«Беренче укытучым» проекты

№ 176

(Рус мәктәбенең рус төркеме. IX сыйныф)

Рәмзилә ӘХМӘДУЛЛИНА,

Казандагы 141 нче гимназиянең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Планлаштырылган нәтиҗәләр:    

Шәхескә кагылышлы: укытучы һөнәренә мәхәбәт һәм хөрмәт хисләре тәрбияләүне дәвам иттерү.

Метапредмет нәтиҗәләре:

танып белү УУГ: төрле чыганаклар белән мөстәкыйль эшли; кирәкле информацияне туплый,  үзләштергән белемне куллана; логик фикерли белү;

комуникатив УУГ: үзеңнең фикереңне телдән матур итеп әйтә; башкаларны ишетә һәм тыңлый; төркемнәрдә эшли белү;

регулятив УУГ: мөстәкыйль рәвештә дәреснең темасын, максатын, бурычларын билгели;  үз эшчәнлегеңне планлаштыра белү, үзара килешү;

предмет буенча: Фәнис Яруллин турында сөйли; сорауларга җавап бирә белү;  беренче укытучыга кагылышлы лексиканы сөйләмдә куллану.

Максат: беренче укытучы турында укучылар белән проект төзү.

Максатка ирешү өчен түбәндәге бурычлар куелды:

–  беренче укытучыга кагылышлы материалларны өйрәнү;

– темага кагылышлы биремнәрне үтәү.

Кыскача аннотация: 9 нчы сыйныфлар белән үткәрелгән әлеге проект укучыларның мөстәкыйль эшчәнлекләрен оештыруны, эзләнү барышында төрле чыганакларга таянып эшләүләрен күз алдында тота.

Дәрес төре: дәрес-проект (укучылар төремнәрдә беренче укытучылары турында проект төзиләр һәм яклыйлар).

Дәрес тибы: белемнәрне тирәнәйтү һәм системалаштыру.

Кулланылган алымнар: әңгәмә,  өлешчә эзләнү, диалог, акыл штурмы, төркемнәрдә эшләү, сүзлек эше, җыр тыңлау, тәрҗемә күнегүләре, проек яклау.

Җиһазлау: фоторәсемнәр, аудиоязма, презентация, проектор, җөмләләр язылган карточкалар.

Дәрес барышы

I. Оештыру моменты. Мотивлаштыру

Кыңгырау шалтырады,

Без утырдык дәрескә.

Китап, дәфтәрләр әзер?

Тотынабыз без эшкә!

Укытучы. Исәнмесез, укучылар. Хәерле көн! Хәлләрегез ничек? Яхшы кәеф белән дәресебезне башлыйбыз!  Бер-берегезгә карагыз, елмаегыз! (1 нче слайд)

II. Актуальләштерү

Узган дәрес материалын искә төшерү.

Укытучы. Укучылар, узган дәресне искә төшерү өчен безгә тактага карарга кирәк. Тактада сүзләр, хәрефләр буталган. ( у, р, н, к, и, т; а, р, я, и, м;  у, т, у, к, ч, ы;  и, н, л, и, д, в, а) (2 нче слайд)

Укытучы. Нинди сүзләр бар? Бу сүзләр нинди шагыйрь турында? Фәнис Яруллин кем? Ул кемнәр өчен яза? Армиядә ул нишли? Аның нинди шигырен укыдыгыз? Фәнис Яруллин бу шигырьдә кем турында яза?

Кабат искә төшерәбез һәм җырны тыңлыйбыз. (3 нче слайд) (Ф.Яруллинның «Сез иң гүзәл кеше икәнсез!» җырын тыңлау. Тактада сүзләре.) Җырда укытучы нинди? (Укытучы күндәм, галим, сабыр, гадел.)

III. Максат һәм теманы ачыклау

Укытучы. Бик дөрес, укытучы тагын нинди була? (Әйбәт, ягымлы, таләпчән, беренче, яраткан)

Дәрес темасы ничек булыр һәм нинди максат куябыз? Мин сезгә беренче укытучыгызның фоторәсемен, аның турында информация (мәгълүмат), мәктәп турында рәсемнәр  алып килергә куштым. (4 нче слайд)

– Дәрестә укытучылар турында сөйләшербез, сүзләрне кабатлыйбыз, беренче укытучыны искә төшерәбез.

– Бүген без төркемнәрдә эшлибез. Сезнең алда чиста ватман,  рәсемнәр, җөмләләр белән карточкалар, шигырьләр. Чыннан да, укытучылар төрле була. Алар турында күбрәк белер өчен, без  беренче укытучы турында  проект эшләрбез. Бүген безнең проект-дәрес. Нәрсә ул проект, кем белә? Русча әйтә аласыз. (5 нче слайд)

Тактага карагыз! Бүген дәрестә үз эшегезгә билге куярга ярдәм итәр.

Дәрестә “5” ле – төркемдә һәр укучы эшли, дөрес җавап бирәләр, проект матур.

Дәрестә “4” ле – төркемдә аерым укучы гына эшли, җавапларда 1 – 2 хата бар.

Дәрестә “3” ле – төркемдә бер укучы гына эшли, башкалар эшләми, хаталар күп.

Шуңа күрә һәр укучы проектта катнашсын, “5” леләр алсын, дип телим.

Проблемалы сорау. Ни өчен беренче укытучы күбрәк истә кала һәм кадерле була? (Аңлатмалы сүзлектән укытучы сүзенә аңлатма бирү.)

Укытучы. Укытучы кеше кем ул? Аңлатмалы сүзлекләрне алыгыз, табып, чиста карточкага языгыз. (Укытучы мәктәптә, уку йортларында белем бирүче, акыл бирүче, өйрәтүче, остаз.) (6 нчы слайд)

Укытучы. Укучылар, безгә беренче укытучы турында сөйләр өчен, сүзләрне искә төшерергә кирәк. (Тактада сүзлек эше үткәрелә. Гадел, сабыр, кешелекле, хезмәт сөючән, таләпчән.) (7-8 слайдлар)

–  Ә хәзер тактага карагыз! (9 нчы слайд) Рәсемдә кемнәр бар? Балалар кая баралар? Укучыларны мәктәптә кем каршы ала? Беренче укытучы турында нәрсә әйтә аласыз, ул нинди?

IV. Проектны тормышка ашыру

Укытучы. Ә сезнең беренче укытучыгыз кем, аның исеме ничек? Әйдәгез, чиста ватманны алыгыз, беренче укытучыгызның рәсемен ябыштырып куегыз, исемен языгыз. Сүзлектән алган информация белән һәр төркем проектка өч сүздән торган исем уйлый һәм матур итеп языгыз. (Минем беренче укытучым. Беренче укытучым –  кадерлем. Беренче укытучым – өйрәтүчем. һ.б.)

Укытучы. Булдырдыгыз! Дәвам итәбез. Укучылар, беренче укытучы турында сөйләр өчен безгә татарча матур җөмләләр кирәк. Һәр төркемдә карточкалар бар, 4 җөмлә төзергә кирәк. Нинди төркем җөмләләрне тизрәк төзи? Бу җөмләләрне сез проектта куллана аласыз.

(Мин беренче укытучымны …

… чөнки ул язарга, укырга өйрәтте.

Ул балаларны …

шуңа күрә мин дәрескә яратып йөрдем.

 … яратам.

… яхшы кешебулырга өйрәтә.

Безнең дәресләр бик күңелле булды,

Беренче укытучы бик кадерле,)

(Ахырдан тактага (10 слайд) дөрес җөмләләрне чыгарабыз.)

Укытучы. Бик яхшы! Сезнең алдыгызда укытучы турында татар шагыйрьләренең шигырьләреннән өзекләр. Алар безгә укытучы образын ачар, проектны бизәр өчен  өчен кирәк. Эти стихи понадобятся, чтобы раскрыть образ первого учителя. Укыгыз, тәрҗемә итегез.

1 Хәреф, сүз, җөмләләрнеУкытучым безгә өйрәтте.

Дәресләрдә шигырьләрне

Туган телдә сөйләтте.

3 Укытучысыз кеше булмый,Ул – һава кебек кирәк.

Укытучың булмаганда

Тибүдән туктый йөрәк.

(Раил Гатауллин)

2 Үзе шундый сөйкемле,Нәкъ әнием шикелле

Шат йөзле укытучым,

Күңелемә иң якын

Кеше ул шуның өчен.

Ул — минем укытучым!

(Хәкимҗан Халиков)

4 Ләкин миннән бик күп алда килеп,Хуш киләсең, әйдэ, әйдә диеп.

Хәтерлим мин әле бүгенгедәй

Укытучы апам көткәнен.

 (Энҗе Мөминова)

 

 

Укытучы. Сорауларга җавап бирегез! Беренче шигырьдә нинди укытучы? Ни өчен шулай уйлыйсың? Ул нәрсә өйрәтте? Икенче шигырьдә укытучы безгә ни өчен якын? Өченче шигырьдә ни өчен укытучысыз кешегә авыр? Дүртенче шигырьдә ни өчен укытучы апа мәктәпкә иртә килә? (Һәр төркем бер шигырьне сайлап ала, кисеп, ватманга ябыштырып куя. Төркемнән  бер укучы 1 – 2 җөмлә белән  бу укытучы турында әйтә.)

Укытучы. Дәвам итәбез. Укытучылар турында күбрәк белер өчен, әйдәгез, «Акыл штурмы» үткәрәбез! Кайсы төркем тизрәк фикерен әйтә? (11 нче слайд)

1. Беренче укытучы …  була. (әйбәт, гадел, ягымлы, яшь)

2. Укытучы  һәрвакыт матур … . (киенә, яза, сөйләшә)

3. Минем беренче укытучымның исеме … . (…)

4. Без аларны бәйрәмнәрдә … . (чакырабыз, онытмыйбыз, котлыйбыз)

5. Беренче укытучы әни кебек … . (якын, кадерле)

Ял минуты

Укытучы.  Без сезнең белән хәзер ял итәбез.

Укытучы. Дәресебезне дәвам иттерәбез. (12 нче слайд) Беренче укытучы образын ачар өчен, безгә синквейн булышачак. Ә хәзер һәр төркем укытучы турында  үрнәк ярдәмендә синквейн яза.

  1. Тема  – предмет. (Укытучы.)
  2. Признак, признак. (Ягымлы, таләпчән.)
  3. Действие, действие, действие. (Укыта, өйрәтә, эшли.)
  4. Фраза- отношение к теме. (Укытучы – иң якын кеше.)
  5. Вывод – суть к теме. (Укытучыларны хөрмәт итәргә кирәк!)

Укытучы. Укучылар, сез бик тырыш. Әйдәгез, журналист булып алыйк. Һәр төркем икенче төркемгә беренче укытучылары турында  ике сорау бирә.

Укытучы. Бик яхшы, мин хәзер сезнең укытучы турында сөйләрлек  белемнәрегез җитәрлек, дип уйлыйм. Я думаю, что у вас теперь достаточно знаний, чтобы рассказать про своего первого учителя.

Башта минем сезгә үземнең беренче укытучым турында сөйлисем килә. (Тактада 13 нче слайд тексты.)

Минем беренче укытучымның исеме – Хәлимә Фәгалевна. Ул бик әйбәт укытучы. Ана 22 яшь иде. Ул мине укырга, матур язарга өйрәтте. Беренче укытучым авыр минутта ярдәм итте. Мин аны хөрмәт итәм.

(Һәр төркем беренче укытучылары турында 4 – 5 җөмләдән торган текст төзи, матур итеп ватманга яза.)

V. Проектны яклауга әзерлек һәм яклау

Укытучы. Рәхим итегез, такта янына төркем белән чыгыгыз. Беренче укытучыгыз турында сөйләгез.

VI. Рефлексия

Укытучы. Әйдәгез, дәрес башында биргән сорауга җавап бирегез инде . Ни өчен беренче укытучы күбрәк истә кала һәм кадерле була? (Беренче укытучы истә кала, чөнки укырга, язарга өйрәтә. Кадерле була, чөнки ярдәм итә, ярата, әни кебек якын…)

Укытучы. Бик дөрес. Бик матур проектлар. Хәзер үз эшегезгә билге куегыз!

Дәрестә “5” ле – төркемдә һәр укучы эшли, дөрес җавап бирәләр, проект матур.

Дәрестә “4” ле – төркемдә аерым укучы гына эшли, җавапларда 1-2 хата бар.

Дәрестә “3” ле-  төркемдә бер укучы гына эшли, башкалар эшләми, хаталар күп.

VII. Өй эше

1. Укытучы образы булган нинди әсәрләрне беләсез? (14 нче слайд)

2. Беренче укытучыга өч сорау әзерләгез.

3. Беренче укытучыгызга «Соңгы кыңгырау» бәйрәменә чакыру языгыз, рәхмәт әйтегез. (15 нче слайд)

Укытучы.

«Һөнәрләр күп, кем булсаң да

Табиб, эшче, очучы,

Тик онытма бернәрсәне

Юл күрсәтә укытучы!»-дигән сүзләр белән дәресне тәмамлыйсым килә. Чыннан да, киләчәккә юл күрсәтүче беренче укытучыгызны онытмагыз! Сау булыгыз!