Баллы Алан маҗаралары!

№ 204

(Татар балалар бакчалары өчен спектакль)

Ләйсән КАМАРТДИНОВА,

Казандагы 54 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

Катнашалар:

Нечкәбил – бал корты.

Балбабай – умартачы.

Куян егет – куяннар циркы артисты, барабанчы фокусчы.

Сарбай – умарталыкны саклаучы эт.

Сакчы кортлар икәү.

Күбәләкләр – дүртәү

Биюче кызлар

Төлкебикә – төлке.

Таптамыш – аю.

 Спектакль барышы

(Урман эчендәге аланлыкта умарталык. Кошлар сайрый, бал кортлары, чикерткәләр тавышы ишетелә. Табигатьнең матурлыгын бизәп, музыка яңгырый. Арткы планда өй сурәте, лапас, кетәкләк, тавык, әтәч рәсемнәре. Әтәч кычкырган тавышлар ишетелә. Болында бик күп чәчәкләр. Дүрт күбәләк бии. Тышына кәрәз рәсеме төшкән чиләк тотып, Нечкәбил чыга. Күбәләкләр аны күреп, чорнап алалар.)

Күбәләкләр. Нечкәбил, Нечкәбил, исәнме, исәнме, Нечкәбил! (Аның тирәсендә биеп әйләнәләр.)

Нечкәбил. Исәнмесез, күбәләкләр, исәнмесез! Сез миннән дә иртә торгансыз.

Өлкән күбәләк. Нечкәбил, җәйнең җылы матур көннәре санаулы гына, шуңа күрә кояш нурларында уйнап, иркәләнеп каласыбыз килә. (Күбәләкләр бию хәрәкәтләре ясап әйләнәләр.)

Нечкәбил. Ә без, бал кортлары, җылы матур көннәрдә тизрәк чәчәкләрдән татлы бал җыярга ашыгабыз. Хуҗабыз Балбабайга бал җыябыз. Ул безне озын, салкын кышларда җылы өйдә тәрбияли, умарталарны чистарта, явыз аюдан саклый.

2 нче күбәләк. Ә без кышлау өчен, яфракларга төренеп , кар астында качып, кыш буе йоклыйбыз.

Нечкәбил. Озын кыш буе йоклыйсызмы?

3 нче күбәләк. Әйе, безне табигать шулай яраткан.

4 нче күбәләк. Нечкәбил, безнең эшләребез күп, иртәнге назлы кояш нурларында иркәләнеп, чәчәкләрнең татлы балын авыз итәсебез килә.

Нечкәбил. Барыгыз бар, очыгыз, матур күбәләкләр. Сезнең белән күңелле, кичкә умарталыкта очрашырбыз, бергәләп күңел ачарбыз. (Күбәләкләр, бию хәрәкәтләре ясап, урман эченә кереп китәләр. Битенә битлек элгән Балбабай керә.)

Балбабай. Һи-и-и, Алланың бирмеш көне, нинди матур иртә. (Колагын куеп тыңлый.) Кара, умарталар да ничек гөжли. Һи, Нечкәбилкәем, исәнме, син дә иртә торгансың икән.

Нечкәбил. Исәнме, Балбабай! Балбабай, үзең беләсең, бал кортлары кояш нурлары белән иртүк торалар. Әниебез безне кечкенәдән хезмәт сөючән, тырыш, тәртипле булырга өйрәтеп үстерә.

Балбабай. Беләм, Нечкәбил, кешеләр сездән үрнәк ала. Тырыш кешегә:”Син – бал корты”, – дип, зурлап, мактап әйтәләр.

Нечкәбил. Балбабай, миңа китәргә вакыт. Иртәнге бал татлырак була.

Балбабай. Бар, бар, Нечкәбилкәем, ашык. Җәйнең бер матур көне ел буена нечкәбилләрне туйдыра. (Нечкәбил чыгып китә. Бал кортлары гөҗләгән тавыш ишетелә. Еракта эт өргән тавыш ишетелә. Тыны бетеп, Сарбай эт чабып керә.)

Сарбай. Балбабай, Балбабай, борыным белән сизәм, йөрәгем белән тоям, умарталык тирәсенә аю, төлкеләр йөри кебек.

Балбабай. Әй, Ходаем, Таптамыш һаман акылга утырмаган икән әле. Умарталыкларны яхшылап сакларга кирәк. Сарбай, сиңа ышанам. Бүген –җомга көн, Сәрбиҗамал әбиең: “Өчпочмаклар пешереп куярмын”, – диде, умарталыкларны яхшылап сакласаң, сине дә сыйлармын.

Сарбай. Борчылма, Балбабай. Мылтыкны яхшылап тозлап, борычлап кордым. (Чыгып, өстәл әзерли, самавар куя, өстәл уртасына кәнфитләр, бал мичкәсе чыгарып куя.). Өчпочмаклар белән сыйланырга өстәл әзерлим әле, хәзер Балбабаем килеп җитәр.

(Балбабай белән Сарбай йортка таба китәләр. Шомлы музыка уйный, Аю белән Төлкебикә җырлап, култыклашып чыгалар.)

Балбабайга барабыз,

Татлы баллар алабыз.

Тәмле тавык, симез әтәч

Көтә кунак өендә.

(Өстәл өстендәге сый-нигъмәтләрне күреп, туктап калалар.)

Төлкебикә. Таптамыш дустым, кара әле безне ничек көткәннәр монда. Өстәл әзерләп куйганнар, ә син куркам, килмим дип улыйсың…

Таптамыш. Юууук, безне көтмиләрдер, мин куркам. Балбабай сизсә, кирәкне бирер, әйдә. китик инде.

Төлкебикә. Менә хәзер китте, ди. Мондый тәмле әйберләр белән кайчан сыйланабыз, китешли берәр тавык эләктереп, бер мичкә бал да алып китәрбез.

(Бию хәрәкәтләре ясап, өстәл тирәсендә йөреп ашый башлый, кәнфит кәгазьләрен җиргә аталар, бик күп чүп җыела, чәчәкләрне таптыйлар. Аю ашаган бал мичкәсен читән аша ыргыта. Шулвакыт Куян тавышы ишетелә.

Куян егет. Ай-ай-ай, башымны тиштеләр (елаган тавыш белән). Ничек авырта! (Төлкебикә белән Таптамыш аптырап калалар.)

Төлкебикә. Оооо! Бу бит озын колак, кылый күз. Менә хәзер моны да тотып ашыйбыз. Син нишләп йөрисең монда?

Куян егет. Мин Казан циркында чыгыш ясаучы фокусчы-музыкант. Балбабайга кунакка кайттым. Ә сез нишләп йөрисез монда? Нишләп аланны пычраттыгыз, чәчәкләрне таптадыгыз?

Төлкебикә. Без, без, без Нечкәбил янына кунакка килдек. Менә Таптамыш дустымның эче бик авырта. (Аюның эченә суккалый.) Бераз бал ашаса, бетәр иде авыртуы, ди. Ә аланны без түгел, Сарбай туздырган.

Таптамыш (елаган рәвештә,эчен тотып). Әйе шул, бик нык эчем авырта, Нечкәбил балын бирсә. бетәр иде. (Шулвакыт Нечкәбил сакчы кортлар белән кайтып керәләр. Ул аландагы тәртипсезлекне күреп, туктап кала, еламсырап).

Нечкәбил. Мин ничек, кайдан инде хәзер бал җыям? (Елый.)

Төлкебикә. И-и-и елама, Нечкәбил, синең аланың пычранганнан гына берни булмас. Менә монда Таптамыш дустымның эче авырта, аңа аз гына бал кирәк. (Янап.) Бал кирәк, дим!

(Нечкәбил сакчы кортлар артына кача. Сакчы кортлар ачулы тавыш белән.)

1 нче сакчы корт. Кем эшләми, шул ашамый! Ялкауларга бал юк.

2 нче сакчы корт. Хәзер үк аланлыкны чистартыгыз һәм чыгып китегез. Юкса, укларыбыз белән чагабыз үзегезне. (Түгәрәк ясап, “беззззз”авазлары чыгарып йөри башлыйлар, Нечкәбил елый ук башлый. Бу тавышка Сарбай, Балбабай чабып чыгалар.)

Сарбай. Һау-һау! Ни булды?

Балбабай. Бу нинди тәртипсезлек? Аланны пычратырга кемнең кулы күтәрелде? Табигатьне пычратырга беркемнең дә хакы юк!

Төлкебикә,Таптамыш. Без түгел, әнә теге озын колак эше ул.

Куян егет. Балбабай, ышанма син боларга, минем серле кубызым бар. Хәзер кем эше икәнен тиз белербез. (Кубызын чыгарып уйный башлый, шулвакыт Төлкебикә белән Таптамыш төрле бию хәрәкәтләре ясап бии башлыйлар, башкалар кул чабып торалар.)

Төлкебикә. Булды җитте, хәлем бетте, уйнавыңнан туктачы.

Таптамыш. Зиңһар, тукта, без үз хатабызны таныдык. (Куян егет уйнавыннан туктый.)

Куян егет. Ә хәзер тагын бер цирк номеры. (Кулына барабан ала һәм уйный башлый, Таптамыш белән Төлкебикә чүпләрне җыя, чәчәкләрне утырта башлыйлар, Балбабай, Сарбай, Нечкәбил, өчпочмаклар куеп, өстәл янына җыелалар. Таптамыш белән Төлкебикә читтә кала.)

Балбабай, Куян, Сарбай, Нечкәбил. Табигатьне саклау – Һәркемнең зур бурычы.

Төлкебикә,Таптамыш. Безне гафу итегез. Без беркайчан да чүпне җиргә атмабыз, чәчәкләрне таптамабыз, агачларны сындырмабыз.

Балбабай. Хатагызны аңлаганга сезне гафу итәбез, өчпочмак-бәлеш белән сыйланырга табынга чакырабыз.

Куян егет. Ә мин сезгә үземнең осталыгымны күрсәтәм. (Гимнастик бию бии.)