Банк-теремкәй
Банк—теремкәй
(музыкаль әкият)
Алсу СИРАҖИЕВА
Арчадагы
4 нче балалар бакчасы
тәрбиячесе
Зуралар төркеме балалары өчен финанс грамоталылыгы проекты кысаларында музыкаль әкият.
Катнашучы: Алып баручы. Тычкан. Бака – бакылдык. Куян-Куркаккай. Төлке. Бүре. Керпе. 8. Аю.
Музыка яңгырый, алып баручы чыга.
Алып баручы:
Шәһәребездә безнең банк-теремкәй бар,
Ул кечкенә дә түгел, зур да түгел,
Ул шәһәрнең үзәгендә тора,
Кемдер банк-теремкәйгә йөгерә
(Музыкага тычкан чыга)
Мин кечкенә тычкан
Шәһәр буйлап йөрим
Үземә эш эзлим
Ничек инде, эшсез,
Бу дөньяда яшәргә?
Ах, эшне кайдан табарга?
Гаиләне тукландырырга.
Тычкан. Мин нәрсә күрәм? Банк -Теремкәй. Ишектә йозак. Бикле? Беркемдә юк. Мин монда берүзем эшләячәкмен. Мин чеклар язам, акча саныйм, хезмәт хакы алам.
Алып баручы. Тычкан банкта эшли башлады.
( Музыка уйный, бака бакылдык чыга)
Бака-бакылдык. Ай, нәрсә бу? Банк Теремкәй? Кем бу банкта эшли?
Тычкан. Мин – тычкан. Мин акча саныйм, чеклар язам. Син кем? Син нәрсә эшли беләсен?
Бака-бакылдык. Мин – бака бакылдык. Мин акчаларны сейфта тәртипкә сала алам.
Тычкан. Әйдә, мин янга эшкә кер. Бергәләп эшлибез. (Бака-бакылдык уз эш урынын ала, эшли башлый)
Алып баручы. Тычкан белән Бака-бакылдык дус булып банкта хезмәт итәләр.
(Музыка уйный, Куян-куркаккай йөгерә)
Куян-куркакай. Ай, бу нәрсә? Банк-теремкәй? Бу банкта кем эшли?
Тычкан. Мин – тычкан.
Бака-бакылдык. Мин бака-бакылдык. Ә син кем? Син нәрсә эшли беләсең?
Куян-куркаккай. Мин – куянкай-куркаккай. Мин клиентларга лоторея сата алам.
Бака-бакылдык. Әйдә, безнен банкка эшкә кер.
Алып баручы. Бу банкта Тычкан, Бака-бакылдык, Куян-куркаккай дус-тату булып эшли башладылар. Һәрберсе үз эшен яратып башкарды. Аларның клиентлары да артты.
(Музыкага клиентлар керә. алар канәгать булып кайтып киттеләр.( Музыкага төлке чыга)
Төлке. Мин шәһәр буйлап йөрдем,
Эшне бик озак эзләдем.
Урманда бик суык,
Төлкене беркем дә кертми.
– Нинди зур банк теремкәй. Кем бу банкта эшли?
Тычкан: Мин – тычкан.
Бака-бакылдык. Мин – бака-бакылдык.
Куянкай-куркаккай. Мин – куянкай-курккакай. Син кем? Син нәрсә эшли беләсен?
Төлке. Мин сезнең банкны танылган итә алам. Аны башка шәһәрләрдә дә, илләрдә дә белә алачаклар.
Куянкай-куркаккай: Бик яхшы. Әйдә, безнең банкка эшкә кер.
Алып баручы. Хайваннар дус булып банкта эшли башладылар.
(Музыкага буре чыга)
Буре. Мин буре, ярлы буре
Шәһәр буйлап йөрдем
Эшне бик озак эзләдем.
Бөтен җирне әйләндем
Тик бер эш тә тапмадым.
Бүре. Мин нәрсә күрәм. Банк Теремкәй. Кем бу банкта эшли?
Тычкан. Мин – тычкан.
Бака-бакылдык. Мин – бака-бакылдык.
Куянкай-куркаккай. Мин – куянкай-куркаккай.
Төлке. Мин – төлке. Син кем? Нәрсә эшли беләсең?
Бүре. Мин бүре. Мин компьютерда программалар төзи беләм.
Төлке. Бик яхшы, әйдә безнең банкка эшкә кер.
Алып баручы. Банкның эше гөрли. Һәрберсе үз эшен җиренә җиткереп эшләде.
(Музыкага керпе чыга)
Керпе. Мин – керпе, керпе,
Мин чәнечкеле, шулай бит?
Кем чәнечкеле түгел,
Ул керпе түгел.
– Мин нәрсә күрәм. Банк теремкәй? Кем эшли бу банкта?
Тычкан. Мин – тычкан.
Бака-бакылдык. Мин – бака-бакылдык.
Куянкай-куркаккай. Мин – куянкай-курккакай.
Төлке. Мин – төлке.
Бүре. Мин бүре. Син кем? Син нәрсә эшли беләсең?
Керпе. Мин – керпе. Без – иң яхшы урман сакчылары. Мин сезнең сейфтагы акчаларыгызны саклармын.
Бүре. Бик яхшы, әйдә безнең банкка эшкә кер.
Алып баручы. Банкта эш дәвам итте. Бу банк турында аю да ишеткән. Ул банк-теремкәйне үзенә алырга теләгән.
(Музыкага аю чыга)
Аю. Мин шәһәр буйлап йөрдем,
Эш эзләдем,
Ләкин мин эшләргә яратмыйм,
Йокларга гына яратам.
–Бу банкта кем эшли?
Тычкан. Мин – тычкан.
Бака-бакылдык. Мин – бака-бакылдык.
Куянкай-куркаккай. Мин – куянкай-курккакай.
Төлке. Мин – төлке.
Бүре. Мин бүре.
Керпе. Мин – керпе. Син кем?
Аю. Мин – аю. Сезнең хуҗагыз кем?
Хайваннар бергә. Безнең хуҗабыз юк.
Аю. Мин сезнең хуҗагыз булырмын!!!
Алып баручы. Банкта җәнлекләрнең хуҗасы булып Аю эшли башлады. Үз таләпләрен куйды. Тәртип кагыйдәләрен бозды. Җәнлекләргә хезмәт хакы түләмәде. Җәнлекләр бик аптырашта калдылар, алар киңәшмәгә җыелдылар.
(Аю ачкычларны алып сейфны ача, акчаларны портфеленә тутыра)
Төлке. Аю безнең хуҗа булмаганда, без тату яшәдек.
Бака. Безнең хезмәт хакыбыз бар нәрсәгә дә җитә иде.
Куян куркаккай. Аю безне акчасыз калдырды. Хәзер ничек яшәргә?
Бүре. Аюны без банкка кертмибез!!
(Музыкага самокатта аю чыга)
(Хайваннар бер рәткә тезелеп басалар, ачулы итеп аюга карап торалар)
- Без сине банкка эшкә кертмибез. Безгә синен кебек хуҗа кирәкми.
Аю: Зинхар мине, гафу итегез. Мин сезнең акчаларыгызны кире кайтарам. Яңадан зур банк төзиячәкбез, хезмәт хакларын арттырачакмын, ял йортларына путевкалар бирәчәкмен.
Хайваннар яңадан киңәшмәгә җыелып сөйләштеләр, һәм аюны үз банкларына эшкә алдылар.
Тычкан: Мин – тычкан, кассир булып эшлим.
Бака-бакылдык. Мин – бака – бакылдык, инкассатор булып эшлим.
Куянкай-куркаккай: Мин – куянкай-курккакай, менеджер булып эшлим.
Төлке. Мин – төлке, финанс өлкәсе буенча белешмәләр бирәм.
Бүре: Мин бүре, программист булып эшлим.
Керпе. Мин – керпе, иминлек хезмәткәре булып эшлим.
Аю. Мин – аю, банк хуҗасы булып эшлим.
( Җәнлекләр биюе)
Тычкан. Әкият – искиткеч хәзинә.
Бака. Нәрсә тупласаң, шуны алырсың.
Куян. Бу тормышта әкиятсез яшәп булымый.
Төлке. Һичшиксез югалырсың.
Бүре. Инде аерылышу вакыты җитте.
Керпе. Сезгә барыбыз бергә –
Аю. Сау булыгыз диябез!