Без Тукайлы халык – мәңгегә!

(Татар телле башлангыч мәктәп укучылары өчен сәхнәләштерелгән музыкаль тамаша)

 Айгөл СӘЙФЕТДИНОВА,

Алексеевск районы 4 нче номерлы башлангыч мәктәбенең педагог-оештыручысы

 

Максат һәм бурычлар:

Балаларны татар халкының бөек шагыйре Г.Тукай әсәрләре белән таныштыруны дәвам итү.

Г.Тукай әсәрләре аша кешелеклелек, шәфкатьлелек сыйфатлары, туган телебезгә олы ихтирам хисе тәрбияләү.

Җәнлекләрне, табигатьне яратырга өйрәтү, аларны рәнҗетергә ярамавын сабыйлар күңеленә сеңдерү.

 

(Бик матур урман аланы. Кошлар сайраган тавыш ишетелә. Бер читтә төп, төп өстендә Әлифба китабы. Шаян музыка астындабик яхшы кәеф белән, бии-бии, җырлый-җырлый, Шүрәле чыга.)

Шүрәле.

Кәефем шәп, көе матур,

Биеп тора аяклар,

Кытыкларга яралганнар

Минем озын бармаклар…

(Төпкә якын килеп, Әлифба китабын кулына ала, кирәкле битен әзләгән кыяфәт ясый. Шул вакыт, тирә ягына карана-карана, кемнедер эзләгән кыяфәттә алан уртасына бер кыз килеп чыга.)

Кыз. Кая гына киттеләр икән соң, ә? Монда да күренмиләр.(Шүрәлене күреп куркып китә)

Шүрәле. Ихи-хи, монда адәм заты бар икән, күрми дә торам. Кил әле янама, кызчык, кил әле. Икәүләп кети-кети уйныйк әле! (кызга таба килә башлый)

Кыз. (курыкканын белгертмәскә тырышып) И, Шүрәле агай, син икәнсен әле! Әле дә шул гадәтеңне хаман ташламагансын, кети-кети уйнарга гына торасың.

Шүрәле. (аптырап китә) Тукта, тукта! Син кем соң әле? Мине кайдан беләсең?

Кыз. Сине дә белмәскә! Мин Былтыр бабайның оныкчыгы булам.

Шүрәле. (сискәнеп, куркып китә) Әйттем исә, кайттым! Тиямме сон? Зинһар кичерә күр, тимим мин сиңа! Былтыр бабаң кыскан бармагым әле дә авырта. Урманда нишләп йөрисең соң син?

Кыз: Дус кызым эте Акбай белән урман ягына таба китте. Аларны эзләп килүем. Алай-болай күрмәдеңме аларны?

Шүрәле:  Күрмәдем шул. Кайгырма, табылырлар әле.Утырып бераз гына ял итеп ал шушы аланда. Минем эшем күп, дәрескә әзерләнәсем бар.

(Шүрәле кире төпкә барып утыра)

Кыз: (гаҗәпләнеп) Дәрескә? (гаҗәпләнүе беткәч) Бигрәк рәхәт инде урманда: кошлар сайрый, күбәләкләр оча. (Җиңелчә генә урман шаулаган, кошлар сайраган тавыш ишетелә. Шул вакыт бер күбәләк очып килә, музыка кабына)

Кыз: (күбәләккә)

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?

Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

Күбәләк: (телгә килә)

Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа! (диюе була, очып та китә)

Кыз: (күбәләк артыннан кычкырып) Тимим, тимим, рәхәтләнеп оч, күбәләк!

(Шул вакыт, үзара сөйләшә-сөйләшә, дус кызы белән Акбай чыга)

Дус кызы:

Әйдәле, Акбай! Өйрән син, арт аягың берлә тор,
Аума, аума! туп-туры тор, төз утыр, яхшы утыр!
Акбай:
Ник газаплыйсың болай син, мин әле бик кечкенә,
Мин туганга тик ике айлап булыр йә өч кенә.
Юк, кирәкми, мин өйрәнмим, минем уйныйсым килә, (мәтәлчек атып ала)
Шул болыннарда ятасым, шунда ауныйсым килә.

Дус кызы:

Ах, җүләр маэмай! Тырыш яшьләй, зурайгач җайсыз ул:
Картаеп каткач буыннар — эш белү уңгайсыз ул!

(кыз янына килеп җитәләр)

Кыз: Менә сез кайда икән! Сезне эзләп килгән идем, Былтыр бабам кызык иткән (Шүрәлегә ишарәләп) Шүрәле белән очраштым.

Дус кызы: Бармагы кысылгач акылга утырганмы әллә?(көлешәләр)

Кыз: Белмим шул. Әллә хәйлә корып утыра инде…

Дус кызы: Әйдә кайтыйк инде алайса, укулар башланганчы теге китабыбызны укып бетерәсебез дә бар. (Китәргә генә торганда, моңсу көй астында куян чыга. Башын аска игән, борчылган кыяфәттә)

Кыз: (куянга)

И Куян, куркак Куян, йомшак Куян,
Моңланасын нинди хәсрәт, кайгыдан?
Куян: И җаным, син яшь бала шул, белмисең;
Төште зур хәсрәт, ничек моңланмыйсың.
Без икәү: Әткә куян, Әнкә куян,
Яшь куянчыклар янә бездән туган.
Барчабыз бер гаилә булган идек,
Күп заман шатлык белән торган идек.
Яшь балаларны ашап китте Бүре,
Бик усал ерткычтыр ул, муркыргыры!

Кыз: Кайгын зур икән, куян дус. Ябыгып та киткәнсен. Безнең сиңа ничек тә булышасыбыз, ярдәм итәсебез килә. Әйдә син безгә, авылга, кил. Без сине сыйларбыз, кунак итәрбез, әкиятләр сөйләп күңелеңне күтәрербез.

Куян: Рәхмәт бик зур сезгә, кызлар!

Шүрәле: (торып баса, балалар янына килә башлый)

Бәхетле шул баладыр, кайсы дәрсенә күңел бирсә,
Мөгаллимне олугъ күрсә, белергә кушканын белсә.
Сабакка калмаса соңга, борылмый барса уң-сулга,
Уенга салмаса ихлас — менә бәхте аның шунда.
Кечеләргә итеп шәфкать, үзеннән зурга юл бирсә,
Бәхетсезләрне кимсетми, егылганнарга кул бирсә!” — дигән Тукаебыз. Тыңлап тордым-тордым да, булышам дип кенә торасыз, бик акыллы балалар сез! Бәхетле булырсыз, алла бoepca. (Кытыкларга жыена) Әйдәгез, хәзер кети-кети уйныйбыз.

Кыз: Тагын хәйлә корасыңмы, Шүрәле?

Шүрәле: Юк инде, нинди хәйлә?! Мин бит хәзер явыз түгел. Мин хәзер урманны саклыйм, урмандагы бөтен җәнлекләрне татар теленә өйрәтәм.

Кызлар: (бер тавыштан) Шулаймыни?

Шүрәле: Бөек Тукаебыз телен — татар телебезне ничек тә саклап каласы иде, дуслар! Әйдәгез, туган телебездә шигырьләр сөйлик, җырлар җырлыйк. Без татар телле халык, Тукайлы халык. Шуны онытмыйк, дуслар! (Тамашачылар алдына тезелеп басалар. “Туган тел” җыры башкарыла. Баш ию)