Без – Татарстанда яшибез ( 3 нче сыйныфта әдәби уку)

Без  – Татарстанда яшибез

( 3 нче сыйныфта   әдәби уку)

 

Эльмира  Сәйфетдинова,

Питрәчтәге 1 нче урта мәктәпнең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

“Без Татарстанда яшибез” тексты.

Дәреслек                                        Р. З. Хәйдәрова, Г.М.Әхмәтҗанова,

Л.Ә.Гыйниятуллина

Күңелле татар теле

Дүртьеллык башлангыч мәктәпнең

3 нче сыйныф рус балалары өчен татар

теле һәм уку дәреслеге, ике кисәктә,

Казан, “Татармультфильм” нәшрияты,

Дәрес  максатлары:

1.Укытучы өчен:

Белем бирү максаты (дәреснең предмет нәтиҗәсе):   Татарстан    турында булган белемнәрне тирәнәйтү;

Үстерү максаты (дәреснең метапредмет нәтиҗәсе):

сүзлек байлыгын арттыру,  иң мөһимне аера белү, системалаштыру, иҗади сәләтләрен устерү.

Метапредмет нәтиҗәләр:

регулятив УУГ: уку мәсьәләсен куя белү, эшне планлаштыра, укытучы һәм укучылар арасында уртак эшчәнлекне оештыра белү; эшчәнлеккә үзбәя;

танып белү УУГ: ирекле һәм аңлы рәвештә сөйләшү, тиешле мәгълүматны табу һәм аерып алу, төркемнәрдә эшли белү;

коммуникатив УУГ: парлап эшләгәндә иптәшеңнең сөйләмен ишетә һәм тыңлый, башкаларга аңлаешлы сөйләм төзи белү; диалогик сөйләм күнекмәләрен үстерү, сорауларга җавап бирә белү;

предмет буенча:, Татарстан нинди республика ул, нәрсәләргә бай, урманнарда нәрсәләр яши.

Тәрбия бирү максаты(дәреснең шәхси нәтиҗәсе):

үзеңә һәм башкаларга карата хөрмәт хисе тәрбияләү, парларда һәм төркемнәрдә эшләгәндә башкаларны тыңлый белү, иптәшләрең фикере белән исәпләшә белү;  туган якка  мәхәббәт хисе тәрбияләү.

2.Укучыларга җиткерелә торган дәреснең белем бирү максаты  (дәреснең предмет нәтиҗәсе):

– Татарстан турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны искә алу

–  Татарстан турында сөйләү өчен кирәк булган лексик материалны өйрәнү.

– коллаж ясау.

Предметара бәйләнеш: әйләнә-тирә дөнья.

Җиһазлау: интерактив такта, дәреслек, сүзләр язылган карточкалар, компьютер.

Методы: әңгәмә, сорау–җавап, төрле биремнәр үтәү.

Дәреснең тибы:   белем һәм күнекмәләрне системалаштыру дәресе.

Укучылар белән эш формалары: коллективта, парларда һәм төркемнәрдә эш.

Техник җиһаз:  компьютер, проектор, презентация, дәреслек, таратма материал.

Укыту методлары: проблемалы, өлешчә эзләнү.

Төп төшенчәләр: көчле, , җитез..

Дәрес барышы

  1. Оештыру моменты (уку эшчәнлегенә мотивация)

Максат: уку эшчәнлегенә уңай мохит тудыру, уку теләге булдыру.

Матур итеп киенәм,

Бүген дәрескә керәм.

Сезне күргәч, укучыларым,

Шатланам да сөенәм.

– Исәнмесез, балалар! Мин Эльмира Наилевна.

– Хәлләрегез ничек?

Бүген безгә бик күп кунаклар килгән, әйдәгез, алар белән исәнләшәбез.

  • Сез Дәрескә эзерме? Башта матур кызларыбыз утыра.

Хәзер көчле малайларыбыз утыра.

1 . Теманы чыгыру, максатны әйтү.

– Укучылар, игътибар белән видеоны карагыз әле.

Дәрестә нәрсә турында сөйләшербез?

Видео нәрсә турында?

Дәреснең темасы  ничек була?

“Татарстан  республикасы”.

–Тагын нәрсәләр аңладыгыз (урманнар, хайваннар турында сөйләшербез.)

–Әлбәттә,  без бүген туган  җиребез, Татарстан турында сөйләшәбез.

–Безнең өчен бу тема яңа түгел, без татарстан Республикасы турында 2 сыйныфта өйрәнә башлаган идек..

Максат: (Үзем әйтәм)

  1. Татарстан турында булган белемнәрне тирәнәйтү;
  2. Яңа сүзләр белән танышу, аларны сөйләмдә куллана белү.
  3. Үткән лексик материалны камилләштерү
  4. Белемнәрне актуальләштерү.

Максат:  яңа белем үзләштерү өчен кирәк булган, үткән материалны кабатлау, һәр укучының индивидуаль эшчәнлегендәге авырлыкларын ачыклау.

 –  Фонетик күнегүдән башлыйбыз. Сез бу сүзләрне беләсез. Әйтелешен искә төшерик.

– Башта мин укыйм. Минем  арттан сез.

1) Фонетик күнегү. Сүзләрне экраннан транскрипция белән уку.

Авыл[ аwыл ], шәһәр[шәһәр ], яши [йәши ], елга [ йылFа ], яшел [ йәшэл ], төлке [ төлкө ].

 Вспомним правила как мы работаем в парах? ( парлап эшләгәндә иптәшеңнең сөйләмен ишетә һәм тыңлый белү, бергәләп эшләү,)

    Битләрне алыгыз. Сүзләрнең парларын табыгыз. Битләрдә сызык белән тоташтырыгыз.

  • Слова потеряли свои пары, поможем им найти свою пару)

Зур                                    красивый
Бай                                    много
Хәйләкәр                          зеленый
Усал                                  хитрый
Яшел                                 богатый
Күп                                    большой
Матур                                злой 

– Эталон буенча үзеңне тикшер. (самопроверка с эталоном)

Зур – большой

Бай– богатый

Хәйләкәр – хитрый

Усал – злой

Яшел – зеленый

Күп – много

Матур – красиво, красивый

– Оцените свою работу карточками.

–Карточкалар ярдәмендә  эшегезгә  бәя бирегез.

III. Проблемалы ситуация булдыру. Уку мәсьәләсен кую

Димәк, балалар, бүген  дәреснең темасы  ”Татарстан республикасы.”

Без кайда яшибез?

Без Татарстанда яшибез.  Тексты.

Китапларыгызны ачыгыз. 31 нче бит.

  1. Работа с текстом .

                                   Без Татарстанда яшибез.
Без Татарстанда яшибез. Татарстан – зур, бай республика. Татарстанда зур шәһәрләр, матур авыллар, яшел урманнар, елгалар һәм күлләр бик күп. Урманнарда хәйләкәр төлкеләр, җитез куяннар, усал бүреләр, көчле  пошилар яши.
1) Текстны беренче мин  укыйм.

Текстта яңа сүзләр бармы?  .

–  Әйе, бар.  Укыйбыз  КӨЧЛЕ, ҖИТЕЗ

– Тәрҗемәне кайдан табабыз? (Сүзлек белән эш)

Эталон буенча тикшерәбез.

Җитез – проворный, ловкий
көчле – сил
ьный, мощный

Текстны кычкырып укыйбыз.  Текста нәрсәләр аңлашылмый?

В тексте все понятно?

Тәрҗемә итәбез.

  1. Сөйләмдә ныгыту. Вспомним правила как мы работаем в группе? парлап эшләгәндә иптәшеңнең сөйләмен ишетә һәм тыңлый белү, талашмаска, бергәләп эшләү,))

–  Составить предложения. Сүзләрдән җөмлә төзегез.

1гр 1, 3 пр; 2 груп  –  2,4 пред (прочитать, ) Работа в группах 2) –

1 төркем укый, 2 нче төркем тикшерә. Дөресме, балалар?

2 нче төркем укый, 1 нче төркем тикшерә. Дөресме, балалар?

  • Оцените свою работу карточками. Сложно было? Где была проблема? Карточкалар ярдәмендә эшегезгә бәя бирегез.

–Дополните диалог.

– …?
– Мин Татарстанда яшим.
– … ?
– Татарстан – зур, бай республика.

– Эталон буенча тикшерәбез.

– Син кайда яшисең?
– Мин Татарстанда яшим.
– Татарстан нинди республика?

– Татарстан – зур, бай республика.
– Кабатлыйбыз

Балалар сөйли.

 –Балалар, мин сезгә фаиллар таратып чыгам. Алар белән тактага чыгып коллаж ябыштырабыз.

  1. Татарстанда нинди шәһәрләр бар? ( Кемдә шәһәр исемнәре бар? Чыгыгыз. казан чаллы.
    2. Татарстанда нинди авыллар бар? ( Кемдә авыллар бар? чыгыгыз. Димәк, Татарстанда ниди авыллар бар? Матур авыллыр бар.
    3. Татарстанда нәрсәләр күп?( Кемдә елгалар күлләр Чыгыгыз)  Димәк, Татарстанда нәрсәләр күп?
    4.  Урманнарда нәрсәләр яши? ( Чыгыгыз Кемдә бар бу рәсемнәр) Урманнарда нәрсәләр яши?
  2. Дәресне йомгаклау. Рефлексия.

Максат: теманы үзләштерүеңне аңлау, үз эшчәнлегеңә үзбәя һәм сыйныф эшчәнлегенә бәя бирү.

Дәреснең темасы нинди иде? Татарстан республикасы

Без бүген дәрестә нишләдек? (алдагы дәрестә өйрәнгән сүзләрне  кабатладык, яңа сүзләр белдек, текст укыдык, тәрҗемә иттек., Җөмләләр төзедек, сорауларга җавап биреп коллаж ясадык.

– Кемгә дәрестә җиңел булды?

– Кемгә авыр булды? Ни өчен?

– Үзегезгә смайлик алыгыз. ?

VII.Өй эше.: Узегез нәрсә сайлыйсыз,шуны эшләп киләсез.

1) Яңа сүзләрне кабатлап килергә

2) Текст буенча 3 сорау язып килергә .

3) Татарстан турында сөйләргә.