Без – Россия гражданнары

(Парламент дәресе)

Гөлшат ШӘРИПОВА,

Актаныш районы Пучы урта мәктәбенең югары квалификация категорияле тарих укытучысы

Максат: укучыларда актив гражданлык позициясен формалаштыру, патриотизм тәрбияләү, аларның илнең дәүләт төзелеше турында белемнәрен тирәнәйтү.

Бурычлар:

белем бирүдә:

– укучыларны «дәүләт», «гражданин», «конституция», «закон», «бурычлар», «хокук» төшенчәләре белән таныштыру;

– укучыларга гражданин булу, гражданлык хокуклары һәм бурычлары турында төшенчә бирү; сәяси культура нигезләрен формалаштыру;

фикерләү сәләтен үстерүдә:

– укучыларның  уй-фикерләү эшчәнлеген арттыру;

– төркемнәрдә чыганаклар белән эшләгәндә күзәтүчән-лекне, игътибарны үстерү өстендә эш алып бару;

– тәкъдим ителгән материалдан кирәкле информацияне табып, аны охшаш ситуацияләрдә куллана белү; анализлау, гомумиләштереп, нәтиҗә ясау күнекмәләрен үстерү;

тәрбияви:

– хокукый культураны, патриотизмны, гражданлык үзаңын үстерү;

– укучыларның тикшеренү эшчәнлеген стимуллаштыру.

Методик алымнар: уен ситуациясе, ачык әңгәмә, командада эшләү, балаларның нәтиҗәле эшчәнлеге, анализ.

Җиһазлау: РФ һәм ТР герблары рәсемнәре, гимннары, Татарстан Республикасы һәм Россия Федерациясе Конституцияләре, бирем бирү өчен карточкалар, сыйныф тактасын куллану (аны икегә бүлеп, бер ягына граж-даннарның хокуклары, икенче ягына гражданнарның бурычлары, уртада дәреснең темасы языла).

Парламент дәресенең барышы

  1. Оештыру өлеше

Уңай психологик халәт тудыру.

Укытучы. Исәнмесез, балалар! Бүгенге дәресебез Парламент дәресе дип атала. Ул ел саен РФ субъектларында, шул исәптән Татарстан Республикасында да, үткәрелә. Без дә инде берничә ел сыйныфта әлеге дәресне үткәреп киләбез һәм һәрдаим илебез турында файдалы, кирәкле  күп яңа мәгълүматлар алабыз. Әйдәгез, дәресебезне Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннарын тыңлау белән башлап җибәрик. (Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгырый.)

  1. Дәреснең темасын, максатларын җиткерү

Укытучы. Укучылар, сезнең игътибарга шуны әйтәсе килә: Парламент дәресләренең максаты укучыларда гражданлык активлыгын уяту һәм хокукый грамоталы булырга өйрәтү. Һәр Парламент дәресе конкрет теманы карап тикшерүгә юнәлтелгән. Игътибар белән карыйбыз: тактада  дәреснең темасы язылган. Ул «Без – Россия гражданнары» дип атала. Бүгенге дәресебез ачык әңгәмә рәвешендә узар. Без ике төркемгә бүленеп эшләрбез. Бу – ярышу түгел, командада эшләү, шуңа күрә бер-береңә карата игътибарлы булырга, эш барышында кирәкле кагыйдәләрне онытмаска кирәк.

III. Парламент дәресе темасы буенча эшләү

Укытучы. Әңгәмәне башлап җибәрү алдыннан, мин шуны ачыкларга телим: дәрес темасындагы «Без» сүзе кемнәрне аңлата икән?

Укучылар. Без – илебез халкы, аның гражданнары.

Укытучы. Әйе, дөрес әйттегез. Әйтегез әле, «гражданин» һәм «гражданлык» сүзенең мәгънәсе нәрсәдә?

Укучылар. Граждани́н – билгеле бер дәүләтнең даими халкының бер әгъзасы буларак дәүләт яклавында торучы, сәяси һәм башка хокуклар һәм бу-рычлар җыелмасы бирелгән кеше. Ул – үзе яшәгән илнең законнарын, яшәү кагыйдәләрен үтәүче кеше. Гражданлык – ул кеше һәм дәүләт арасындагы тотрыклы сәяси һәм хокукый бәйләнеш.Ул гражданин тарафыннан барлык хокукларга һәм ирекләргә ия булуның юридик нигезе булып тора.

Укытучы. Ә сез үзегезне илебезнең гражданнары дип әйтә аласызмы?

Укучылар. Әйе, без – илебезнең гражданнары. Россия гражданины 14 яше тулу белән аның гражданлыгын дәлилләүче мөһим документ – Рос-сия  Федерациясе гражданины  паспортын ала.

Укытучы. Бик дөрес. Укучылар, дәүләтнең төп законын беләсезме икән?

Укучылар. Дәүләтнең төп законы – бу – илнең Конституциясе. Конституция зур юридик көчкә ия. Анда дәүләтнең иҗтимагый, икътисади корылыш нигезләре, гражданнарның хокуклары һәм бурычлары билгеләнгән. (Укучыларга РФ һәм РТ Конституцияләре күрсәтелә.)

Укытучы. Әйдәгез әле, Россия Федерациясе гражданнары буларак, үз хокукларыгызны һәм бурычларны дөрес бәялисезме икән? Тикшереп карыйк.

  1. Ситуацияләрне тикшерү. Төркемнәрдә эшләү

(Беренче командага «Кеше һәм аның хокуклары» соравы язылган карточка тәкъдим ителә. Икенче команда карточкадагы «РФ гражданины бурычлары» дип аталган сорауга җавап әзерли. 5 минут вакыт бирелә.)

Командалар чыгышы

1 нче команда. РФ Конституциясендә Россия гражданнарының хокуклары һәм бурычлары чагылган. Гражданин  Конституцияне таный, үзенә бирелгән хокуклардан файдалана һәм конституциячел вазифаларын үти. Бала туганда ук аның хокуклары була. Алар арасында иң мөһиме: бала тормышка, ата-ана кайгыртуына, гражданлыкка, белем алырга, медицина ярдәменә, иреккә; хезмәткә хокуклы. 18 яше тулгач, ул Конституциядә язылган барлык хокукларга да ия була. Бу хокуклар дәүләт органнары тарафыннан билгеләнгән: үз карашларыңны, фикерләреңне яклар өчен берләшү һәм профессиональ оешмалар булдыруга, дәүләт белән идарә итүдә һәм дәүләт эшләрендә катнашу, сайлау хокукына ия булу.

2 нче команда. РФ Конституциясе, кеше һәм гражданин хокуклары белән беррәттән, конституция нигезендә билгеләнгән бурычларны да ныгыта. Россия Федерациясе гражданины РФ Конституциясен һәм законнарны, республика законнарын үтәргә, башкаларның  хокукларын һәм ирекләрен хөрмәт итәргә; эшкә сәләтсез ата-аналары турында кайтыртырга; законда билгеләнгән салымнарны һәм җыемнарны түләргә, табигатьне, тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне, табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне, Ватанны сакларга, табигый байлыкларга сак карарга бурычлы.

  1. «Акыл штурмы»

Укытучы: Сезнең фикерегезчә, үз иленең чын гражданы нинди сыйфатларга ия булырга тиеш? («Акыл штурмы» алымын кулланып, төркемнәрдә эш башлана, укучылар идеяләрне кәгазьгә язып бара.) Мисаллар китерегез (Тәкъдимнәр язып барыла. Һәр төркемнән берәр укучы язылганнарны тыңлаучыларга җиткерә. «Акыл штурмы» нәтиҗәләренә йомгак ясала һәм иленең чын гражданины ия булырга тиеш сыйфатлар тактага языла: үз иленең гражданины үзенең Туган илен ярата һәм горурлана; дәүләт законнарын хөрмәт итә һәм үти; җәмгыять тормышында актив; туган як байлыкларын саклый һәм арттыра; илне бай һәм көчле итү өчен тырыша; үз гамәлләре өчен җавап бирә.)

Укытучы. Ә сезнең төп бурычыгыз нидән гыйбарәт?

Укучылар. Яхшы уку.

Укытучы. Хәзерге вакытта уку сезгә ни өчен кирәк?

Укучылар. Илебезгә файда китерә торган  һөнәргә ия булып, илебезнең көч-куәтен юга-ры күтәрүгә хезмәт итү өчен   кирәк. Яхшы укыган кеше югалмый.

  1. Төркемнәрдә эшләүне дәвам иттерү

Укытучы. Әңгәмәне дәвам иттерәбез. РФ Конституциясе законы ниге-зендә илебездә дәүләт символлары да раслана. Дәүләт символлары дәүләтнең һәм аның халкының тарихын чагылдыра. Укучылар, сез нинди дәүләт символларын беләсез? Искә төшерик әле.

Укучылар. Символлар – шартлы билгеләр һәм сурәтләр. Аларга герб, флаг, гимн керә.

Укытучы. Әйе, шулай. Хәзер ике командага да ике конверт бирелә. Һәр конвертта бирем язылган карточкалар салынган: 1 нче командага  Россия Федерациясе гербы һәм флагы, гимны турында мәгълүмат әзерләргә. 2 нче командага Татарстан Республикасы гербы һәм флагы, гимны турында сөйләргә. Әзерләнү өчен 5 минут вакыт бирелә.

Команда чыгышлары

1 нче команда. Россия Федерациясе дәүләт гербы дүртпочмаклы, аскы почмаклары түгәрәкләнеп, аскы ягы очланып торган, каурыйлары кабарган канатларын югары күтәргән ике башлы алтын бөркет сурәтләнгән кызыл геральдик калканнан тора. Ике башлы  алтын  бөркет, дәүләтне саклап, Көнчыгышка һәм Көнбатышка карый. Бөркеткә ике кече таҗ киертелгән, өс-тәрәк зур таҗ тасмалар белән тоташкан. Өстәге зур таҗ законлылык сим-волын белдерә. Бөркетнең тәпиләрендәге скипетр һәм держава – дәүләтне саклаучы һәм аның бердәмлеген тәэмин итүче куәтле хакимият билгеләре. Ике  башлы  бөркетнең күкрәгендәге кызыл калканда зәңгәр япма ябынган, көмеш атка атланган һәм атның аяк астында чалкан ятучы кара аҗдаһага көмеш сөңге кадаган көмеш җайдак – изгелекнең явызлыкны җиңүе, халыкның үз азатлыгын һәм бәйсезлеген якларга әзер тору символы.

Һәр дәүләтнең аерымлык билгесе, аның азатлыгы, бәйсезлеге һәм мөстәкыйльлеге символы – Дәүләт флагы. Россия флагы ак, зәңгәр һәм кызыл төсләрдәге өч горизонталь буйдан тора. Ак төс – тынычлык һәм сафлык, зәңгәр – ышаныч һәм тугрылык, кызыл – энергия, көч, Ватан өчен түгелгән кан.

Дәүләт хөрмәтенә язылган тантаналы музыкаль әсәрне гимн дип атыйлар. «Гимн»  сүзе грекча «тантаналы мактау җыры» дигәнне аңлата. Дәүләт гимнының авторлары – композитор Александр Александров һәм шагыйрь Сергей Михалков.

2 нче команда. Республикабызның үз флагы, гербы һәм гимны бар. Гербта канатлы барс сурәтләнгән. Ул – халыкны яклаучы символ. Барсның күтәрелгән аягы хакимиятнең бөеклеген һәм алга баруны белдерә. Ә күтәрелгән койрыгы – яхшы кәеф. Гербта алтын, кызыл, ак, яшел төсләр бар. Алтын төс – матурлык, Татарстанның байлыгы; яшел төс – яңарыш; ак төс – чисталык; кызыл – энергия, көч билгесе.

Татарстан Республикасының Дәүләт флагы яшел, ак һәм кызыл төстәге аркылы буйлардан торган туры почмаклы тукымадан тора. Яшел буй – өстә. Яшел төсе – язның яшеллеген, агы – чисталыкны, кызылы энергияне, көчне, тормышны аңлата.

Татарстан гимны авторлары – композитор Рөстәм Яхин һәм шагыйрь Рамазан Байтимеров.

Укытучы. Булдырдыгыз, балалар. Рәхмәт.

VII. Эшчәнлек рефлексиясе

Укытучы. Без бүген сезнең белән зур һәм җитди сөйләшү алып бардык. Сезнең нинди нәтиҗәләргә килүегезне белик әле.

Бүген мин шуны аңладым…

Мин теләр идем…

VIII. Парламент дәресенә йомгак ясау

Укытучы. Парламент дәресебез азагына якынлаша. Мин сезгә дәрестә актив катнашканыгыз, мөстәкыйль эшләрдәге төгәл, тулы, аңлаешлы җавапларыгыз өчен рәхмәтемне белдерәм. Балалар, без барыбыз бергә үз хокукларын якларга, бурычларны үтәргә сәләтле бердәм гражданлык җәм-гыяте барлыкка китерәбез. Максатыбыз да уртак: сәламәт, көчле, белемле булып үсү, бер ил гражданнары булып дус яшәү! Без көчле булганда гына Ватаныбыз куәтле булыр. Мин сезнең Туган илебезнең лаеклы гражданнары булып үсүегезне телим.