Балаларның сөйләм телен үстерүдә сүзле уеннарның әһәмияте

 

Эльвира НУРГАЛИЕВА,

ТР Азнакай шәһәрендәге

21 нче катнаш төрдәге

«Сандугач» балалар бакчасы

 тәрбиячесе

 

 

Аннотация. Балалар бакчаларында тәрбияче туган телнең илаһи аһәңе аркылы сабыйларны халкыбызның рухи дөньясына алып керә һәм аның бөтен нечкәлекләренә өйрәтә. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй-фикерен тиешле эзлеклелектә, эчтәлекле һәм бәйләнешле итеп, ашыкмыйча сөйли белеп, аралашу әдәбенә өйрәтүдә тәрбияченең роле турында.

 

Сөйләм теле ике кеше өчен аралашу чарасы булып тора. Кеше кайда гына булса да, кем белән генә аралашса да, әйтәсе килгән фикерен һич икеләнмичә әйтеп бирергә, әңгәмә корырга, сөйләшергә тиеш.

Туган тел! Моннан да көчле, кодрәтле, татлы, назлы, йомшак, ләззәтле сүз бар микән?  Туган тел әни, әти  кебек сүзләр белән беррәттән йөри. Халкыбызның мәкальләре моңа шаһит: “Ананың балага биргән иң зур бүләге – тел”, “Ана теле бер булыр”, “Иң татлы тел – туган тел, анам сөйли торган тел”, “Туган телен сөймәс, туган анасын белмәс”.

Ана теле – тою, сизү, йөрәк теле, рухи тамыр. Рухи тамыр аркылы  акыл һәм фикер эшчәнлегенә, белем һәм күнекмәләр туплауга, дөньяны һәм кешеләрне танып белүгә юл кыскарак. Бала үзе өчен якын булган кешеләрнең рухи тормышына бары тик туган тел, үзенең мәдәни-рухи мохитендә тәрбия алу юлы белән генә якын килә, шул рәвешле генә ата-анасының әхлакый һәм рухи принципларын кабул итә, аларның юлын дәвам иттерүче була. Шуңа да баланы табигать биргән хәзинәдән – үзенең ана теленнән мәхрүм итәргә ярамый.

Соңгы берничә дистә ел эчендә тормышыбызда, яшәешебездә бара торган үзгәрешләрнең берсе – туган телгә, халыкның милли үз аңы дәрәҗәсенә игътибар көчәйде. Бу исә балаларга туган  көннән алып ана телендә тәрбия бирә башлауны, балалар бакчаларында максатлы рәвештә сабыйларны үз туган теленә өйрәтүнең, әдәбият белән таныштыруның сыйфатын күтәрүне иң актуаль мәсьәләләр рәтенә куйды.

Тел, беренчедән, безнең күзаллавыбызны, уй-фикерләребезне белдерергә ярдәм итүче корал булса, икенчедән, безнең аңыбызның формалашуына, баюына, баланың киләчәктә белем алуына юл ача, аның фикер йөртү сәләтен үстерә һәм акыл үсешенә ярдәм итә.

Балалар бакчаларында тәрбияче туган телнең илаһи аһәңе аркылы сабыйларны халкыбызның рухи дөньясына алып керә һәм аның бөтен нечкәлекләренә өйрәтә. Балаларның авазларны дөрес әйтеп, үзләренең уй-фикерен тиешле эзлеклелектә, эчтәлекле һәм бәйләнешле итеп, ашыкмыйча сөйли белеп, аралашу әдәбенә өйрәтүдә тәрбияченең роле бик зур.

Баланы дөрес сөйләргә өйрәтү, аның сүз байлыгын арттыру, фикерен башкаларга ачык, аңлаешлы итеп сөйләргә өйрәтү –  балалар бакчасы тәрбиячеләренең төп бурычы булып тора.

Шундый күзәтүләрдән соң, балаларның аралашу өчен нәкъ менә сөйләм теленең үз яше өчен җитәрлек дәрәҗәдә җитлекмәгән, камилләшмәгән булуы аңлашыла. Сөйләмнең үсүе иң беренче чиратта сүзлек запасының ни дәрәҗәдә бай булуыннан тора. Балаларның сүзлек запасын тулыландыру, бәйләнешле сөйләмне үстерү һәм грамматик яктан дөрес сөйләшүләренә ирешү, аларның шәхес буларак та үсүләрен кайгырту ул. Сөйләмнең мәгънә ягыннан тирәнәя баруы, исем, сыйфат, фигыльләр исәбенә сүз запасы арту белән бәйле.

Балалар белем бирү эшчәнлеге вакытында, әйләнә-тирә мохит белән танышканда күргән әйберләрнең исемнәрен ишетәләр, аларның сыйфатлары белән танышалар. Ул сүзләрнең бер өлеше баланың сөйләмендә активлашып китә, икенчеләренә көндәлек сөйләмдә әле куллану ихтыяҗы булмаганлыктан, бала бик сирәк мөрәҗәгать итә. Болары инде пассив сүзлек запасын тәшкил итә.

Сүзнең үз урынын белеп, төгәл урынлы кулланырга өйрәтү, матур, дөрес аңлаешлы сөйләмгә омтылыш, игътибарлылык тәрбияләү сөйләм үстерү эшенең төп өлешен тәшкил итә.

Уен – ул бала эшчәнлегенең, тормышының аерылгысыз өлеше. Уеннар кешегә яшәве күңеллерәк булсын өчен кирәк. Әйе, җитез, өлгер, зирәк булып үсүе өчен төрле характердагы уеннар балалар тормышының аерылгысыз юлдашы булырга тиеш. Яшь буын тормышның төрле җайсызлыкларына бирешмәскә, уңышсызлыкларыннан җебеп төшмәскә тиеш. Моңа яшьтән үк балаларның төрле уеннар уйнаулары аша ирешергә мөмкин.

Баланы әйләнә-тирәдәге предметлар белән таныштырганда аның сөйләмен үстерүгә дә әһәмият бирергә кирәк. Предметлар, аларның исемнәре белән таныштыргач, сүзле уеннарда шул исем-атамаларны төрле вариантта куллану отышлы. Андый уеннар бала аңында сүзнең мәгънәви эчтәлеген киңәйтә, төрле сүзтезмәләр төзи белергә өйрәтә.

Мәсәлән, “Нәрсә нинди була?” дигән уенны алыйк. “Нәрсә биек була?” дигән сорауга бала: агач, багана, кеше дип җавап бирә. Шунда ук чагыштыру ясарга да мөмкин. “Кайсы биегрәк – агачмы, әллә кешеме?– дияргә була. Мондый вакытта бала чагыштыра, гомумиләштерә белергә өйрәнә, “биеклек” сүзенең абстракт мәгънәсен аңлый башлый.

Сүзле уеннар тәрбия чарасы буларак отышлы, чөнки алар барышында күмәклек, дуслык, игътибарлылык, ярдәмләшү кебек матур сыйфатлар, шулай ук бала күңелендә  туган телне, халкыбызның үткәнен, гореф-гадәт, йолаларын ихтирам итү, үз милләте белән горурлану хисләре тәрбияләнә. Сүзле уеннарның шигырь калыбына салынган булуы балаларда эстетик зәвык  тәрбияли, бәйләнешле сөйләм күнекмәләрен үстерергә ярдәм итә.

I төркемгә предметларның, күренешләрнең төп билгеләрен аерырга ярдәм итүче уеннар керә. Мәсәлән, “Әйе, юк” , “Уенчык кибете” , “Радио”, “Җавабын тап” уеннары.

II төркемгә балаларның каршы кую, чагыштыру күнекмәләрен үстерүгә юнәлтелгән уеннар керә. Мәсәлән, “Охшаган-охшамаган”, “Алай буламы, юкмы?” уеннары

III төркемгә предметларны төрле билгеләре буенча гомумиләштерү, төркемнәргә аеруга юнәлтелгән уеннар керә. “Кемгә нәрсә кирәк?”, “Бер сүз белән әйт” , “Өч предметны ата” уеннары.

Игътибарлылыкны, түземлелекне, зирәклекне үстерүгә юнәлтелгән уеннар  4 нче төркемне тәшкил итә. Болар “Ватык телефон”, “Буяулы”, ”Очты-очты”, “Ак карага тимәскә” һ.б. уеннар.

Сүзле уенда катнашучылар күпмедер дәрәҗәдә тырыш, җитез, сабыр да булырга тиеш, кайбер уеннар исә нәниләрдән җыр-биюгә осталык та сорый.

Балаларның психологик үзенчәлекләрен истә тотып, уен эшчәнлеген оештыруда берничә төп юнәлешне күрсәтәбез:

– баланың фикерләү, күзаллау сәләтен үстерү;

–уенны баланың һәр төр эшчәнлегенә, режим моментларына кертү;

–һәр баланың характерын, темпераментын, шәхси мөмкинлеген, теләген истә тоту.

Балаларның уенын оештырганда бу кагыйдәләрне истән чыгармаска кирәк:

–Уенны башка шөгыль белән алыштырырга тырышмагыз.

–Уенны бала тормышының барлык өлкәләрендә дә кулланыгыз.

–Бала сезне уенга чакырса, шатланыгыз, димәк ул сезне үз итә һәм сезгә ышана.

–Бала белән уйнаганда, үзегезнең олы кеше икәнлегегезне онытыгыз.

–Балага уеннан “мәхрүм итү җәза”сын бирмәгез

–Уен кагыйдәләрен бозган балага тынычрак карарга тырышыгыз.

–Уен вакытында рольләрне көчләп такмагыз.

Һәр яңа уенның балага иң яхшы бүләк икәнен исегездән чыгармагыз, белем сыйфатының түбән тәгәрәве, мәгариф өлкәсе функцияләрендә күзәтелгән түбән икътисадый эффектлылык – әлеге негатив тенденцияләргә чик кую максатыннан, Татарстанда 2010 – 2015 елларга мәгарифне үстерү стратегиясе эшләнде.  Алга билгеләнгән максатларның бер өлеше “Туган телдә сөйләшәбез” укыту-методик комплекты ярдәмендә гамәлгә ашырыла.

Аның максаты түбәндәгечә билгеләнә: мәктәпкәчә яшьтәге балаларның туган телдә дөрес сөйләмен формалаштыру. Димәк ки, бала тирә- юньдәгеләрнең сөйләмен аңлый алырга; әкренләп сүзлек байлыгын арттыра барырга; сүзләрнең мәгънәсенә төшенеп, җөмләләр төзи белергә һәм сорауларга дөрес җавап бирергә; шулай ук аралашуның төрле формаларын (мәсәлән, диалог, монолог) яхшылап үзләштерергә тиеш була.

”Туган телдә сөйләшәбез” методик кулланмалары әзер комплекслы-тематик план һәм проект рәвешендә бирелә. Күп проектлар балалар һәм өлкәннәр тормышын чагылдыра. Бу үз чиратында, безгә, тәрбиячеләргә балаларның сөйләм зшчәнлеген оештыруда  зур ярдәм.

Сөйләм телен  камилләштерүдә төп бурычлар: сүзлек эше; сөйләмнең грамматик төзелешен формалаштыру;авазларның дөрес әйтелешен төшендерү; бәйләнешле сөйләмгә өйрәтү; әдәби әсәрләр һәм халык авыз иҗаты әсәрләре белән таныштыру.  Балалар белән эшләүдә сүзлек эше зур әһәмияткә ия.

Халык әйтемнәрендә, такмак-җырларында, мәкальләрендә тел, матур, дөрес итеп сөйләүнең әһәмияте турында күп әйтелә. Һәр сүзнең үз урынын белеп, аларны сәйләннәрдәй бөртекләп сайлап алып сөйләүченең сүзе колакларны иркәли, күңелгә барып җитә, җиңел аңлашыла. Сүзләрне төгәл, урынлы, дөрес куллану сөйләм культурасын билгели. Сүзлек бай булганда гына сүзләрне сайлап, нәкъ кирәклесен табып була. Шуның өчен дә балаларның сөйләмен үстерү бурычларның иң әһәмиятлеләреннән берсе сүзлекне аныклау, тулыландыру, активлаштыру.

Сүзлекнең байлыгы баланың нинди социаль шартларда тәрбияләнүенә бәйле. Балаларның берәүләре даими рәвештә әти-әнисеннән бай, дөрес сөйләм ишетә, икенчеләренә үрнәк һәм кабатлау өчен бик гади, ярлы һәм күп вакытта дөрес тә булмаган сөйләм туры килә. Әлбәттә бу ике төркем балаларының сөйләм мөмкинлекләре бертигез булса да, сүз байлыгы тигез дәрәҗәдә була алмый.

Балаларга туган көненнән үк ана телендә тәрбия бирү, сабыйларны туган теленә өйрәтү, саф чишмә кебек җырлап чыңлап торган телебезне яратырга өйрәтү һәр ата-ананың изге бурычы. Ана телендә чиста, матур итеп сөйләшергә өйрәтү гаилә, балалар бакчасы бергә эшләсәләр уңай нәтиҗәләр бирә.