Без кышны яратабыз

№ 141

(Уртанчылар төркемендәгеләр өчен шөгыль)

Гөлнара БАТЫРШИНА,

Казандагы 81 нче балалар бакчасы тәрбиячесе  

Люция ЗИЯТДИНОВА,

Казандагы 314 нче балалар бакчасының I квалификция категорияле тәрбиячесе

Наталья ӘДИЯТУЛЛИНА,

Казандагы 314 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Максат. Балаларның «кыш» ел фасылы турында белемнәрен тирәнәйтү; төп һөнәрләрне (табиб, чәчтараш, укытучы, хат ташучы) белүләрен камилләштерү. Бармак моторикасын ныгыту. Балаларда ярдәмчеллек хисе тәрбияләү.

Кирәкле материаллар, Кышкы еел фасылы сурәтләнгән рәсем, һөнәр ияләренең рәсемнәре, агач кәүсәсе, кояш, болытлар сурәтләгән ватман, җилем, мамык, пумала, сары һәм кызыл пластилиннар.

Шөгыль барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар!

Балалар. Исәнмесез!

Тәрбияче. Әминә, хәлләрең ничек?

Әминә. Әйбәт, рәхмәт!

Тәрбияче. Рәсемгә карагыз әле, балалар, монда нинди ел фасылы сурәтләнгән?

Балалар. Кыш.

Тәрбияче. Ни өчен кыш дип уйлыйсыз?

Балалар. Рәсемдә бөтен җирдә ап-ак кар.

Тәрбияче. Әйе, балалар, агачлар да ялангач, җир өстен дә, йорт түбәләрен дә ап-ак кар каплап киткән. Әйтегез әле,  балалар, кыш нинди?

Балалар. Салкын, ак, матур.

Тәрбияче. Әйе, дөрес, салкын, карлы, буранлы. Ә кыш көнннәрендә урамда нинди уеннар уйныйсыз?

Балалар. Кар бабай ясыйбыз, чана белән таудан шуабыз, чаңгыда, тимераякта шуабыз.

Тәрбияче. Әйе, балалар, кыш көнендә вакытны бик күңелле итеп уздырып була. Тагын рәсемгә карыйк әле, күк йөзе нинди төстә?

Балалар. Соры.

Тәрбияче. Кояшны күрә аласызмы?

Балалар. Юк.

Тәрбияче. Әйе, кояш юк. Аны болытлар каплап киткән. Карагыз әле, балалар, безнең яныбызга да Болыт кунакка килгән. (Тәрбияче үзе ясаган болытны балаларга күрсәтә, эченнән кар бөртекләрен чыгара.)

Балалар, карагыз әле, Болыт безнең яныбызга килгәндә үзе белән бергә кар бөртекләрен дә алып килгән. (Һәр балага кар бөртекләрен өләшә.)

Балалар, кар бөртекләре матурмы?

Балалар. Матур.

Тәрбияче. Әйе, алар бик матур, һәрберсенең үзенчәлекле бизәге бар. Әйдәгез,  кар бөртекләре белән уен уйнап алабыз. Уйныйбызмы?

Балалар. Әйе.

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән көй уйнаган вакытта бүлмә буенча кар бөртекләре кебек очабыз, уйныйбыз, әйләнәбез. Көй туктау белән кем беренче урындыкка утыра шул җиңүче була.

(Көй уйный башлау белән, балалар бүлмә буенча хәрәкәтләр ясап йөриләр, көй туктау белән тәрбияче янына җыелалар.)

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле: сезнең кар бөртекләрегезнең икенче ягында нинди рәсемнәр бар?

Балалар. Миндә кайчы рәсеме.

Миндә – дару.

Миндә – хат.

Миндә – каләм.

Тәрбияче. Өстәлдә бияләйләр бар. Сез, кар бөртегендәге рәсемне бияләйдәге рәсем белән туры китереп, һөнәрләрне дөрес итеп табыгыз. (Балалар биремне үтиләр.)

Тәрбияче. Афәрин, балалар, сез бу җиңел түгел эшне бик тиз башкарып чыктыгыз!

Алинә, синең бияләйдә нинди һөнәр иясе?

Алинә. Миндә – хат ташучы.

Тәрбияче. Дөрес. Ә, Айрат, синдә?

Айрат. Миндә – табиб.

Гөлия. Миндә – укытучы.

Равил. Минем бияләемдә – чәчтараш.

Тәрбияче. Бик дөрес. Ә минем кар бөртегемдә нинди рәсем?

Балалар. Пумала.

Тәрбияче. Хәзер без сезнең белән нәрсә эшлибез?

Балалар. Рәсем ясыйбыз.

Тәрбияче. Әйдәгез, балалар, менә бу өстәл янына килегез, мин сезгә барлык кирәкле әсбапларны әзерләдем.

(Балалар өстәл янына киләләр, өстәлдә әзерләп куелган ватмандагы болыт рәсемен җилем белән каплап, мамык кисәкләрен ябыштыралар. Агач кәүсәсенә кызыл пластилиннан миләш ясыйлар, кояш рәсеменә сары пластилиннан нур өстәп куялар.)

Тәрбияче. Балалар, без сезнең белән нәрсә ясадык?

Балалар. Болыт, кояш, миләшләр ясадык.

Тәрбияче. Бүген сезнең белән нинди ел фасылы турында сөйләштек?

Балалар. Кыш турында.

Тәрбияче. Кыш нинди була?

Балалар. Салкын, буранлы, карлы.

Тәрбияче. Кыш көне урамда нәрсә эшләп була?

Балалар. Кар бабай ясап була, чана белән таудан шуып була, чаңгыда, тимераякта шуып була.

Тәрбияче. Әйе, дөрес. Кыш көннәрендә вакытны бик күңелле итеп уздырырга була.

Тәрбияче. Балалар, бүген без сезнең белән нинди һөнәрләрне кабатладык?

Балалар. Укытучы, табиб, чәчтараш, хат ташучы.

Тәрбияче. Афәрин. Барыгызга да зур рәхмәт. Бик актив катнаштыгыз.