Бер генә сәгатькә
(Әмирхан Еникинең «Бер генә сәгатькә» хикәясе буенча эшләнгән сыйныфтан тыш уку чарасының сценариясе)
Минниса ШАРАФУТДИНОВА
Казандагы 182 нче политехник лицейның
татар теле hәм әдәбияты укытучысы
Катнашучылар:
Мәрьям абыстай (50 яшьләрдәге авыл хатыны)
Галимҗан (гаилә башлыгы, Мәрьямнең ире)
Гомәр (гаиләнең кече улы, Совет Армиясе сугышчысы)
Камилә (килен, гаиләдәге олы улы Фатихның хатыны, ирен сугышка озаткан)
Зәйнәп (Фатих белән Камиләнең кызлары, 10 яшьтә)
Авыл малайлары (9 – 10 яшьлек малайлар)
( Авыл өе күренеше. Өстәл, урындыклар сандык. Сандык өстендә мендәрләр.Тәрәзә янында Мәрьям абыстай басып тора.Тәрәзәгә карап үзалдына сөйләнә.)
– И гомерләр! Шушы поездларны көтеп узган гомерләр. Әнә тагын поезд килде, кемнәрдер төште, кемдер утырып китте. Минекеләр тагын юк. Ике ел бит инде! Шушы кызыл поезд минем өч баһадирымны сугышка алып китте. «Кайтырбыз» , «җиңеп кайтырбыз» диделәр. Көн дә тәрәзәдән күземне алмыйча аларны көтәм. Исән кайтырлар! Алла боерса, кайтырлар. Бу кадәр көтүгә, кайтмый кала алмаслар. Бүген иртәдән үк күңелем тыныч түгел, тәнем авыраеп, башым томаланып тора, кул-аякларым да хәлсезләнеп яналар… Ярар, авыруга бирешеп торып булмас, киленне эшкә озатасым бар, самаварымны куйыйм әле, бәрәңгемне әзерлим (Өстәл әзерли, бәрәңге куя, чәй ясый. Галимҗан абый килене белән маллар карап керәләр.)
Галимҗан: Карчык, нигә болай боектың? Мәрьям: Әллә тагы, үзем дә белмим, башым авырта. Галимҗан: Бирешәсең, карчык, бирешәсең… (Мәрьям дәшми. Карты белән киленен эшкә озата. Өстәлне җыештыра. Килененең ун яшьлек кызы идән себерә дә , йөгереп чыгып китә.) Мәрьям: Менә тагын ялгызым калдым. Ятып торыйм әле. Хәлем юк. (Сандык өстенә терәлеп утыра. Әни ! дигән тавыш ишетелә.Гомәр кереп аның өстенә иелә. Сискәнеп күзләрен ача! Башын чайкап куя.)
Гомәр: Әни курыкма, бу мин! (Карчыкның күзләрендә саташулы курку кабына. Терсәкләренә таянып торырга маташа. Иреннәре кызу-кызу кыймылдый. Хәлсез тавыш белән дәшә.)
– Улым, йә Алла, Гомәрем, синме бу?!
Гомәр: Мин инде, әни, мин. Әллә күзләрең начар күрәме? (Улына сыенып, акрын гына елый башлый. Ишектә Зәйнәп күренә.) Зәйнәп: Абый! (Ишектән тышка атыла, Зәйнәп тавышыннан карчык айнып китә.)
Карчык: Менә, рәхмәт яугыры! Төшемме бу, – дип торам. Поезд кычкырганын да ишетми калганмын, ләбаса. (Ашыгып ишеккә бара, кире улы янына килә) . Балам, утырыр идең, аякларың арыгандыр. Ходаем, әтиең дә китеп өлгерде. Булмаса, артыннан барыйм әле. Колхоз идарәсендә түгел микән. (Ишеккә бара башлый). Гомәр: Әни син йөрмә. Зәйнәп мине күрде бит. Ул әти артыннан йөгерде булса кирәк.
Мәрьям: Шулаймы? Ходаем, зиһеннәрем таралып китте. Төшемме, – дип торам. Үзем көтә идем бит, көтә идем, йөрәгем сизә иде. Йа, раббым, догаларымны бушка куймадың, Шакир белән Фатихымны гына күрәселәрем калды. (Шул вакытта ишектән Галимҗан абый, Камилә, Зәйнәп керәләр. Галимҗан абый елмая, ләкин иреннәре калтырый.)
Галимҗан: Улым, Гомәр!
Гомәр: Саумы әти! Галимҗан: Бәрәкалла, бәрәкалла. Куаныч белән күрешер көннәр бар икән. Камилә: (Ике куллап күрешә) Гомәр, исәнме! Исән кешеләр бер кайталар! (Үксеп елап җибәрә.)
Галимҗан: Килен, балам, елама! Менә берсе кайтты, синеке дә кайтыр. Хәбәре юк-югын, ләкин, әле еларга да сәбәп юк. Сабыр бул!
– Улым! Бөтенләйгәме?
Гомәр: Юк, әти, вакытлы гына. Галимҗан: Алай… бөтенләй үк түгел икән, ә! Һем-м, күпмегә соң? Гомәр: Мин бик азга. Галимҗан: Шулай да, ике айгамы, бер айгамы, күпмегә? Гомәр: Юк, әти, мин бик аз вакытка, бары бер генә сәгатькә! (Барысы да аптырашалар.) Бер сәгатькә! Гомәр: Безнең эшелон станциядә, әти. Без госпитальдән фронтка китеп барабыз. Поезд бераз торасы булганга, мине, менә сезнең белән күрешеп чыгар өчен, бер генә сәгатькә җибәрделәр. Галимҗан: Азрак, улым, азрак, азрак. Син, Гомәр булмаса, иртәгә икенче поезд белән китәрсең!
Гомәр: Һич булмый, әти! Мин үзебезнең поездга өлгерергә тиешмен! (Барысы да аптырый. Камилә дә кисәк кенә елавыннан туктый, Мәрьям яңадан хәлсезләнә.) Зәйнәп: Юк! Юк! Китмисең абый! (Абыйсының муенына урала.) Галимҗан: (Бер ноктага төбәлеп торганнан соң башын күтәрә, карчыгы белән килененә карап ала.) Йә, нәрсә мәрткә киткән төсле катып калдыгыз. Кешенең минутлары санаулы. Килен, самаварыңны тизрәк өлгерт! Анасы, нәрсә бар хәзерлә!
(Камилә (килен) төртеп уяткандай сискәнеп китә, өй эчен бер итеп эшләргә керешә. Зәйнәпне читкә чакырып, колагына нәрсәдер әйтә, каядыр җибәрә. Соңыннан самавар куя, өстәл әзерли, йөгерә-йөгерә. Мәрьям дә нәрсәдер эшләргә тырыша, ләкин улы яныннан китәргә теләмичә аның тирәсендә әйләнә.)
Мәрьям: Бер улына, бер иренә карап, акрын тавыш белән: Ходаем, мунча да кереп өлгермәс микәнни!
Галимҗан: Эх, карчык,карчык! (Торып чәй әзерләргә керешә)
Гомәр: (узалдына) Юкка үзләренә күрендем. Әниемне, әтиемне шатландырырмын, бәхетле итәрмен дип уйладым. Аларны борчыдым гына бугай. Заһидәне күрәсем килгән иде… Аны телгә алсам, бары аның өчен генә кайткан булып күренермен. Алай дисәң, җиңги Зәйнәпне каядыр йөгертте бугай инде, бәлки әле килеп тә җитәр.
(Ишектән балалар йөгереп керә) – Исәнме Гомәр абый! (Килеп күрешәләр дә читкә китеп басалар.)
– Күрдегезме, Гомәр абыйның медале бар.
– Медаль түгел , орден ул. – Орден сиңа, медаль. Медаль әнә шундый түгәрәк, ак була. – Ә минем түгәрәк орден да күргәнем бар. – Бар, пычагым. – Ышанмасаң, Гомәр абыйның үзеннән сора.
– Кая тыгыласың, аякка бастың ич. (Мәрьям абыстай Гомәрнең кесәсеннән өстәлгә бушаткан шикәрен балаларга өләшә).
Мәрьям: Менә, балам, Гомәр абыегызның күчтәнәче! (Балалар сөенешеп елмаялар, тартынып кына алалар.)
Гомәр: Рәхмәт, түти! (Өстәл янына утырышалар. Гомәр, тансык аш итеп, катык сорап ала.) Әни катыгың юкмы? Бик сагындырды!
Мәрьям: (өзгәләнеп) Ичмасам, тавык та суеп өлгертә алмадык! – Галимҗан: Борчылма, карчык, хәзергә менә йомыркасын ашый торсын, икенче кайтып, боерган булса, тавыгыңны да ашар. (Гомәргә күз кыса.) Мәрьям: Улым, ни хәлләрең бар? Ничек җибәрделәр?
Гомәр: Менә аз гына яраланып алдым, инде дошманны үз оясына таба куып барабыз. Җиңүгә дә ерак калмады, тагын бер барып кайтсак, сугышны тәмамлап та кайтырбыз.
Мәрьям: (улы сөйләгәндә) Йа раббым, йа раббым ! Әй улым, улым, ничек исән калгансың!
Гомәр: (тыныч елмаеп) Әни, менә үзең күрәсең ич, тап-тазамын!
Галимҗан: (үзалдына) Малай башка-а!… Соң, улым, англичаннарның фронтта эшләре ничек бара?
Мәрьям: (кабынып китә) Тапкансың сорашыр нәрсә, әгелчәннәр, имеш. Нигә кирәк ул сиңа… Башка әйтеп калыр сүзең юкмы?
Галимҗан: Тик кенә утыр әле син!
Мәрьям: Гомәр бит айлап торырга кайтмаган, ата кеше син, файдалы киңәшләреңне бирер идең.
Галимҗан: Мишәйт итмә дим мин сиңа! Гомәрнең безнең киңәш белән йөрисе калмаган.
Мәрьям: (еламсырый) Гомерем буена шул кирәксез сүзләре белән миңа аркылы төшеп җанымны кыйнады. Миңа улларым кадерле, минем җаным бары алар өчен генә көя. Фатихымның ике елдан бирле хәбәре юк. Шакирым хәзер кайда, исән-саумы? Шулар турында сораштырырга иде. Ә син, карт тиле, әгелчәннәр кайгысын кайгыртып утырасың. Галимҗан: (улына карап) Менә аңламаган кеше белән нишлисең инде! (башын селкеп елмая.)
Гомәр: Әни, син юкка безнең өчен артык борчыласың. Мин менә исән- сау, бик азга булса да сезне кайтып күрдем. Озакламый бөтенләй дә кайтырмын. Әти бит кайчан сугыш бетәр дә, кайчан барыбыз да Җиңү шатлыгы белән өйләребезгә кайтырбыз дип сорамакчы була.
Галимҗан: Хак сүз, хак сүз. Гомәр: Союзниклардан рәт чыкмады, әти. Карга карганың күзен чукымый шул. Әле менә безнең армия немецларны пыр туздырып куа башлагач, күз буяр өчен аз гына кыймылдый башладылар. Хәер, алардан башка да инде без Гитлерның муенына богауның тазасын салдык, бу петля көннән-көн буыла бара.
Галимҗан: Шулаймы, бирсен Аллаһ. Шуны көтәбез.
Гомәр: Инде озак көтәсе калмагандыр, әти (кул сәгатенә карый.) Миңа кузгалырга вакыт җиткән икән, әти, рөхсәт итегез.
Мәрьям: Ходаем, шулай бик тизмени?
Камилә: (ашыгып) Гомәр, тагын берне генә ясыйм әле (чәшкәгә үрелә). Галимҗан: Әйе, санаулы минутлар тиз үтә (Гомәр кузгала).
Гомәр: Бик зур рәхмәт сый-хөрмәтегезгә, әйе. Сезне бик сагынган идем, бик яхшы булып калды. Инде тиздән бөтенләй кайтуымны көтегез! Мәрьям: (елый башлый) Газиз йөзләреңне күргән кебек тә булмадым… Гомәр: Әни, бәгърем, юкка!
Галимҗан: Карчык, сабыр бул!
Гомәр: Әти, мине озата барырсыз бит.
Галимҗан: Әйе, улым!
Гомәр: Ә син әни ?!
Мәрьям: Мин дә, мин дә… (Саубуллашу башлана.)
Гомәр: ( Игътибар белән тыңлый, башын күтәреп кемнедер эзли. Ләкин ул юк, күренми. Гомәр беренче тапкыр җиңгәсенә сорау белән карый.) Камилә:(өзгәләнеп) Зәйнәпне йөгерткән идем бит. Нишләп юк икән? Кырга ук китеп бардымы икәнни?! (Гомәр Камиләнең өзгәләнүен аңлый, ике куллап саубуллаша)
Гомәр: Җиңги борчылма! Бик зур рәхмәт сиңа. Күп итеп сәлам әйтерсең! ((Калганнар белән кочаклашып саубуллаша. Әнисе «Улым! Улым!» – дип елап кочагына керә.)
Галимҗан: Хуш улым! Алла хәтәр-хәвефләрдән үзеңне сакласын. Яңадан исән-сау күрешергә язсын! Хатларыңны еш язып тор. (Чыгып китә. Барысы бергә өйдән чыгалар . Поезд тавышы. Өстәлдә Гомәр портсигарын оныткан. Барысы да исән кайтуына юрыйлар.)
Камилә: Гомәрнең портсигары калган.
Мәрьям: Әйбер оныту яхшыга ул, исән-сау кайтыр бәбкәм.
Галимҗан: Үзгәргән малай, үзгәргән. Буе-сыны да матурланган. Исән-сау кайтса, бәхетле тормыш корыр. Заһидәсен генә күрмичә китте. Ярар, озак тормас, кайтыр. Очрашырлар.
Камилә: Менә шулай Фатихым да кайтып керер әле. Белер идем мин аны ничек каршыларга!
Мәрьям: Килен, балам, Гомәрем ничә чынаяк чәй эчте әле?
Камилә: Эчте әни, 2 чынаяк эчте.
Мәрьям: Килен, Гомәрем катыкны яратып ашадымы икән!
Камилә: Әйе, әйе әни, яратты.
Мәрьям: Син! (картына) Гомәрнең кайтуы төш идеме, әллә өн идеме?
Галимҗан: Өн иде, карчык, өн иде.
Мәрьям: (тәрәзәгә бара) Станция буш. Тимер юл тыныч. Кайчан килер поезд?! Килер, алла боерса. Улым да кайтыр, күз нурым, кайтыр. Барысы да кайтырлар! ( Мәрьям дә, Галимҗан да кабатлыйлар.) Кайтырлар! Кайтырлар!
Тәмам.
Чыганак.
Еники Әмирхан. Бер генә сәгатькә // Бөек Ватан сугышы чоры прозасы. – Казан: ТАРИХ, 2002, б.419.