Без – патриотлар, Ватаныбызның тынычлыгын саклаучылар

№ 100

(Тарих фәненнән сыйныфтан тыш чара)

Фирая ӘХМӘТҖАНОВА,

Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге методисты,

Максат. Укучыларда патриотизм, батырлык, тәвәккәллек сыйфатларын, толерант шәхес тәрбияләү.

Җиһазлау. Х.Бигичев башкаруында «Ватаным Татарстан» (Г.Садә сүзләре, С.Ибраһимов көе), «Дөньялар тик имин булса гына» (Р.Байтимеров сүзләре, Р.Яхин көе) җырлары (дискта); проектор; биремнәр язылган карточкалар; агач рәсеме (ватман кәгазендә).

Кичә барышы

(«Ватаным Татарстан» җыры язмасын тыңлау.)

Укытучы. Укучылар, бу җыр сездә нинди тәэсир калдырды? Нәрсә турында ул? Туган ил, Ватан төшенчәләре нәрсәне аңлата? Кеше өчен туган илнең (ватанның) кыйммәте нәрсәдә? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Укытучы. «Туган ил – ул синең бишегең. Ә туган өйдә барысы да шома гына һәм яхшы гына булып бетә алмый. Безнең үз бәлаләребез һәм үз кайгыларыбыз бар… Онытма: алар синең туган өең бәлаләре һәм кайгылары», – дигән күренекле педагог В.Сухомлинский. Бу сүзләр сезгә ни хакында сөйли? (Укучылар фикере тыңлана.)

– Бөек язучы М.Шолохов: «Туган ана кебек безне ашаткан, эчерткән илне ярату – һәркемнең изге бурычы», – дип язган булган. Ә сез туган илгә мәхәббәтне ничек күзаллыйсыз? Граждан, гражданчылык сүзләренең мәгънәсен аңлатыгыз. Кем ул патриот? Патриот нинди булырга тиеш? Тыныч тормышта патриот булу нидән гыйбарәт? (Җаваплардан соң йомгак ясала.)

Укучы. Туган-үскән ягына, туган җиренә мәхәббәт һәркемнең йөрәк түрендә урнашкан. Борынгы заманнардан ук бу мәхәббәт кешеләрнең, үз гомерләрен аямыйча, туган илен якларга әзер булуында чагыла. Илебезнең тарихына күз салсак, без моңа бик күп дәлилләр дә табарбыз.

Сугыш – дәһшәтле, куркыныч, кырыс күренеш. Ләкин җирдә ачу, нәфрәт, үчләшү кебек яманлыклар белән янәшәдә генә сугыш та сагалап йөрүен дәвам итә. Сугыш илгә афәт алып килә: күпме гомерләр киселә, кан коела…

Бөек Ватан сугышы. Дәһшәтле сугыш көннәрендә фронтта да, тылда да халык туган иленә, җиренә булган чиксез мәхәббәтен, эчкерсезлеген, көчлелеген, дошманына карата аяусызлыгын күрсәтә. Халык ил-җир өчен көрәшә һәм эшли. Совет халкы көчле патриотизмы бәрабәренә әлегә кадәр күрелмәгән шул дәһшәтле, аяусыз бәрелештә җиңеп чыга.

Ватанны саклап калу, фашистлардан изге туган җирләрен таптатмау максаты белән Татарстаннан 560 мең кеше китә. Шуның 250 меңе каты бәрелешләрдә һәлак була.

Укытучы. Балалар, сезнең якын кешеләрегез арасында да иле, халкы җилкәсенә төшкән авырлыкны җиңүгә үз өлешен кертергә теләп, шатлыклы көннәрне якынайту өчен фронтка китеп, һәлак булганнар бар. Бөек Җиңүгә быел 73 ел тулды. Бөек Ватан сугышында катнашкан ветераннарыбыз сафлары да сирәгәя бара. Илебезгә авыр сынау килгәндә, тылдагы япь-яшь апалар, солдаткалар да үз-үзләрен аямыйча хезмәт иткәннәр. Авылда нинди эш булса, шуларның барысы да алар кулы аша үткән. Ил язмышы да алар язмышы булган. Бөтен булган физик авырлыкларга түзәр идең әле, авылларга кара пичәтле кәгазьләр агылган. Алма кебек хатыннар, балаларын кочаклап, – ирсез, сабыйлар – әтисез, җиләк кебек кызлар ярсыз калган. Ләкин, хөрмәтле сугыш чоры ветераннары сынып та, сыгылып та төшмәгәннәр. Тизрәк Җиңү килсен дигән теләк аларны тагын да тырышыбрак эшләргә өндәгән. Бик зур рәхмәт аларга!

(Укучылар ветераннарга багышлап җыр җырлыйлар.)

Укытучы. Әйе, шактый сыналды безнең солдатлар. Әфган һәм чечен сугышларының кайтавазы бүген дә кешеләрне борчый. Бу сугышларда күпме яшь гомерләр өзелде. Күбесе саулыкларын югалтты, җан җәрәхәтләре белән бергә тән җәрәхәтләре дә алып кайттылар. Укучылар, сезнең бу сугышларга мөнәсәбәтегез нинди?

Укучы. Дөньяга ямь, яшәүгә дәрт өстәп, зәңгәр күктә кояш балкыды. Ләкин тормыш дигәнең бер яклы гына түгел шул. Сугыш бер мизгелдә бар уй-хыялларны челпәрәмә китерде. Ул афәттән күңелдәге эзләр төзәлеп җитәргә дә өлгермичә, кабаттан яңарып, ярага тоз сипкәндәй булды. Тагын сугыш, тагын канлы бәрелешләр… Илебездәге барлык кешене дә сискәндергән, сагаерга мәҗбүр иткән, аналарның төн йокыларын качырган Әфган сугышы. Бу көннәрне онытырга безнең хакыбыз юк. Анда совет халкының 15 меңләп батыр улының чәчәктәй гомере өзелде. «Әфган кызалаклары»ның кара таҗы Балык Бистәсе җиренә дә очып кунды, бу якка да кургаш табутлар кайтты. Әлеге сугышта һәлак булган якташларыбызның исемнәре күңелләребездә мәңге сакланыр!

Укытучы. Ун елдан артыкка сузылган бу сугыштан җан һәм тән яралары алып кайтучыларның саны да бихисап. Якташларыбыз арасында бу сугышта катнашучыларны кемнәрне беләсез? (Укучыларның җавабы тыңлана.)

Укытучы. Солдат сугышны үзе сайламый, ул сугышны игълан итми. Бары тик ул, биргән антына һәм хәрби бурычына тугрылыклы калып, югарыдан бирелгән приказны гына үти. Аның каһарманлыгы, батырлыгы, Ватанга ихтирамы нәкъ әнә шунда күренә.

Бу сугышта дошман белән күзгә-күз очрашып, яшь җилкәләренә тормыш салган авыр бурычны намус белән үтәп кайтучы авылдашларыбыз да бар. (Укучылар авылдашлары исемлеген укый.)

Җир йөзендә сугышлар башка кабатланмасын! Яшь егетләрнең гомерләре өзелмәсен, ата-аналар кайгы яше түкмәсен иде. Кеше бу дөньяга

иҗат итү, җирне матурайту өчен яратылган. Сугыш утлары сәясәтчеләр гаебе белән кабына. Алар ялгышмасын иде.

Һәр кешенең дәрт-хыяллар белән

Сугарылган була юл башы.

Матур көннәр, тыныч еллар гына

Булсын иде гомер юлдашы.

Укытучы. Халык элек-электән ир-егетләргә илнең иминлеген саклаучы итеп караган.

Хәзер инде түбәндәге мәкальләрнең мәгънәсен аңлатыгыз:

Ил барда ир хур булмас,

Ир барда ил хур булмас.

Иленнән аерылган – канаты каерылган.

Ил язмышы – ир кулында.

Иле юкның – көне юк.

Укытучы. Халык: «Кадак даганы саклый, дага юрганы саклый, юрга батырны саклый, батыр Ватанны саклый», – ди. Ватан алдында бурычны үтәүне ничек аңлыйсыз? (Укучылар фикере тыңлана.)

Укытучы. Һәр кешенең үз Ватаны, халкы, милләтенең бәхете өчен тырышуы, дәүләт кануннарына һәм әмерләренә буйсынуы, гаскәрдә хезмәт итүе – җаваплы вазифа, диелә Ислам дине нигезләрендә. Ватанны саклауда һәр кешенең җаны-тәне, малы белән дәүләткә ярдәм итәргә тиешлеге Корьәндә һәрдаим ассызыклана. Ватанны саклау, халыкның азат һәм ирекле яшәвен, тынычлыгын тәэмин итү өчен гаскәрдә хезмәт итү, бу эштә тәвәккәллек күрсәтү – һәр ватандашның вазифасы. Куркаклык, сугыш кырыннан качып китү, халыкка, Ватанга хыянәт, гафу ителмәслек иң хурлыклы, түбән дәрәҗәдәге гамәлләр буларак, диндә дә, халыкта да кискен гаепләнә һәм гафу ителми. Төрле сәбәпләр табып гаскәргә бармау чакырудан качып йөрү яки барганнан соң качып кайту – олы гөнаһ, түбәнлек, хурлык. Ислам нигезләрендә кисәтелгәнчә, дәүләт халык йөкләгән бурыч зур тырышлык, тәвәккәллек белән, җиренә җиткереп башкарылырга тиеш.

Дәүләтнең дә үз чиратында, гаскәрнең абруен күтәрү, анда әхлакый-хокукый тәртип урнаштыру – мөһим шарт.

Укытучы. Өй эшен тикшереп китик. Әтиләрегез армия хезмәтендә булганмы? Бу турыда алар нинди фикерләр әйттеләр?

(Укучылар әтиләре белән булган әңгәмәләре турында, аларның киңәшләре турында сөйлиләр.)

Укытучы. Ил тынычлыгын һәрчак уяу саклаучы гаскәриләребез бар. Илдә яшәүче һәр кеше көненең һәр минутын тыныч үткәрсен өчен, балаларның шат көлү авазлары яңгырап торсын өчен, әниләр сабыйлары елмаюына куансын өчен армия сафларында хезмәт итүче ир-егетләребез тырыш хезмәтен куя.

Төркемнәрдә тикшерү өчен сораулар:

1. Ватанны саклауга әзер булу – һәр кешенең иң төп әхлак сыйфатларыннан берсе ул. Аның нигезендә мораль-ихтыяр сыйфатлары, сәяси аңлылык, физик чыныкканлылык һәм махсус әзерлек җыелмасы ята. Мәктәптә укыганда Ватанны сакларга сез ничек әзерләнәсез?

2. «Иң югары дәрәҗәдәге патриотизм – Ватанга файда китерү өчен чиксез тырышлык күрсәтү», – дип язган Н.Чернышевский. Бу фикерләрне гамәлгә ашыру өчен сез нинди эшчәнлек күрсәтәсез?

Укытучы. Укучылар, сез ничек уйлыйсыз, Җир йөзендә һәрвакыт тынычлык булсын өчен, сугышлар бүтән беркайчан да кабатланмасын өчен кешеләр ничек яшәргә тиеш? Һәркайсыгыз хәзер җавапларыгызны менә шушы яфракларга язарсыз.

Язулы яфракларны агачка беркетегез. Сез санап киткән теләкләрне, кешеләрдә сез күрергә теләгән сыйфатларны нинди сүз белән берләштереп була? Ә хәзер бу агачка исем бирик инде. Әйе, бу – Толерантлылык яки Тынычлык агачы. Кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр сез санап киткән теләкләрне истә тотып корылса, көннәребез тыныч, дөньяда иминлек булыр.

(Жыр яңгырый.)