Бер адым да артка чигенмәм

№ 147

(Мәктәпкә әзерлек  төркеме балалары өчен)

Әлфия СУФЬЯНОВА,

Әнисә МИНЕМӨХӘММӘТОВА, 

Венера ХӘБИБУЛЛИНА,

Алабугадагы 25нче балалар бакчасының югары категорияле  татар теле тәрбиячеләре

 

Максат:

Халкыбызның Бөек Ватан сугышы  елларындагы  батырлыклары белән горурлану хисе тәрбияләү.

Бурычлар:

– төрле эшчәнлекләрдә Бөек Ватан сугышы вакыйгалары белән таныштыру;

– илебезнең үткәне белән кысыксыну уяту;

– балаларны герой-шәһәрләр белән таныштыру;

– фильмнар аша сугыш чорындагы батырлыкларны күрсәтү, әдәби әсәрләр аша батырлар белән горурлану хисе уяту;

Балалар гармун  уйнап, кичке уенга җыелалар.

Рүзәл.Әйдәгез уйныйбыз.

Карина.Нинди уен?

Арина.“Йөзек салыш” уены.

(“Йөзек салыш” уены башлана)

Балалар бергә. Йөзек кемдә?

Әмир.Миндә.

Тимур.Нинди җәза бирәбез?

Алина.Үзе турында сөйләсен.

Әмир.

Исәнмесез, хәерле көн.

Миннән сезгә зур сәләм.

Алабуга шәһәренең

25 нче бакчасыннан.

Батырлыгым – әтиемнән,

Матурлык – әниемнән.

Рәсем ясау, китап уку-

Ул апам Каринадан.

(Уен дәвам итә.)

Әмир белән Самира.( Резидә Валиеваның “Энҗе – мәрҗән калфагым”  җырын башкаралар)

 “Энҗе – мәрҗән калфагым”

Дәү әнием энҗе калфак

Бүләк итте үземә.

Энҗе калфак үзе ап-ак

Бик килешә йөземә.

Йөзләремә килешәсен

Кайлардан гына белгән.

Туган  көнгә дәү әбием

Кәләпүш алып килгән.

Кәләпүшем-калфагым

Энҗе- мәрҗәннән чиккән, эх.

Чиккән калфагым үземә

Бигрәк килешә икән.

Чиккән каәләпүш үземә

Бигрәк килешә икән.

Калфагымнын матурлыгын

Һәммәсе дә  күрсеннәр.

Энҗе калфак кигән  кыз ул

Татар кызы дисеннәр.

Кәләпүшемне кидем мин

Көзге каршына килдем.

Менә шушындый була ул

Татар малае дидем.

3.Яңа кәләпүшем булгач

Яңа җырлар өйрәндем.

Калфаклы чибәр кыз белән

Әйлән-бәйлән әйләндем.

Энҗе-мәрҗән калфагыма

Йорим сөенеп кенә.

Сәхнәләргә чыгып җырлыйм.

Калфаклар киеп кенә.

(Гүзәл йөгереп керә.)

Гүзәл.

Сугыш, сугыш башланган.

(Левитанның, сугыш башланган аудиоязмасы яңгырый).

Әмир.

Туганнар…

Куркыныч хәбәр бар

Бу хәбәр – бик хәтәр.

Буа ул сулышны.

Башланды зур сугыш

Ул Ватан сугышы.

(Әмир сәхнә артына чыгып солдат киемен кия)

Залга чыгып шигырь сөйли.

Әмир.

Юлбасарлар таптый җиребезне

Ватан сугышына мин китәм.

Мылтык тотып баскан җиремнән

Бер адым да артка чигенмәм.

(Солдатлар тезелеп  сугышка китәләр. Кызлар егетләрне  елап, озатып калалар.)

Солдатлар “Озатып вокзаллар каршында” җыры көенә, залда сугыш күренешен бию хәрәкәтләре аша күрсәтәләр. (Кабартылган самолетлар оча, танклар йөри, автоматлардан аталар.)  Күпчелек солдатлар сугыш кырында  ятып кала.

Әмир батыр булып җиңеп кайта Һәм мәңгелек ут янында шигырь сөйли.

Әмир.

Искә ала бүген Ватаныбыз

Шаулап үткән көрәш елларын.

Данлый, зурлый һәм хөрмәтли

Курку белмәс батыр улларын.

(Мәңгелек ут янында бер минутлык тынлык.)

Чара тәмам.