Башлангыч һәм урта сыйныф укучыларын фәнни-тикшеренү эшенә әзерләү буенча эш программасы

 

Гөлназ НӘБИУЛЛИНА,

Арча районы  Д.Хәкимов исемендәге

Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты укытучысы

 

 

Аннотация. Бу программа 12 сәгатькә исәпләнгән (искәрмә: программмадада бүленгән темаларга сәгатьләр саны өстәп, 34 сәгать тә үткәрергә мөмкин). Татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын туган тел буларак үзләштерә торган 4–6 нчы сыйныф укучыларын фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләү өчен кулланыла ала.

 

Аңлатма  язуы.  Мәктәптә татар телен һәм әдәбиятын нәтиҗәле укыту – бүгенге көндә иң мөһим мәсьәләләрнең берсе. Моның сәбәпләре барыбызга да мәгьлүм: татар теле һәм әдәбияты фәннәрен тирәнтен өйрәнү – милләт буларак сакланып калу һәм мәдәниятне үстерүнең иң әһәмиятле юлы.

Гомуми белем бирү йортларында да хәзерге тормышка яраклашкан, конкурентлыкка ия булган, грамоталы, иҗади шәхесләр тәрбияләү бурычы килеп басты.

Бу катлаулы мәсьәләне чишүдә укытучының роле зур. Заман җәмгыятькә яңа идеяләр белән сугарылган, инновацион процесста актив катнашучы, компетент рәвештә фәнни-тикшеренү мәсьәләләрен чишә алучы, укучыларның фәнни-тикшеренү эшчәнлеген дөрес оештыручы педагог зарури булуын таләп итә.

Фәнни-тикшеренү эшен башкару дәвамында укучыда да, укытучыда да фәнгә кызыксыну уяна. Укучының логик фикер йөртү сәләте арта, фәнни әдәбият белән кызыксына, эзләнә. Фәнни-тикшеренү эшчәнлеген оештыруга, әлбәттә, мотивация булдыру мөһим. Эшне укучы кызыксынып, теләп башкарырга тиеш. Әгәр дә бу эшкә нигезне башлангыч сыйныфлардан ук салсаң, тагын да яхшырак. Үзе эзләнеп, кызыксынып башкарган эшен  сыйныфташлары алдында гына тәкъдим итсә дә, бу зур эзләнү-тикшеренү эшенә аның беренче адымнары була. Шуңа күрә мин әзлеге программаны башлангыч һәм урта сыйныф укучыларына әзерлек программасы буларак тәкдим итәм.

Фәнни-практик конференцияләрдә катнашу, чыгыш ясау шәхестә максатчанлык, төгәллек, җаваплылык һәм ихтыяр көче тәрбияли.

Программаның актуальлеге:

Дәүләт дәрәҗәсендә куелган таләпләр буенча укучыларның фәнни-эзләнү конференцияләрдә катнашуы сорала. Балалар тәкъдим ителгән әдәбият белән эшли белергә, әсәрләрнең төп фикерен билгеләргә, эзләнү эшләре алып бара белергә, тупланган материалны тәртипкә, таләпләргә туры китереп урнаштыра белергә тиешләр.

Программаның максаты:

Укучыларны кече сыйныфлардан ук фәнни-эзләнү эшчәнлегенә әзерләү.

Бурычлары:

  • фәнни эшчәнлек өчен юнәлеш сайлау, темасын конкретлаштыру күнекмәләре формалаштыру;

– материал туплау буенча тиешле әдәбият сайларга һәм сайлаган теманың актуальлеген нигезләргә өйрәтү; тиешле әдәбият өйрәнү өчен эшчәнлек күнекмәләре булдыру; җыелган материалга анализ ясау, гомумиләштерү, нәтиҗәләр ясау;

укучыларда иҗади эшчәнлеккә омтылу ихтыяҗы уяту, аудитория каршында уңышлы чыгыш ясый белү күнекмәләре үсеше өчен җирлек тудыру.

Программаның билгеләнеше:

Бу программа 12 сәгатькә исәпләнгән (искәрмә: программада бүленгән темаларга сәгатьләр саны өстәп, 34 сәгать итеп тә үткәрергә мөмкин). Татар теле һәм әдәбияты укытучылары тарафыннан гомуми урта белем бирү мәктәпләрендә татар теле һәм әдәбиятын туган тел буларак үзләштерә торган 4–6 нчы сыйныф укучыларын фәнни-гамәли конференцияләргә әзерләү өчен кулланыла ала.

Программаның структурасы:

Программа 3 бүлектән тора:

  • Фәнни эш язуга әзерлек
  • Фәнни эш язып карау
  • Фәнни эшне яклау

Программа нәтиҗәсендә укучылар үзләштерергә тиешле белем һәм күнекмәләр: курс ахырында программада каралган белемнәрне үзләштереп, аларны гамәлдә куллана белергә тиешләр.

Эзләнү асылы – алган белемгә таянып билгеле бер объектка юнәлтелгән теория һәм практиканы гомумиләштереп фаразлау (гипотеза).

Эзләнү эшчәнлегенең  төп продукты – ул яңа белемнәр.

Беренчедән, мондый укучылар китапларны күпләп укый башлыйлар. Чөнки әдәби әсәр аның эзләнү эшендә төп чыганак булып хезмәт итә. Укучы китап авторының башка әсәрләрен алып укый, чагыштыра, бу темага язылган башка авторларның да хезмәтләрен, әсәрләрен эзли, иҗади фикерли. Икенчедән, укучының төрле сүзлек, тәнкыйди материаллар белән эшләү күнекмәсе арта.

Һәр сыйныфта да сәләтле, кызыксынучан балалар була, бары тик аларны вакытында барлап, сәләтләрен тиешле юнәлештә үстерүне оештыра белергә кирәк. Бигрәк тә мондый ярдәм кечкенә сыйныф укучыларына кирәк.

Шушы максатны күздә тотып, мин 4–6 нчы сыйныфта укучы балаларны фәнни-тикшеренү эшенә тартырга уйладым.

Бу эшкә үзе теләк белдергән, татар әдәбияты белән кызыксынган һәм китап укырга яраткан балаларны тупладым. Шул рәвешле без бу эш белән шөгыльләнә башладык. Яшь үзенчәлекләрен истә тотып, укучылар өчен темалар гади һәм ачык булырга тиеш.

 

  1. Кереш сүз. Темалар тәкъдим итү.

Мисал өчен темалар:

  • «Минем китапханәм». Нәрсә ул китапханә? Ни өчен кешенең үз китапханәсе булырга тиеш? Синең өеңдә ничәләп әдәби китап бар? Аларны ничек бүләргә мөмкин? Син күбрәк нинди китаплар укырга яратасың? Татарча күбрәкме, әллә русчамы? Үзең сатып алган китаплармы, әллә бүләккә килгәнме?
  • «Минем яраткан шөгылем». Мин аның белән кайчан шөгыльләнә башладым? Кайсы ягы белән ул мине җәлеп итте? Бу шөгыль турында тагын нәрсәләр белергә телим? Бу шөгыль кайчан, кайда барлыкка килгән?
  • «Урам исемнәре». Безнең авылда ничә урам бар? Аларның исемнәре нинди? Ни өчен урамга кеше исемнәре бирелә? Ни өчен шундый исем бирелгән? Бу исем кайчан бирелгән?

Бик күп төрле темалар тәкъдим итәргә мөмкин. Шушы рәвешле укучыларга тәкъдим ителгән темаларга аңлатмалар бирелә. Укучыларның фикерләре тыңланыла. Шулай ук аларның үзләре язарга теләгән темалары булырга мөмкин.

 

  1. Укучыларны картотека, журнал төпләнмәләре белән эшләргә өйрәтү.

Теманы ачу өчен кирәк булган материал табу.

  • Китапханәгә кереп, укучыларга өстәмә мәгълүмат табарга өйрәтү.

 

  1. Фәнни хезмәтнең планын төзү.

 

  • Укучылар төрле темалар да, берничә укучы бертөрле тема да алырга мөмкин. Бертөрле тема алсалар да, планнары төрле булырга мөмкин. Һәр кеше үзенең темасыннан чыгып, шул тема турында нәрсә белергә тели, шуны план итеп яза.
  1. Кереш өлешне язу
  • Актуальлек, төп максатлар, бурычлар билгеләнә, бу өлкәдә эшләгән галимнәр, аларның хезмәтләре күрсәтелә. Ни өчен шушы теманы алырга теләдең? Шул сорауга җавап языла.
  1. Фәнни хезмәтләр белән эшләү
  • Фәнни хезмәтләрдәге тиешле урыннарны билгеләп баралар, аларның кайберләрен язып та алалар (болары аерым фикерләрне раслау һәм конкретлаштыру өчен кирәк булачак), нәтиҗәләр чыгаралар.
  1. Фәнни хезмәтләр белән эшләү
  • Шулай итеп, укылган фәнни хезмәтләр, үзләрендә булган материаллар буенча эш башлана: һәр укучыга аерым сораулар буенча конкрет эшләр бирелә. Эш төрле юнәлештә бара, шуңа күрә укучылар белән очрашып, тиешле фикерләремне җиткерә барам. Укучылардан эшләгән эшләрен яза баруларын таләп итәм. Һәр атна саен мин язмаларны укып, киңәшләр бирәм, кайбер урыннарга төзәтмәләр кертергә дә кирәк була.
  1. Компьютерда җыю
  • Төп эшләр башкарылганнан соң, укучылар тупланган материалларны берләштереп,  компьютерда җыялар. Шуннан соң да кат-кат тикшереп, аның бизәлешен (титул битенең язылышы, кулланылган әдәбият исемлеге һ.б.) җентекләп караганнан соң, эшне төгәлләнгән дип санап була.
  1. Тезис язарга өйрәтү
  • Әзер хезмәтнең кереш, төп һәм йомгаклау өлешләреннән төп фикерләрне кыска итеп язарга өйрәтү.
  1. Фәнни хезмәтне яклау
  • Укучыны кыенсынмыйча, үзенең язган хезмәтен ачык, аңлаешлы итеп сөйләп чыгуына ирешү. Сораулар бирү, җавапларын исбатлый белергә өйрәтү.

Миңа калса, мондый эшләр дәвамчанлык белән барырга тиеш. Әгәр дә без  бу эшләрне башлангычтан ук башласак, өлкән сыйныфларда укчыларга зуррак темаларны ачарга, эзләнергә җайлырак булыр. Беркайчан да аның эшенә битарафлык күрсәтергә ярамый. Укучыга вакытында ярдәм итеп, аны эшкә өйрәтсәк, без  зыялы шәхесләр тәрбияли алачакбыз.

Укучылар тарафыннан язылган берничә эзләнү-тикшеренү эше белән танышырга тәкъдим итәм.

 

Кушымта 1

 

Алиш әкиятләренең тәрбияви роле

Фәнни-эзләнү эше

Алиш эзләреннән

 

 

Иделия  ШӘМСЕТДИНОВА,

Арча  районы

Д.Г Хәкимов исемендәге

Түбән Мәтәскә урта мәктәбенең

5 нче сыйныф укучысы

 

 

 Гөлназ НӘБИУЛЛИНА,

татар теле һәм

әдәбияты укытучысы –

фәнни җитәкче

 

 

Эчтәлек

Кереш.………………………………………………………………………………………………………….   3

Төп өлеш

  1. А. Алиш үз әкиятләрендә хайваннарны ни дәрәҗәдә катнаштырган ………………………………………………………………………………………………………………….. 4
  2. А.Алишның әкиятләренең исемнәре …………………………………………………5
  3. А.Алишның сугыш чорындагы иҗаты…………………………………………………………………………………………………………..6

Йомгак……………………………………………………………………………………………………………….7

Кулланылган әдәбият………………………………………………………………………………………………………………8

 

 

Кереш

 

Абдулла Алиш балалар әдәбиятына 1930 елның беренче яртысында килеп керә. Язучының чын таланты әкиятләр жанрында киң ачыла. Аның беренче әкияте «Капкорсак патша». Әкиятне укучылардан бик күп хатлар килә. Шуларның кайберләре «Яратып укыдык», «Китап булып чыксын» дигән исемнәр астында басылып чыга. Балалар әкиятне бик яратулары, чиратлашып һәм күмәкләшеп укулары турында язалар, кайбер кимчелекләрен әйтеп үтәләр. Менә шулай кечкенә дусларының фикерләренә игътибар биреп, алар белән тыгыз элемтәдә торып эшләү А.Алишның бөтен иҗаты өчен характерлы сыйфат булып тора. «Капкорсак патша»дан соң Алиш 25ләп әкият яза һәм авторлаштырып тәрҗемә  итә.

А.Алиш әкиятләре бай эчтәлекл, аларда вакыйгалар мавыктыргыч, кызыклы сурәтләнә, теле җиңел-матур, тиз укыла һәм җиңел хәтердә кала. Шуның белән бергә алар балаларга тәрбия бирүдә зур әһәмияткә ия.

 

1.А.Алиш әкиятләрендә хайваннарны ни дәрәҗәдә катнаштырган

 

Абдулла Алиш әкиятләренең күпчелеге хайваннар тормышыннан алып язылган. Әкиятләрдә аеруча күзгә ташланганы – язучының табигатькә булган мәхәббәте, аны яхшы белүе, матурлыкны башкаларга да җиткерү, һәм әлбәттә, гадилек. Әкиятләренең күбесендә хайваннар, кошлар, бөҗәкләр дөньясы сурәтләнә. Алар табигый сыйфатлары белән бирелгәннәр, аларда кеше характерындагы үзенчәлекләрне дә күреп була. Без, балалар, әкиятләрне укыганнан соң, вакыйгалар һәм персонажлар турында фикер йөртеп, үзебез нәтиҗә ясый алабыз. Мәсәлән, «Сертотмас үрдәк» әкиятендәге үрдәк йорттагы барлык серләрне сөйләп йөрүе аркасында һәлак була, башка хайван һәм кош-кортларны да куркыныч астына куя. Ярый әле, Хуҗа ерткычлардан саклану чараларын алдан күрә, вакытында кайтып кереп, йортны һәлакәттән коткара. Әкияттәге вакыйгалар чынбарлыкка – кеше тормышына бик якын. Уяулык, сизгерлек ил-йорт серен саклый белү – җаваплы һәм изге бурыч, намус эше дигән нәтиҗә ясый алабыз.

Алиш әкиятләренең төп геройлары – без, балалар, кебек үк тәҗрибәсез кош-корт яки хайван балалары.  Аерым әкиятләрдә нәни геройлар бер-берсенә каршы куелалар яки әсәр дәвамында аларның нинди дә булса хәл-вакыйгага яки бер-берсенә мөнәсәбәте ачыла. Мәсәлән, «Куян кызы», «Каз белән аккош», «Бик яхшы сабак алды ябалак», «Песиләр һәм күселәр» әкиятләрендә үзәккә гади генә вакыйгалар куелган.

Әти-әниләренең сүзен тыңламаган балалар – куян кызы  һәм  шаян  ябалак малае –  кыен хәлдә калганнар, вакытында ашамаган, йокламаган һәм саф һавада йөрмәгән, шунлыктан кечкенә калган. Киек каз малаеның да хәле авыр: дусты аккош велосипедта җилдерә, кибетче апалар аңа велосипед сатмыйлар, үскәч килергә кушып кире кайтарып җибәрәләр.

 

2.А. Алишның әкиятләренә биргән исемнәре

 

Абдулла Алиш еш кына әкият исемнәрен халыкның мәкаль һәм әйтемнәренә нигезләнеп куя. Мисалга,  «Ялкаулык – хурлык, тырышлык – зурлык», «Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык»,  «Аерылганны аю ашар, бүленгәнне бүре ашар», «Бикбатыр белән Биккуркак». Бу рәвешле геройларны чагыштырма планда бирү әйтергә теләгән фикерне тагын да үтемлерәк итеп укучыга җиткерергә ярдәм итә.

Беренче әкияттә бал кортының тырышлыгы, хезмәт  сөючәнлегенә каршы шөпшәләрнең ялкау һәм эш сөймәс булулары бирелә. Тырышлыкның нәтиҗәсе дә зур – бал кортлары һәртөрле чәчәкләрдән бал җыю мөмкинлеген алалар,  шөпшәләр хурлыкка калалар.

Мактанчык чыпчык белән тыйнак сыерчык турындагы әкияттә дә баланың симпатиясе, әлбәттә, сыерчыклар ягында. Чөнки мактану чыпчыкны фаҗигале үлемгә китерә яза, хурлыкка калдыра. «Чукмар белән Тукмар» әкиятендә үткәрелгән фикер дә бик әһәмиятле. Дуслык, туганлык һәм якыннарга хөрмәт идеясе әтәчләр мисалында үткәрелә. Бу фикерне бала үз тормышы белән дә бәйләп аңлый: үзара уенчык бүлешү, сугышу, елау һәм әләкләү – начар гадәт. Шул рәвешле,  кешеләргә хас булган сыйфатларны язучы төрле җәнлек һәм кош-кортларга күчерә. Шул ук вакытта, аларның төп үзенчәлекләрен дә саклый. Сыерчыклар матур сайраулары, чыпчыклар чыркылдаулары, бал кортлары чәчәкләрдән бал җыюлары белән билгеле булсалар, әтәчләр сугышырга яратулары белән аерылып тора. Шулай итеп, оста рәссам буларак, автор һәр кош-корт һәм җәнлекнең хәтердә калырдай образын тудыра. Шуңа күрә баланың геройлар белән бергә шатлануы яисә бәхәскә керүе, сөйләшүе гаҗәп түгел. Алиш әкиятләренең халыкның тормыш-көнкүреше һәм хайваннар турындагы әкиятләренә якын булуы, вакыйгаларның халыкның җанлы, образлы теле белән тасвирлануы әдип әсәрләрен халык иҗатына якын итә.

 

  1. А.Алишның сугыш чорындагы иҗаты

 

Бөек Ватан сугышы  башланыр алдынан Абдулла Алиш кече яшьтәге балаларга бик якыная. Ул «Пионер каләме» журналына кушымта итеп бирелгән «Нәниләргә бүләк»не оештыручыларның берсе була, кече яшьтәге балалар өчен күп кенә хикәяләр һәм әкиятләр иҗат итә.

«Яшь ленинчы» газетасының 1939 елгы 1 нче февраль санында язучы «Ана әкиятләре» сериясен башлап җибәрә. Изге ана исеменнән сөйләтелгән бу әкиятләр танып белү һәм тәрбия максатыннан чыгып язылганнар. Изге ана үзенең сөекле баласын үскәч ничек итеп күрергә тели – шул юнәлештә ана тәрбия бирә. Абдулла Алиш та, түземлелек белән баласына тәрбия бирүче ана кебек, баланың рухын сафландыра, күңелен нурландыра торган фикерләрне әкият теленә салып бирә.

Алиш әкиятләре балаларга аңлаешлы йөгерек телдә язылуы белән дә, тәрбияви әһәмияте белән дә шул елларда ук укучының игътибарын җәлеп иткән, яратып укыганнар. Аларны аерым китап итеп чыгару һәм рус теленә тәрҗемә итү мәсьәләсе күтәрелгән. Шулай итеп Алишның иң атаклы, укучылар арасында киң танылган «Ана әкиятләре» ике телдә бер үк вакытта, 1940–1941 елларда дөньяга чыга.

                                                               Йомгак          

 

А.Алиш әкиятләре турында бик күп язып була. Аның әкиятләрен укып, ничәмә буын балалар үскән. Шуның кадәр аз яшәп тә бай әдәби мирас калдырган кеше күбрәк яшәсә, безнең әдәбиятыбызны тагын да баетыр иде. Ләкин сугыш афәте язучыбызны да аямый. Абдулла Алиш халыкка тугрылыклы мәхәббәтен саклап, халык йөзенә тап төшермәс өчен, сатлык җан хурлыгыннан татар исемен саклап калу өчен  гомерен корбан итә.

Без, балалар, язучының әсәрләрен яратып укыйбыз, батырлыгына сокланып, горурлык белән искә алабыз.

 

Кулланылган әдәбият

 

  1. Алиш А.Г. Әсәрләр: 2 томда/Абдулла Алиш; төз., кереш сүз һәм искәрм. язучы И.Сөнкишева.– Казан:Татар.кит.нәшр., 2008 т:хикәяләр, әкиятләр, пьесалар, шигырьләр.–2008.–302б.–3000д.
  2. Алиш А.Сайланма әсәрләр.–Казан:Тат.кит.нәшр.1969.
  3. «Тәрбия» газетасы.–2009.–№4

 

Кушымта 2

 

 

Шиһабетдин Мәрҗанинең тормыш юлы

Фәнни-эзләнү эше

 

Алсу Сафина

Арча  районы

Хәкимов Д.Г. Түбән Мәтәскә

урта мәктәбенең

6 нчы сыйныф укучысы

Фәнни җитәкче:

Нәбиуллина Гөлназ

Хәкимов Д.Г. Түбән Мәтәскә

урта мәктәбенең

татар теле һәм әдәбияты     укытучысы

 

 

                                                            Эчтәлек

Кереш ………………………………………………………………………………………………………..3

Төп өлеш

  1. Туган-үскән җире………………………………………………………………………………………………..4
  2. Укыган урыны …………………………………………………………………………………………………5
  3. Кайларда эшләгән ……………………………………………………………………………………………….6

Йомгак…………………………………………………………………………………………………………………7

Кулланылган әдәбият…………………………………………………………………………………………8

 

Кереш

 

 Татар мәдәнияте һәм иҗтимагый фикер тарихында куренекле тарихчы-галим, фикер иясе һәм философ Шиһабетдин бине Баһаветдин әл-Мәрҗәни тирән эз калдырган. Мәгърифәтчелек чорында да аерым бер шәхесләр –җәмгыятьнең үзаңына, әдәбият-сәнгать,  фән үсешенә, аларның тәртипкә салынуына, калыплашуына зур өлеш кертә. Алар бу агымнарны бәйләп торучы фигураларга әйләнәләр. Шундыйларның берсе, әлбәттә, татар халкының бөек улы, реформаторы Шиһабетдин Мәрҗәни.

Эзләнү-тикшеренү эшемнең максаты:

Шиһабетдин Мәрҗәни турында күбрәк белергә теләү

Бурычлары:

  • туган үскән җире белән танышу;
  • укыган җирләрен барлау;
  • эшләгән җирләре турында мәгълүмат туплау.

 

  1. Туган-үскән җире

 

Шиһабетдин Мәрҗани 1818 елның 16 гыйнварында Казан өязе (хәзерге Әтнә районы) Ябынчы авылында руханилар гаиләсендә дөньяга килә. Аның бабасы Габделкотдус Мәрҗан авылы кешесе була. Шиһабетдин соңыннан бу авыл исемен үзенә псевдоним итеп ала.

 

  1. Укыган урыны

 

Шиһабетдиннең әтисе Баһаветдин әл-Мәрҗани заманы өчен алдынгы карашлы һәм төпле белемле шәхес була. Шиһабетдин Мәрҗани ун ел укып, әтисе мәдрәсәсен тәмамлаган егет дүрт ел дәвамында Ташкичү мәдрәсәсендә укыта. Белемгә сусау аны 1838 елда Бохарага алып килә һәм ул анда төрле мәдрәсәләрдә белемен баета.

1843 елда Шиһабетдин Сәмәркандка килеп «Шердар” мәдрәсәсендә укый, тирә-юнь авылларга чыгып, балалар укыта, халык белән аралаша. Ике елдан Бохарага яңадан әйләнеп кайта һәм ул вакытта ук яхшы танылган «Мир гарәп” мәдрәсәсендә белемен янә тирәнәйтә.

 

  1. Кайларда эшләгән

 

1899 елда туган якларына әйләнеп кайта, Казанның беренче мәчетендә имам (мулла) булып тора һәм аның янындагы мәдрәсәдә балалар укыта. Гомеренең ахырына кадәр шунда эшли: руханилык, педагоглык һәм гыйльми-тикшеренү эшләрен бергә үреп бара. Казан университетында уздырыла торган гыйльми чараларда катнаша.

Шулай ук Шиһабетдин Мәрҗанинең 18791880 елларда Истанбул аркылы Гарәбстанга хаҗга баруы билгеле. Аның бу сәфәрдә күргән-кичергәннәре «Рихләтел-Мәрҗани» (Мәрҗани сәяхәте) исеме белән Ризаэддин Фәхреддин тарафыннан бастырып та чыгарыла. Ул, татар, төрки телләреннән тыш, гарәпфарсы телләрен камил белә. Күп кенә хезмәтләрен гарәпчә яза.

Мәрҗанинең төп иҗат дәвере XIX йөзнең уртасына туры килә. Бу чорда тормыш мәсьәләләрен чишкәндә дини карашларга таяныргамы, әллә логик уй йөртергә ярыймы? – дигән бәхәсләр куера. Әлбәттә, Мәрҗани мондый әһәмиятле бәхәстән читтә кала алмый.  Россия мөселманнары арасында, сәнгать бик нык кысылган, хәтта бөтенләй диярлек тыелган бер чорда, Мәрҗанинең сәнгать мәсьәләләренә тукталуы аеруча әһәмиятле. Ул сәнгать әсәре буларак шигырьләрдән файдалана, рәсем сәнгате турындагы тыюларга каршы күтәрелә, тере әйберләрнең сурәтен ясауны дөрес дип саный, берничә тапкыр үзенең дә фоторәсемен алдыра.  «Музыканы ишетү – хәрам, музыка уйналган җирдә утыру – аннан да яманрак», – дигән заманда Мәрҗанинең:  «Музыка ул хәләл!», – дип кистереп әйтүе дә алдынгы караш була. Гомумән алганда, Мәрҗанинең сәламәт акылы музыканы тыюны дөрес тапмый, ул музыка турында күп яза, аның кагыйдәләрен тикшерә.  Ерак авылларга чыгып тарихи экспонатлар җыйган, халык телендә йөргән истәлекләрне туплаган, борынгы чордан калган акчаларны өйрәнгән ул.

1876 елның 13 нче сентябрендә Казанда сигез ел укытуга исәпләнгән Татар укытучылар мәктәбе ачыла. Мәктәп татарлардан башлангыч сыйныф укытучылары әзерли. Укыту, шәригать дәресләреннән кала, рус телендә алып барыла. Татар мөселман дин әһелләреннән Мәрҗани анда дин сабагы укытырга ризалаша, тугыз ел эшли. Мәрҗани күп дәресләрне үз программасы буенча алып бара.

Чиксез талант, дан-шөһрәт иясе Шиһабетдин Мәрҗани 1889 елның 15 апрелендә 71 яшендә Казанда вафат була. Аның  соңгы тукталышы Яңа бистә зираты.

 

Йомгак

 

Бүгенге заманда Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы һәм иҗатына кызыксыну арта бара. Иң мөһим бурычларның берсе булып Ш.Мәрҗанинең мирасын халкыбызга кайтару тора. Аның әле нәшер ителмәгән кулъязмалары да күп, диләр. Без дә аның исемен мәңгеләштерүдә үзебездән берникадәр өлеш кертеп эзләнү эше башкардык.  Ш.Мәрҗанинең эшчәнлеге  миңа бик ошады һәм соклану тудырды. Алга таба да мин аның китаплары белән кызыксынуымны туктатмам дип әйтәсем килә.

 

Кулланылган әдәбият

 

  1. Мәрҗани, Шиһабетдин. Китабе мөстәфадел-әхбар фи әхвал Казан вә Болгар. 2 кит. 1басма / Ш. Мәрҗани. – Казан : (Типо-лит. Императ. ун-та), 1900. – 367 б.