Без – Тукай оныклары!..

№47

(Башлангычлар өчен сыйныфтан тыш чара)

Наҗия ШИҺАПОВА,

Апас районы Сатламыш урта мәктәбенең югары квалификация категорияле башлангыч сыйныф укытучысы

Максат:

күренекле шагыйрь Г.Тукайга балалар күңелендә ихтирам тәрбияләү;

шагыйрь мирасы белән мөмкин кадәр тулысынча таныштыру;

сәнгатьле сөйләү күнекмәләрен үстерү;

сәхнәдә, тамашачы алдында үз-үзеңне тоту күнекмәләре формалаштыру;

татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай шигъриятенә мәхәббәт тәрбияләү;

шагыйрьнең әсәрләреннән рухи азык алу;

Г.Тукайның шигырьләре үрнәгендә тормышка әзер кешеләр тәрбияләү;

укучыларга Г.Тукай шигырьләре аша милли рух сеңдерү, милли тәрбия бирү.

Яшь үзенчәлеге: кече яшьтәге мәктәп балалары өчен.

Технологияләр: милли төбәк компоненты.

Җиһазлау: компьютер, проектор, экран, презентация, стенд, Г.Тукай портреты, укучылар ясаган рәсемнәр, укучылар язган иншалар, укучылар иҗат иткән шигырьләр, Г.Тукай әкиятләренә иллюстрацияләр, китаплар күргәзмәсе, магнитофон.

Бизәлеш: уртага Тукай портреты, стенд куела, чәчәкләр куела; шарлар эленә.

(Шигъри бәйрәмдә I–III сыйныф укучылары катнаша)

Чараның планы

Оештыру өлеше

1. Исәнләшү, бәйрәм белән котлау.

2. Бәйрәм кичәсенең максатын әйтү.

Төп өлеш

1. «Һәр шәхеснең тормыш юлын белү бик зарур».

2. «Табигать – яшәү чыганагы».

3. «Дусларсыз яшәп булмый».

4. «Кошлар һәм хайваннар – кешенең ышынычлы , ярдәмчел дуслары».

5. «Хезмәт кешене туендыра, ә ялкаулык боза».

6. «Без – шагыйрьләр».

7. «Син Тукайны беләсеңме?» уены.

8. «Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр; татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай дә яшәр!».

Йомгаклау

Балаларны бүләкләү.

Бәйрәм барышы

Укытучы: Җир йөзендә үзенең яшәешен раслаган, киләчәктән үзенә лаеклы урын даулаган һәр халык рухи кыйбласын билгеләгән асыл улларын бөек затларын барлый, аларны зурлап, олылап дөньякүләм киңлекләрдә танытырга омтыла. Кылган гамәлләрен, хезмәтләрен тәкъдим итеп, аларга мәһабәт һәйкәлләр куя, музейлар ача, исемнәрен җырларга куша, урам атамаларында мәңгеләштерә.

Татар халкының да ихтирамга лаек уллары бар. Шуларның берсе Габдулла Тукай! Быел 2016 елда аның тууына 130 ел! Һәр ел саен халкыбыз бөек Тукайның туган көнен билгеләп үтә. Без дә бүген сөекле шагыйребезне искә алу кичәсенә җыелдык.

1 нче укучы

Әйләнәңдә гөлләр…

Сүзең гүя

Шулай аша әйтә күңелләр:

Туган көнең белән! дигән сыман

Елмаялар кебек бу гөлләр.

2 нче укучы

Килә, килә, язлар саен сиңа

Илең килә туган көнеңдә.

Бетми торган гомрен кушкан сыман

Синең бөек кыска гомергә. (Х.Туфан «Чәчәкләр китерегез Тукайга»)

3 нче укучы

Бәйрәмнәрең алда икән әле.

Кара, шагыйрь, бүген текәлеп:

Халкың килде сиңа, мәхәббәтен

Ал чәчәкләр белән күтәреп.

4 нче укучы

Син күрмәгән яңа буын килде,

Котлап бүген туган көнеңне.

Киләчәккә барган улларыңны

Ишетәсең «Туган телеңне». (Ш.Галиев «Тукайга»)

 («Туган тел» җыры (Г.Тукай сүзләре, татар халык көе) башкарыла.)

Укытучы. Шагыйрь үз иҗатында татар халкының омтылышлырын чагылдырган, аның иң тирән теләкләрен һәм өметләрен җырлаган, үзенең бөтен иҗатын һәм тормышын шул халкының якты киләчәге өчен көрәшкә багышлаган. Без бүгенге кичәбездә, укучылар, шагыйрьнең бөеклеген тагын бер кат раслау максатыннан телдән журнал төзербез. Журналыбызның беренче бите «Һәр шәхеснең тормыш юлын белү бик зарур» дип аталыр.

(Укытучы Г.Тукайның тормыш юлы белән таныштыра.)

Укытучы. Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукай 1886 елның 26 нчы апрелендә Арча районы Кушлавыч авылында туган. Әтисе – Мөхәммәтгариф, әнисе – Мәмдүдә исемле була.

Габдулла Тукайның ятимлектә үткән балачагы безгә аның «Исемдә калганнар» әсәреннән мәгълүм.

Кечкенә Габдулла туып, 5 ай үтүгә, аның әтисе үлә. Әтисе үлгәннән соң, әнисе аны авылдагы бер фәкыйрь Шәрифә исемле карчыкка вакытлыча асрарга биреп калдырып, үзе Сасна авылындагы муллага кияүгә чыга, әнә шуннан шагыйрьнең газаплы, авыр тормышы башлана. Тукай болай дип искә ала: «Мин бу карчык өендә кадерсез, артык бер бала булганлыктан, ул мине, әлбәттә, тәрбияләмәгән: тәрбияләү түгел, яшь балаларның иң мохтаҗ булдыклары ачык йөзне дә күрсәтмәгән.»

Бераз Шәрифә карчык йортында гомер кичергәннән соң, әнисе аны үз янына – Сасна авылына алдыра. Үги әтисе аны бик яратып каршы ала. Ул үзенең истәлекләрендә: «Үги әтиемнең мине сөюе, миңа чәй янында кәрәзле балны ак күмәчкә ягып бирүе, минем шунда куанганнарым биш минутлык төш шикелле генә, әле дә булса хәтеремдә» – дип язган.

Тукайга 3 яшь тулмаган көе әнисе үлеп китә. Ана назын татырга да өлгермәгән сабый дөм ятим кала.

Әнисе үлгәч, Сасна мулласы бу ятимне Өчилегә – Габдулланың әнисенең атасына кайтарып бирә. «Үги әбинең алты күгәрченнәре эчендә мин бер бер чәүкә булганга, мине еласам – юатучы, иркәләним дисәм – сөюче, ашыйсым-эчәсем килсә – кызганучы бер дә булмаган, мине эткәннәр дә төрткәннәр. Бары Саҗидә түти генә миңа мәрхәмәтле иде» – дип яза Г.Тукай «Исемдә калганнар»ында. Кечкенә Апуш бу гаиләгә дә сыймаган. Бабасы, әбисенең киңәше белән, Өчиледән Казанга бара торган бер ямщикка утыртып, Казанга озаткан. Ямщик, Казанга килеп җиткәч, Печән базарында: «Асрарга бала бирәм, кем ала?» – дип кычкырып йөргәндә, халык арасыннан Мөхәммәтвәли исемле бер кеше чыгып, аны ямщиктан алган һәм асрау бала итеп өенә алып кайткан. Габдулла бу гаиләдә 2 ел гына яшәп калган. Мөхәммәтвәли абый белән Газизә апа: «Без үлсәк, бу бала кем кулына кала, ичмасам, авылына кайтарыйк», – дип, кире Өчилегә кайтаралар.

Тукай кайтып бераз торгач, әбисе белән бабасы, яңадан берәр чит авылга асрарга бирергә уйлашканнар. Шулай мәшәкатьләнә торгач, җиде чакрым Кырлай исемле авылдан ир баласыз Сәгъди исемле бер кеше, килеп, аны үзенә алып кайткан. Аларның Саҗидә һәм Сабира исемле ике кызы була. Күп тә үтми, Сабира исемлесе вафат була. Оядан ояга күчеп, җылылык эзләп йөргән бу сабыйга Кырлай мәрхәмәтлерәк булып чыга. Беренчедән, бәләкәй Габдулла монда башка урыннарга караганда озаграк яши, икенчедән, Кырлай авылында ул үзенең киләчәк иҗаты өчен нигез булачак бик күп рухи байлык туплый.

Шулай итеп, бу гаиләгә ияләшеп җиттем дигәндә, аны Җаек (Уральск) каласында яшәүче җизнәсе үзе янына алдырмакчы була. Уен-көлке, күз яшьләре белән Кырлай тормышы да тәмамлана, 1894 нче елда Тукай Җаек шәһәренә Газизә апасына китә.

Җаек шәһәрендә Тукай шагыйрь һәм журналист булып үсеп җитә. Һәм тормыш аны юлга чакыра. Ул тагын кире Казанга әйләнеп кайта.

Тукай – балаларның якын дусты, аларга әллә никадәр якты әсәрләр бүләк иткән нечкә күңелле шагыйрь.

Укытучы. Журналыбызның икенче бите «Табигать – яшәү чыганагы» дип аталыр. Тукай үзен табигать баласы дип саный. Ул тасвирлаган табигать күренешләре сездә, балалар, туган якка ихтирам хисе тәрбияли. Аның шигырьләренең кыйммәте шунда: алар туган авылыңның кадерен, аның табигатенең гүзәллеген күрә белергә өйрәтә.

1. «Җир йокысы» шигырен сөйләү.

2. «Елның дүрт фасылы» шигырен сөйләү.

Укытучы. «Шүрәле» әкиятенең сихри көче – сурәт-бизәкләрдән торган матурлык дөньясы – табигать үзе.

Әйтерсең, Кырлай авылы, аның калын урманнары, сайрар кошлары, хуш ис бөркегән чәчкәле болыннары Җир йөзенең бүтән төшендә юк. Чыннан да юк, моны Тукай гына шулай тасвирлый алган.

3. «Шүрәле» әкиятен сәхнәләштерү.

4. «Шүрәле» җырын (Н.Сафина сүзләре, К.Сатиев көе) башкару.

Укытучы: Журналыбызның, укучылар. 3 нче бите «Дусларсыз яшәп булмый» дип аталыр.

1. «Гали белән Кәҗә» шигырен уку.

2. «Бала белән Күбәләк» шигырен сәхнәләштерү.

3. «Кәҗә белән Сарык» әкияте буенча «Кем тизрәк?» уены үткәрү: кем бу әкиятне күбрәк белә, кем тизрәк җавап бирер икән?

♦       Кәҗә белән Сарык нәрсә пешерәләр?

♦       Бүре башын кемнәр тапкан?

♦       Кәҗә бу әкияттә кем белән бик тә дус булган?

♦       Кемнәрнең тапкырлыгы аркасында бүреләр җиңелә?

Укытучы. Укучылар, сезнең дусларыгыз бармы соң? Әйдәгез әле, үзегезнең дусларыгыз турында сөйләп китегез.

Укытучы. Журналыбызның 4 нче бите, укучылар «Кошлар һәм хайваннар – кешенең ышынычлы, ярдәмчел дуслары» дип аталыр.

(Мәктәпкәчә яшьтәге балаларга сүз бирелә.)

1. «Шаян песи» шигырен уку.

2. «Ялкау маэмай» шигырен сәхнәләштерү.

3. «Карлыгач» шигырен уку.

(Мәктәпкәчә яшьтәге балалар белән әңгәмә.)

Укытучы. «Кошлар – безнең дусларыбыз» дибез. Балалар, сез нинди кошларны беләсез? Сез быел кошларны ничек каршы алдыгыз?

4. «Кошларны беләсезме?» уены.

Укытучы. Журналыбызның, укучылар, 5 нче бите: «Хезмәт кешене туендыра, ә ялкаулык боза» дип аталыр. Шагыйрьнең әкиятләре, шигырьләре кечкенәдән белем алырга, эш сөяргә, табигатьне яратырга һәм аны сакларга өнди. Тормыш аңа бик күп мәшәкатьләр, авырлыклар китерсә дә, аның туган авылына, халкына, теленә хөрмәте зур булып кала.

1. «Эш беткәч, уйнарга ярый» шигырен сәхнәләштерү.

2. «Кызыклы шәкерт» шигырен уку.

3. «Бәхетле бала» шигырен уку.

Укытучы. «Яшьлегендә күп тырышсаң, эшкә бирсәң чын күңел, Каршыларсың картлыгыңны бик тыныч һәм бик җиңел», – ди шагыйрь. Сезне ул нәрсәгә өнди? Үскәч,  кем булырга хыялланасыз?

1. «Минем булачак һөнәрем» дигән темага язылган иншаларны уку.

Укытучы. «Журналыбызның, укучылар, 6 нчы бите «Гаделлек, тырышлык – һәр кешенең юлдашы» дип аталыр.

Укытучы. Гаделлек сүзен ничек аңлыйсыз? (Фикер алышу.)

1. «Су анасы» әкиятен сәхнәләштерү.

Укытучы. Укучылар, Тукай абыегызның бөеклеген, даһилыгын без сезнең белән расладык.

Әйдәгез, журналыбызның 7 нче битен «Без – шагыйрьләр» дип атыйк. Сез инде, Тукай абыегезга ияреп, үзегез дә шигырьләр иҗат итеп карадыгыз. Шуларны тыңлап үтик әле.

Илгинә

Рәхмәт сезгә, Тукай абый –

Милләтебез йолдызы.

Һәрбер язган шигырегез

Үрләргә әйдәп бара.

Республикам тарихында

Сез бит – халык шагыйре,

Һәрбер хезмәтегез өчен

Олылыйбыз без Сезне.

Энҗе

Үткәрәбез шигырь кичәгезне,

Һәр язмагыз бездә саклана.

Без кечкенә нәниләргә

Истәлек булып кала.

Без бәхетле – Сезнең иҗат аша,

Тырышып белем алабыз.

Яшәү дәрте, сүнмәс көчләр бирә

Хисләремнән дөнья җанлана.

Айназ

Сез калдырган мирас аша

Милләтебез алга омтыла.

Мәңге яшь һәм мәңге тере булып

Сакланасыз безнең күңелдә.

Адилә

Тукай абый, котлы булсын

Сезнең туган көнегез!

Сөендереп безнең күңелләрне,

Ешрак үтсен шигырь кичәгез.

Укытучы. Шагыйрь кем ул?

1 нче укучы

Шатлыкта да, кайгыда да

Илһам таба алучы.

2 нче укучы

Иң ямансу җырына да

Өмет сала алучы.

3 нче укучы

Халкы белән киләчәккә

Бергә бара алучы.

Укытучы. Кадерле балалар! Сезгә Габдулла Тукайның шигырьләрен, җырларын, әкиятләрен онытмавыгыз өчен зур рәхмәт. Алга таба да аның иҗатын һәм шулай ук якташларыбыз иҗатын онытмавыгызны телим. Ә хәзер без сезнең белән «Син Тукайны беләсеңме?» уены үткәреп алабыз.

(Балалар ике командага бүленә.)

«Сорау–җавап» бәйгесе

♦       Г. Тукай кайчан туа?

♦       Г. Тукай кайсы авылда туа?

♦       Г. Тукайның әнисенең исеме ничек?

♦       Әнисе үлгәндә, аңа ничә яшь була?

♦       Кырлайда Тукай кем гаиләсендә яши?

♦       Зиннәтулла бабасы кайсы авылда яшәгән?

♦       Кечкенә чагында аны ничек атыйлар?

♦       Безнең Гали бигрәк тату нәрсә белән?

♦       «Кызыклы шәкерт» шигырендәге этнең исеме ничек?

♦       «Шүрәле» әкиятендәге егетнең исеме ничек?

«Шигырьне таны» бәйгесе

Шигырьнең исемен әйтеп бетер!

♦       «Гали белән …»

♦       «Шаян …»

♦       «Туган …»

♦       «Пар …»

♦       «Кәҗә белән …»

♦       «Бәйрәм …»

♦       «Фатыйма белән …»

♦       «Су …»

♦       «Бичара …»

♦       «Кызыклы …»

3. «Кем иң күп сүз төзи?» бәйгесе.

Карлыгачкай сүзеннән сүзләр төзү (кар, карлыгач, ач-, ач, агач, кайчы, ай, кара, чыра, кайгы, карга, карагай һ.б.).

Нәтиҗә ясау, җиңүчеләрне билгеләү.

1 нче укучы

Онытмабыз, бөек Тукай, сине

Шигырьләрең укып тыңланыр,

Һәр бәйрәмдә «Бәйрәм бүген» җырың

Синең төсең итеп җырланыр.

(«Бәйрәм бүген» җыры (Г.Тукай сүзләре, А.Монасыйпов көе) башкарыла)

2 нче укучы

Халык гомере – мәңгелек диләр,

Ә син, Тукай, халык куенында.

Илең белән мәңге бергә син,

Мәңгелекнең олы юлында.

3 нче укучы

Юк үлмәдең, Тукай, син мәңге яшь,

Син мәңгегә безнең арада.

Мәңге көләч шат иҗатыңнан

Туган халкым кодрәт, көч ала.

4 нче укучы

Халык моңы синең моңың булган,

Халык күңеле – синең күңелең.

Ил гомере – халык гомере кебек,

Озын булсын, шагыйрь гомерең!

Укытучы. Әйе, укучылар! Тукай мирасы яшәгәндә, милләтебез дә яшәр; татар халкы милләт булып яшәгәндә, Тукай дә яшәр. Тукайның кыска гына иҗат гомерендә язган шигырьләре бүген дә актуаль һәм бүгенге көнгә аваздаш. Бөтен рухы һәм аһәңе белән халыкчан Тукай шигърияте үз заманында ук милли чикләрне үтеп чыкты, безнең татар халкы – бүген дә Тукае белән билгеле милләт. Рәхмәт сезгә, балалар! Г.Тукайның әсәрләрен яхшы беләсез икән, димәк, сез – шагыйрь абыегызның яңа шәкертләре. Аның шигырьләрен, әкиятләрен укып, яраткан җырларын җырлап, тормыш сабагы аласыз. Сез – яшь тукайчылар! Изге туган телебезгә, газиз татар телендә Тукай кебек тугры булып үсегез.

Кулланылган әдәбият

1. «Габдулла Тукай» (фотоальбом). Казан: Татар. кит. нәшр., 1966.

2. «Габдулла Тукай» (альбом). Казан: Татар. кит. нәшр., 1976.

3. Габдулла Тукай. «Исемдә калганнар». – Казан: Татар. кит. нәшр., 1990.

4. Габдулла Тукай. «Сагыныр вакытлар». – Казан.: «Мәгариф», 2010.

6. Габдулла Тукай. «Су анасы». Казан: Татар. кит. нәшр., 2011.

7. Габдулла Тукай. «Шүрәле». Казан: Татар. кит. нәшр., 2011.