Башлангыч сыйныфта – «Җиңү дәресе» проекты

№ 102

Альбина ГАНИЕВА,

Казандагы Ф.Аитова исемендәге 12 нче татар кызлар гимназиясенең I квалификация категорияле башлангыч сыйныфлар укытучысы

Максат: балаларда әхлакый байлыкны үстерү.

Бурычлар:

– халык бәйрәмнәре турында балаларның белемнәрен киңәйтү, патриотик хисләр, туган якка, Ватанга мәхәббәт тәрбияләү;

– мөстәкыйльлелек һөм җаваплылык сыйфатларын, сөйләмнәрен үстерү, сәнгатьле уку күнекмәләрен булдыру;

– үз фикереңне дәлилли алу.

          Оештыру формасы: төркемнәрдә эшләү, шәхси.

          Эшчәнлек төре: фәнни-эзләнү.

Эш нәтиҗәләрен куллану өлкәсе: социаль, иҗади.

          Предмет:  әдәби уку.

          Үткәрү урыные: дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда.

           Җиһазлау: китаплар, интернет, компьютер.

Кайсы гына чор-дәвердә дә, илебез халкы көтеп алган 1945 елның  9 Май көнен берәү дә хәтереннән чыгармас. Бу көнне кешелекнең иң явыз дошманы – бөтен Җир шарын коллыкка төшерергә әзерләнгән фашизм тар-мар ителә. Моңарчы тиңдәше булмаган аяусыз сугышта Бөек Җиңү яулана. Ирек, азатлыкны дөньяда җиңәр көч юк!

Миллионнарча, миллионнарча кешенең язмышы һәм гомере бәрабәренә туды ул көн. Безнең илдән генә 27 миллион кеше үз гомерен шушы изге җиңү хакына бирә. Әмма әлеге сан да дөреслеккә бик үк туры килми. Ул икеләтә, өчләтә күбрәк…

Ләкин ни генә булмасын, 9 Май – безнең хәтер түрендә. Ул безнең халык йөрәгенә, рәссамнарның картиналарында, иҗатларында уеп язылган. Кан  белән! Җан  белән! Җыр белән!

Бөек Ватан сугышының дәһшәтле еллары ерагая барса да, кешеләр күңелендәге җәрәхәтләр, яралар һаман да төзәлми. Шуңа да бу бәйрәм –сагышлы, моңсу бәйрәм.

II Б сыйныфы укучыларының «9 Май – Җинү бәйрәме» газетасы» проекты балаларда патриотик хисләр уята. Проект темасы һәм планы әдәби уку дәресендә балалар белән сайланды.

Көтелгән нәтиҗәләр

– «9 Май – Җиңү көне» газетасын балаларның парлап, аерым эшләп чыгаруы;

– «Җиңү дәресе» сыйныф сәгатендә нәтиҗәләрен ясау.

Проектның этаплары

Әзерлек этабы:

– проектның темасын сайлау;

– максат һәм бурычларны билгеләү;

– план төзү;

– балалардан сорау;

– мониторинг;

– Бөек Ватан сугышы рәсемнәрен күзәтү.

Төп этап:

– укытучы белән укучы арасында хезмәттәшлек;

– китапханәдә – кунакта;

– Бөек Ватан сугышы ветераннары белән күрешү;

– әңгәмә үткәрү;

– сугыш темасына багышланган шигырьләрне ятлау.

Йомгаклау этабы:

– эш нәтиҗәләре буенча укучыларның төркемнәрдә чыгышы;

–һәр төркем чыгышыннан соң, башкарылган эшкә йомгак ясала һәм аны яхшырту өчен тәкъдимнәр әйтелә.

          Эшнең эчтәлеге

Әзерлек этабы

Проектка әзерләнү дәрес вакытында үткәрелә. Укытучы укучыларга бирелгән темаларны сайларга тәкъдим итә. Шул ук вакытта, бер проект өстендә берничә укучы эшли ала. Бу этапта укытучы белән укучы арасында хезмәттәшлек урнаша, бер-берсенең фикере тыңлана. Укучылар, кызыксынуларын белдереп, сораулар бирәләр. Укытучы проблеманы актуальләштерә һәм укучыларның фикерләрен эзләү дәрәҗәсенә чыгара.

Проектны план буенча җыю: рубрикалар, шигырьләр һәм фоторәсемнәр, иске открыткалардан темага карата коллаж ясау, сугышчан орденнар, сугыш турындагы китапның тышлыгын бизәү, сугыш ветераннары турында язмалар туплау.

            Төркемнәрдә эшләү рәвеше

Һәр бала проект буенча вазифаларын башкаргач, аннары төркемдәге балалар бергәләп ясап бетерәләр. Бер көнне газета бер укучыда ясала, икенче көнне – икенче укучыда һәм шулай дәвам ителә яки проектны төркем бергәләп ясый.

II этап

– Проектның нинди бүлекләрдән торырга тиешлеген билгеләү (язмалар, мәкәләләр, әңгәмә, шигырьләр, хикәяләр, рәсемнәр);

– материалларны сайлап алу, кемнәрнең мәгълүматны җыюын, эшкәртүен, рәсмиләштерүен ачклау;

– китапханәгә барып, Бөек Ватан сугышы турындагы әдәбиятны барлау һәм уку. Укыган әсәргә таянып, текст төзү һәм аны проект төзегәндә файдалану;

– Бөек Ватан сугышы ветераннары белән әңгәмә үткәрү:

А) Сугыш башланганда сезгә ничә яшь?

Ә) Сез фронтка ничек киттегез?

Б) Сугышчан бүләкләрегез турында сөйләгез. Кайсысы иң кадерлерәк?

Г) Безгә, сезнең оныкларыгызга нинди теләкләр җиткерәсегез килә?

Д) Үз сорауларыгызны бирегез.

         Сугыш турында шигырьләр ятлау.

Рәсмиләштерү вакытында укучылар укытучы җитәкчелегендә нәтиҗәләрне булган кагыйдәләргә таянып әзерли. Укучылар – башта төркемнәрдә, аннары сыйныфта ачыклыйлар, нинди рәвештә проектны күзаллыйлар.

III этап

Укучылар белән бергәләп проектны анализлау: уңышлар, уңышсызлыклар, аларның сәбәпләре. Укытучы, укучыларның уңышларына басым ясап, әлеге юнәлештә алган нәтиҗәләрне ныгыта.

Укучылар әзер проектны күрсәтеп чыгыш ясый. Һәр төркем үз проектларын тапшыра, төркемдә ничек эшләгәннәре хакында сөйлиләр. Һәр укучы, үзенең ролен башкарып, проект өчен билге ала. Бары тик бөтен этаплар тәмамлангач кына, проект уңышлы башкарылган дип санала.