Барып җитсен сезгә рәхмәтем!

(Авылдашыбыз, бик күп шигырьләр авторы, Бөек Ватан сугышы ветераны Лотфулла Һидиятуллинның якты истәлегенә багышланган кичә)

Ләйсән ВӘЛИЕВА,

Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Кичә барышы

(Сәхнә артыннан музыка астында укыла.)

Әнкәй мине ерак кырда тапкан,

Урак белән арыш урганда.

Кендекне дә үзе бәйләп кискән,

Күктә кояш көлеп торганда.

Ак биләүләр итеп ак яулыгың

Алсу тәннәремне каплаган.

Илкәеңә лаек бул, балам, дип,

Йөзләремә көлеп караган.

Кендекне дә җир куенына күмгән,

Туган йортым булган җир-ана.

Шуңадырмы, кырдан аерылмадым,

Мәхәббәтем чиксез гел аңа.

Бик яшь килеш җирләр сөрдем, урдым,

Таңнан торып, кара төнгәчә.

Тирем белән азмы җир сугардым,

Яшьлек үтте гамьсез йөрмичә.

Ватан дәшкәч, көчле утка кердем,

Азатлыкны яклап халкыма.

Тәннәремнән йөрәк каным акты,

Сез бүгенге яшьләр хакына.

Еллар үтте, еллар сынадылар,

Борылып карыйм үткән юлыма.

Кылган хезмәтләрем өчен Ватан –

Орден бирде үзенең улына.

Рәхмәт, Ватан, рәхмәт бөек халкым,

Килер еллар елап килмәсен.

Илем – яшьсез, күкләр тыныч торсын,

Без күргәнне яшьләр күрмәсен.

Алып баручы. Бүгенге очрашуыбыз әлеге шигъри юлларның авторы, сугыш һәм хезмәт ветераны, шигъри җанлы авылдашыбыз Лотфулла ага Һидиятуллинның иҗади мирасына, якты истәлегенә багышлана. Бүгенге бәйрәм кичәсендә Лотфулла аганың балалары, туганнары, якыннары, шулай ук аның белән утны-суны кичкән авылдашлары катнаша.

Лотфулла ага – озын һәм батыр тормыш юлы үткән шәхес. Хәер, йөз кабат сөйләгәнче, бер кабат күрүең яхшы ди, халык. Лотфулла аганың тормыш юлына багышланган сәхифәбезгә рәхим итегез. Әлеге сәхифәбез Лотфулла аганың «Күңелем чишмәләре» дигән истәлекләр дәфтәренә нигезләнеп эшләнде.

(5 яшьләрдәге яланаяклы малай чыга, сөйли.)

Мин хәзерге Биектау районының Мүлмә авылында 1918 елның 9 июлендә әтием Һидиятулла, әнием Шәмсениса гаиләсендә бишенче бала булып дөньяга килгәнмен.

Мин әтинең төсен белмим. 1922 елның язында әтиебез 45 яшендә алтыбызны ятим калдырып үлеп китә. Үлүнең сәбәбе: 1921 елгы каты ачлык, тиф авырулары. Әти үлгәндә, кече туганыбыз Әсәтуллага нибары бер яшь була. Әти юк, ашарга юк, өй суык, кияргә кием юк. Безне салкында утыртмау өчен әтинең өй салырга җыйган усак бүрәнәләрен әни утынга кисеп бетерде.

Чама белән биш яшьлек вакытымда мине асрамага бирергә уйлаганнар.

(Малай идәндә уйнап утыра. Бабай керә.)

Илнур бабай. Әссәләмәгаләйкүм!

Зөлфия әни. Вәгаләкүм әссәләм! Түрдән уз, Вәли абзый!

Бабай. Килешүебез көчендә кала торгандыр бит, Шәмсениса абыстай!

Әни. Нихәл итим, Вәли абзый, көчендә кала шул. Үзең беләсең, ачлы-туклы яшибез бит. Сездә Лотфулла улымның тамагы тук, өс-башы бөтен булыр. Ә минем аннан башка да биш баланы туйдырасы бар бит. Үсеп җиткәч, берсен-берсе ташламаслар, алла боерса. Исәя төшкәч, үзе дә апаларын-абыйларын сагынса, кайткалап йөрер. Аңарчы, бәлкем, тормышыбыз да көйләнеп китәр.

Бабай. Алайса, Шәмсениса абыстай, аллага  тапшырып, биреп җибәрәсең инде малайны.

Балалар. Биреп җибәрмик, әни. Ул бит безнең энебез. Без ачлы-туклы яшәргә дә риза. Бирмибез, бирмибез!

Малай. Вәли абзый мине алып китмәде. Әни абыйны и сүкте, и сүкте, ахыр чиктә утырып елады.

(Хат ташучы сумкасы аскан яшүсмер малай чыга)

1932 елдан башлап элемтәдә Мөхетдин абыйның ярдәмчесе булдым. 300 йортлы Мүлмә кешеләренә, укудан кайткач, газеталар, хатлар тарата идем. Мин ул хезмәтләремнән бервакытта да әнигә зарланмадым. Эшкә ярый башлавыма бары сөендем генә. Кешеләргә сагынып көткән хатлар китерү, кемнәргәдер посылка квитанциясе китерү – болар өчен бу кешеләр белән бергә мин дә сөенгән күк була идем. Кешеләргә сөенечле хәбәр китерүдән дә тагын нинди бәхет бар икән?! Ә кайгылы хәбәр китергән көннәремдә мин дә күңелсезләнеп йөри идем.

Әни. Торыгыз әле, балалар, безнең сыер үлгән. И балакайларым, нишләрбез инде, әтиесез дә калдыгыз, сыерсыз да калдык. Инде нишләрбез? И Ходаем, сабырлык бир! Шушы сабыйларыңны рәхмәтеңнән ташлама.

Алып баручы. Әниләр, әниләр! Һәрвакыт балаларыгыз өчен җан атып яшисез шул. Лотфулла аганың иҗатында да әниләргә багышланган шигырьләре зур урын алып тора. Ул шигырьләрдә әниләргә рәхмәт тә, тирән хөрмәт тә чагыла.

1 нчы укучы («Әниемә» шигырен укый).

Әни! Миңа якты  тормыш бирдең,

Азмы мәшәкатьләр кичердең.

Исәпләшми төнге йокы белән,

– Үс, балам, син алмам, үс, – дидең.

Күзләремнән күзләреңне алмый

Куанычың булдым ул чакта.

Гамьсез генә, күкрәк сөтең белән,

Үстем, әнкәй, синең кочакта.

Йөзләреңә болыт чыгармыйча,

Карашларың булды гел якты.

Көтмәгәндә беркөн китеп бардың,

Тамчы-тамчы күздән яшь акты.

Тыныч йокла, әнкәй, тыныч йокла,

Синең балаң, синең күз нурың.

Үз Ватанын каны белән яклап,

Үтәде ул бөек бурычын.

Газиз әнкәй! Синең күңелеңә,

Салмадыммы тирән яралар?

Мөмкин булса, кочып үбәр идем,

Ерак безнең хәзер аралар.

2 нче укучы.

Әниләрнең бөеклеге шунда:

Әниләрсез телләр, илләр юк.

Хезмәтләрдә, илне яклаганда,

Егалмады сезне берни ук.

«Әни» дигән исемнәргә

Тиңләшерлек исемнәр юк.

Сау яшәгез, әниләр!

Сезсез матур тормыш юк!

Алып баручы. Тарих битләре буйлап уйлар чаба да чаба. Лотфулла ага истәлекләрен уку барышында алар бер-бер артлы күз алдыннан үтә.

Яшүсмер Лотфулла. 1935ел. Кыш уртасы узып бара. Колхозга берләшүгә җиденче ел китсә дә, авыл кешеләренең туйганчы авызларын тутырып ипи ашаганнары юк. Алдагы көннәрдә дә матур тормыш булмаслыгын белгән кешеләргә төрле уйлар керә башлады. «Спас районына кешеләр кирәк», дигән сүзләр ишетелгәли. Нургали карт күченеп китәргә теләгән кешеләрнең исемлеген яза. Шул хәбәрне ишеткәч, әни белән абый да күчәргә язылып кайталар. Күчеп китү турында өйдә бик озак бәхәс була. Тормышлар авыр булса да, ничек инде туып-үскән әти-әни нигезен ятим итеп, чит кешегә сатып китәсең. Актык мәртәбә туганнар, авылдашлар белән кул бирешеп күрешкәннән соң, «Хәерле сәгатьтә!» дип кузгалдык. Атлы чаналар, кешеләр карала башлаган язгы юлларда тезелеп төрле уйлар белән алга атлыйлар, әйтерсең, жылы якка китеп барган кыр казлары. Ул кешеләрне алда нинди язмышлар көтә? Күземнән яшь тамчылары тамды.

Башта без Кызылъяр авылында төпләндек. Ләкин безгә монда озак яшәргә насыйп булмады. Безне 15 чакрым ераклыктагы Буяновка дигән рус авылына күчерделәр. 1937 елның салкын кыш айлары да узып китте. Без Мүлмәгә кире күчеп кайтырга кирәк, дигән уйга килдек. Мүлмәдәге апага хат яздык. Җибәргән хатыбызга каршы жавап алдык. Анда мондый юллар бар иде: «Без дә ачлы-туклы яшибез, монда кайтканчы, Авангардка алсалар, шунда кайтыгыз».

Без Авангардка кайттык. Ләкин туган-үскән җир, әти-әни нигезе онытылмады, төшләргә кереп, йөрәкне әрнетте. Эх, язмыш, язмыш!..

Алып баручы. Чыннан да, туган җиреннән аерылып китү Лотфулла ага өчен бик авыр була. Шуңадыр да. Аның иҗатының күп өлешен туган авыл, туган җир, туган нигезгә багышланган шигырьләре алып тора. Балачактан инешендә су коенып, балык тотулар, инеш суы туңгач, боз өстендә шуып уйнаулар, биек тауларында чана шуулар, әйтеп бетергесез хатирәләрне ничек онытасың?

3 нче укучы.

Туган җирнең туфрагында үсеп,

Олы яшькә җиткән карамалар.

Икесе дә үткәннәргә шаһит,

Бик күпләрне күреп картайганнар.

Ботаклары инде җиргә тигән,

Яшьтәшләре илдән күптән киткән.

Сорау бирәм, алар дәшмиләр һич,

Үткәннәрне хәтерлиләр микән?…

Танымыйлар, ахры, ник дәшмиләр,

Сагынып кайткан гади юлчыны.

Ул елларда яланаяк  йөргән

Кәләпүшле нәни бер юлчыны

Хәтерләгез әле, карамалар!

Яныгызда чалкан ятканым бар.

Күктә аккан болытларга карап,

Озак кына яллар иткәнем бар.

Минем монда еллар күмеп киткән,

Арба тарткан нәни эзләрем бар.

Ятимлекнең ачы язмышыннан

Күзләремнән яшьләр тамганы бар.

Сау булыгыз инде, карамалар,

Яныгызга кабат килә алмам,

Мәңге, мәңге сезне оныталмам!

Алып баручы . Ләкин гомеренең ахырына кадәр Авангард авылында яшәү мөмкин булмый аңа. Ул еллардагы оптимальләштерү җилләре Урал авыллары белән беррәттән, Авангард авылына да кагыла. 1971 нче елда Лотфулла агай гаиләсе, иң соңгы булып, Иске Чүриле авылына күченә.

Гомер сукмагым озаеп,

Хәтер сандыгым тула.

Сандыкны кат-кат актарып,

Юксынган чаклар була.

Хөрмәтләп саклыйм андагы

Чәчәктәй дусларымны.

Һәрнәрсәгә исем киткән,

Шат, гамьсез елларымны.

Алып баручы. Менә шушы урында минем сүзне Лотфулла ага белән Авангард авылында бергә яшәгән авылдашы Равил абыйга бирәсем килә. Равил абый, Лотфулла аганың нинди сыйфатлары исегездә калды? Нинди кеше иде ул?

4 нче укучы.

Авангардым, Авнгардым!

Урман куенында иден.

Яшьлегем синдә үткәнгә

Онытасым юк минем.

Синдә үтте шатлык-кайгы,

Яшләп туймаслык көннәр.

Бәләкәй генә булсаң да

Яшәп китмәде кемнәр?!

Синдә калды хезмәт тирем

Тамгалап туфрагыма.

Сөрдем, чәчтем, иген урдым,

Зур рәхмәт кырларыма.

Яшел урманның буенда

Азмы җырлар җырланды!

Чалкан ятып, күккә карап,

Кошлар җыры тыңланды.

Йөрәгемә дәва булды

Салкын  чишмә суларың,

Үз баласын көткән кебек,

Көтеп ала юлларың.

(Солдат киеменнән Лотфулла чыга.)

1940 елның көзендә хәрби хезмәткә алындым. Ләкин тыныч армия хезмәтен сугыш афәте алыштырды. (Левитан сөйли.)

Сугыш. Нинди дәһшәтле сүз! Сугыш гади халыкка никадәр кайгы-хәсрәт, җәфа алып килде.

22 нче июнь иртәсе булгандыр, безне тревога белән бик иртә уяттылар да зур лагерь уртасына тезделәр. Сугыш башланган көннән алып, биредәге полклар, сугыш коралларын төяп, берәм-берәм фронтка китә башладылар.

Көннәр үтә тордылар, яраланган, үлгән иптәшләр урыны яңа килгән сугышчылар белән тулылана торды.

Менә 30 нчы июль көне туды. Чираттагы һөҗүмне башладык, көтмәгәндә янымда барган сугышчы яраланып егылды. Аның яраларын бәйләргә дип килсәм, үземнең дә яраланган булуымны сиздем. Аяк-кулдан кан ага, көн эссе, су эчәсе килә. Санитаркалар, яраларымны әйбәтләп бәйләгәч, урман аркылы күчмә госпитальгә таба юл алдым. Монда яралыларга беренче ярдәм күрсәттеләр, аннары тылга озаттылар.

Мине Тамбов шәһәрендәге госпитальгә җибәрделәр. Монда дүрт көн дәваланып ял иткәч, өйгә хат язып салдым. Моннан терелгәннәрне – кабат сугышка, сугышка ярамаганнарын өйләренә җибәрәләр иде. Мин дә – сугышка ярамаучылар арасында.

(Әкрен генә бара-бара сөйли.) 1941 елның салкынча көзе. Поездан төшеп, кайта торгач, Татар Урматына да җиттем. Авыл йокыда… Урматтан чыгып, Авангардка кайта торган юлдан атлыйм. Әнә безнең дә салам түбәле өебез, лапас күренә.

– Әни, мин кайттым, улың Лотфулла!

Зөлфия әни. И балам! Сине дә күрер көннәрем булыр икән?! Аллага шөкер, исән-сау кайткансың, тормыш йөген бергә тартырбыз.

(Чәй өстәле артында.)

Әни. И улым, син кайткач, өй эче нинди күңелле булып китте. Мине тилмертеп ялгыз яшәтмә, сине инде армиягә алмаслар, бер кыз кирәк безгә, миңа иптәш булыр иде.

Рәсим. Ярый, әни, борчылма, бар да булыр. Ярар, әни, мин кичке уенга киттем әле.

(Залга, җырлап егетләр керә.)

Уйныйбыз да, җырлыйбыз да

Гармун кулларыбызда.

Алсу гөлләр чәчәк атсын

Йөргән юлларыгызда.

Исәнмесез, кызлар –

Һавадагы йолдызлар.

Кызлар. Исәнмесез! Кемнәр дисәк, безнең егетләр икән.!

Ал да итәрбез әле,

Гөл дә итәрбез әле.

Матур җырлар җырлый-җырлый,

Бәйрәм итәрбез әле.

Әйдә, дуслар, җырлыйк әле,

Уйнаган гармуннарга,

Ал чәчәк күп яшик әле

Туган якларыбызда.

1 нче кыз.

Әйдәгез, бер уен уйнап алабыз.

(«Челтәр элдем читәнгә» дигән җыр башкарыла. Кара каршы җырлыйлар.)

Ялгыз кыз.

Ал алъяпкыч челтәрле, илдә матур бетәрме?

Илдә матурлар бетәрме, җан сөйгәнгә җитәрме?

Кызлар.

Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә.

Егетләр.

Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

Кызлар.

Алын алырсыз микән, гөлен алырсыз микән?

Урталарга чыгып сайлап, кемне алырсыз икән?

Егетләр.

Алларын да алырбыз, гөлләрен дә алырбыз;

Күңелебезгә кем ошаса, шуны сайлап алырбыз.

Ялгыз кыз.

Әй, дусларым, дусларым, дусларым-бәгырьләрем,

Яшь гомерләр ике килми, белегез кадерләрен.

Кызлар.

Челтәр элдем читәнгә, җилфер-җилфер итәргә.

Егетләр.

Без килмәдек буш китәргә, килдек алып китәргә.

(Парлашып чыгып китәләр. Лотфулла кызы белән кире сәхнәгә чыга.)

Лотфулла.

Җәйге бер кич, капка төбе.

Янымда тәүге ярым.

Һәр тарафны нурга күмеп,

Елмая күктән аем.

Авыл йоклый, утлар сүнгән,

Йоклый урам этләре.

Әйтерсең лә, бары бер мин,

Юк башка егетләре.

Без бәхетле бу мизгелдә,

Ул елмая, ояла.

Ике бите – алсу алма,

Шундый чибәр кыз бала.

Колагында алтын алка.

Ялтырый ай нурында.

Озын толым, ак алъяпкыч,

Ниләр бардыр уенда?

Кулларыннан тоткан булам,

Аз-маз шаярып кына.

Һәр кич көтеп алырмын, ди,

Утырсаң тыйнак кына.

Мин дә төшеп калмаган ла,

Үзем чибәр, тәүфыйклы.

Парлап юлга чыга калсак,

Булырбыз дим, бәхетле.

Лотфулла. Иң беренче йөрәк серемне сиңа сөйләп, мәхәббәт ялкынымны сиңа бүләк итеп, бәхетемне синнән табармын. Сине дә бәхетле итәрмен.

Иртәгә капка төбегезгә тагын бик аз вакытка булса да чык, мин кич кайтырга тырышырмын, гармунны да алып киләм. (Җитәкләшеп басалар.)

Алып баручы. Шушы айлы кичтән соң, Лотфулланың гомер елгасы Мөшәррәфә белән бергә кушылып ага. 55 ел тигез гомер итеп, 7 бала үстереп, бәхетле язмыш кичерә алар. Лотфулла аганың иҗат мирасын барлаганда, Мөшәррәфә апага, балаларына багышланган күпсанлы шигырьләренә юлыктык.

5 нче укучы.

Гомер буе сөйдем сине,

Беләсең ич!

Беркөн җирдән китә калсам,

Елама һич!

6 нчы укучы.

Бер көн генә синсез яшәсәм дә,

Ятим итеп сизәм үземне.

Каршылыклар килеп чыкканда да,

Якын күрдем һәрчак  үзеңне.

Алып баручы . Бүген безнең очрашуда Лотфулла аганың балалары, оныклары катнаша. Хәзер минем сүзне аларга бирәсем килә. (Кунаклар хатирәләре белән уртаклаша.)

Алып баручы. Лотфулла аганың 400 ләп шигыре бар. Шуның 248е матбугатта басылган. Без аның шигырьләренең киң колачлы икәнен күрдек. Араларында мәхәббәт шигырьләре, туган җиргә, туган илгә хөрмәт белән сугарылганнары да, гомумкешелек кыйммәтләре, әти-әни, Ватан алдындагы изге бурыч, халык әхлагының сакланышы, үткәнебез һәм бүгенгебез турындагы фәлсәфи эчтәлеклеләре дә бар. Җиңүнең 72 еллыгын бәйрәм итүгә әзерләнгәндә, сугыш турында язылган күпсанлы шигырьләрен искә алмый һич мөмкин түгел!

(Укучылар залда басып торалар, алар – солдат киеменнән, берсе – уртада, икесе артта – ике почмакта.)

Бәйрәм бүген

Ил чигендә солдат сакта тора,

Ышанычлы корал кулында.

Яшь булса да, күңеле тыныч түгел,

Җир язмышы аның уенда.

Йөзе җитди, ил чикләрен күзли,

Ә артында аның үз җире.

Күрелгәннәр кабатланмас өчен,

Тынычлыкны яклый үз иле.

Ил солдаты! Кыю, батыр егет!

Уяу сакла туган илемне!

Син ветеран: ут-суларны кичкән,

Бәйрәм белән котлыйм үзеңне.

Ветеран иптәшләргә       

Көйләп аккан язгы инешләргә

Килә минем кушылып җырлыйсым,

Килә минем яуда ятып калган

Дусларымны сагынып елыйсым.

Еласак та безгә язык түгел,

Җырласак та, кушылып инешкә.

Ерагайды гомер сукмагыбыз

Агып киткән кебек инештә.

Тик китмәсен, бездә калсын намус

Ут эчендә тугры калган кебек.

Йөрәгебез әле типкән чакта

Ятып калганнарның кадерен белик.

Хәтер 

Зәңгәр күктә төркем-төркем кайткан

И ямансу казлар авазы.

Күңелләрне үткәннәргә илтә,

Туплар тынып калды ул язны.

Язда яфрак ярган сиреньнәр күк,

Яз кайттымы, күңел яшәрә.

Яшь идек без, авыр көрәшләрдә

Әҗәл йөрде бергә янәшә.

Күпләр ятып калды япь-яшь килеш,

Күпләр акты язгы суларда.

И хәтер, син шулай калырсыңмы,

Карый-карый үткән юлларга?

Без дә инде азаябыз бугай…

Исән калганнарны ил зурлый.

Сыкраса да сугыш яралары,

Йөзебездә булган нур сүнми.

Нур сүнмәсен халкым йөзеннән,

Ук очмасын илем күгеннән.

Балаларның, һәрбер яшь ананың

Яшь таммасын нурлы күзеннән.

(Лотфулла ага сүзләренә Рөстәм Вәлиев көй язган «Сабый йокласын тыныч» җыры башкарыла.)

(Бер укучы сәхнә артыннан Лотфулла аганың васыятен укый.)

Балалар! Минем сезгә васыятем бар. Намуслы, гадел булыгыз. Дусларыгыз үзегездән яхшы булсын. Тату яшәгез, өлкәннәрне хөрмәт итегез. Бервакытта да гарипләрдән көлмәгез. Үзебезнең телебезне, гореф-гадәтләребезне, динебезне онытмагыз! Үзегезнең хәләл кул көче белән эшләп тапкан малыгыз белән яшәгез! Кеше малына кызыкмагыз! Үзегезнең туганнарыгызга кайгы-хәсрәт, борчу килгәндә ярдәм итәргә тырышыгыз!

Үкенүсез гомер булмый,

Югалтулар да була,

Таллар да бит нык – бирешми:

Җилләргә каршы тора.

Без бит – кеше, таллар түгел,

Бөгелми яшик әле!

Башларга борчу килгәндә,

Югалып калмыйк әле!

Алмаздай нык булып яшәү –

Менә тормышның яме.

Алып баручы.

Гомер буе хезмәт итте

Соңгы күлмәк ак бәс өчен.

Фотодагы төсе калды,

Сагынганнар карар өчен.

Калды яры, балалары,

Оныклары, туганнары.

Нигезендә тирләр түгеп,

Азлап-азлап корганнары.

Калды кояш һәм тулган ай,

Инеш, чишмә, урманнары.

Көнне бәйләп төннәргәчә,

Иген иккән киң кырлары.

Калды үткән озын  юллар,

Сагыш, шатлык күргән еллар.

Илне яклап яу кырында

Яраланып аккан каннар.

Калыр моңлы шигъри юллар,

Җырланмаган кайбер җырлар.

Сагышлыны юатырлык,

Гармунымнан аккан моңнар.

Алып баручы.

Әйе, Лотфулла аганың җыры калды, моңы, әйтер сүзләре, берсеннән-берсе мәгънәле шигырьләре калды. Хөрмәтле укучылар! Лотфулла аганың тормыш юлы, эш-гамәлләре  безне кыю, тәвәккәл, нык рухлы, көчле ихтыярлы булырга өйрәтә. Безгә аның шикелле сабыр, намусыбызга тугры, тырыш булырга кирәк. Яшәүдән ямь, тормыштан тәм табып яшәргә. Мул, матур дөньябызның кадерен белергә кирәк. Үзең турында гына түгел, әйләнә – тирәбездәге якын кешеләребез турында да онытырга ярамый.  Лотфулла аганың хөрмәтле балалары, туганнары. Без укучылар белән Лотфулла аганың бөтен кулъязмаларын туплап, җыентык эшләдек. Бүгенге очрашуыбызның истәлеге итеп, әлеге җыентыкны кабул итегез.

Алып баручы.

Язган шигырьләрең, әйткән васыятьләрең,

Зур өметләр баглый яшьләргә.

Шигыреңдәге төпле киңәшләрең

Өйрәтәләр безне яшәргә.

Сынмадың, сыгылмадың,

Яши белеп яшәдең.

Авырлыкларга һич бирешми.

Бүген әйткән барлык җылы сүзләр

Дога булып сиңа ирешсен.

Игенче дә булдың, һәм шагыйрь дә

Гомерең синең моңлы җырга тиң.

Горурланырлык кеше син,

Лотфулла абый Һидиятуллин!

(Егетләр башкаруында «Яшә җирдә эз калдырып» җыры яңгырый.)

Искәрмә. Кичә барышында Лотфулла аганың үз шигырьләре файдаланылды.