Барысы да үзебездән тора

№60

 Лилия ШӘФЫЙКОВА,

 Мамадыш районы Кече Кирмән төп мәктәбенең тарих укытучысы

Педагог ул – профессия генә түгел, ә яшәү рәвеше. Минемчә, бу сүзләр хәзерге вакытта аеруча актуаль булып кала. Чөнки мөгаллимнәргә таләпләр елдан-ел артып тора. Бу тенденция, һичшиксез, бездәй яшь педагогларга да кагыла. Алардан сорау да икеләтә күбрәк бит. Әле генә кулларына диплом алган белгечләр алдына моның белән бәйле күп кенә проблемалар килеп баса, Аларның иң кискене шул: үз профессиясе буенча эшкә барыргамы, юкмы? Бу икеләнүләрнең башы укытучы хезмәтенең социаль статусы түбән булуы белән бәйле, дип уйлыйм. КФУның Алабуга институтын тәмамлагач, минем алдымда да шундый сорау торды. Мин, икеләнмичә үз районыма кайтып, үз белгечлегем буенча эшләргә булдым. Үзем Мамадыштагы шәһәр мәктәбен тәмамласам да, хезмәт юлымны авыл мәктәбендә башлап җибәрдем. Хәзер минем инде бер еллык педагогик стажым бар. Эшли башлаганда, әлбәттә, бик күп сораулар һәм проблемалар туа. Бер яктан, дәрес бирүдә һәм тәрбия эшләрендә тәҗрибә җитмәсә, икенче яктан, яңа коллективта үзеңне югалтмыйча, профессиональлегеңне үстерү өстендә бик күп эшләргә кирәк. Эш барышында килеп чыккан  авырлыкларны җиңеп чыга алмыйча, кайбер яшь укытучылар, бер-ике ел укытуга, мәктәптән китә. Бу – хәзерге заман мәгариф системасының төп проблемаларыннан берсе, дип уйлыйм. Укытучының хезмәт юлын кайда дәвам итәчәге, әлбәттә, үзеннән тора. Ләкин бу карарга  белем бирү учреждениесе администрациясенең яшь укытучыга карата мөнәсәбәте һәм, гомумән. Коллективтагы мохит тәэсир итә. Бу яктан миңа, чын мәгънәсендә, уңыш елмайды. Чөнки үземә бар яктан да ярдәм иттеләр. Хәзер дә нинди генә сорау белән мөрәҗәгать итсәм дә, коллегаларым һәрвакыт ярдәм кулы суза. Моның өчен мин аларга бик тә рәхмәтле. Фикеремне йомгаклап, яшь педагогларга әйтер сүзем шул: без сайлаган профессия бик җаваплы һәм бик күп көч таләп итә, ләкин барлык кыенлыкларны да вакытында хәл итәргә өйрәнсәк, хезмәтебез җиңелрәк барыр. Иң мөһиме: үз профессияңне ярату. Барысы да үз кулыбызда.