Балаларның танып белү сәләтен үстерүдә экологик үзәкнең роле

Фәния ГӨМӘРОВА,

Балтач районы Балтач авылы 3нче балалар бакчасы тәрбиячесе   

Балаларның танып белү сәләтен үстерүдә экологик тәрбия бирү мәсьәләсе төп ике юнәлештә алып барыла:

-экологик культура тәрбияләү, табигатькә аңлы караш, беренче гамәли күнекмәләр булдыру.

-мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган ата-аналарның экологик аңнарын үстерү.

Балаларга экологик тәрбия бирү эшен тиешле юнәлештә алып баруда безгә Федераль дәүләт белем бирү стандартлары буенча төзелгән  Н.Е.Веракса, Т.С.Комарова, М.А.Васильеванын “Туганнан алып мәктәпкәчә”программасы, педагогия фәннәре кандидаты С.Н.Николаеванын методик киңәшләре, Н.А Рыжованың “Табигать-безнең өебез”, Р.А.Борһанова “Туган як табигате белән таныштыру” дигән программалары ярдәм итә. Шулай ук безнең балалар бакчасы “Яшел-флаг Эко мәктәбе” халыкара программасы буенча эшли. Шөгыльләр инновацион технологияләр: “Смарт” тактасы, “Мимио” планшеты кулланып үткәрелә.

Шушы программалар нигезендә экология проблемасы буенча эшне түбәндәге юнәлешләрдә оештыру каралган:

-танып белү эшчәнлегендә, күзәтүләр, гамәли һәм күңел ачу чаралары аша.

Балалар тиешле мәгълүмәтне дәресләрдә, билгеле бер максат белән үткәрелгән экскурсияләр, прогулкаларда алалар, ә төрле күңел ачу чараларында,уен эшчәнлеге барышында аларны, гамәли рәвештә кулланып, күнекмәгә әйләндерәләр.

Танып белү чаралары.

Эшнең бу төре “Кеше һәм табигать” дигән темалар буенча тере һәм тере булмаган табигать белән танышуны үз эченә ала:тере һәм тере булмаган табигать турында башлангыч мәгълүматка ия булуларын һәрбер тере нәрсәгә карата сакчыл мөнәсәбәт белдерүләре балаларның белемле икәнлекләрен күрсәтә. Ләкин аларның белемнәрен системалаштырырга кирәк. Шул ук вакытта балалар табигатьтәге төрле күренешләрнең үзара бәйләнештә булуын җитәрлек күз алдына китерә алмыйлар. Шуңа күрә мәсьәләнең бу ягы җитди игътибар сорый. Кече яшьтәге балаларга дидактик уеннар, халык әкиятләре аша табигатьтәге төрле күренешләрнең үзара бәйләнештә булуын күрсәтергә һәм аңлатырга мөмкин булса, өлкәнрәк яшьтәге балаларның табигатьне танып белүенә, андагы күренешләр арасындагы бәйләнешне аңлавына “Җир”, “Һава”, “Су”, “Хайваннар дөньясы”, “Үсемлекләр дөньясы” – темаларын өйрәнгәндә балалар гади тәҗрибәләрне күзәтү, дидактик уеннар уйнау аша табигать серләренә төшенә бара.

Шул эшләр белән шөгыльләнгән чакта балаларның игътибарын экологик проблемаларга юнәлтергә кирәк, аларга экология өчен нәрсәнең яхшы яки начар булуы турында төшенчә бирелә. Әлбәттә мәсьәлә аңлы рәвештә үзләштерелсен өчен, алар белән хайваннарны, кошларны, үсемлекләрне яклау өчен “Үзебез ияләштергән җан ияләре алдында без җаваплы”, “Кызыл китап”ка кергән җан ияләре бездән ярдәм көтә, “Кышкы кунаклар ае” дигән әңгәмә-чаралар үткәрүне үз эченә ала. Зурлар төркемендә һава, су, яктылык, җылылык кебек күренешләр белән гади генә тәҗрибәләр үткәрү уңай нәтиҗә бирә. Табигатьтә үсемлекләр һәм хайваннар тормышы ни дәрәҗәдә үзара тыгыз бәйләнгән һәм алар бер-берсенә ничек бәйле соң? дигән сорауны ачыклауда балалар югары акыл сәләтенә ия булган кешенең үзен чорнап алган табигать җимешләре белән файдаланырга гына түгел, ул аны яратырга һәм сакларга да тиеш дигән хакыйкатькә төшенәләр.

Аң-белем бирү юнәлешендәге эшләрдән төрле күргәзмәләр оештыруны, тәрбияче һәм ата-аналарга ярдәмгә тематик альбомнар эшләүне күрсәтергә мөмкин. “Туган як үсемлекләре”, “Дару үләннәре”, “Безнең бакчада үсүче агачлар” һәм бик күп кенә башка чаралар тәрбиячеләргә балалар белән эшләгәндә зур ярдәм итә.Туган як табигате белән таныштыру да бик әһәмиятле. Балаларда экологик культура һәм экологик аң формалаштыруда аларның кече яшьтән үк табигать белән турыдан-туры аралашып үсүе зур әһәмиякә ия. Шушы мөһим бурычны хәл итү максаты белән төркем бүлмәсенең табигать почмагында экологик сукмак булдырылды. Эш карта-схема төзүдән башланды. Аннары сукмакның маршруты билгеләнде. Балалар белән берлектә шул маршрутка кергән объектлар буенча информация тупланды.

Хәзерге вакытта балалар әлеге сукмакта табигать кочагында үз-үзләрен дөрес тотарга өйрәнәләр. Әйтик, урманда бары тик сукмактан гына йөрергә, шулай итмәсәң, файдалы бөҗәкләрнең тапталуы бик ихтимал; үсемлекләрне таптасаң, аларның “Сулыш алулары”на зыян килә, ә яңгыр суалчаннары өчен исә җирне тишеп чыгу кыенлаша, урманда учак ягарга, чәчәкләрне өзәргә, агачларны сындырырга ярамый.

Бакчадагы барлык төркемнәрдә дә табигать почмаклары оештырылган, программа таләпләренә туры китереп җиһазландырылган. (Бүлмә үсемлекләре, балыклар, ясалма кошлар.)

Җәй көне балаларның сәламәтлекләрен ныгыту максатыннан бакча территорияседә экологик сукмак ясалган, хезмәтне һәм ялны оештыру өчен махсус участоклар булдырылган. Кыш  көнендә кошлар өчен җимлекләр куела, ә “яшел даруханә”дә исә дару үләннәре белән танышалар, аларны җыю һәм куллану турында мәгълүмат алалар.

Бакча тормышында сабыйларның күңелен ачу максатында оештырыла торган чаралар “Кошлар-безнең дусларыбыз”, “Карга боткасы”, “Сөмбелә бәйрәме”, “Урманда көз” кебек күңел ачу чаралары да экологик тәрбия бирү ягыннан аеруча игътибарга лаек. Балалар экологик тәрбия бирә торган төрле уен һәм тамашада актив катнашалар һәм бу өлкә буенча шактый гына белем һәм күнекмәләр алалар.Бакчада балаларга экологик тәрбия бирү –планлы рәвештә даими алып барыла торган юнәлешләрнең берсе. Киләчәктә бу эшне тагын да камилләштерүне күздә тотабыз.

Йомгаклап шуны әйтәсе килә: балалар күңеленә матурлык һәм мәрхәмәтлелек орлыклары чәчү, битарафлыкны җиңү, нәниләрне табигатьне саклаучылар итеп тәрбияләү-безнең изге бурыч. Шуңа күрә без үзебездән соң килгән буынга кешеләр тарафыннан җимерелгән бушлык түгел, ә шаулап чәчәк атып утырган җир калдырырга тиеш.