«Без – табигать балалары»

№52

(Г.Ибраһимовның «Табигать балалары» әсәре буенча. VII сыйныф)

Рәмзия МУЛЛАӘХМӘТОВА,

Казандагы 137 нче урта мәктәпнең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

Максат:

– Г.Ибраһимовның «Табигать балалары» әсәрен анализлау;

– укучыларның логик  фикерләү сәләтен үстерү;

– Туган җирнең матурлыгын саклый белергә өйрәтү.

Материал һәм җиһазлау: VII сыйныф өчен татар әдәбияты дәреслеге (1 нче кисәк), тест сораулары, әйтемнәр һәм мәкальләр, А3 форматындагы бит, фломастер, смайликлар, проектор, экран, ноутбук, презентация.

Планлаштырылган нәтиҗәләр:

Метапредмет: укучының әйләнә тирәне мөстәкыйль бәяли белүенә ирешү;

Предмет: әсәрне анализ ясарга өйрәтү;

Шәхси: матурлыкны күрә белү һәм табигатькә сакчыл караш тәрбияләү.

Универсаль уку гамәлләрен (УУГ) формалашыру:

Шәхси: гомер буена табигатьнең матурлыгын күрә һәм аны саклауга этәргеч бирү; кеше хәленә керә белү сыйфатын ныгыту.Укучыларда табигатькә карата сакчыл караш, экологик культура тәрбияләү, табигатьтәге гамәлеңә, мөнәсәбәтеңә һәрвакыт бәя бирергә өйрәтү;

Регулятив: эшчәнлекне планлаштыра, үз алдыңа максат куя белү, нәтиҗә ясау;

Танып белү: хикәяне аңлап уку һәм кабул итү, эчтәлеген сөйләү, тексттан өзекләр китерә белү;

Коммуникатив: төркемдә эшләгәндә, үз фикереңне җиткерә, башкаларны тыңлый белү; үзара килешү, туган тел нормаларын саклап сөйләү.

Дәреснең тибы: әдәби әсәрне анализлау дәресе. 16 нчы слайдлар

Дәреснең барышы

I. Мотивлаштыру-ориентлашу (психологик уңай халәт тудыру)

II. Белемнәрне актуальләштерү

Укытучы. Сезгә бирелгән тест сораулары әсәрне ничек кабул итүегезне ачыклар, дип ышанам.

(Тест сораулары).

1. Г.Ибраһимов ничәнче елда туган?

а) 1895

ә) 1913

б) 1887

2. Бу әсәрләрнең кайсын Г.Ибраһимов язган?

а) «Мокамай»

ә) «Алмачуар»

б) «Шүрәле»

3. Г.Ибраһимов нинди мәдрәсәдән  куыла?

а) Уфадагы «Галия»

ә) Казандагы «Мөхәммәдия»

б) Казандагы «Күл буе»

4. Казандагы ничәнче номерлы гимназия Г.Ибраһимов исемен йөртә?

а) 17 нче номерлы гимназия

ә) 4 нче номерлы гимназия

б) 2 нче номерлы гимназия 78 нче слайдлар

Эшләү һәм бәяләү критерийлары:

1. Укучылар тест сорауларына 30–40 секунд дәвамында җавап бирәләр.

2. Бер-берсенең җавапларын тикшерәләр, дөрес җавапларга 1 балл куялар.

3. Барлык җаваплары дөрес булган укучыларны укытучы билгеләп уза. (слайд )

Укытучы. Дәресне Галимҗан Ибраһимовның сүзләрен укудан башлыйк: «әдәби вә шигьри әсәрләргә һичбер төрле тәэсир бирмәгән адәм юк.» Сез бу фикер белән килешәсезме? 9 нчы слайд

Көтелгән җавап. Һәр әсәр безне шатландыра яки борчуга сала, уйланырга мәҗбүр итә, күңелләрне сафландыра.

III. Уку мәсьәләсен кую

Укытучы. Г.Ибраһимов ни өчен бу әсәрен «Табигать балалары» дип атаган? 10 нчы слайд

Көтелгән җавап:

1 нче укучы. Табигать ул – безнең әйләнә-тирәбез, туган җиребез, туган ягыбыз: урманнар, кырлар, басулар, кояш, хайваннар һәм без. Бөтенебез бер бөтен. Табигать ул – тәмле сулы чишмәләр, җиләкле аланнар, киң кырлар, яшел болыннар.

2 нче укучы. Табигать ул – урманнарда яшәүче җәнлекләр, матур сайраучы кошлар, аларны чорнаган үсемлекләр дөньясы. Кыскасы, без барыбыз да табигать балалары. 1113 нче слайдлар

IV. Уку мәсьәләсен чишү (текст белән эшләү)

Укытучы. Кипкән гөлгә су сибеп, кояш яктысына куйыйк әле, укучылар. Дәрес ахырында ни күрербез икән? Укучылар ничек уйлыйсыз: «Г.Ибраһимов шушы әсәре белән нинди проблема күтәргән?» 14 нче слайд

Көтелгән җавап:

1 нче төркем. Үзенең геройлары аша табигатьнең матурлыгын күрсәтү. Табигать кочагында туган саф мәхәббәт хисләрен сурәтләү. Үткәрелгән өмәләрдә дуслык, батырлык, осталык, уңганлык сыйфатларын чагылдыру. (Фикерләшү.) 15 нче слайд

2 нче төркем. Шушы байлыкны саклау һәм халкыбызның гореф-гадәтләрен яңарту проблемасын күтәргән. (Фикерләшү.)

Укытучы. Язучы, шуны күрсәтү өчен, нинди алымнар кулланган? Дәреслектән табып, укып күрсәтегез. (Чагыштыру, мәкаль, фразеологик әйтемнәр кулланган.) 16 нчы слайд

(Ике әйтемне дәфтәргә язу. Фразеологик сүзлек белән эш. Өмәне күрсәткән эпизодларны дәреслектән табып уку.)

Укытучы. Әсәрдә күтәрелгән проблема хәзерге көндә актуальме?

Көтелгән җавап. (Ике төркем плакатларда рәсемләп күрсәтә.)

Укытучы. Әсәрдәге матурлык нинди вакыйгалар белән уралып бара?

Көтелгән җавап. Кырда тары уру, болында печән чабу, Хафиз белән Әсманың ярату хисләре, Шаһи картның акыллы киңәшләре.

Укытучы. Әсәрдәге тормыш сезгә ошыймы? Ни өчен?

Көтелгән җавап. Халык бердәм булган, авыр эшләрне күмәкләшеп эшләгәннәр, хезмәт бәйрәмгә әйләнгән. (Өмәне күрсәткән эпизодларны дәреслектән табып уку.)

Укытучы. Күмәкләшеп яшәү ул – татар халкының бер матур гореф-гадәте. Өмәләр… Халкыбызның күңеленә сеңгән йола һәм бәйрәмнәрнең рухы безнең каныбызда яши.

Укытучы. Гөлебезгә су сибеп, кояш яктысына куйгач, ул яшь үрентеләр җибәрде, чәчәк атты. Безнең тормышыбыз да күмәкләшеп гореф-гадәтләребезне онытмыйча яшәсәк кенә шушы гөлдәй матур булачак. укучылар, сезгә дә рәхмәт, акыллы җавапларыгыз белән гөлгә рухи азык бирдегез. 1719 нчы слайдлар

V. Яңа белемнәрне ныгыту

1. Төркемнәрдә киләчәк буынга хат язу:

♦       1 нче төркем – «Табигатьне саклау».

♦       2 нче төркем – «Гореф-гадәтләрне саклау». 2021 нче слайдлар

VI. Рефлексия

1. Максатка ирештекме? (Әйе, без татар халкының гореф-гадәтләрен онытмаска, искә төшереп торырга тиешбез.)

2. Куелган сорауларга җавап алдыкмы? (Әйе, табигатьне саклау һәрберебезнең бурычы.)

3. Нәрсә хәтерләп калдыгыз? (Татар халкының матур гореф- гадәтләрен, әйтемнәрен хәтерләп калдык.)

VII. Белемнәрне бәяләү (смайликлар белән бәяләү)

Укытучы. Сезгә бүгенге дәрес ошадымы? Тормыш өчен файдалы мәгълүмәтләр алдыгызмы? (Смайликларын күтәрәләр.)

VIII. Өй эше

1. Шушы әсәр буенча презентация төзергә. (Язучының биографиясе, табигать матурлыгы, әсәрдәге гореф-гадәтләр һ.б.)

2. «Без – табигать балалары» темасына хикәя язарга (үз карашыгыз).

3. Әсәрнең эчтәлеген сөйләргә. 22 нче слайд

Презентация.