Без – Россиянең киләчәге
(7 – 9 нчы сыйныф укучылары өчен эшлекле уен)
Алсу ГАЗЕТДИНОВА,
Актаныш районы Такталачык төп мәктәбенең I квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы
Максат: укучыларда актив гражданлык, патриотлык хисләре тәрбияләү; хокукый культура, дәүләт төзелеше, хокук, кеше хокуклары турында нигезле белемнәр формалаштыру; аларның иҗади активлыгын стимуллаштыру.
Эшлекле уен барышы
Укытучы. Хәерле көн, укучылар, укытучылар! Бүген бездә – «Без – илнең киләчәге» эшлекле уены. Без бүген хокукый культура, патриотлык, Россия тарихы, хокук, кеше хокуклары хакында искә төшерербез. Эшлекле уенда ике команда катнаша. Барлык конкурслардан соң күбрәк очко җыйган команда җиңүче була.
1 нче тур – «Командаларны сәламләү»
Укытучы. Уеныбызны танышудан башлыйк. (Командалар исемнәрен,девизларын әйтәләр. Таныштыру өлешенә максимум 5 балл бирелә.)
Безгә ярдәмгә хөкемдарлар да кирәк. (Хөкемдарлар билгеләү.)
Безнең чара Россиягә багышланган. Үз илебезнең чын патриотлары буларак, мин һәркемгә бергә РФ гимнын башкарырга тәкъдим итәм. (Гимн яңгырый.)
2 нче тур – «Сез ышанасызмы?»
Укытучы. Бирелгән сорауларга «әйе» я «юк» дип җавап бирергә кирәк. Үтәү вакыты – 3 минут. Язма рәвештә эшләп жюрига тапшырасыз. (Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.)
Сез ышанасызмы? | Җавап |
Мәскәү турында беренче мәгълүмат 1147 ел белән бәйле | Әйе |
Россияянең гамәлдәге Конституциясе 1995 елда кабул ителгән | Юк, 1993 елда |
Россиядә 1118 шәһәр бар | Әйе |
4 декабрь – Халыклар бердәмлеге көне | Юк, 4 ноябрьдә |
Россиядә 250 төрле милләт яши | Юк, 190 |
Россия дөньяның 18 дәүләте белән чиктәш | Әйе |
25 яшьтән президент булырга мөмкин | Юк, 35 яшьтән |
Россиядә законнар Хөкүмәттә барлыкка килә | Юк, парламентта |
3 нче тур – «60 секунд хокук тирәсендә»
Чират буенча һәр команда чакырыла. Команда 1 минут эчендә алып баручы биргән сорауларга җавап бирергә тиеш. Уйлау вакыты 5 секундтан артмый. (Һәр дөрес җавап өчен 1 балл бирелә.)
- Хокук барлыкка килгән шәһәр. (Рим)
- Милләтне юк итүгә юнәлтелгән гамәлләр. (Геноцид)
- Биналарны, зиратларны яки башка корылмаларны бозу. (Вандаллык)
- Дәгъва белдерүче кеше яки орган. (Дәгъвачы)
- Конкрет затны җинаять җәзасыннан азат итү буенча РФ Президенты акты. (Амнистия)
- Зыян китерү өчен төрле объектларны шартлату, яндыру яки башка ысул белән җимерү. (Диверсия)
- Судта дәүләт гаепләүчесе. (Прокурор)
- Президентны вазифасыннан алу. (Импичмент)
- Товар, башка әйберне таможня чиге аша законсыз чыгару. (Контрабанда)
- Төзәтү учреждениесе төре. (Колония)
- Суд карары буенча мөлкәтне бушлай алу. (Конфискация)
- Дәүләт белән идарә итү формалары. (Республика һәм монархия)
- Белә торып ялган мәгълүмат тарату. (Яла)
- Файда алу максаты белән алдау. (Мошенниклык)
- Гадел хөкем чыгаручы орган. (Суд)
- Гражданлыкны сайлау. (Оптация)
- Аеруча мөһим норматив-хокукый актларга кыскача кереш сүз. (Преамбула)
- Никах теркәү урыны. (ЗАГС)
- Дәүләтнең Төп законы. (Конституция)
- Мөһим мәсьәләләр буенча бөтенхалык тавыш бирүе. (Референдум)
4 нче тур – «Фильмны таныйсызмы?»
Укытучы. Укучылар, сезгә алдан өй эше буларак Россия, аның тарихы турында фильм һәм мультфильмнар карарга кушылган иде. Хәзер алардан өзек карап, исемен әйтергә тиеш буласыз. Һәр фильмнан 2 минутлык өзек күрсәтелә. Сораулар ике команда өчен дә уртак. Кем өлгер, шул җавап бирә. (Дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.)
- «Романовлар» фильмыннан өзек
Михаил Федоровичның патшалыкка сайлануының 400 еллыгына багышланган фильм Романовларның Россия, дөнья тарихы вакыйгаларында роле турында.
- «Бөек Себер юлы» фильмыннан өзек
Бу фильмда фотограф Л.Круглов Арктика тикшерүчесе С.Дежнев эзләре буенча сәяхәткә китә. Фильм-сәяхәт 4 ел дәвамында төшерелгән. 10 мең км кабатланмас матурлык һәм сынау – Архангельскидан Беринг бугазына кадәр.
- «Беренче бөтендөнья сугышы» (2014) фильмыннан өзек
Бу документаль тарихи картина беренче бөтендөнья сугышының Россия империясендә кешеләр тормышын ничек үзгәртүен күрсәтә. Бу – геройлар һәм патриотизм, ул сугышның авыр сынаулары, газаплары турында фильм. Одессада туып үскән Родион исемле малай биографиясен бөтен кино дәвамында күзәтергә мөмкин. Ул – булачак маршал һәм ике тапкыр Советлар Союзы Герое Родион Малиновский.
- 4. «Бөек сугыш» фильмыннан өзек
Әлеге документаль драма тарихи реконструкция форматында төшерелгән, анда Бөек Ватан сугышының төп чорлары, сугышлары күрсәтелгән. Сугыш елларының чын видео- һәм фотохроникасы тамашачыны сугыш чоры атмосферасына чумдыра. Фильм буенча вакыйга, даталарны өйрәнергә, илебез тарихында XX гасырның иң масштаблы фаҗигасенә үтеп керергә мөмкин.
- «Белка һәм Стрелка» мультфильмыннан өзек
Мультфильм Космонавтлар әзерләү үзәгендә сайлап алынган һәм Американы узып, космоска очкан ике эт турында сөйли. 1960 елның реаль вакыйгалары буенча төшерелгән.
- «Өч баһадир» мультфильмыннан өзек
Өч баһадир: Алеша Попович, Добрыня Никитич һәм Илья Муромец рус җире намусы өчен сакта торалар, рус анасын коткару хакына батырлык эшлиләр.
5 нче тур – «Ситуациягә бәя бир»
Командаларга чиратлап сорау бирелә. Һәр дөрес җавап 1 балл белән бәяләнә.
- Регина апасына почта таратырга булыша.Ул дуслары, танышлары тормышы белән бик кызыксына, шуңа күрә кайвакыт башкаларга юлланган хатларны укый. Ул нинди хокук боза? (Һәркемгә хат алышу, телефоннан сөйләшү сере гарантияләнә. Искәрмә законда каралган очракта гына булырга мөмкин.)
- Чүп түгәргә чыкканда балигъ булмаган баланы полиция тоткарлаган, тоткарлауның сәбәбен хәбәр итмәгән. Баланың нинди хокуклары бозылган? (Ирек һәм шәхси хокук кагылгысызлыгы.)
- Белдерү: «Безнең мәктәпкә татар телендә сөйләшүче, әти-әниләре ислам дине тотучы балалар гына кабул ителә». (Дин ирегенә хокук, белемгә хокук.)
- Полиция беркетмәсеннән: «Ике кеше (шаһитлар күрсәтмәләре буенча) 2023 елның 6 февралендә ишекне ватып, «Идел» массивындагы дача йортына үтеп керделәр. Йорт янына машина килү сәбәпле бернәрсә дә урларга өлгермәгәннәр һәм качарга мәҗбүр булганнар. (Йортның кагылгысызлыгына хокук.)
Вердикт. Карар чыгару өчен сүз хөкемдарларга бирелә.
III. Йомгаклау.
Укытучы. Укучылар, Россияне яратыгыз, аның киләчәге сезнең кулда, һәм ул сез ясаган кебек булыр. Мин ышанам, Сез Россиянең чын гражданнары булырсыз.
- Рефлексия
Укытучы. Укучылар, үзегезнең чарадан алган тойгыларыгыз, фикерләрегез белән уртаклашсагыз иде. Моның өчен җөмләләрнең берсен төгәлләгез:
– Минем өчен шул яңалык булды: …
– Мин шуны белдем: …
– Минем өчен шул кызыклы булды: …