Белем сыйфатын күтәрү — заман таләбе

Ринат БОРҺАНИЕВ,

 Әгерҗе районы Исәнбай урта мәктәбе директоры, Россия Федерациясенең гомуми белем бирү өлкәсендәге мактаулы хезмәткәре

Безнең Исәнбай авылында мәктәп 1897 елда ачылган булган. Шуңа да быел мәктәбебезнең 120 еллык юбилее. Бүгенге көндә нык, төзек, якты бинага урнашкан бу уку йортында 90 укучы гомуми белем ала, 30 мәктәпкәчә яшьтәге бала тәрбияләнә.Барлык предметлар да татар телендә укытыла. Мәктәбебез педагогик коллективы сыйфатлы белем бирү, федераль дәүләт белем бирү стандарты таләпләрен үтәү, укыту-тәрбия процессын камилләштерү буенча максатчан  эш алып бара. Бу эшләрнең нәтиҗәсе буларак, мәктәбебез 2013 һәм 2017 елларда Татарстанның иң яхшы 100 мәктәбе исемлегенә керде. Ә 2014 һәм 2017 елларда районның иң яхшы мәктәп конкурсында җиңеп чыкты.

Соңгы елларда мәгариф системасына яңалыклар әледән-әле кертелеп кенә тора. Бу үзгәрешләр балалар бакчаларындагы сабыйлардан алып, чыгарылыш сыйныф укучыларына кадәр кагыла. Белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә ил күләмендә зур әһәмият бирелә. Дөрестән дә, мәгариф системасына ФДББС кертелү укытучылар һәм тәрбиячеләр алдына яңа бурычлар куйды. Моңа кадәр яшәп килгән гадәти дәресләр, тәрбия чаралары белән генә чикләнеп калмыйча, яңача эш итүне таләп итә. Укучыларга белем бирүне генә түгел, ә аларны белем алырга, алган белемнәрен тормышта кулланырга өйрәтүне төп максат итеп куя. Бу исә белем бирүнең яңа алымнарын һәм методларын кулланып эш итүне, бүгенге көн таләпләренә җавап биргән дәресләр һәм тәрбия чараларын оештыруны таләп итә. Укучыларны хезмәткә, тормышка әзерләү аларга сыйфатлы белем бирү – безнең төп бурыч. Мәктәбебездә сыйфатлы белем һәм тәрбия бирү өчен бөтен мөмкинлекләр бар дип саныйм. Уку программалары камилләшә,  алдынгы педагогик технологияләр кертелә, матди-техник база яхшыра. Мәгълүм булганча, мәгариф системасы үсеше, белем сыйфаты укытучының һөнәри гыйлеменә ни дәрәҗәдә ия булуына бәйле. Мәктәбебездә үз эшләренең чын остасы булган тәҗрибәле укытучылар белем бирә. 15 укытучының җидесе – югары, тагын җидесе I квалификация  категорияле. Соңгы елларда биш укытучыбыз (Гөлия Садыйкова, Әлфия Борһаниева, Гөлназ Хуҗина, Гүзәлия Зәйнуллина, Фәнил Симаков) «Безнең иң яхшы укытучы», ә математика укытучысы Әлфия Борһаниева, 2007 һәм 2014 елларда «Мәгариф» өстенлекле илкүләм проекты кысаларында үткәрелгән бәйгеләрдә ике мәртәбә җиңү яулап, Россия Президенты грантына ия булды. 2014–2015 уку елында мәктәбебез музее (җитәкчесе Гүзәлия Зәйнуллина), Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган «Иң яхшы мәктәп музее» дигән республика конкурсында җиңеп чыгып, I дәрәҗәдәге дипломга лаек булды. Технология укытучысы Фәнил Симаков «Укытучы-мастер», татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлназ Хуҗина «Укытучы-эксперт» бәйгесендә җиңү яулады.

Милли мәгариф системасының иң мөһим күрсәткече исә – балаларга ана телендә белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар тудыру. Балалар белән эшләүнең заманча һәм яңа алымнары кулланып, татар мәктәпләрендә дә уңышларга ирешеп була, һәм безнең мәктәп тотрыклы рәвештә алдынгы позицияләрне били. Татар телендә сыйфатлы белем биреп яки алып булганын чыгарылыш сыйныф укучылары да раслады. Бердәм, дус коллективның хезмәт уңышлары да шактый: укучыларыбыз елдан-ел бердәм дәүләт имтиханнарында югары күрсәткечләр белән сөендерә. 2015 елда IX сыйныфлар БДИ нәтиҗәләре буенча республикада рус теленнән – I, математикадан II урынны яуладылар. 2016–2017 уку елының БДИ нәтиҗәләре: математикадан уртача балл – 73,6, рус теленнән – 81,4, химиядән – 72,6, физикадан – 68, биологиядән – 77, җәмгыять белеменнән –69.

Сәләтле балаларны ачыклауга, алар белән нәтиҗәле эшләүгә дә зур игътибар бирәбез. Укучыларыбыз республика, төбәкара, Россия күләмендә үткәрелә торган төрле фәнни-гамәли конференцияләрдә, конкурсларда, олимпиадаларда төрле дәрәҗәдәге уңышларга ирешә. Соңгы өч елда технология фәненнән, татар теленнән һәм әдәбиятыннан республика күләмендәге олимпиадаларда катнашып, призлы урыннар яуладык.

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгы 2017 елда иң яхшы мәктәпләр рейтингын тәкъдим итте. Рейтинг, башлыча, БДИ күрсәткечләренә һәм олимпиадаларда җиңүчеләр санына нигезләнеп төзелгән. Безнең Исәнбай урта мәктәбе – әлеге рейтингта VIII урында. Без моның белән урынлы горурланабыз.

Хөкүмәтебез хәзер педагогик вузларга максатчан кабул итү уздыра. Быел районыбыздагы чыгарылыш сыйныф укучылары арасында да андый бәйге оештырылды һәм шунысы куанычлы: безнең мәктәп укучыларыннан Илнур Хәкимов белән Рамис Газизов БДИ нәтиҗәләре буенча сайлап алынды, алар, физика һәм математика укытучысы булырга ай саен 15 мең сум стипендия алып, Алабуга дәүләт педагогия университетында белем алачак.