Без – геройлы халык!
(Патриотик дәрес)
Ләйсән ДӘҮЛӘТҖАНОВА,
Кукмара районы
К.Ф.Шакиров исемендәге
Зур Сардек гимназиясенең
математика укытучысы
Максат.
– укучыларның Бөек Ватан сугышы турында белемнәрен актуальләштерү;
– укучыларның Бөек Ватан сугышында катнашкан һәм тыныч тормышта фидакарь хезмәт куйган якташыбыз Камил Фаяз улы Шакиров турындагы белемнәрен арттыру;
– патриотик тәрбия бирү, сугыш ветераннары турындагы тарих белән кызыксынуларына ирешү;
Җиһазлау: медиапроектор, презентация, экспонатлар, К.Ф.Шакиров турында фильм.
Укытучы. Безнең Зур Сәрдек авылы бөек шәхесләргә, талантларга искиткеч бай авыл. Без – авылыбыздан чыккан атказанган укытучылар, мәдәният хезмәткәрләре, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре, табиблар, фән эшлеклеләре, галимнәр, юристлар белән хаклы рәвештә горурланабыз. Зур Сәрдек авылы егете, районыбызда бердәнбер Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе, Татарстанның халык шагыйре Газинур Моратлы авыл без. Димәк, без – шагыйрьле халык!
Безнең үз героебыз – Камил Фаяз улы Шакиров бар. Кешелекле, намуслы, туган илен нык яратучы Камил Шакиров – исемен авылыбыз тарихына алтын хәрефләр белән язарлык легендар шәхес. Әйе, зур горурлык хисе белән, курыкмыйча әйтә алабыз, без – геройлы халык! Хәтерлибез һәм горурланабыз!
1 нче укучы.
Бөек Ватан сугышы бетүгә 80 ел вакыт үтте, сугыш калдырган яралар әле дә хәтердә яңарып тора.
Матурлыгы өчен бу көннәрнең
Кемнәр генә корбан булмаган!
Исемнәрен тарих безгә үзе
Саклап килә ерак еллардан!
2 нче укучы.
Социалистик Хезмәт Герое, «Урак һәм Чүкеч» алтын медале; Ленин ордены; «Хезмәт Кызыл байрагы» ордены; «Батырлык өчен» медале; «Кенигсбергны алган өчен» медале ияләре Камил Шакиров 1931 елның 10 апрелендә Зур Сәрдек авылында крестьян гаиләсендә дөньяга килә.
3 нче укучы.
Т.Миңнуллинның «Сайланма әсәрләре»нең тугызынчы томында Камил Шакировка багышланган мәкалә бар. Автор менә нәрсә яза:
«Камил Шакировка нибары 13 яшь булганда, ул полк улы була. Камил батыр сугышка кадәр шактый ерак тылда яши. Ләкин ул фронтка ничек килеп эләккән соң?».
Сәхнә уртасына әни кеше (Камилнең әнисе) чыга.
– Улым Камилнең юкка чыгуына атналар үтте. Балакайдан бер хәбәр дә юк. Явыз кешеләр кулына эләкмәсә ярар иде, дип бик борчылам. Каһәр төшкән сугыш… Дөньясы тынычсыз бит… Аллаһым сакласын инде Камилемне…
Почтальон кыз керә, әни кешегә өчпочмаклы хатны тапшыра.
Почтальон. Исәнмесез, Мәгъсүмә әби, сөенечкә ни бирерсең микән. Сиңа сәлам хаты китердем.
Әни кеше ти-тиз хатны ача, кычкырып укый.
«Әни, минем өчен бер дә борчылма! Минем тамагым тук, өстем бөтен. Мин хәзер фашистларга каршы сугышам, солдат мин, Әни! Әтием һәм абыем Гаяз өчен үч алырга килдем. Исән булсам, бер күрешербез. Хуш, Әни! Үзеңне сакла! Улың Камил»
(Сәхнә караңгылана, әни кеше чыгып китә. Экранда Камил батыр турында фильм башлана. Фильм тәмамланганнан соң сәхнәгә 3 укучы чыга).
1 нче укучы. 13 яшьлек Камил Шакиров Баш командование резервындагы 1275 зенит-артиллерия полкына полк улы итеп алына.
2 нче укучы. Батыр Камил Шакиров Европаны азат итүдә актив катнашып, күкрәгендәге медальләрен балкытып 1946 елның февралендә туган җиренә кайтып төшә
3 нче укучы. Ул гомере буе туган ягы халкына игелек кылып яши. 1969–1979 елларда «Коммунизмга» колхозын җитәкли һәм хуҗалыкны ил күләмендә алдынгылар сафына бастыра.
1 нче укучы. Авыл кешесен ашлы, эшле, йортлы итә. Халык аны бүген дә зур хөрмәт һәм ихтирам белән искә ала.
2 нче укучы. Гимназиябез музеенда кадерле экспонат булып Камил абыйның көндәлеге саклана. Ул көндәлеккә Камил абый бөек шәхесләрнең тормыш, яшәеш, намус турында әйткән сүзләрен язып барган.
3 нче укучы. Роллан, Горький, Чернышевский, Пушкин, Герцен, Некрасов, Гете, Гюго, Чехов, … һәм, әлбәттә татар шагыйрьләренең дә шигырь юлларыннан өзекләрне көндәлегенә теркәп куйган Камил абый.
1 нче укучы. Ул үзенең көндәлегенә М.Җәлилнең «Бер үгет» шигыреннән мондый юлларны язган.
«Эзе калсын керсез намусыңның,
Ни үтсә дә синең кулыңнан.
Көчлелегең белән горурланма!
Кешелегең белән горурлан!» (Экранда көндәлекнең фотосы күрсәтелә)
2 нче укучы. Быел герой–шагыйрь М.Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп үтәбез. Әйтерсең лә, Җәлил Камил батырны белгән дә, әлеге шигъри юлларны нәкъ менә аңа багышлаган диярсең…
3 нче укучы. Кешелекле, намуслы, туган илен нык яратучы Камил Фаяз улы исемен авылыбыз, районыбыз, республикабыз тарихына алтын хәрефләр белән язарлык шәхес.
Хәтерлибез, горурланабыз!
Укытучы. Хәзер сәхнәгә зур хөрмәт һәм ихтирам белән авылдашыбыз, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге бүләк иясе Г.Моратны дәшәбез.
Газинур Морат. Хезмәт Каһарманы Камил Шакиров рухына багышлап язылган Камил Шакиров турындагы «Узаман» шигырен укый.
Камиллекнең чиге юктыр ансы,
Ә чиксезлек мотлак камил лә!
Иксез-чиксез салаватлар булсын
Габделфаяз улы Камилгә.
Иксез-чиксез салаватлар яусын,
Гел догада торсын бу заман.
Үз заманын узып яшәде ул,
Ул тумыштан булган узаман.
Малай килеш яулар-даулар кичкән,
Күп иснәгән дары исен дә…
Үз иленә кайткан полк улы
Халык улы булыр өчен дә.
Каһарманлык кылды тынычта да
Үз заманы белән узышта…
Гомер буе ул төзеде генә,
Ул төзүче булган тумыштан.
Ул – төзүче иде…
Төзү генә
Төс адәмгә туган эргәдә…
Герой килеш хәтта «бугор» булды,
Кай диварны өйдек бергә дә.
Ул – төзүче иде…
Таш та салды,
Дәвер белән дауда – башын да.
Ул – чорының хак шаһиты иде,
Шәһите дә булды асылда.
Иксез-чиксез салаватлар яусын,
Гел догада торсын бу заман.
Габделфаяз улы Габделкамил… –
Ул тумыштан иде узаман.
Укытучы. Быел Татарстан 2026 ел «Сугышчан батырлык һәм хезмәт фидакярьлеге елы» буларак игълан ителде. Нәкъ менә шушы елда ил өчен үзләрен аямаган фидакярь кешеләр тарихына аерым игътибар бирү аеруча әһәмиятле. Үз иленең тарихын белү, Ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләнү, төрле чорларда Ватаныбызны саклаган геройлар истәлеген кадерләп тоту – бүгенге көннең мөһим бурычларының берсе. Батырларның бөек мирасын саклау, аларның кыюлыгын һәм фидакярь хезмәтен үрнәк итеп алу, тормышта шул кыйммәтләргә таянып яшәү – изге бурычыбыз.
1 нче укучы. Без Камил Шакиров турында сөйләгәндә аны – кешелекле, намуслы, батыр, дидек. Искиткеч тырыш хуҗалык җитәкчесе – ташчы, төзүче, бакчачы, укытучы, остаз… Әлбәттә, бу сыйфатларны Камил абый турында күпләп санарга мөмкин.
2 нче укучы. Камил Фаяз улының данлы исеме мәңгелек. Өлкән буын аны зур хөрмәт һәм ихтирам белән искә ала, без аның батырлыгы һәм туган як иминлеге хакына башкарган данлы эшләре турында горурланып сөйлибез. Авыл мәдәният йорты һәм Зур Сәрдәк гимназиясе юкка гына легендар шәхес – полк улы, Социалистик Хезмәт Герое Камил Фаяз улы Шакиров исемен йөртми. Бу зур хөрмәт тә, зур ышаныч та, якташыбыз турында мәңгелек истәлек тә.
3 нче укучы. Яраткан шагыйре М.Җәлил шигырендәге кебек:
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
(Чара ахырында гимназия каршындагы Камил Шакиров һәйкәленә чәчәкләр, истәлек веногы салу оештырыла).
Кулланылган әдәбият.
- Миңнуллин Т. Сайланма әсәрләр. 10 томда, 9 том. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2002.
- Хөсәинова Р.С. Зур Сәрдек авылы тарихы. – Казан, 2023.– 788 бит.
- https://ussr22.su/kamil–shakirov–geroj–sotsialisticheskogo–truda/
