Бәйсез тормыш. Мөмкинме бу?

 

Әнисә ШӘФИГУЛЛИНА,

 Саба  районы

Югары Симет урта мәктәбенең

 география укытучысы

 

Максат: Сәламәт яшәү рәвешен пропогандалау, тәмәке тартуны профилактикалау, тискәре гадәтләргә негатив мөнәсәбәт формалаштыру.

Җиһазлау: презентация, жетоннар, плакатлар: “Әгәр мин тартмасам, мин бернинди сырхауларсыз тагын 10-15 ел яшәр идем” С.П.Боткин, “Әгәр дә кешеләр үзләрен шәраб, аракы, тәмәке, әфъюн белән исертүдән, агулаудан туктасалар, моның  тормышта уңай тәэсире искиткеч зур булыр иде”.   Л.Н.Толстой.

8 –11нче сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш чара.

 

Класстан тыш чара барышы:

Слайд  №1-3 “Зарарлы гадәтләрдән сак булыйк”

 

1 Алып баручы.  Хәерле көн! Бүген без бик мөһим проблема – бәйлелек проблемасы турында әңгәмәгә җыелдык. Программаның темасы “Бернидән дә бәйле булмаган тормыш. Мөмкинме бу?”

Иң элек мин моны залдан сорар идем: Сез бу проблеманы актуаль дип саныйсызмы? Әйе, бу чыннан да бүген бик актуаль.  (Тамашачылар фикерен тыңлау)

Сезнең фикерләрегез, безнеке белән туры килә: бәйлелек – наркотикларга, тәмәкегә, алкогольгә бәйлелек – бүген  уртага салып сөйләшүгә лаеклы проблема.

Бүгенге программабызның кунаклары: 8 класс укучылары: психолог, биология укытучысы, журналистлар.

 

Хәзер безнең беренче сюжетны карап үтегез, ул – “Лена һәм Дима” турында. Көчле бозлы яңгыр астында, бөкедә тукталып калган машинада Дима һәм Лена сөйләшә. (Урындыкта утыралар)

Дима. Беркем дә хәрәкәтләнми (сигарет тартуны күрсәтә). Бик озак утырырга туры килә әле монда.

Лена. Мин каршы түгел! Концерт бик яхшы булды, так что, пүчтәк бу. (берничә тапкыр йөткерә)

Дима.  Әйе концертта булган  барысы да, безнең кебек тоткарланды, бугай.

Лена. Син тәрәзәне ача алмыйсыңмы?  (йөткерә) Бу инде без тукталганнан бирле синең икенче сигаретың. Суларга мөмкин түгел!

Дима. Дөрес әйтәсең, гафу ит! (ул тәрәзәне төшерә, ләкин яңгыр аны ябарга мәҗбүр итә). Әйе, яңгыр чиләктән койган кебек ява.

Лена. (ачулы) Дима, бәлки син бу, дурацкий сигаретыңны сүндерерсең шулай булгач, ә?

Дима.  (ул да ачулы) Әйе, әлбәттә. Карале, син бүген мине, тарткан өчен беренче генә зарланасың бит әле.

Лена: Әйе, чөнки беренче тапкыр синең белән ябык машинада калдым бит мин. (тәрәзәне төшерә, һава сулаган кебек итә, яңадан тәрәзәне күтәрә).

Дима: Ярый, ярый, драматизировать итмә яме.

Лена: Ә мин драматизировать итмим дә. Мин һәр нәрсәгә реаль карыйм. Мин үземне үзем тарткан кебек хис итәм.

Дима: Ярый, тынычлан! Сигаретым бетте. Син ризамы?

Лена:  Бөтенләй үк түгел, бу сигаретыңның яртысы әле дә минем үпкәдә бит.

 

Слайд №4 – “Бу сигаретларның яртысы әле дә минем үпкәдә!”

1 Алып баручы.  “Бу сигаретларның яртысы әле дә минем үпкәдә!” Бу шулаймы икән? Әйдәгез, бу ситуацияне чишү өчен безнең биология укытучыларыннан сорыйк.

 

Биология укытучы:

– Әлбәттә бу шулай! Чыннан да тәмәке тартучы гына түгел.  аның тирәсендәгеләр дә тәмәке төтене белән зарарланалар. Бу төтенне – сөрем газы дип атыйлар. Сөрем газы кызыл кан тәнчекләре белән бәйләнешкә кереп, кандагы кислород күләмен киметә. 1 сигаретта 15 төрле канцероген матдә бар. Алар үпкәләргә генә түгел, йөрәк кебек иң мөһим органнарга бик зур зыян сала.

 

Слайд №5     Әгәр дә кешеләр үзләрен шәраб,аракы, тәмәке, әфъюн белән исертүдән, агулаудан туктасалар, моның  тормышта уңай тәэсире искиткеч зур булыр иде”.   Л.Н.Толстой.

 

2 Алып баручы.   Тәмәке тартуның зарары турында сез нинди информациягә ия икән, әйдәгез, шуны тикшерик:

Тәмәкенең зарары турындагы викторина сорауларының һәр дөрес җавабына жетоннар бирелә. Кем күбрәк жетон җыя, шул җиңүче.

  1. тәмәке тартканда, автомобиль двигателеннән чыккан газлар кебек үк агулы газ йота. Бу газ ничек атала?

(җавап: сөрем газы, ул кызыл кан тәнчекләре белән бәйләнеп, кандагы кислород күләмен киметә һәм агулый)

  1. Бер сигаретта күпме билгеле булган канцероген матдәләр тупланган: 4, 8, 12, 15?

(1 сигаретта 15 төрле канцероген матдә бар)

  1. Кайсы орган, үпкәләр белән бергә барысыннан да бигрәк зыян күрә?

(җавап: йөрәк, тәмәке – йөрәк авыруының төп сәбәпчесе)

  1. Дөресме әллә юкмы, физик күнегүләр башкару тартуга тискәре йогынты ясыймы?

(җавап: дөрес түгел, спорт берничек тә тәмәкенең организмга китергән зарарын нейтральләштерә алмый.

  1. Кешеләрнең көнкүреш янгыныннан үлеменең төп сәбәбе нинди? –-электр приборлары, янучан химик препаратлар яки сүндерелмәгән сигаретлар.

(җавап: сигаретлар.)

  1. Әгәр кеше ел буе көненә 1 пачка сигарет тартса, аның үпкәләренә күпме сумала утыра?

(җавап: 1 литрга якын)

  1. дөрес яки юк, тәмәке тарту көчле ияләшүгә китерә?

(җавап: дөрес, тарту психологик һәм физик бәйлелекне тудыра. Шул сәбәпле аны ташлау да бик кыен.)

  1. Тәмәке тартучыларның күпмесе тартуын ташларга тели? 50%, 85%?

(җавап:  85%)

  1. –Үпкәләрдә кан һәм кислородның нормаль балансы бозылу өчен ничә сигарет тарту җитә?

(җавап: 1сигарет җитә, ул йөрәк тибешен арттыра, артериаль кан басымын күтәрә һәм үпкәләрдә кан әйләнеше һәм газ алмашуны боза)

 

 1 Алып баручы.   Инде икенче сюжетны карап үтик: ул Маша турында.

Катнашалар: Маша, әни, Витя, әти. өйдә аш бүлмәсендә. Маша үзенең дуслары кереп алганны көтеп утыра:

Әни.  (усал итеп) Син беркая да бармыйсың!

Маша: Ну, әни. Син ничек шулай булдырасың, ә? Ярар инде, алар менә, менә килеп туктыйлар бит.

Әни.  Мин синең алар белән аралашуыңны теләмим. Бу минем соңгы сүзем!

Маша: Димәк, шулай! Син мине дусларым алдында бер идеотка итәсең киләме, ә? Әле генә нормаль компания тапкан идем, алар да миңа бик шат иде,  син алар белән башка очрашырга да кушмыйсың!

Әни.   Син шушы нормаль дусларыңны тапканнан бирле, укуыңны ташладың, тәмәке тарта башладың. Мин үземнең элеккеге, акыллы, отличницамны танымыйм!

Маша. Син үзең дә кайчандыр таркансың бит!

Әни:   Тик син бит хәтерлисең, син һәм синең энекәшең тартуымны ташлавымны сорадыгыз! Бу миңа ничек авыр бирелде! Беләсез бит!

Витя. Беләсеңме, әни дөрес әйтә!

Маша. Кем әйтә бит! Беләсезме, менә бу кичә. Дәресләрдән соң, Виктория янында сүз куерта иде.

Витя.  Монда син Викторияне катыштырма, яме. Син көнләшәсең, шуңа ачуың чыга.

Маша. Бик кирәк иде, (тәмәке кабызган кебек итә)

Витя.  Син хәтерлисеңме, Сережа укыганны, һәр сигарет 8 минут гомерне киметә!

Маша. Ычкын әле, ә?

Әни. Җитте инде!

Ишек кагалар. Маша үз бүлмәсенә йөгерә. Әнисе ишек ача, әтиләре керә.

Әни. Син нигә ишек кагып торасың?

Әти. Минем йортмы икән бу, бик тавышлы, дип икеләнеп тордым, шуңа шакыдым.

(Маша үз бүлмәсеннән атылып чыгып, әтисенең муенына сарыла.)

Маша. Әтием, мин сине күрүемә шатмын, бәлки, син әнине күндерерсең, ә?

Әти. Бу гади генә түгел әле, гади түгел! Син бит беләсең, әниегез бит – юрист! Эш нәрсәдә соң?

Витя.  Әти, аңлыйсыңмы, Машада типик тәмәке тартучы синдромы барлыкка килгән: үзен түбән бәяли, максаты юк, шундый ук фикерле дуслар компаниясендә ул! Әни моңа ниһаять чик куярга тели.

Маша.  Бик көлке бит бу.

 

1 Алып баручы.   – Сез ничек уйлыйсыз, монда Машамы, әллә аның әнисеме хаклы? Бу ситуациядә Машага нишләргә кирәк?

Бу өлкәдә экспертка мөрәҗәгать итик:

– Чыннан да мондый хәлләр бүгенге көндә җәмгыятебездә еш күренә, монда әни кешедә хаклык бар. Ләкин ул кызына начар юлга кереп китүгә беренче адымнарын ясавын аңлатырга тиеш, гаиләдә кыз белән аңлашу, сөйләшүләр алып барырга кирәк.

 

Слайд №6

 

2.Алып баручы. Хәзер, информацион блок.  

Тәмәке тартучыларның үзләре үк уйлап тапкан, тартуның файдасы турындагы күп кенә мифлар яши. Мәсәлән алар уйлавынча:

  • тарту – кеше нервланганда тынычланырга ярдәм итә.
  • Физик күнегүләр тарту китергән зыянны нейтральләштерә.
  • Күп кенә яшүсмерләр тартуны теләсә кайсы вакытта ташлый алу халәтендә дип уйлый.
  • Шулай ук тәмәке теш сызлавын киметә дигән фикер дә бар. Чыннан да кеше, тәмәке тартып “агач” ка әйләнә, башы авырая. Аңа авыру узган кебек тоела,  ләкин бу зур хата.
  • Тагын бер ялгыш фикер, төз фигура сакларга ярдәм итә. Чөнки, тәмәке аппетитны киметә дигән ялгыш фикер яши. Бу берникадәр дәрәҗәдә дөрес тә, ләкин тәмәкедәге агу ашказанындагы секретор функцияне киметә, шулай итеп ашказаны бозылуга китерә.

 

Слайд № 7

Наркомания – җәмгыять авыруы, бу авыру белән көрәшү мөмкин һәм кирәк!

“Теге дөньядан хәбәрләр”

Чарабызда  хәбәрчеләр дә  катнаша. Алар дөньяның төрле илләрендә хезмәт күрсәтә. Безнең әлеге темага карата алар нәрсә диләр икән? Тыңлыйк әле!

1 журналист.  – Ниццада яшьләр түземлеккә ярыш уздырганнар: кем күбрәк сигарет тарта!

Башкаларга караганда кем күбрәк сигарет тарта алган яшь кешене махсус приз көтә. Ләкин “җиңүче” аны ала алмый. Чөнки 60 сигарет тартканнан соң ул үлә. Ә компаниянең башка членнары авыр хәлдә госпитальгә озатыла

2 журналист:  Торонто шәһәрендә урамда авызына сигарет капкан бер кешене дә очрата алмыйсың. Чөнки, махсус карар белән бу тыелган. Карарны бозган өчен шул минутта ук полиция зур күләмдә штраф сала.

3 журналист:  Нью-Йоркта җәмәгать урыннарында тарткан өчен 1000 доллар штраф яки 1 елга төрмәгә утырту белән янаучы закон кабул ителгән, яшерен-батырын түгел, мондый штрафлар безнең Татарстаныбызда да, районыбызда да бар һәм бу бик дәрес чикләү!

 

1 Алып баручы.  Бервакыт тәҗрибә ясыйлар: тәмәке тартучы кешенең гәүдәсенә берничә сөлек салалар. Иртән беренче сөлек суырудан соң, бернинди үзгәреш сизелми. Ләкин кеше бер сигарет тарту белән, сөлекләр, көзән җыерудан коелып төшәләр. Безнең илнең танылган спортсменнарыннан берсе дә тәмәке тартмый. Россиянең җыелма командасы членнарыннан сораштыганда шул ачыклана, аларның абсолют күпчелеге беркайчан да тартмаган.

Тәмәке тартуны ташлауның күп ысуллары бар. Алар: вакыт үтү белән — әкрен-әкренгә сузылганы һәм мизгел эчендәге ысуллары. Кайбер тартучылар бу бурыч белән үзләре үк исәп-хисап ясый, көрәшә алалар,  икенчеләренә ярдәм кирәк.

 

Слайд №8

Методларның кайберсе кемгәдер ярдәм итә, кемгәдер юк. Ләкин иң яхшысы – беркайчан да тәмәке тартмаска кирәк.!

 

2 Алып баручы.  Ппрограммабызның өченче блогы “Беркайдан да булмаган хатлар”

«Була шундый темалар, алар турында сөйләшү бик авыр. Без сезне наркотиклар, алкоголь, тәмәке кулланмагыз дип чакырмыйбыз. Бары  тик бүген кайбер кешеләр тарихын чагылдырган хатлар белән генә таныштырырбыз. Алар үз ялгышларын инде эшләгәннәр, төпкә тәгәрәгәннәр һәм тәгәрәп баручылар, алар аннан чыгу юлын таба алмаучылар. Әйдәгез тыңлап карыйк.

Беренче хат:

            “Миңа 18 яшь. Мин наркоманка. Барысы да тиле балалык кызыксынучанлыгыннан, кәеф-сафалардан башланды. Шул китүдән – китте дә. Мин һәрвакыт ирекле булырга омтылдым. Ә бүген шприц колына әверелдем. Бары – кыска вакытлы кәеф күтәрү моментым гына калды. Калган барысы да караңгы, ямьсез авыр дөнья. Элегрәк мин әле яши идем,  хәзер мин юк инде, юк! Көзгедән минем көннән-көн түбәнгә тәгәрәвемне күзләп торучы хәлсез күзләрем генә күренә. мин дөньяны бик ярата идем. Наркотиклар миннән тормыш шатлыгын тартып алды. Болай яшәү ярамый: өметсез, мәгънәсез яшәү бу. Мин беркайчан да беркемне дә яратмадым – өлгермәдем. Хәзер өлгермәячәкмен дә. Үземне үзем бетердем. Мин ялгыз килеш наркоман буларак үләчәкмен.

 

Икенче хат:

            “Кичә наркологик диспансерда уяндым. Берни хәтерләми, мин  биредә беренче тапкыр  гына түгел. Ләкин мине ничек кенә дәваласалар да, моннан чыгу белән минем исергәнче эчәсем килә. Минем тормышым тәмам. Иптәш кызым мине ташлады. Әти-әниләрем минем өчен  көрәшмиләр дә, чөнки берни дә эшли алмыйлар, миңа бу турыда уйламас өчен эчеп исерү кулайрак. Мин укуымны ташладым, эшләргә дә теләгем юк. Иртән эчәр өчен дуслар эзлим. Нәрсәгә бу тормыш миңа. Миңа анда урын юк. Бәлки, үземне һәм башкаларны газапламас өчен миңа үлүем яхшырактыр?”.

 

Слайд №9  “… беренче уколдан соң”

 

Өченче хат белән танышыйк:

       “Мин кичергән бу тәмугъны сурәтләве кыен. Бәлки, бу кемне дә булса куркытыр һәм туктатыр. Мин беренче тапкыр 14 янемдә эчтем. Спиртлы эчемлекләр эчүнең монда ни катнашы бар диярсез. Бар икән. Аларның барысы да бер чылбырдан икән. Ул чагында без әле Урта Азиядә яши идек, менә шунда мин беренче тапкыр анаша тартып карадым. Йөзләгәннәр кебек, миңа да кызык иде: ул ничегрәк була икән, аннан соңгы кичерешләр нинди була? Әнә шундый кызыксыну бик күп яшүсмерләрне үзе белән алып кереп юкка чыгара да инде. Наркоман чын рәхәт кәефләнүне бары бер генә кичерә. Кагыйдә буларак, беренче уколдан соң “ломка” дигән аңлата алмаслык газаплануның булмавы бар кешене үзенә җәлеп итә дә инде. Барысы да беренче укол кабул иткәннән соң миндә аңа ияләшү юк дигән уй белән нәкъ шуның аркасында харап була да! Мин теләсә кайчан ташлый алам икән!  Аннары икенче укол, ләкин беренче кичерешләр инде булмый. Беренчесе кебек кичереш булсын өчен, дозаны арттыру кирәк була. Наркоман доза өчен теләсә нинди җинаятькә дә бара диләр бит. Башкача булалмый. Чөнки син бу моментта үлеп барасың. Синең тәнеңнән тамырларың кубарылган кебек була. Гәүдәне көзән җыера. Шулай да иң куркынычы синең физик газаплануың түгел, үзеңә үзең тудырган газапларның ирексез колына – зомбига  әйләнә барасың. Мин кая да булса юлга җыенсам, үзем белән һәрвакыт наркотикны запаска алам. Чөнки синең башыңда башка кайгы калмый,  бары өч кенә нәрсә кала: мәк – шприц – энәләр. Нәтиҗәдә безнең күбебез СПИД йоктырды.”

Дүртенче хат:

     “Минем кебек танылган специалист өчен, минем каръерама нихаять чик куелачак дип уйлыйм мин. Минем кешелек каръерама инде шәхси китапханәмдәге иң яхшы китапларымны чыгарып сата башлагач та чик куелды. Мин даими рәвештә  китапларымны кызганмый соңгысына кадәр сатып бетердем. Соңрак аларның киштәсенә дә чират җитте, юк кына бәядән шул спиртлы эчемлекләр өчен озатып бетердем. Мин барытик каршыда шешә торганда гына уяндым, яшәвем гел төштәге кебек иде. Мин тирәнгә – эчкечелеккә кереп баттым. Барлык кызыксынуым шул шешә тирәсендә генә булды. Айнып алулар да булгалады, ләкин алар бик кыска вакытлы иде. Алкоголь үзенең кара эшен эшләде. Заманча перспективалар, профессиональ үсеш, үрнәк, матур гаилә – болар барысы да үткәндә калды. Ул хәзер миңа буй җитмәслек ерак үткәндә калган кебек. Түбәнгә тәгәрәү – югарыга күтәрелүгә караганда һәрвакыт җиңел. Һәм мин тәгәрәдем.

 

Слайд №10.  Джек Лондон: “Исерткечләр безгә һәрвакыт кулын суза…”

 

2 Алып баручы.  Әлеге мисалларга аңлатма биреп торуның кирәге дә юк. Әлеге кешеләр тарихын үз йөрәгебез аша үткәрик! Әйдәгез беркайчан да бу “Инде соң” сүзен кабатламыйк! Тормышыбызның авыр вакытларында Джек Лондонның мондый сүзләрен искә алыйк:  “Исерткечләр безгә һәрвакыт кулын суза, алар безнең уңышсызлыкка очравыбызны, безнең арган, йошарып киткән вакытыбызны гына күзәтеп торалар һәм әлеге халәтебездән оста файдаланып, “иң уңай юл” барлыгын кисәтеп торалар. Ләкин аның сүзе ялган: күңел күтәренкелеге дә ул вәгъдә иткән физик көч тә ялган; исерткечләр тәэсире астында без һәр әйбернең кыйммәте турында чын күзаллауларны югалтабыз”. Әгәр сез барысын да исәпкә алгансыз, ачыклагансыз икән, инде тагын бер кат тырышлык ясагыз һәм андый зарарлы гадәтләргә  кагылмаска карар кылыгыз.”

 

Слайд №11  Алтын сүзләр… “Мин – кеше!  Мин көчле булырга тиеш!”

Безнең бүгенге программабыз ахырына якынлашты. Ләкин шулай да түбәндәге алтын киңәш булган шигъри юлларга игътибар иттерергә теләр идек:                    

    

Слайд №12     

Истә тотыгыз: тормышның барлык матурлыгы, сәламәтлек сезнең кулларда!