Без әкият яратабыз

Лилия ХӘМИТОВА,

Биектаудагы “Байгыш” балалар бакчасы тәрбиячесе

Максат: театральләштерү аша  балалар сөйләменең дөрес һәм сәнгатьлелеген үстерү.

Бурычлар:

– балаларны кыргый хайваннар белән таныштыру һәм хайваннарның үзенчәлекле якларын танып әйтә белергә гадәтләндерү;

– балаларның игътибарлылыгы, хәтерен үстерү өстендә эшләү;

– әкиятләргә уңай караш, дуслык, хезмәтне ярату тәрбияләү.

Көтелгән нәтиҗәләр: балаларның логик фикер йөртүләре, сәнгатьле һәм бәйләнешле сөйләме үсә, әкиятләр белән кызыксынучан иҗади шәхес тәрбияләнә.

Интеграль белем бирү өлкәләре: танып белү, сөйләм теле үсеше, иҗтимагый аралашу үсеше, физик үсеш, нәфис-нәфасәти үсеш.

Алдан үткәрелгән эш: “Теремкәй” әкиятен уку, презентация, мультфильм карау, кыргый хайваннар турында әңгәмәләр, рәсемнәр карау, бармак театры, күләгә театры күрсәтү.

Шәхси эш: шигырьләрне сәнгатьле итеп сөйләргә өйрәтү, баланың роленә хас сыйфатларны өйрәнү,күрсәтү.

Ата-аналар белән эш: театр өчен декорацияләр ясау, киемнәр тегү.

Җиһазлау: Теремкәй (өй макеты), әкият геройлары өчен киемнәр, кәрзин, җиләк-җимеш, яшелчә муляжлары, агачлар, музыкаль үзәк.

Шөгыль барышы

(Балалар ярымтүгәрәк ясап баса. Тәрбияче балалар белән үзенчәлекле исәнләшә: үзенең ике учын да һәр баланың учларына тидереп чыга. Балалар да үзара шулай исәнләшәләр.)

Тәрбияче. Балалар, болай исәнләшкәндә без бер-беребезгә кулларыбызның җылысын бирдек, аңа яхшы кәеф, сәламәтлек теләдек. Әйдәгез әле, яхшы кәефне безгә килгән кунаклар да телик. Алар белән дә исәнләшик.

Хәерле көн! Балалар, әйтегез әле, сез ял көннэрендә әти-әниләр белән кайларга барасыз? Ничек вакытны үткәрәсез?

Балалар. Паркка, циркка…

Тәрбияче. Ә сезнең театрда булганыгыз бармы? (Балалар жавабы.)

– Анда нишлиләр? (Балалар жавабы.)

Балалар, сез әкиятләр яратасызмы? (Балалар жавабы.) Күрәм күзләрегез ничек ялтырый башлады. Димәк, яратасыз!

– Ә сез әкиятләрне күп беләсезме? Ягез әле, мин сезне тикшереп карыйм.

Нәкъ урман уртасында

Киң аланда бар икән.

Зур да түгел, тәбәнәк тә.

Бик матур бер өй икән.

Бу өйдә дус яшиләр –

Киек җәнлекләр икән.

Балалар. Теремкәй.

Тәрбияче. Балалар, карагыз әле, теремкэй янында ниндидер чемодан бар. Нинди чемодан икән ул? Ачып карыйк әле. Ачабыз, ачылмый. Монда ниндидер язу да бар. Әйдәгез, укып карыйк әле. Әгәр сез табышмакларга дөрес җавап тапсагыз, чемоданда нәрсә барын белерсез? (Тәрбияче табышмаклар әйтә.)

  1. Алгы тәпие кыска,

Чабарга ул бик оста.

Соры тунын сала да

Ак тунын кия кышка. (Куян)

  1. Кышлар буе өнендә

Йоклый көнен-төнен дә.

Бик яратканга күрә,

Төшенә дә бал керә. (Аю)

  1. Хәйләкәрнең хәйләкәре,

Ялагай дип атыйлар.

Туны белән койрыгын

Бөтен җирдә мактыйлар. (Төлке)

  1. Өрә белсә, кеше белән

Дус булырга уйлый ул.

Әкиятләр искә төшсә,

Елый-елый улый ул. (Бүре)

  1. Суда яши – балык түгел,

Сикерә – ләкин куян түгел. (Бака)

6.Мыегы бар – песи түгел, койрыгы бар – эт түгел, көрән – ләкин бүре түгел. (Тычкан)

Тәрбияче. Бик дөрес жавап бирдегез, балалар. Хәзер, әйдәгез, чемоданны ачып карыйк әле. (Чемоданны ачабыз.) Карагыз әле, балалар, нинди матур җәнлек костюмнары монда. Нинди әкият геройларыныкы икән алар?

Балалар. “Теремкәй” әкияте геройларыныкы.

Тәрбияче. Әйдәгез, геройларның теремкәйгә мөрәҗәгать иткәндә нинди сүзләр әйткәннәрен искә төшерик. Алар бер үк тавыш белән сөйләшәләрме? Тычкан нинди тавыш белән сөйләшә? Бака үзен ничек тоткан? Ә куян? Төлке ничек хәрәкәтләнә? Хәзер, әйдәгез, бергәләп бу әкиятне уйнап карыйк.

Мин авторның сүзләрен сөйләрмен, ә сез кемнәр буласыз? (Артистлар.)

Тэрбияче. Хөрмэтле тамашачыларыбыз, рәхим итеп сезгә “Байгыш” театр төркеменең  “Теремкәй” әкиятен тәкъдим итәбез.

Тәрбияче.

Борын-борын заманда

Ерак түгел – якында,

Безнен урман артында

Бер теремкәй торган, ди…

Тычкан-Чыелдык. (Көйгә бии- бии Самира чыга.)

Чиылдык мин – тычкан кызы.

Кечкенә димәгез, бик акыллы тычкан мин.

Ай, нинди матур өй! Монда кем яши? (Йортка керә, тәрәзәдән карый.)

Беркемдә юк, монда мин яшим.

Бака-Бакылдык. (Көйгә Альмир чыга.)

Бака-бака бакака, бака  җәйне ярата,

Болыт күрсә, яңгыр килә, диеп хәбәр тарата!

Бака суык яратмый,бака җылы ярата.

Терем-терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

Тычкан-Чыелдык. Бу мин Тычкан-Чыелдык, ә син кем?

Бака-Бакылдык. Мин Бака-Бакылдык!

Тычкан-Чыелдык.  Әйдә, бергә яшик!

Куян (көйгә Булат чыга). Ай-яй, матур Теремкәй! (Килә, шакылдата.) Теремкәйдә кем яши?

Бер-бер артлы.

– Бу мин Тычкан-Чыелдык.

– Мин Бака-Бакылдык.

– Ә син кем?

Куян-Озынколак.

Мин – Куян, Куян

Кечкенә генә.

Бик йомшак кына,

Бик куркак кына.

Мине дә кертегез әле!

Бергәләп. Әйдә, бергә яшик!

Төлке-Хәйләбай. (Көйгә Гүзәл чыга.) Терем-терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Бер-бер артлы.

– Бу мин Тычкан-Чыелдык.

– Мин Бака-Бакылдык.

– Мин Куян-Озынколак.

Бергәләп. Ә син кем?

Төлке-Хәйләбай. Мин Төлке Хәйләбай! Кертегез әле мине.

Бергәләп. Әйдә, бергә яшик!

Бүре-Сорыколак. (Шомлы көйгә Әмирхан чыга.) Терем-теремкәй,теремкәйдә кем яши?

Бер-бер артлы.

– Бу мин Тычкан-Чыелдык.

– Мин Бака-Бакылдык.

– Мин Куян-Озынколак.

– Мин Төлке-Хәйләбай.

Бергәләп. Ә син кем?

Бүре-Сорыколак.

Мин Бүре-Сорыколак –

Булырмын тыйнак кунак.

Тизрәк-тизрәк кертегез,

Өшеде хәтта колак.

Алып баручы. Ай-яй! Әйдәгез әле, тамашачылар белән бергә җылынып алыйк әле. Кулларны җылытабыз (кул чабулар), аякларны җылытабыз (аяк дөбердәтүләр). Булдырдыгыз! Бүрене теремкәйгә кертәбезме? (Бүре теремкәйгә кереп китә.)

Аю-Камытаяк.

Терем-теремкәй, теремкәйдә кем яши?

Бер-бер артлы.

– Бу мин Тычкан-Чыелдык.

– Мин Бака-Бакылдык.

– Мин Куян-Озынколак.

– Мин Бүре-Сорыколак.

Бергәләп. Ә син  кем?

Аю-Камытаяк.

Мин Аю-Камытаяк,

Бер мичкә бал ашасам да,

Һич туймас минем тамак!

Ай, нинди шәп йорт,

Минем дә монда яшисе килә.

Кертегез әле мине дә.

Бергәләп. Әйдәгез, бергә яшик!

Тәрбияче. Туктагыз әле, туктагыз, дусларым, ашыкмагыз!

Сез “Теремкәй “әкиятен беләсезме? Әйдәгез, искә төшерик әле, аю өйгә кергәч, ни була? (Балалар жавабы.)

Безнең матур өебез дә җимерелсә без кайда яшәрбез? Нишләргә инде безгә хәзер?

Мин тылсым кулланып теремкәйне зурайтып карыйм эле.

Әфсен-төфсен өй зурайсын! Юк, тылсым көче генә җитми монда, дуслык-бердәмлек көче кирәк.

Инде хәзер нишләргә? (Өйне зурайтырга.)

(Куяннар, төлке, бүре төзү материаллары – йомшак зур кубиклар алып килә, күңелле көйгә төзелеш башлыйлар.)