Батырлыкта – матурлык!

№66

(IV сыйныфта әдәби уку дәресе)

Зөлфия ШӘФИГУЛЛИНА,

Бөгелмәдәге Һ.Атласи исемендәге 14 нче татар гимназиясенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат. «Батырлык» сүзенең мәгънәсен төрле яклап ачыклау. Укучыларда патриотик гамәлләр кылучылар һәм батырлык эшләүчеләр белән горурлану хисе тәрбияләү; хәтерне, фикерләү сәләтен, сөйләм телен  үстерү.

Планлаштырган нәтиҗәләр: биремнән чыгып, кирәкле мәгълүматны эзләп табу; өйрәнелә торган темага туры килгән мәкальләрнең мәгънәсен ачыклау, төркемнәрдә укытучы биргән сорауларга җавап табу һәм үз фикереңне дәлилли белү, әхлакый кыйммәтләр системасын формалаштыру.

Дәрес барышы

I. Оештыру-мотивлаштыру. Дәрес темасын ачыклау

(Өч укучы шагыйрә Йолдызның «Очрашу» шигырен сәхнәләштереп сөйли . (Әдәби уку. Мөстәкыйль зшләр дәфтәре. 66 – 68 нче битләр.)

Укытучы. Укучылар, сез Маратның сүзләре белән килешәсезме? Төркемнәрдә әлеге сорауга җавап әзерләгез.

(Балалардан җаваплар алына.)

1 нче төркем. Юк килешмибез. Компютер уенында җиңү батырлык түгел, ә бәлки, башны эшләтү генәдер, безнеңчә.

2 нче төркем. Без дә килешмибез, Маратның җиңүе беркемгә дә файда китерми.

3 нче төркем. Килешмибез. Батыр булу өчен үзеңнең тормышыңны куркыныч астына куярга, ниндидер көч түгәргә, тәвәккәллек күрсәтергә кирәк. Ә ул боларның берсен дә эшләми.

Укытучы. Димәк, бүгенге дәрестә без нәрсә турында сөйләшербез? Шул турыда фикерләрегезне әйтегез.

Укучы. Батырлык турында дип уйлыйм.

Укытучы. Ә сезнеңчә, укучылар, нинди кеше батыр була? Нәрсә соң ул батырлык? Ничек батыр булырга? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Укытучы. Сезнең җавапларыгыз дәрес темасына бик якын. (1 нче слайд. «Батырлыкта – матурлык!») Мин сезне батырлык темасына сөйләшергә чакырам.

II. Тема буенча проблема кую

Укытучы. Хәзер төркемнәрдә «Нәрсә ул батырлык?» дигән сорауга фикер алышыгыз. Батырлык сүзенә синонимнар  табыгыз.

Укучылар. Батырлык ул – кешеләрне бик авыр чакта коткару. Әйтик, сугыш вакытында кешеләр бик күп батырлыклар күрсәткәннәр. Батырлык ул – бернәрсәдән дә курыкмау.

Укытучы. «Татар теленең аңлатмалы сүзлеге»ндә дә болай дип язылган:

«Батырлык – курыкмау, кыю булу».(2 нче слайд)

III. Мәкальләр өстендә эшләү

Укытучы. Дәресебезнең  темасын искә төшерик әле.

Укучылар. Батырлыкта – матурлык.

Укытучы. Бу  җөмлә хакында нәрсә әйтә аласыз?

Укучылар. Бу – татар халык мәкале.

Укытучы. Һәр төркем алдында карточкалар ята. Аларда – икегә бүлеп язылган мәкальләр. Сезнең бурыч – мәкальләрне җыю.

1 нче төркемгә.

• Батырга да …(җан кирәк).

• Батырлыгыңны … (кулың белән күрсәт).

• Берәү үзе батыр, … (берәү качарга курыкканнан батыр).

• Тәвәккәллек белән батырлык … (бер чишмәдән чыгар).

2 нче төркемгә.

• Батыр кеше … (бакыр өзәр).

• Батыр … (үз халкын яклый).

• Идел кичми ир булмый, … (куркак егет ир булмый).

• Эт батырга өрер, … (куркакны тешләр).

3 нче төркемгә.

• Батырлыкны … (мәйданда сына).

•Җанын аямаган … (батыр була).

• Кулдан килү – батырлык, (телдән килү – такылдык).

• Ат дагасыз булмый, … ир ярасыз булмый).

Тикшерү. (3 нче слайд) (Һәр төркемнән 4әр бала җавап бирә. Җаваплар экранга чыгарылган дөрес җаваплар белән чагыштырыла.)

Укытучы. Калын хәрефләр белән бирелгән мәкальнең мәгънәсен аңлатыгыз.

IV. Уку мәсьәләсен өлешләп чишү

Укытучы. Батырлыкның иң якты, ачык мисаллары белән илебездәге сезгә таныш нинди вакыйгалар бәйләнгән? (Җаваплар арасында Бөек Ватан сугышын да әйтү көтелә яки укытучы моңа үзе ирешергә тиеш.)

Бу турыда искә төшереп үтмичә мөмкин түгел. Уку дәресләрендә без кайбер язучыларның батырлыклары турында да сөйләштек, сугыш турындагы әсәрләрен өйрәндек. Кемнәр соң алар?

(Укучылар Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Абдулла Алиш, Гадел Кутуйны атыйлар һәм әсәрләрен әйтәләр.)

Укытучы. Гимназиябезнең IVА сыйныфы укучысы Элина Муса Җәлилнең «Кызыл ромашка» әсәре белән шигырьләр конкурсында I урынны яулаган иде. Аны без дә тыңлап китик әле. (Элина шигырьне сәнгатьле итеп яттан сөйли.)

Укытучы. М.Җәлил дә, Ф.Кәрим дә, А.Алиш та, Г.Кутуй да дошманга каршы корал белән генә түгел, каләм  белән дә көрәшкән. Аларның шигырьләре сугышчыларга көч, Ватан өчен көрәшү теләге, дошманга каршы нәфрәт уяткан.

Бүгенге тыныч шартларда да кеше батырлык эшли аламы? Бу очракларда батырлык нәрсәдә күренә?

Укучылар биргән җаваплар:

– Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин.

– Хезмәт батыры да була ала.Кеше үз-үзен кызганмаска тиеш.

– Кешеләрне бик авыр чакларда коткару да – батырлык.Мәсәлән, янгын вакытында.

– Суга батучыны коткару да – батырлык, минемчә.

– Сабантуй батыры да булырга мөмкин.Башка кеше эшли алмаганны эшли бит.

– Галәмгә очу да – батырлык. Курыкмыйча Җир шарыннан аерылып очып китә.

Укытучы.  Ә минем шигырь юллары белән җавап бирәсем килә :

Батырлыкны эшли ала

Бөтен кеше дә.

Аның өчен кирәк түгел

Алып көче дә.

Ә моның өчен

Яратырга кирәк бары

Туган җиреңне,

Әти-әниеңне,

Туган илеңне.

Ә сезнең батыр, кыю булып үсәсегез киләме? (Укучыларның җаваплары тыңлана.)

Укытучы. Моның өчен сезгә бүгеннән үк нәрсәләр эшләргә кирәк? Төркемнәрдә фикер алышыгыз.

 Укучылар. Кечкенәдән үк спорт белән шөгыльләнергә. Мәсәлән, атта  йөрергә, йөзәргә…

Батыр кешеләрнең тормыш юлын, кылган батырлыкларын  өйрәнергә, аларга охшарга тырышырга.

Батырлык темасына китаплар укырга, көчле характер булдыру өстендә эшләргә һ. б.

V. Китапханәче чыгышы. (Район үзәк китапханәсеннән килгән вәкил балаларга батырлык үрнәкләре булырдай  китапларга, әсәрләргә күзәтү ясый.)

VI. Сүз байлыгын үстерү өстендә эшләү

Укытучы. «Батырлык» сүзенең антонимы нинди сүз?

Укучылар. Курку, куркаклык.

Укытучы. Сезнеңчә, нәрсә ул «курку, куркаклык»? Башкача ничек әйтер идегез? (Синонимнар  табу.)

Укучылар. Шүрләү; икеләнү; үз-үзеңә ышанмау; реакция – үз-үзеңне саклап калу теләге көчле булу.

Куркаклык нәрсәдән туа? Төркемнәрдә фикер алышыгыз. (Һәр төркемнең җавабы тыңлана.)

VII. Ситуация чишү

Укытучы. Мин сезгә бер хикәядән өзек укыйм, тыңлагыз. (Г.Сафиуллина һ.б. 4 нче сыйныф өчен әдәби уку дәреслеге. 3 нче кисәк, 85 нче бит. Ләлә Гыймадиеваның «Кара урман, караңгы төн» хикәясе. «Барысы да йокы урыннарына таралышты» дигән җөмләдән соң туктарга.)

Алга таба вакыйгалар ничек дәвам итәр икән, шул турыда төркемнәрдә үзегезнең вариантны уйлап язып карагыз. (Укучылар хикәянең ахырын уйлап язалар. Һәр төркемнән бер кеше укый.)

Укытучы. Балалар, сез барыгыз да бу биремне яхшы үтәп чыктыгыз. Хәзер автор версиясен дә тыңлап үтик әле. (Чагыштырыла.)

Ничек уйлыйсыз, үз-үзеңне җиңү җиңелме, әллә авырмы? Ни өчен шулай уйлыйсыз?

Укучылар. Үзеңне җиңү авыррак, чөнки бу очракта характерны сындырырга, үзгәртергә кирәк. Үз-үзең белән көрәшү бик авыр. Үзеңне җиңү –шулай ук батырлык!

VIII. Дәресне йомгаклау

Укытучы. Сез «Галәмгә очу – батырлык» дип җавап биргән идегез. Бервакыт Юрий Гагарин мәктәп балалары белән очрашу вакытында болай дип әйткән: «Күзләрегездән күреп торам, сез миңа карап көнләшәсез, сокланасыз. Ә мин сездән көнләшәм. Чөнки сезнең барысы да алда әле».

Әйе, барысы да алда! Мин сезнең батыр, кыю, илебезгә файдалы кешеләр булып үсүегезне телим. Тыныч тормыш батырлары булыгыз. Батырлыкта – матурлык! Батырлык та – матурлык! (Ике җөмлә дә әйтелә.) Матур булыгыз!

Дәрескә йомгак ясыйк. Җөмләләрне әйтеп бетерегез: «Батыр булу өчен …», «Батырлыкны һәркем эшли…»