Без бәхетле гаиләләрдән

(Зурлар төркеме балаларына «Гаилә» темасына багышланган белем бирү эшчәнлеге)

Рәмилә СӘМИГУЛЛИНА,

Азнакайдагы 4 нче «Светлячок» балалар бакчасының татар теле тәрбиячесе

Бурычлар:

– балаларның гаиләләре турындагы күзаллауларын киңәйтү, туганлык хисләре тәрбияләү;

– балаларның фикерләвен, хәрәкәт активлыгын үстерү.

Җиһазлар: өй макеты, кыз белән малай курчаклары, магнит такта, А4 фрматында гаилә турында сурәтләнгән ике рәсем, «тылсымлы» тартма, А4 форматында чәчәк сурәтләнгән рәсемнәр, туп.

Башлангыч эш: балалар белән гаилә, әти-әни, әби-бабай турында әңгәмә, җырлар өйрәнү, шигырьләр ятлау, матур әдәбият уку.

Эшчәнлек барышы

Тәрбияче. Исәнмесез, балалар. Ничек хәлләрегез?

Балалар. Әйбәт, рәхмәт. Ә сезнең хәлләрегез ничек?

Тәрбияче. Әйбәт, рәхмәт. Балалар бүген безгә кунаклар килгән, алар белән дә матур итеп исәнләшик әле. Исәнмесез.

Балалар. Исәнмесез.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, бүген тышта нинди матур кояшлы көн. Шундый матур көнне бер-беребезгә хәерле көн телик әле.

Хәерле көн миңа да,

Хәерле көн сиңа да,

Хәерле көн безгә дә,

Хәерле көн сезгә дә.

Балалар, урындыкларга утырыгыз әле.

Тәрбияче. Балалар, без бүген сезнең белән гаилә турында сөйләшербез. (Өй макеты күрсәтелә.) Балалар, бу нәрсә? (Өй.) Әйе, шулай. Ә өйдә кемнәр яши, балалар? (Әти, әни, әби, бабай.) Дөрес, балалар. Әти, әни, әби, бабай, балалар бергә яшәү гаилә белән яшәү дип атала, балалар.

Хәзер мин сезгә «Гаилә» турында шигырь укып китәм, тыңлап карагыз әле.

Мин бәхетле гаиләм белән,

Яшимен әти-әнием белән!

Татулык – гаиләбез нигезе!

Бабам – иң кадерле кеше!

Яшимен туганнарым белән,

Нәселебез дәвамчысы – мин, беләм,

Горурланам гаиләм белән!

Тәрбияче. Бик матур шигырь, балалар.

Балалар, кемдер ишек шакый, ахры. Кем микән ул?

– О, балалар, карагыз әле, безгә кемнәр килгән. Әйе, кыз белән малай курчаклар килгән, шулай бит.

Курчаклар. Исәнмесез, балалар. Минем исемем – Алия. Ә минем исемем – Булат. Без сезгә кунакка килдек, ләкин буш кул белән килмәдек, тылсымлы тартма да  лып килдек. (Тәрбияче курчакларны урындыкка утырта.)

Тәрбияче. Балалар, Алия белән Булатның  алып килгән тылсымлы тартмасын ачып карыйбызмы?  Әйе,  карыйк әле, нәрсә бар микән тартма әчендә.  Балалар, Алия белән Булат рәсемнәр алып килгән. Нәрсә рәсемнәре бу, балалар? (Гаилә) Әйе, балалар.

Карагыз әле бу рәсемгә. Рәсемдә  Алиянең гаиләсе сурәтләнгән. Алиянең гаиләсе зурмы?

Балалар. Зур.

Тәрбияче. Әйтегез әле, кемнәрне күрәсез.

Балалар. Әти, әни, Алия, әби, бабай.

Тәрбияче. Әйе, шулай, ә Алиянең гаиләсендә ничә  кеше яши? Санап карыйк әле.

Балалар. 5 кеше.

Тәрбияче. Дөрес: 5 кеше яши. Ә монысы, балалар, Булатның гаиләсе. Аның гаиләсе зурмы?

Балалар. Зур.

Тәрбияче. Әйе, балалар, Булатның да гаиләсе бик зур. Булатның гаиләсендә кемнәр яши икән, балалар?

Балалар. Әти, әни, бабай, Булат.

Тәрбияче Әйе, бик дөрес.

Тәрбияче. Булатның гаиләсендә ничә кеше бар?

Балалар. 4 кеше.

Тәрбияче. Балалар, сезнең дә һәрберегезнең гаиләсе бар. Амалия, синең гаиләңдә кемнәр яши?

Амалия. Әни, әти, апа, мин.

Тәрбияче. Ризван, синең гаиләңдә кемнәр яши?

Ризван.Әни, әти, апа, мин, энем.

Тәрбияче: Дөрес, Ризван, булдырдың. (Индивидуаль җаваплар.)

Тәрбияче. Балалар, әни, әти, абый, апа, әби, бабай – бик якын кешеләр. Гаиләдә яшәүчеләр бер-берсен яраталар. Әйдәгез, балалар, сезнең әти-әниләрне ничек яратуыгызны ягымлы сүзләр белән әйтик әле. Минем яныма түгәрәк ясап басыйк та “әни” сүзен ягымлы итеп әйтеп күрсәтик. (Әнием.) (Балалар белән туп белән уен уйнала. Һәрбер балага туп ыргытыла, әни-әнием, әти-әтием, әби-әбием, бабай-бабаем, апа-апам, эне-энем дип кабатланыла.)

Тәрбияче. Ә хәзер, балалар, урындыкларга утырыйк, ял итеп бармак уены уйнап алабыз.

Бу бармак – бабай,

Бу бармак – әби,

Бу бармак – әти,

Бу бармак – әни,

Бу бармак – малай,

Яшәве бергә шулай –

Бик күңелле, бик кызык,

Кабатлыйк кызып-кызып:

Бу бармак – бабай,

Бабай урындык ясый.

Бу бармак – әби,

Әби пәрәмәч пешерә.

Бу бармак –әти,

Әти утын яра.

Бу бармак – әни,

Әни күлмәк тегә.

Бу бармак – кыз,

Кыз рәсем ясый.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар. Балалар, Алия белән Булат тартмада тагын нәрсәдер калган, диләр. Нәрсә калганын белү сезгә кызыкмы? Карыйк әле. Тылсымлы капчык. Ә аның эчендә нәрсә икән? Балалар, бу нәрсә?

Балалар.Чәчәк.

Тәрбияче. Әй, бу чәчәк. Матурмы?

Балалар. Әйе, матур.

Тәрбияче. Ә болары матурмы?

Балалар. Юк.

(«Чәчәкләр» уены уйнала. Тартмада торле төстәге чәчәкләр була, шул чәчәкләрне җыеп, кемгә биргәнен әйтергә кирәк була.)

Тәрбияче. Әйдәгез, ул чәчәкләрне җыеп карыйк әле. Өстәлләргә тезеп куябыз. Сезгә аларны җыярга кирәк булачак (Балалар чәчәкләрне җыя.) Булдырдыгыз, балалар. Амалия, бу нинди төстәге чәчәк? Син бу чәчәкне кемгә буләк итәр идең? Ризван, ә бу нинди төстәге чәчәк? Син кемгә бүләк итәр идең? Рәхмәт сезгә, балалар, әниләр шундый матур чәчәкләр бүләк иткәнгә шатланырлар иде, шулай бит.

Балалар, түгәрәк ясап басыйк әле, «Күрсәт әле, үскәнем» уенын уйнап алабыз.

Күрсәт әле, үскәнем, ничек йөри әбиләр? (Һәркайсы 2 тапкыр кабатланыла.)

Менә шулай, менә шулай, шулай йөри әбиләр.

Күрсәт әле, үскәнем, ничек гәҗит укый бабайлар?

Менә шулай, менә шулай, шулай гәҗит укый бабайлар.

Күрсәт әле, үскәнем, ничек ярата әниләр?

Менә шулай, менә шулай, шулай ярата әниләр.

Тәрбияче. Булдырдыгыз, балалар! Балалар, бүген без гаиләдә булганнарның бик якын кешеләр икәнен белдек, шулай бит? Балалар, өегезгә кайткач, бу турыда кемнәргә сөйләрсез?

Индивидуаль җаваплар. Әнигә, әбигә, бабайга, апага, энемә, әтигә.

Тәрбияче. Мин исә өегезгә кайткач, үзегезнең гаиләгезнең рәсемнәрен ясарга тәкъдим итәм. Киләсе шөгыльгә алып килерсез. Сау булыгыз, балалар.