Хәким.

1 нче укучы.

Юк, үлмәдең, гакыллы ир, мәшһүр Тукай!

Тавышың яши кабатланып һәр буында,

Халкың кебек бөек, матур җырларыңдай

Даһилыгың яңгырап барыр гасырларга.

2 нче укучы. Тукай безне туган көнебездән алып гомер буе озата килә. Ул безнең күңелеңгә беренче иман орлыклары салучы да әле.

3 нче укучы. Чыннан да, кечкенәдән күңелебезгә «Су анасы» шом сала, төштә «Шүрәле»се кытыклап теңкәгә тия. «Туган тел»ен көйләп юанасың. (Зал, басып, “Туган тел”җырын җырлый.)