Батырлыклары белән данлы якташлар
(5–7 сыйныфларда укучылар белән өчен “Батырларны барлар чак» дигән класс сәгате методик эшкәртмәсе)
Савия ФАТИХОВА,
Лариса САФИНА,
Чаллыдагы
19 нчы мәктәпнең
татар теле һәм әдәбияты
укытучылары
Максат: Ватанпәрвәрлек, гражданлык, якташ геройлар белән горурлану, аларга хөрмәт хисе тәрбияләү.
Планлаштырылган нәтиҗәләр:
Предмет: якташ геройларыбызның батырлыклары турында белемнәрне киңәйтү, илебезнең данлы үткәне һәм бүгенгесе аша балаларның рухи дөньясын баету.
Метапредмет:үз эшчәнлегеңне планлаштыру, сөйләм осталыгын үстерү, үз фикерен дәлилли, нәтиҗәләр чыгара, хисләрне сүзләр ярдәмендә аңлата алырга һәм бер үк вакытта башкалар белән бергәләп эшли белергә күнектерү, информацион чыганаклар белән эшли белү.
Шәхескә кагылышлы: укучының үзаңын үстерү, туган илне яратырга өйрәтү.
Җиһазлар: компьютер, экран, А3 форматындагы кәгазь, фотографияләр, фломастерлар, китап шаблоны, клей.
Класс сәгате барышы.
Укытучы: Исәнмесез, укучылар!
Шигырь тыңлап үтик. Әлеге шигырь бүгенге класс сәгатебезнең темасын формалаштыруга ярдәм итәр.
Укытучы:
Батыр үлә, үлмәс ат алып,
Батырлыклар белән макталып,
Исмең калсын, үзең үлсәң дә,
Тарихларда укып ятларлык.
Укытучы:
– Укучылар, шигырь кем турында? Бүгенге чарабызда кемнәр турында сөйләшәчәкбез икән?
- җаваплар (батырлар турында )
– Укучылар, «Герой» сүзен ишетүгә башыгызда нинди фикерләр туа? Бүгенге көндә геройлар бармы? Кемне герой дип атап була? (җаваплар)
Укытучы: 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелде. Ватанны саклаучылар елы – әһәмиятле һәм бик тә мөһим вакыйга. Сугыш геройларыбызны безнең онытырга хакыбыз юк. Алар безнең горурлыгыбыз.
– Сезнең геройлар белән очрашканыгыз бармы? Якташ геройлар турында нәрсә сөйли аласыз? Ничек герой булырга? (җаваплар)
- Төп өлеш. Төркемнәрдә эш.
Укытучы: Әйдәгез, төркемнәрдә эшлибез. Сез якташ геройларыгыз турында күп кенә материал тупладыгыз. «Герой китабы» булдыру өстендә эшне башлыйбыз. Китап өстендә эшне башлау өчен сезнең алда кирәкле әйберләрне әзерләп куйдык. Китапны ясарга, сайланган героегыз турында сөйләргә кирәк булачак
Герой китабы өстендә эш.
1 бүлек – «Герой белән танышу «(герой фотосы, биографиясе).
2 бүлек – «Батырлык».
3 бүлек – «Геройга хат».
4 бүлек – «Батырга синквейн».
1 нче төркем.
Мисбах Хәлиулла улы Хәлиуллин
1 бүлек – «Герой белән танышу «(герой фотосы, биографиясе)
Мисбах Хәлиулла улы Хәлиуллин (1916–1983) Советлар Союзы Герое, штурм авиация полкының эскадрилья командиры, капитан.
1916 елның 12 мартында Самара губернасының Бөгелмә өязе, хәзерге Татарстанның Лениногорск районы Сугышлы авылында туа. Милләте буенча татар. 1936 елда комсомол юлламасы буенча очучылар мәктәбенә укырга керә. Аны тәмамлагач, пилотлар әзерләү буенча курслар үткәрә.
2 бүлек – «Батырлык». 1943 елның маеннан 783 нче штурм авиация полкы составында Бөек Ватан сугышында катнаша. 1945 елның апрелендә Хәлиуллин эскадрильясы 88 хәрби очыш ясый, 16 сугышта 3 самолет бәреп төшерә.
СССР Югары Советы Президиумының 1945 елның 18 августындагы указы белән Хәлиуллин Мисбах Хәлиулла улына Советлар Союзы герое исеме бирелә.
3 бүлек – «Батырга хат».
Хөрмәтле Мисбах Хәлиулла улы!
Аяусыз сугыш елларыннан соң бик куп вакыт узса да, без сезнен батырлыкларыгызны хәтерлибез һәм беркайчан да онытмаячакбыз. Чөнки сезнең кыюлыгыгыз, туган ягыбызга булган мәхәббәтeгез һәм тугрылылыгыз безгә аяз күк йөзе, тыныч тормыш алып килде!
Ceз бик күпне курдегез, сезгә бик куп авырлыклар аша үтәргә туры килде. Әмма сез сынмадыгыз, сыгылмадыгыз, балаларыгызның, оныкларыгызның тыныч, имин киләчәге өчен көрәштегез! Моның өчен без сезгә бик рәхмәтле! Хөрмәт белән 6 А сыйныф укучылары.
4 бүлек – «Синквейн»
Мисбах Хәлиуллин
Гайрәтле, тәвәккәл
Җиңгән, хезмәт иткән, батырлык күрсәткән
Советлар Союзы герое, авиация полкының эскадрилья командиры, капитан.
Батыр
2 төркем.
Куликов Рифкат Абдулла улы.
1 бүлек – «Герой белән танышу «(герой фотосы, биографиясе)
Куликов Рифкат Абдулла улы. (07.06.1965 – 15.11.1984).
Рядовой. 1983 елның 1 октябрендә Яр Чаллы шәһәренең Автозавод хәрби комиссариатына чакырыла. 1984 елның февралендә Әфганстанга жибәрелә. Чувашстанның Батыр районы Татар Согыты авылында җирләнгән.
2 нче бүлек – «Батырлык»
Ул җиде сугыш операциясендә катнашкан, 1984 елның 15 ноябрендә бик күп дошманны юк иткән, ләкин каты яраланып һәлак булган. Ул үлгәннән соң Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән
3 нче бүлек – «Геройга хат.»
Исәнмесез, солдат! Без – 19 нчы мәктәпнең 6 А сыйныф укучылары. Сез укыган мәктәптә укуыбыз белән без бәхетле. Без, сез йөргән коридорлардан үтәбез, бер үк сыйныф бүлмәләрендә укыйбыз. Сезнең хатыгыз безнең музейда сакланган. Хатыгыз юлларында якыннарыгызга карата күпме мәхәббәт һәм кайгырту чагыла. Без сезнең белән горурланабыз һәм сезнең кебек булырга телибез! Ихтирам белән, 6А сыйныфы укучылары.
4 нче бүлек – «Батырга синквейн»
Рифкат Абдулла улы
Курку белмәс, тәвәккәл
Батырлык күрсәткән, юк иткән, яраланган
Кызыл Йолдыз ордены белән бүләкләнгән (үлгәннән соң)
Батыр.
3 группа. Рөстәм Гатин
1 нче бүлек – «Герой белән танышу» (герой фотосы, биографиясе)
Рөстәм Гатин 10 июньдә Яр Чаллы шәһәрендә туган. 17 яшендә ул үзенең һөнәри карьерасын түбәннән башлаган, ит кисүче, савыт-саба юучы һәм яшелчә чистартучы булып эшләгән. Әкренләп ул пешекче, официант һәм аннан инде администратор да булып эшли башлаган.
2 нче бүлек – «Батырлык»
Рөстәм Гатин – эшкуар һәм хәйрияче. Элегрәк ул ресторан бизнесында эшләгән. 2022 елның октябрендә Гатин үзенең кыр кухнясы белән Лисичанскига юл токан. Ул көн саен 5000 кешене кайнар ризык белән тәэмин иткән. Ельярымда ул 3 миллионнан артык порция ризык әзерләгән. Хәзерге вакытта, Лисичанскидагы эшеннән тыш, Гатин йортсыз һәм аз керемле кешеләргә ярдәм итүне максат итеп куйган – «Кешеләр өчен сыену урыны» проектын җитәкли .
2022 елның декабрендә Р. Гатин «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде, аны аңа Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов шәхсән үзе тапшырды.
3 бүлек – «Геройга хат». Хөрмәтле, Рөстәм Гатин!
Шушы көннәрдә без класс сәгате уздырдык, анда волонтерлык эшчәнлеге белән таныштык. Без сезнең белән горурланабыз! Кыюлыгыгыз һәм батырлыгыгыз өчен рәхмәт сезгә! Сез яшь буынга яхшы үрнәк күрсәтәсез. Без, яшьләр, сезнең киңәшләрегездән тайпылмабыз, үрнәк булырга тырышырбыз. Ихтирам белән 6 А сыйныф укучылары!
4 бүлек – «Герой турында Синквейн»
Рөстәм Гатин
Кыю, тәвәккәл
Коткара, ярдәм итә, үрнәк күрсәтә
2022 елның декабрендә Р. Гатин «Фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләкләнде
Батыр
- Эшләрне күрсәтү.
- Йомгаклау өлеше.
Укытучы: Безнең хәзерге тормышта батырлыкка урын бармы? Сез ничек уйлыйсыз, балалар (җавап).
Укытучы: Һәр чорның үз геройлары. 2022 елның 24 февралендә Украинада махсус хәрби операция башланды. Безнең хәрбиләр көн саен батырлык һәм каһарманлык үрнәкләре күрсәтәләр. Алар арасында сезнең дусларыгызның һәм сыйныфташларыгызның әтиләре һәм абыйлары, безнең мәктәп укучылары бар. Кызганычка каршы, хәрби бәрелештә югалтулар күп була. Без сезнең белән бүген чын геройлар белән таныштык. Сезнеңчә, герой булып туалармы? Безнең заман геройлары нинди? Бу кешеләрне батырлык кылырга нәрсә этәрә? (җавап)
Укучылар, бүгенге сыйныф сәгате ахырына якынлаша. Сезнеңчә, бүгенге сөйләшү килеп чыктымы? Без үз Ватаныбыз белән горурланырга, үз тарихыбызны истә тотарга, үз гомерләре бәрабәренә илебезнең бәйсезлеген яклаган кешеләр турында истәлекне хөрмәт итәргә тиешбез. Безнең геройларга мәңгелек дан, алар мәңгегә безнең хәтерләрдә сакланыр! Ватаныбызның һәр шәһәрендә, һәр авылында безнең өчен тынычлыкны саклаучылар истәлегенә Мәңгелек ут кабызылды.
Бер минут тынлык игълан ителә.
