Бармакларны уйнатабыз – сөйләм телен үстерәбез  

 (Әти-әниләр өчен киңәшләр)

Гүзәлия ХӘЛИУЛЛИНА, Лилия РИЗАТДИНОВА, Резидә СӘЛМӘНОВА,

Чаллыдагы баланың аң-белемен үстерү үзәге – 1 нче «Шатлык» балалар бакчасы тәрбиячеләре

Мәктәпкәчә тәрбия бирү учрежденияләренең төп бурычы – балаларның акыл үсеше һәм сөйләм телен үстерү. Еш кына балаларның сөйләм теле үсеше артта кала. Бу – хәтта ишетү органнары, үзәк нерв системасы нормаль булуга да карамый. Сәбәп нидә соң? Сөйләм теле үсешен, гадәттә, турыдан-туры баланың өлкәннәр белән аралашуына бәйлиләр. Ата-аналарга шундый киңәш тә бирелә әле: бала белән күбрәк сөйләшегез! Һәм һәр мөмкинлектән файдаланып, олылар нарасыйлар белән әңгәмә коралар. Ә балалар күп очракта ишарә белән генә чикләнә, яисә төрле авазлар гына куллана. Сүз дә юк, бу факторны исәпкә алмый ярамый.

Әгәр баш миенең төзелешенә күз салсак, хәрәкәтчән сөйләм өлкәсенең хәрәкәтләнү өлкәсе белән янәшә урнашканын, аның бер өлеше булуын күрербез. Димәк, сөйләм моторикасы баланың гомуми моторикасы белән бәйле? Юк, бу – ялгыш фикер. Хәрәкәт проекциясенең өчтән бер өлешен сөйләм зонасына якын урнашкан кул чуклары проекциясе алып тора. Шуңа күрә бармаклар белән нәфис хәрәкәтләр ясауның баланың сөйләмен үстерүдә  әһәмияте бик зур. Бармак хәрәкәтләре үсеше дәрәҗәсе сөйләм дәрәҗәсе белән тәңгәл. Һәр бармагы белән аерым хәрәкәт ясый алган бала әйбәт сөйләшә. Һәм, киресенчә: бала сөйләшә белмәсә, аның бармаклары барысы бергә бөгелә-турая, киеренке яисә «сыек буынлы» була. Шуңа күрә баланың бармаклары иркен хәрәкәтләнмәсә, аның сөйләмен үстерү мөмкин түгел.

Балалар сөйләмендә кайбер тискәре үзгәрешләр күзәтелсә, аларда төрле дәрәҗәдәге гомумхәрәкәт җитешсезлеге һәм бармаклары хәрәкәтендә дә тайпылышлар була. Шуңа күрә тәрбия-белем бирү системасында шул юнәлештә төзәтмә кертү чаралары каралган. Балаларның баш миен, психикасын өйрәнүче галимнәр кул функцияләренең зур стимуллаштыру әһәмиятенә ия булуын билгелиләр. Педагогик фәннәр академиясенең балалар һәм яшүсмерләр физиологиясе институты хезмәткәрләре балаларның сөйләм үсеше турыдан-туры бармакларның нәфис, нечкә хәрәкәтләре формалашу дәрәҗәсенә бәйлелеген күрсәтә.

Бармаклар белән төрле күнегүләр ясаганда, баланың вак кул чукларының хәрәкәтчәнлеге үсә, шул очракта сөйләм  теле үсеш ала, баланың кулы рәсем ясарга әзер була һәм нәтиҗәдә соңыннан матур язу дәрәҗәсенә ирешә ала. Сөйләм үсешендә бармак уеннары бик җитди урынны алып тора. Чөнки баланың акылы хәрәкәттә үсә. Хәрәкәт аша белем үстерү алымнары балаларның аваз әйтелеше белән бик нык бәйләнгән-интонация, тавышның ачыклыгы, шулай ук мимика формалаша, вак кул чуклары хәрәкәте үсә. Бөек педагог В.А.Сухомлинский: «Баланың фикер йөртү сәләте чыганагы бармак очларында урнашкан», – дип язган.

Бармак уеннары – өлкәннәр белән балаларның үзенчәлекле аралашу, күңел ачу чарасы. Бишек җырлары баланы тынычландыру, юату өчен кулланылса, бармак уеннары, киресенчә, баланың күңелен күтәрү, кәефен яхшырту, көлдерү чарасы булып тора. Ул баланың бармак хәрәкәтләре үсешенә дә ярдәм итә. Балаларның психикасын өйрәнүче галимнәр: «Бармак хәрәкәтләре үсеше нормада була», – дип саный. Димәк, бармакларның сөйләм үсешенә дә тәэсире зур. Бармаклар белән төрле күнегүләр ясау, аларны төрлечә хәрәкәтләндерү баланың сөйләмен үстерүдә уңай шарт булып тора. Әлеге күнекмәләрне инде балага алты-җиде ай вакытта башларга кирәк. Моңа кул чукларының һәр өлешен бик яхшылап массажлау керә. Аларны язу, сыйпау көн саен 2 – 3 минут дәвам итәргә тиеш. Күнегүләр дә бик гади – турайтып уйнау. Аларны көн дә 2 – 3 минут дәвамында ясарга кирәк. Балага ун айдан соң, бигрәк тә яхшы амплитудалы бармакларны эшкә җигеп, кул чуклары өчен актив күнегүләр уздыралар. Әлбәттә, яшь үзенчәлекләрен истән чыгарырга ярамый. Әйтик, сабыйларга төрле диаметрдагы агач шарларны тәгәрәтергә бирергә мөмкин. Аларның төрле булуы бөтен бармаклар да хәрәкәтләнсен өчен кирәк. Шарларны шулай ук пластилиннан да әвәлиләр. Кубиклардан әйберләр төзергә, пирамидалар җыярга, мәрҗән, шырпы кебек нәрсәләрне өемнәрдән-өемнәргә күчерергә кушарга да мөмкин. Яшь ярымлык балалар өчен биремнәр катлаулырак: төймә төймәләү, бау бәйләү, төен чишү һ.б.

Безнең халыкта бармак уеннары да бик күп бит. «Атка печән кем сала?», «Качкан бармакны тап!», «Тычкан-төлке чабышы». Аларның кайберләрен уйнаганда, без җырлар җырлыйбыз, такмак-такмазалар әйтәбез. Сүзләрне әйткәндә, бармакларны бер-бер артлы бөгеп барабыз. Әгәр балалар өчен күнегүләрне башкару кыен икән, өлкәннәр, бармаклар тиешсез вакытта бөгелмәсен өчен, аларны тотып тора.

Баш бармак – баш кашый,

Имән бармак – имән ташый,

Урта бармак – утын яра,

Атсыз бармак – ат куа,

Чәнчи бармак – чәй эчә.

Шуңа үсмәгән дә ул!

Халык авыз иҗатындагы бик күп җыр-такмазаларны бармак уеннары вакытында кулланырга мөмкин. Яшүсмерләр арасында элек «Йөгерә үрдәк» исемле җырлы бармак уены бар иде. Уенда катнашучылар, өстәл тирәли утырып, кулларын өстәл өстенә куялар. Уенны алып баручы имән бармагы белән аларның һәр бармагына төртә-төртә җыр җырлый, аңа башкалар да кушыла. Дүртьюллык беткәндә, ул кайсы бармакны төртсә, шул бармак уеннан чыга, бөгелә. Текст аңа аталып җырланган исәпләнә.

Иң соңыннан уеннан чыккан бармак җәза үти. Фольклордагы санлы такмазаларны да бармак уеннарында кулланып була. Балалар авыз иҗатында аерым кул өчен такмазалар күбрәк. Балачакта кайсыбыз гына яисә диварга төрле хайван шәүләләре төшереп уйнамаган! «Әтәч койрыгы», «Куян», «Үрдәк» һ.б. Хәзерге балалар да нәрсә генә ясамый!

Балаларның бармакларын ныгыту өчен Бармак театры» оештыру бик файдалы. Тик шуны истә тотарга кирәк: бармак уеннары биш минуттан озаграк булмасын, бу аның сөйләм функциясен стимуллаштыру өчен бик җиткән. Кул чукларының хәрәкәтен үстерү язу хәрәкәтләренә, рәсем ясарга әзерлек эше дә әле ул.

Төрле предметлар, кош-корт, хайван фигураларын ясаганда, бармакларның мөмкин кадәр күбрәк хәрәкәтләнүенә ирешергә тырышырга кирәк. Әлеге сурәтләрне чагылдыра торган шигырьләр дә бар.

Мәсәлән,

Чыршы                                                    Бака

Чалыштырып бармакларны,                     Күл буенда бакалар

Күтәрдек тә терсәкләрне.                          Сикерә-сикерә чабалар.

Килеп чыкты чыршы,                               Бак-бак-бак-бак-бак-бак,

Ә син карап торчы.                                   Сикерә-сикерә чабалар.

Кул һәм бармаклар хәрәкәтләрен үстерү өчен үз массаж, сурәтләү сәнгате шөгыльләре (әвәләү; рәсем; аппликация; кул хезмәте; кәгазьдән, картоннан, агачтан, тукымадан, җептән кул эшләре), шнурлау, төймәләү кебек эшләр уңай йогынты ясый. Балаларны таякчыклардан төрле геометрик фигуралар һәм предметлар төзергә өйрәтүдә кулларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерүдә әһәмияткә ия. Эшне геометрик фигуралар төзүдән башларга кирәк, чөнки предметлар шуларга нигезләнеп ясала. Шигырьләр исә төзегән фигураларны ишетү аркылы күзаллауны үстерүгә ярдәм итә. Биремнәр уен характерында булганлыктан, һәр бала өчен кызыклы һәм аларны сөйләм үсешендә кимчелекләре күзәтелмәгән балалар өчен дә  кулланырга була. Бармак уеннарын өйрәнгәндә иң беренче бармакларны аерырга, дөрес атарга һәм бармаклар белән хәрәкәтләрне эшләргә өйрәнәбез. Аннан бармак уеннарының сүзләре, шигырьләр бирелә. Шигырьләрне тыңлаган  вакытта балалар тиешле хәрәкәтләрне эшлиләр һәм сүзләрен кабатларга тырышалар. Соңыннан сүзләрен өйрәнәләр һәм үзләре мөстәкыйль рәвештә бармак уеннарын уйный башлыйлар. Уен вакытында ике кул бармаклары да берьюлы бөгелә. Бармакларның хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча эшне даими рәвештә алып барырга кирәк, чөнки шул вакытта гына ул файдалы була. Күнегүләр балаларны ардырмаска һәм күтәренке кәеф белән эшләнергә тиеш.

Бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча күнегүләрне иртәнге гимнастика вакытында 1 – 2 минут, эшчәнлек вакытында 2 – 3 минут эшләргә мөмкин. Бу күнегүләрне  тәрбияче генә түгел, әти-әниләр дә үткәрә ала. Ләкин күнегүләрне кирәгеннән артык күп тә эшләргә ярамый. Алар аз-азлап, зур көч белән эшләнә.

Галимнәр әйтүенчә, бармакларның вак мускулатурасының хәрәкәтчәнлеген үстерү буенча системалы эшләү сөйләм телен  үстереп калмый, ә баш миенең эшчәнлеген дә үстерә һәм балаларның хәтере, игътибарлылыгы, ишетү, күрү сәләте дә яхшыра.

Шуңа күрә кечкенәдән үк кулларга сөйләм телен һәм тыңлау сәләтен үстерә торган гимнастика кирәк. Бала ишеткән сүзләрнең мәгънәсенә тизрәк төшенә башлый. Бармаклар хәрәкәте балага соңыннан танып – белү сәләтен үстерүгә дә ярдәм итә. Шулай ук, бармак уеннары сабыйлар үсешендә  зур роль үти. Андый уеннар баланың баш миен эшләтә һәм тизрәк “телен ачарга” ярдәм итә.

Кулланылган әдәбият

  1. Бала бишеге-гомер ишеге: Башлангыч сыйныф укытучылары, балалар бакчаларында, милли төркемнәрдә тәрбиячеләр, ата-аналар өчен халык авыз иҗаты әсәрләре җыентыгы. – Чаллы: Идел-йорт, 2000.
  2. Бармакларны уйнатыйк, туган телне өйрәник /Төз. Р.Ф.Харрасова –Казан: Хәтер, 1997.
  3. Гөлбакча: Балалар бакчалары өчен хрестоматия,–- Казан:Татар.кит.нәшр., 1990.
  4. Дәүләтшина Л.Х. Бармакларны уйнатабыз-сөйләм телен үстерәбез. – Казан: РИЦ «Школа», 2009.
  5. Кашапова М.Ф. Иң татлы тел – туган тел: Балалар бакчасында сөйләм үстерү буенча методик кулланма. – Казан: Мәгариф, 2004.
  6. Раушан көзге: Татар балалар әдәбиятыннан хрестоматия. – Казан: Мәгариф, 1993.
  7. Яңалыкка юл ярып… Тәрбия-белем бирү эше татар телендә алып барыла торган балалар бакчаларында инновацион эшчәнлек. – Казан: РИЦ «Школа», 2007.